Якты сагыш (хикәя)

Мин армиягә китәсе елны безнең авылыбызга күрше Төрекмән авылыннан Флера исемле кыз килеп йөри башлады. Безнең авылда ниндидер туганнары яши иде аның. Кыз бик шәп, яңа гына өлгереп килә торган чикләвек кебек. Бер көн чыга бу клубка, ике көн чыга. Туры килүен әйт әле син аның: клубта аның урыны һәрвакыт минем янга туры килә. Кайтырга чыксак — абыйлары безнең юл өстендә. Җитмәсә әле кунак кызының караңгыда курка торган гадәте дә бар икән — авылның ай яктысыннан башка яктылык күрмәгән урамына чыгу белән: «Ай, куркам!» — дип, чытырдатып миңа ябыша. Ул тотынуга минем тəнем буйлап яшен утлары йөгерешә башлый. Җил булып, колакка җеннәр пышылдый: «Чикләвеге йомшаграк чакта ватып кал, юкса тешеңне сындыруың мөмкин».

Минем үземнең дә бу «сөтле чикләвек»тән бик авыз итәсе килә килүен. Әмма ләкин тора салып ничек инде, караңгыдан да курыккан кунак кызына: «Минем сөтле чикләвек ашыйсым килә»,- дисең. Бу сүзләрем белән куркытып, аның бөтенләй өнен алсам? Аллам сакласын! Йә соңгы сүзен дә әйтә алмый урам уртасында егылып үләр. Болай да шәп әле миңа. Караңгыда куркып, дер-дер калтыраган кызны җен-пәриләрдән саклап, һәр көн саен өйләренә озатам. Өйләренә якынайган саен, ул миңа ныграк елыша. Күрәсең, бу тирәдә җен-пәриләр күбрәктер. Мин дә сер бирмим: пинжəк төймәләрен ычкындырып, «сөтле чикләвек»не пинжəк эченәрәк алам. Кайтып капка төпләренә утыргач, «чикләвегем», куенымнан башын чыгарып, Айга карый. Һәм, назлы итеп: «Ай матурмы, минме?» — ди. «Һи дурак, — дим аңа. — синең белән чагыштырганда Ай нәрсә ул? Әнә кара әле, Айның йөзендә әллә нинди тaплaр бар. Ә бит синең йөзең…»

«Мин шулай дидем дә туктап калдым. «Сөтле чикләвегем», түземсезләнеп: «Йә инде, йә, башлаган сүзне ярты юлда калдырма. Минем йөзем нинди? » — диде.

— Синең йөзеңме? — дидем мин, кыюланып.— Синең йөзең шикәр төсле. Аны ашыйсы, кимерәсе, шытыр-шытыр иттерәсе килә.

— Кимер алайса,— диде «сөтле чикләвегем», кайнар битен якынрак китереп.

Мин, кимерү генә түгел, бу шикәрне кабып йотардай булып, күкрәгемә кыстым. Иреннәр якынайганнан-якынайды. Бөтен тән дер-дер калтырарга тотынды. Тагын бераз катырак кочсам, «сөтле чикләвегем» дә ярылырга әзер булыр сыман. Минем дә, кунак кызының да башы югалып бара. Иреннәребез иреннәргә кагылуга, электр чыбыкларының җилдә бәрелешүеннән чыккан очкыннардай, караңгы урамны яктыртып, ут көлтəсе чәчрәр
кебек.

— Их! Ни булса — шул булыр, яшьлек ике килми ул, — дидем дә шикәр йөзле «сөтле чикләвегем»не шытырдатып куенга кочтым.

Кызның кайнар сулышы — йөземә, пышылдаган сүзләре колагыма килеп ирешкәнче, «гөмберт» итеп, ишегалды ягыннан бер чиләк салкын су безнең өскә килеп тә төште. Мәхәббәт иcереклегеннән шундук айнып киттек. Кочаклар үзеннән-үзе ачылды.

— Абыйларыңа юри әйтеп куйгансың, – дидем мин,«сөтле чикләвегем»ә чын-чынлап үпкәләп.

— Валлаһи әйтмәдем, билләһи әйтмәдем, — диде «чикләвегем». — Минем абыйлар да түгелдер әле, мөгаен, берәр күрше малае шаяргандыр.

Минем ачу тагын да арта төште.

— Ә, күрше малаемыни әле? — дидем мин, калтырый башлаган тешләрне көчкә тыеп. Каһəр төшкән бу калтыравын əйтер идем. Әйтер сүзне әйтеп кенә булмый бит, кузгалып кына китәр идең, җилкә аша кереп чалбар төбенә тулган су балаклардан чыпырдап чыгарга тора, тик торам балактагы суны койма буендагы кычытканнарга агызып. Ботинканың бөтен кремын юып төшерә инде, шайтан алгыры. Чүпрәк ботинкамны ике көн кремга батырып, аннары, җиде кат тирем чыкканчы, коры сукно белән ышкып кына ялтыраткан идем. Яңадан әлекке рәвешенә кайтару, ай-һай, җиңел булмас.

Ә «сөтле чикләвегем», үзен гаепле сизгәндәй, янымда сырпалана.

— Ярар инде, үпкәләмә, кибәр әле. Телисеңме, Ык буена төшәбез дә, әйберләреңне үзем юып бирәм.

— Алар кипкәнче мин шәрә торырга тиешме?!

«Сөтле чикләвегем» минем хәлне күз алдына китерде бугай, көлеп җибәрде. Аның көлүеннән мин янә турсайдым. Чалбар төбендәге су кычыткан арасына саркып беткән иде инде. Мин горур кыяфәт белән кунак кызын әйләнеп чыктым да телемә килгән беренче җырны җырлап кайтып киттем:
Урамыгыз такыр икән,
Белмим, кар ятыр микән.
Китә инде башкайларым,
Әйләнеп кайтыр микән.

Дөрес, әле ул вакытта минем башым беркая да китәргә җыенмый иде. Бу җыр «сөтле чикләвегем»не бераз үкендерү өчен генә иде.

 

Фәнис Яруллин

Дәвамы бар

Фото: pixabay

Комментарий язарга