Акчуриннар мирасы

Барыш районы Зөябаш авылында агач бүрәнәләрдән төзелгән, ике катлы, балконлы Йосыф Сөләйман улы Акчуринның йорты бар. Авылның көнчыгыш өлешендәге әлеге бина заманында гүзәл бакча һәм парк янында урнашкан. Парк территориясендә ясалма күл дә булган.

Шунысы да кызык, утарны күренекле сәясәтче һәм галим Йосыф Хәсән улы Акчура да якын иткән, туган җиренә кунакка кайткан вакытта шунда тукталган, кунак булган. Галим үзенең кайбер әсәрләрен дә Зөябаш авылындагы әлеге күркәм йортта иҗат иткән. Кардәш эне һәм сеңелләре аны яратып һәм хөрмәт итеп «Париж-Йосыф абзый» дип йөрткән. Истәлекләргә караганда, Йосыф Акчура Зөябаш авылына һәм йортка килүче иң мәртәбәле, дәрәҗәле кунакларның берсе булган.

1917-1918 елларда фабрикантның йортына югары уку йорты студенты Гайнетдин Дебердиев та килә. Ул биредә башкаладагы ыгы-зыгылардан качып, җан тынычлыгы табарга тели. Атаклы сәүдәгәр һәм фабрикантлар нәселеннән булган Гайнетдин, Йосыф бай хатынының туганы булган. Әмма бу елларда кызыллар байның йортына еш килеп тентегән, шундый «тикшерү»нең берсендә Гайнетдин балконга чыга һәм атып үтерелә. Студентның җәсәде Зөябаш авылы зиратына җирләнә. Җирле халык әлеге канлы вакыйга уңаеннан бәет тә чыгарган. Без бу бәетне Калны авылында яшәүче Зөләйха Габдерәшит кызы Таировадан (1916-2002) язып алган идек. Шуннан бер өзек китерәбез:

«Шамил иде минем исем,
Красногвардеецлар башлыгы булып,
Бөтен Россияне гиздем,
Гайнетдиннең башына җиттем»…

Төбәкне өйрәнүче Габделхәй Урмиев истәлекләре Йосыф байның гаять эшлекле һәм тырыш кеше булуы турында сөйли. Аның бар уйлаганы, кылган һәр гамәле сукно фабрикасының эшен камилләштерү булган. Кайбер кешеләр, Йосыф байны иртән фабрика ишегалдында күреп, көлемсерәп: «Кем өчен һәм нигә шултикле тырышасың?» – дип сораган (Йосыф байның балалары булмаган). Йосыф бай җитди итеп: «Сезнең өчен тырышам. Фабрикада сезгә эш булмаса, харап булачаксыз!» – дип җавап биргән.

Октябрь революциясеннән соң фаб­рика байлар кулыннан китә, Йосыф Акчуринның йортын, каралты-курасын да тартып алалар. Архив документларына караганда, аны 1919 елның 18 декабрендә постау фабрикасының мәдәни-агарту секциясе карамагына тапшыралар.

Хәерчелектә калган Йосыф Акчурин үзенең борчу-мәшәкатьләре белән яңа хакимияткә мөрәҗәгать итә. Моны 1919 елның 31 июлендә үзенең фәкыйрьлеген, мескенлеген белдереп, ярдәм сорап язган гаризасы дәлилли. Постау фабрикасы идарәсе һәм аның карамагындагы тукучылар профсоюзының 1919 елның 19 августында булган утырышында Йосыфның гаризасы карала һәм аңа социаль тәэминат бүлегенә үтенеч белән мөрәҗәгать итәргә, аның кәгазен кичекмичә Көнчыгыш фронтның махсус бүлегенә җибәрергә, дип карар чыгарыла…

Йосыф Акчурин авылдан юкка чыга. Соңрак туганнары, авыл кешеләре 70 яшьлек, сәләмә киемле, авыру картны берничә мәртәбә урамда күргәли. Аның бу вакытта хатыны Гайшәне җирләп йөргән көннәре була. Аннары ул Уфага китеп югала һәм бүтән күренми.

Йосыф бай төзеткән бина һәм утарга совет чорында балалар йорты урнаша. Бүген исә биредә инде таркалырга өлгергән, хәрабәләре генә торып калган фабриканың элекке эшчеләре үз гаиләләре белән көн күрә. Парктан да берничә тупыл агачы һәм саегып, кибеп баручы күл, кызыл кирпечтән төзелгән берничә склад корылмасы гына сакланган. Җимерелеп килүче һәм капиталь ремонт таләп итә торган бинаны авыл халкы әле дә «Йосыф бай йорты» дип атый.

Комментарий язарга