XV-XVIII гасыр төрки-татар дәүләтләре тарихы буенча чыганаклар

Алтын Урда таркалганнан соң барлыкка килгән төрки-татар дәүләтләренең тарихына караган Шәрык чыганакларының күбесе гарәби язулы, аларның зур өлеше төрки шивәләрдә язылган.

ХV гасыр урталарына Ючы Олысы2 аерым «йорт»­ларга3 таркалу, акрынлап аларда җирле историографик традицияләр яки бу традицияләрнең башлангычлары барлыкка килүгә этәргеч тудырган. Ючы Олысы җирләрендә оешкан йортлардагы историографик традицияләрнең уртак үзенчәлеге булып, В.В.Трепалов билгеләп үткәнчә, «таркалган Ючы Олысының әүвәлге бердәмлеге «инер­ция»­сенең» һәрбер «йорт»ка ясаган зур йогынтысы тора [Трепавлов, 2011, с.10]. Алтын Урда дәүләте калдыклары булган төрки-татар мәмләкәтләре арасында тыгыз сәяси, икътисади һәм мәдәни багланышлар булган. Барыннан да бигрәк, алар арасында, халык авыз иҗаты әсәрләре һәм язма тарихи нарратив чыганаклар белән алмашу барган, шунлыктан Алтын Урда таркалганнан соң төзелгән теге яки бу мәмләкәттә язылган тарихнамәләр (хроникалар) арасында барлык Ючы Олысы тарихына яки башка «йорт»ларның башлангыч дәверләренә караган мәгълүматлар еш очрый.

Алтын Урда дәү­ләте таркалганнан соң барлыкка кил­гән төрки-татар дәүләт­ләренең җирле исто­риографик тради­ция­ләренең башка үзен­чәлеге булып, алар­ның формалашуында зур, ә кайчакта төп рольне телдән сөйләнгән мәгълүмат (тарихи риваятьләр4, си­рә­грәк, авторга бер­­ни­­­кадәр якынрак бул­ган теге яки бу вакыйгаларның елъ­язмасын тасвир­лаганда – ва­кый­га­ларны үз күзләре белән күр­гән кеше­ләрнең мәгълү­мат­лары) уйнаудан гый­ба­рәт. Беренче чиратта бу Идел-Урал буенда барлыкка килгән чыганакларга карый. Вакыйгаларның үзенчәлекләренә бәйле рәвештә, Алтын Урданың соңгы дәвере традицияләре нигезендә барлыкка килгән елъязмаларда бу дәүләтнең соңгы дәвере һәм ул дәүләт таркалганнан соң булган вакыйгаларга мөнәсәбәтле төгәл даталарны сирәк кенә булса да файдалану бар. Әмма бу дәвергә мөнәсәбәтле нинди дә булса вакыйгаларның даталары искә алынса да, алар еш кына төгәл булмыйлар. Вакыйгаларны эзлекле тасвирлау җәһәтеннән, кагыйдә буларак, госманлы яки госманлыларның тарих язу традицияләре йогынтысында булган кырымлы авторлар тарафыннан язган әсәрләр мәгълүматка баерак (Габдулла бине Ризванның «Тәварихе Дәште Кыпчак»ы, сәед Мөхәммәд-Ризаның «Әс-сәбгыс-сәйяр»е һ.б.)

XII-XV йөзләрдә Ючы Олысы тарихы һәм географиясе буенча язылган гарәби язулы чыганаклар арасында Алтын Урдадан читтә фарсы һәм гарәп (беренче чиратта Мисыр) авторларының, кагыйдә буларак, фарсы, гарәп телләрендә язган әсәрләре өстен­лек алган Алтын Урда дәвереннән аермалы буларак, Ючы Олысы таркалганнан соңгы дәвердән төрки-татар дәүләтләрендә иҗат ителгән шактый күп сандагы төрки телле әсәрләр, чагыштырмача аз санда төрки-татар йортыннан читтә (нигездә, госманлыларда) язылган чыганаклар калган.

Укучыларга уңайлы булсын өчен без, заманыбызга кадәр килеп җиткән гарәби язулы чыганакларның язылу урыннарына бәйле рәвештә өчкә (Урта Азия һәм Хөрәсән; Идел буе; Кырым һәм Госманлы) бүлеп тасвирлыйбыз. Әлбәттә, бу бүленеш беркадәр шартлы.

Урта Азия һәм Хөрәсән чыганаклары

XVI гасыр башында Әбелхәер ханның оныгы Мөхәммәд-Шәйбани Тимериләрне5 Мавәраэннәһер6 һәм Хө­рәсәннән7 кысрыклап чыгара һәм Шыбанилар8 дәүләтенә нигез сала. Мөхәммәд-Шәйбани хан үзенең эш-гамәлләрен данлаган әсәрләр яздыра [Юдин, 2001, с.48]. Берничә шундый әсәр төзүдә ул үзе дә турыдан-туры катнаша.

Безнең көннәргә килеп җиткән, төрки телле Чыңгызый традициясе нигезендә (аның «Ючы-Шыбани тармагында») иҗат ителгән иң беренче һәм зур чыганак – исеме мәгълүм булмаган авторның 1502-1504 еллар арасында язган «Тәварихе гөзидә – Носрәтнамә» тарихнамәсе. Бу әсәр Мавәраэннәһердә һәм Хөрәсәннең бер өлешендә Шәйбанилар дәүләтен төзүче Мөхәммәд хан күрсәтмәсе белән язылган. Әсәрдә Себер йорты, Олы Урда һәм Нугай Урдасы, Болгар/Казан вилаяте (Казан ханлыгы) оешканчыга кадәрге һәм аларның башлангыч дәверләренең сәяси тарихлары турында, кыскача булса да, кыйммәтле мәгълүматлар китерелә. «Тәварихе гөзидә»дә Ючылыларның, шул исәптән Алтын Урда таркалганнан соң барлыкка килгән мәмләкәтләр хакимнәренең дә, ХVI гасыр башына кадәрге генеалогиясе турында җентекле мәгълүмат булуы аеруча әһәмиятле. «Тәварихе гөзидә» Көнчыгыш Дәште Кыпчакта9 хөкемдарлык иткән Әбелхәер хан һәм аның оныгы Мөхәммәд-Шәйбани хан хакимияте дәвере турында Шыбаниларның соңрак иҗат ителгән ядкәрләренә һәм, өлешчә, Әштерханилар10 историографиясенә мәгълүмат бирүче төп чыганак булып хезмәт итә [Юдин, 2001, с.36-37]. Аерым әйткәндә, «Тәварихе гөзидә»дәге Әбелхәер хан хакимиятенең Урта Идел буена кадәр җәелүе турындагы мәгълүмат берникадәр үзгәртелгән рәвештә Бохара ханы Габдулла IIнең сарай тарихчысы Хафизе Тәнишнәң «Шәрәфнамәи шаһи» (икенче исеме – «Габдулланамә») (1580 нче еллар) һәм Әштерхани династиясе тарихчысы Мөхәммәд-Йосыф мөншинең11 «Тарихе Мөкыйм хани» (ХVIII гасыр башы) әсәрләрендә бар [Мустакимов, 2010, с.25-27]. ХV гасыр-ХVI гасыр башын тасвирлаганда «Тәварихе гөзидә» авторы, вакыйгаларны үз күзләре белән күргән кешеләрнең, шул исәптән әсәрне язарга заказ биргән Мөхәммәд-Шәйбани ханның да, хатирәләреннән файдалана. А.М.Әкрәмов тарафыннан «Тәварихе гөзидә»нең тәнкыйди тексты хәзерләнде [Таварих, 1967]. С.К.Ибраһимов [Ибрагимов, 1956, с.108-111], В.П.Юдин [Таварих, 1969], И.А.Мөстәкыймов [Мустакимов, 2009а, с.214-232; Мустакимов, 2011, с.228-248] – «Тәварихе гөзидә»дән аерым өземтәләрне рус теленә тәрҗемә иттеләр.

Кайбер тикшеренүчеләр «Тәварихе гөзидә»нең кыскартылган варианты дип, беренче мәртәбә И.Н.Березин тарафыннан нәшер ителгән, авторы мәгълүм булмаган «Шәйбанинамә»не саныйлар [Библиотека, 1849]. «Шәйбанинамә»не язучы тарафыннан коңырат кабиләсе вәкилләре турында җентеклерәк мәгъ­лүмат өстәлгән.

1504 һәм 1510 еллар арасында фарсы телле язучы һәм музыкант Камаледдин Бинаи «Шәйбанинамә» һәм «Фөтүхате хани» тарихнамәсен яза, шунысын әйтергә кирәк, икенче әсәр үзе үк язган «Шәйбанинамә»нең киңәйтелгән варианты булып тора. «Шәйбанинамә»дәге Көнчыгыш Дәште Кыпчак турында мәгълүматлар, нигездә, «Тәварихе гөзидә»дәге хәбәрләр белән тәңгәл килә. Әмма «Шәйбанинамә» , мөгаен, ниндидер чит чыганаклардан алынган кайбер кыйммәтле мәгълүматны да үз эченә ала [Юдин, 1969б, с.91-96].

«Тәварихе гөзидә»нең сюжеты һәм андагы мәгълүматлар, шулай ук ХVI гасыр башында (вакыйгаларны тасвирлау 1501 елга кадәр җиткерелә) фарсы телендә язылган шигъри тарихнамәдә – Мөхәммәд-Шәйбани ханның сарай әдәбиятчысы мулла Шадиның «Фәтехнамә»сендә күп ягы белән кабатлана. Әмма «Фәтехнамә»дә «Тәварихе гөзидә»дә булмаган мәгълүматлар бар. Бу аеруча гаҗәпләнерлек, чөнки ике тарихнамә дә Шәйбани ханның махсус күрсәтмәсе белән һәм, аңлашыла ки, аның үзенең турыдан-туры күзәтүе астында язылган. Шунысын да әйтергә кирәк, В.П.Юдин «Фәтехнамә»нең авторы Бабәр язмалары буенча, Мөхәммәд-Шәйбани хан тарафыннан Казан ханы Мөхәммәд-Әмин хан сараена җибәрелгән музыкант Голам Шади белән бер үк шәхес булырга мөмкин, дигән фикерне әйтә [Юдин, 1969а, с.44-45]12.

ХVI гасыр уртасында Мәсгуд бине Госман Күһестаниның «Тарихе Әбелхәер хани» исемле фарсы телендә язылган хезмәтенең дә йомгаклау өлешендә «Тәварихе гөзидә»дә булган мәгълүматлар шактый гына кабатлана. Әмма Күһестани әсәрендә нәсел һәм ыру-кабилә аксөякләре (угланнар һәм бәкләр) – Әбелхәернең якыннары турында күпкә тулырак күзаллау бирелә, шулай ук «Тәварих»та булмаган ХV гасырның Көнчыгыш Дәште Кыпчактагы сәяси тарихы турында да җентекле языла [Юдин, 1969в, с.136-138]. Моңа мисал итеп, Күһестаниның ХV гасырда Көнчыгыш Дәште Кыпчак хакиме Әбелхәер ханның Тура (Чимге Тура, Себердәге Төмән) шәһәрен үз кулына алуы турындагы тәфсилле хәбәрен китерергә була [Кухистани, 1969, с.144-145].

Харәзем тәхетендә Шыбаниларның башка тармагы урнаша, аларның үз историографияләре җайга салына. ХVI гасыр уртасына Үтәмеш хаҗи бине мәүлана Мөхәммәд-Дусти тарафыннан историографиядә «Чыңгызнамә» һәм «Тарихе Дуст солтан» исемнәре белән мәгълүм булган тарихнамә языла13. Хәзерге вакытта бу әсәрнең нибары ике генә кулъязмасы билгеле. Аның тулы булмаган бер нөсхәсе – Ташкәнттә; аның В.П.Юдин тарафыннан хәзерләнгән транскрипциясе, рус теленә тәрҗемәсе һәм факсимиле, галим үзе вафат булганнан соң басылып чыкты [Утемиш-хаджи, 1992]. Ташкәнт кулъязмасы нигезендә бу чыганак Казакъстанда [Қазақстан, 2005], Япониядә [Ötämiš, 2008], Үзбәкстанда [Ўтамиш, 2009] һәм Төркиядә [Ötemiš, 2009] дә дөнья күрде. Икенче нөсхә исә Әхмәд-Зәки Вәлиди Туганның кулында булган. Хәзерге вакытта кулъязма Төркиядәге бер шәхси китапханәдә саклана.

Үтәмеш хаҗиның үзе язуынча, ул телдән-телгә сөйләнгән мәгълүматларны җыйнарга һәм язып алырга тырышкан. Әмма ул нигезләрендә халык авыз иҗаты – дастаннар, легенда һәм риваятьләр яткан язма чыгакларны да файдаланган булса кирәк.

Үтәмеш хаҗи әсәренең Ташкәнттә саклана торган күчермәсе Туктамыш ханның Алтын Урда тәхетенә күтәрелү турындагы хәбәре белән өзелә, әмма чыганак Олы Урда һәм Әстерхан ханлыклары тарихы турында, кыска гына булса да, кыйммәтле мәгълүматлар саклый. «Чыңгызнамә»нең Әхмәд-Зәки Вәлиди Тугандагы күчермәсен файдалану мөмкинлегенә ирешкән тикшерүчеләрнең хезмәтләренә караганда, бу нөсхә күпкә тулырак һәм анда Ючы Олысы таркалу һәм шуның нәтиҗәсендә мөстәкыйль мәмләкәтләр барлыкка килү дәверенә караган кыйммәтле мәгълүматлар тупланган [Туған, 1994, с.25–26, 149, искәрмә 98; Togan, 1981а, с.136, 161; Togan, 1981b, с.353, 492, искәрмә 176; Togan, 1999, с.39-64]. Кызганыч ки, бу нөсхә әлегә кадәр киң фәнни әйләнешкә кертелмәгән. «Чыңгызнамә»нең «Вәлиди-Туган» нөсхәсен ХVIII гасыр Кырым татарлары историографиясенең иң эре әсәрләре – Мөхәммәд-Ризаның «Әс-сәбгыс-сәйяр»е һәм Габделгаффар Кырыминың «Гомдәтел-әхбар»ы белән чагыштырып караганда, Алтын Урда чоры һәм аерым төрки-татар дәүләтләре барлыкка килү вакыйгаларын тасвирлаганда кырымлы тарихчыларның Үтәмеш хаҗи елъязмасыннан киңрәк файдалана алганлыклары күренә.

Үтәмеш хаҗидан бер гасыр соң иҗат иткән ватандашы, Хива хөкемдары Әбелгази хан (1603-1663) да – ике тарихи әсәр авторы. Аның берсе – «Шәҗәрәи төрек вә мугул»да Хива ханлыгы буенча кыйммәтле материаллар тупланган; аның Алтын Урда таркалганнан соң барлыкка килгән мәмләкәтләр турындагы мәгълүматлары өзек-өзек кенә бирелгән [Aboul-Ghazi, 1871; Абуль-Гази, 1906; Әбелгазый, 2007].

Бөек Мугуллар династиясенә нигез салган Заһиреддин Мөхәммәд-Бабәрнең (1483-1530) тарихнамәсе башка чыганаклардан беркадәр үзгә булып тора. Бабәрнең «Бабәрнамә» дигән исеме белән билгеле әсәре чыгтай шивәсендә язылган. Ул, нигездә, автобиографик характерда һәм ХV гасыр азагы – ХVI гасыр башы Урта Азия, Әфганстан, Һиндстан халыкларының тарихын чагылдыра. Бу елъязмада шул чордагы төрки-татар дәүләтләре тарихы буенча да кайбер мәгълүматлар бар. Аерым алганда, анда Олы Урда хакимнәренең Тимериләр белән никах мөнәсәбәтләре турында әйтелә [Бабур-наме, 1958, с.189-190], «үзбәк»14 хакиме Мөхәммәд-Шәйбани хан белән Казан ханы Мөхәммәд-Әмин арасында яшәп килгән тыгыз элемтәләр турында күләмле булмаган, әмма кыйммәтле мәгълүмат бар [Бабер-наме, 1857, с.230]15.

1438 елда – Олуг Мөхәммәдне Алтын Урда тәхетеннән куып җибәрү һәм ул дәүләт тулысынча таркалып, Олы Урда формалаша башлаган елны – Сарай шәһәренә сәүдә эшләре белән Ирандагы Шираз шәһәреннән Шәмсетдин Мөхәммәд исемле сәүдәгәр килә. Аның Сарай базарларында бай товар ассортименты һәм бәяләр турындагы сәфәр хисабын Һәрат авторы Мөхәммәд әл-Комый үзенең фарсы телле «Шәмсес-сийак» хезмәтенә кертә (бу хисапның эчтәлеге турында карагыз: [Заходер, 1967, с.166-167]).

Нугайлар («үзбәкләр»), Әстерхан һәм Кырым ханлыклары турында кайбер мәгълүматлар фарсы авторы Шәрифеддин Хөсәен Шәрифинең үзенең әтисе Хөсәен Харәзми (1551 елда вафат) – Көбравия суфый тарикате шәехенең тормыш юлын яктыртуга багышланып, 1573 елда язылган «Җаддәтел-гашыйкыйн» исемле агиографик әсәрендә бар [Муминов, 2012]. Шәех хаҗга барганда, 1550 елда үзенең яраннары белән Сарайчык шәһәре, Әстерхан һәм Кырым аша уза. Әсәрнең авторы бу җирләр турында кыскача гына мәгълүмат биреп китә [Шарифи, 1390, с.39-43].

Идел буе чыганаклары

…1550 елның кышында рус гаскәре янәдән Казан каласын камап ала. Әмма казанлыларның шәһәрне батырларча сак­лаулары (рус елъязмалары буенча – начар һава торышы) дошман гаскәрен чигенергә мәҗбүр итә. Әлеге вакыйгалар «Зафәрнамәи вилаяте Казан» («Казан мәмләкәтенең16 жиңүе турындагы язма» ) исемле әдәби-публицистик әсәрдә чагылыш таба. Бу әсәрнең авторы Шәриф Хаҗитархани дигән шәхес булып, аны күп кенә тикшерүчеләр соңгы Казан сәеде Кол-Шәриф белән тәңгәлләштерәләр. «Хаҗитархани» нисбәсе күрсәтүенчә, «Зафәрнамә»нең авторы Әстерхан белән ниндидер бәйләнештә булган (мөгаен, чыгышы белән шул төбәктәндер). Чыганакның безнең көннәргә килеп җиткән бердән-бер нөсхәсе XVI гасырга карый. Ул Төркиядә, Көтаһия илендә (өлкәсе), Таушанлы илчәсендәге (өязе) Зәйтин угыллары китапханәсендә сакланучы бер кулъязма җыентыкта табылган17 һәм Әхмәд-Зәки Вәлиди Туган тарафыннан тарихи шәрехләүләр белән гарәп графикасында басылган [Togan, 1965, с.179-204]. Ә.З.Вәлиди-Туганның хезмәте Ә.Н.Куратка әлеге чыганакны кыскартып бастырып чыгарырга һәм аның төрек теленә кыскартылган тәрҗемәсен нәшер итәргә [Kurat, 1972, с.361-372] һәм хәзерге заман төрек галимәсе А.М.Үзйәтгингә хәзерге төрек транскрипциясен, төрекчәгә тәрҗемәсен әзерләргә һәм чыганакны филологик тикшерергә нигез булды [Őzyetgin, 1993, с. 321-413]. Үз чиратында, А.М.Үзйәтгиннең төрекчәгә тәрҗемәсе Ф.С.Хәкимҗановка бу чыганакны рус теленә [Шерифи, 1995, с.83-92], ә Ә.Н.Куратның кыскартылган публикациясе – М.И.Әхмәтҗанов тарафыннан татар теленә тәрҗемә итәргә нигез булды [Шәриф, 1995, с. 12-16; Кол Шәриф, 1997, с.76-93; Кол Шәриф, 2005, с.16-22; Мәңгелеккә, 2006, с.16-23]. Чыганакның А.М.Үзйәтгин хәзерләгән төрекчә тексты узган ел «Чын мирас» журалында А.Рәхимованың хәзерге татар теленә тәрҗемәсендә тулаем дөнья күрде [Үзйәтгин, 2013, с.7-13]. «Зафәр­намәи вилаяти Казан» – Идел буен­да язылып безнең көннәргә кадәр ки­леп җиткән иң әүвәлге тарихи нарратив чыганак булып тора.

Гомумән алганда, Идел-Урал төбәгендә мөселман историографик традициясе бары тик ХVII гасырда гына, ягъни төбәк Россия составына кергәннән соң гына барлыкка килә [Франк, 2008, с.27]. Идел буе мөселман историографиясенең безнең көннәргә килеп җиткән иң әүвәлге җәүһәрләре шул гасырга карый. Шул ук вакытта, тикшерүчеләр билгеләп үткәнчә, җирле тарихчылар элегрәк язылган чыганакларга да мөрәҗәгать иткәннәр. Мөгаен, А.Ф.Франкның, Идел-Урал төбәгендә ислам историографиясе «тарихи әсәрләргә әверелгән халык тарихи риваятьләренә нигезләнә», дигән фикере хакыйкатьткә якындыр [Франк, 2008, с.27]. Җирле елъязмаларның авторлары язма чыганакларны да файдаланган. Шул ук вакытта, бу чыганаклар өчен, А.Франкның: «Кадыйр-Гали бик18 үзенең хезмәтендә язма чыганак­ларны файдаланса да, аның, үз чиратында, билгеле бер дәрәҗәдә халык тарихи риваятьләренә нигезләнгәнлеге аңлашыла», – дип, Идел буе мөселман историографиясенең хәзерге көннәргә килеп җиткән иң әүвәлге әсәрен бәяләгән искәртмәсе дөреслеккә туры килә [Франк, 2008, с.29].

1602 елда Касыйм ханы Ураз-Мөхәммәднең яраны, җалаер кабиләсеннән чыккан Кадыйр-Гали бик тарафыннан үз исеме сакланып калмаган тарихи әсәр языла. Фәндә аның, чыганакны беренче тикшергән галим И.Н Березин тарафыннан тәкъдим ителгән, «Җамигыт-тәварих» дигән шартлы исеме урнашкан. Елъязма патша Борис Годуновка багышланган кереш, Рәшидеддиннең «Җамигыт-тәварих» әсәреннән өзек һәм авторның үз хикәяләвендәге Орыс, Туктамыш, Тимер-Котлыг, Хаҗи-Гәрәй, Хаҗи-Мөхәммәд, Әбелхәер, Ядегәр, Ураз-Мөхәммәд ханнар һәм Идегәй би шәхесләренә һәм нәсел-нәсәпләренә багышланган 9 дастаннан гыйбарәт. «Җамигыт-тәварих»ның әлеге дастаннарында Алтын Урда таркалганнан соң барлыкка килгән мәмләкәтләр турында кыскача, әмма кыйммәтле мәгълүматлар бирелә (хикәяләве ХV гасырның беренче чиреге вакыйгаларын тасвирлау белән туктап калган «Туктамыш хан турындагы дастан»нан кала). Бу дастаннарның шактый дәрәҗәдә телдән сөйләнгән мәгълүматларга нигезләнгәнлеге күренә (югарыдагы А.Франк искәрмәсен карагыз). М.Г.Госманов «Җамигыт-тәварих»тагы дастаннар нигезендә төрки телле тарихи әсәрләр ята, шул ук вакытта фольклор ядкәрләре дә «авторга зур таяныч булып тора», дигән фикер әйтә [Усманов, 1972, с.53]. Соңгы дастанны Кадыйр-Гали бик анда тасвирланган күп кенә вакыйгаларның шаһиты буларак язган. Ураз-Мөхәммәд ханга багышланган бу дастан Кадыйр-Гали бик тарихнамәсенең төп өлеше булып тора, әсәрнең калган өлешләре исә аңа фон буларак кына хезмәт итә (чыганак турында җентеклерәк карагыз: [Усманов, 1972, с.33-96]). Әсәрнең беренче публикациясен оригинал телендә (төрки-татарча) И.Н.Березин хәзерли [Библиотека, 1854]. Соңгы чирек гасырда бу ядкәрнең хәзерге казакъ һәм татар графикасына күчерелмәләре һәм казакъ, татар телләренә тәрҗемәләре дөнья күрде [Қадырғали, 1997; Сыздыкова, 1989; Сыздықова, Қойгелдиев, 1991; Мирастан, 2011, с.8 – 3619 ].

Идел буе историографиясенең тагын бер эре ядкәре – авторы мәгълүм булмаган «Дәфтәре Чыңгызнамә» (ХVII гасыр азагы). Чыганак «Чыңгыз хан нәселе турындагы дастан», «Аксак Тимер нәселе турындагы дастан», «Гайса угылы Амәт турындагы дастан», «Идегә би турындагы дастан», «Урыннар һәм шәһәрләр турындагы дастан», «Тарих турындагы дастан» дип исемләнгән алты бабтан тора (чыганак турында кара: [Усманов, 1972, с.97-133]). «Дәфтәре Чыңгызнамә»нең нигезендә халык авыз иҗаты чыганаклары ята. Өченче, бишенче һәм алтынчы баблар Казан йорты тарихына караган кайбер мәгълүматлар бирә.

«Дәфтәре Чыңгызнамә» тексты чыганакның үз телендә һәм хәзерге та­тар теленә тәрҗемәдә берничә мәр­тәбә басылды. Шулай ук аерым дастаннарының текстлары һәм тәрҗемәләре дә берничә тапкыр дөнья күрде20. 2002 елда М.Г.Госманов һәм М.Иванич тарафыннан «Дәфтәре Чыңгызнамә» әсәренең тәнкыйди тексты дөнья күрде [Ivanics, Usmanov, 2002].

Күптән түгел, «Дәфтәре Чыңгыз­намә»нең бер күчерелмәсе нигезендә, әсәрнең киң таралган варианттан дастаннарының саны һәм эчтәлеге (шул исәптән, төрки-татар дәүләтләре, аеруча Кырым йортының башлангыч дәвере тарихы турында үзгә мәгълүмат бирүе) җәһәтеннән аерылып торучы тагын бер варианты (редакциясе) барлыгы турында фараз әйтелде [Мустакимов, 2009б, с.122-131]. Бу фикер «Дәфтәре Чыңгызнамә»нең ТР ФА Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Язма һәм музыкаль мирас үзәге фондында эчтәлеге белән югарыда телгә алынган нөсхәгә охшаш тагын бер кулъязмасы саклануы белән раслана. Бу күчерелмәдә Әстерхан ханлыгы тарихы турында, буталчык булса да, оригиналь мәгълүматлар теркәлгән (кызганыч, кулъязма начар сакланган) [ЯһММҮ, 44аб кгз.]21.

Идел буе мөселман историография­сенең тагын бер кызыклы ядкәре булып, исеме мәгълүм булмаган авторның ХVIII гасырның икенче яртысында язылган, шартлы рәвештә генә «Хикәять» дип аталучы фарсы телле тарихнамәсе тора [Салахетдинова, 1965, с.147-154]. Бу әсәрнең төрки варианты да булган. Аның нигезендә «Хикәять»нең рус теленә тәрҗемә ителгән ике өзеге һәм берничә факсимиль фрагменты басылып чыккан [История, 1937, c.122-124; 402-406]. Ядкәрнең башлангыч өлеше «Дәфтәре Чыңгызнамә»дәге дастан­нарның кайберләре белән охшаш, әмма шул ук вакытта безгә билгеле булган башка мөселман чыганакларын кабатламаган мәгълүматлар да бар. А.Франк «Хикәять»кә ХVIII гасыр дәвамында барлыкка килгән тарихнамәләр арасыннан (Кадыйр-Гали бикнең «Җамигыт-тәварих»ына һәм авторы билгесез «Дәф­тәре Чыңгызнамә»гә караганда) «җирле тарихны күбрәк хикәяләгән» әсәр буларак карый [Франк, 2008, с.35]. Шулай ук, бу әсәр ХIХ гасыр татар-башкорт тарихчысы Таҗетдин Ялчыгол тарафыннан үзе кулланган чыганакларның берсе буларак искә алган, безнең көннәргә кадәр килеп җитмәгән «Фәрһәңнамә» тарихнамәсенең нөсхәсе, дигән фикер дә әйтелде [Мустакимов, 2008, с.144-145].

Татар тарих язмачылыгында киң таралган ядкәр булып тарихи вакыйгаларны теркәп барган кыска язмалар тора (кагыйдә буларак, алар җирле тарихка карыйлар). Аларның гомум кабул ителгән атамалары юк, чыганак­ларда «тәварих» яки «тарихлар»; фәнни хезмәтләрдә аларны гадәттә «вакаигънамә» яки русча «летопись» дип аталалар. Мондый фактик мәгълүматка бай «вакаигънамә»ләр ХVII гасырдан да иртә очрамый. Шундый «вакаигънамә»ләрнең иске үрнәкләреннән берсе югарыда әйтеп үтелгән «Дәфтәре Чыңгызнамә»дә азаккы дастан буларак кертелгән. «Вакаигънамә»ләрнең кайбер үрнәкләре Г.Рәхимнең бу турыдагы махсус мәкаләсендә басылган [Рахим, 2008, с.125 – 192].

ХIХ гасыр башы тарихнамәсенә – Хисаметдин Мөслиминең «Тәварихе Болгария»сенә – шәрех буларак Казан мулласы Хөсәен Әмирханов шул ук исемдәге китабын яза. Китапта Казан һәм Казан ханнары тарихы турында да сюжетлар бар [Әмирхан, 1883; Амирханов, 2010]. Әмма анда китерелгән мәгълүматларның күбесе ганганәви (легендар) рухта, шунлыктан бу әсәр историографик җәһәттән генә кызыклы.
Без бу мәкаләбездә Хисаметдин Мөслиминең «Тәварихе Болгария» һәм Таҗетдин Ялчыголның «Тарихнамәи Болгар» кебек Идел-Урал мөселман историографиясе ядкәрләрен тикшерер­гә алынмыйбыз, чөнки аларда ХV-ХVIII гасыр төрки-татар дәләтләре тарихына караган мәгълүматлар юк диярлек (бу чыганаклар турында җентекләбрәк кара: [Усманов, 1972; Кемпер, 2008; Франк, 2008]).

Кырым һәм госманлы чыганаклары.

Алтын Урда таркалганнан соң барлыкка килгән дәүләтләрнең тарихы буенча язма чыганакларның күпчелеге Кырым ханлыгы белән бәйле. Моның сәбәпләренең берсе – башка төрки-татар дәүләтләре белән чагыштырганда Кырым ханлыгының озынрак гомерле булуы. Икенче сәбәбе – ханлыкка үзенең нык үскән историографик традицияләре белән Госманлы империясенең көчле йогынты ясавы22. Моннан тыш, мөһим геополитик урын биләве һәм бу татар мәмләкәтенең озак вакытлар хәрби куәтне саклавы белән дә ул госманлы һәм аурупалы авторларның игътибарын үзенә җәлеп иткән.

Безнең көннәргә килеп җиткән Кырым ханлыгы тарихы турындагы иң борынгы чыганак булып, Сахиб-Гәрәй ханның Кырымда идарә итү дәверенә багышланган (1532-1551) «Тарихе Сахиб- Гәрәй хан» тарихнамәсе тора. Әсәрнең авторы – Бәдреддин Мөхәммәд бине Мөхәммәд Кайсунизадә Нидаи әфәнде (Рәммаль хуҗа исеме белән дә мәгълүм шәхес) 1532 елдан алып 1551 елгача Сахиб-Гәрәй ханның шәхси табибы булып, ханның үлеменә кадәр аңа хезмәт иткән [Зайцев, 2009, с.69]. Рәммаль хуҗаның сүзләренә караганда, үзенең «Тарихе Сахиб-Гәрәй хан»ын ул Сахиб-Гәрәй үтерелгәннән соң, ханның кызы үтенече буенча язган. Әсәр 1553 елда төгәлләнә. Тарихнамәнең нигезен авторның үз күзе белән күргән вакыйгалар тәшкил итә, шулай ук, вакыйгаларда катнашучы башка шәхесләрнең дә мәгълүматлары күренә [Остапчук, 2002, c.395]. Рәммаль хуҗа тарафыннан фәтехнамә23, рәсми документлар кебек язма чыганаклар да файдаланыла [Зайцев, 2009, с.76-78]. Рәммаль хуҗаның хезмәтендә төгәл даталар сирәк очраса да, аңарда Кырым ханлыгы турында гына түгел, ә өлешчә Казан, Әстерхан ханлыклары, Нугай Урдасы тарихына да караган кыйммәтле мәгълүматлар тупланган. И.В.Зайцев «Тарихе Сахиб-Гәрәй хан»ның ике яки өч варианты булуы турында яза [Зай­цев, 2009, с.75]. Тарихнамәнең ике иң борынгы нөсхәсе нигезендәге җыелма тексты Г.Гүкбилгин тарафыннан басмага хәзерләнде һәм басылып чыкты [Tarih, 1973].

1556 елда Дәште Кыпчак аша госманлы адмиралы Сәйди-Гали рәис уза һәм үзенең язмаларында нугайлар турында кайбер мәгълүматлар калдыра [Seydi, 1313, с.71-73; Seydi, 1999, с.137-139].

Төрки-татар дәүләтләре турында төрле чыганаклардан җыйнап алынган кыйммәтле мәгълүматлар XVI гасыр госманлы авторы әл-Җәннабинең гарәп телендә язылган тарихнамәсендә бар. Аерым алганда ул, ХV гасыр уртасына кадәрге дәверне тасвирлаганда, безнең көннәргә килеп җитмәгән фарсы телле автор хафиз Мөхәммәд Ташкәндинең «Тарихе але Чыңгыз» исемле тарихнамәсеннән файдаланган. Әл-Җәннаби әсәреннән өземтәләр В.В.Вельяминов-Зернов һәм В.Г.Тизенгаузен тарафыннан басыла [Вельяминов-Зернов, 1863, с.374-376; ал-Джаннаби, 1884, с.535-538].

Күчем хан һәм Себер ханлыгы турында кыска гына мәгълүмат ХVI гасыр госманлы тарихчысы Сәйфи Чәләбинең «Тәварих» әсәрендә бар. Бу хезмәтнең «Тура вилаяте» турында мәгълүмат булган өземтәсе Т.И.Солтанов тарафыннан басмага хәзерләнде [Султанов, 2005, с.261].

1635 елга кадәрге Кырым һәм Кырым ханлыгы турында кыйммәтле һәм үзенчәлекле чыганак булып Габдулла бине Ризванның 1638 елда язып төгәлләгән «Тәварихе Дәште Кыпчак» әсәре тора24. Тарихнамә авторының атасы 1611 елда Кәфә валисе25 итеп тәгаенләнә. Шулай итеп, Габдулла бине Ризван ХVII гасырда Кырымда булган вакыйгаларның шаһиты да булырга мөмкин [Зайончковский, 1969, с. 18]. А.Зайончковский искәртүенчә, «Тәварихе Дәште Кыпчак»ның ХVII гасырның беренче яртысында Кырым ханлыгы тәхетенә дәгъва белдерүчеләр – Мөхәммәд-Гәрәй һәм Җаныбәк-Гәрәй арасындагы үзара сугышлар дәвере турында биргән мәгълүматлары аеруча кыйммәтле [Зайончковский, 1969, с.18-19]. Поляк галиме А.Зайончковский тарафыннан бу ядкәрнең тәнкыйди текс­ты хәзерләнде [Zajaczkowski, 1966].

Шартлы рәвештә генә госманлы чыганаклары рәтенә Павел Хәләбине «Патриарх Макарийның сәяхатнамәсен»дә кертергә мөмкин [Крачковский, 2004, с. 687 и сл.]. Павел Хәләби үзенең атасы – Антакия (русча – Антиохия) патриархы Макарий белән ике мәртәбә Рус дәүләтендә була. Ул үзенең беренче сәфәре турында гарәп телендә юлъязмаларын калдыра. Макарий белән Павел 1653 елда Россиягә барганда һәм 1656 елда аннан кире кайтканда Молдавия һәм Украина территорияләре аша узалар. Үзенең язмаларында Павел Хәләби Кырым татарлары, Кырым-казак һәм Кырым-Мәскәү мөнәсәбәтләре турында вакыйгаларның шаһиты булган христианнар һәм татарлар белән әңгәмәләрдән һәм үз күзәтүләреннән кайбер мәгълүматлар китерә. Ул Касыйм ханлыгы, Касыйм хакиме Сәед-Борханны чукындыру турында, кыска, әмма кызыклы мәгълүматлар китерә [Муркос, 1898].

Татар мәмләкәтләренең тарихы һәм географиясе турында кайбер мәгъ­лүматларны ХVII гасыр госманлы әдибе Мостафа бине Габдулла Кятиб чәләби (Хаҗи хәлифә) үзенең «Җиһаннөма» («Җиһан көзгесе») исемле географик әсәрендә китерә. Шунысын әйтергә кирәк, Кятиб чәләби Казан татарларының солтан Сәлим IIгә (1566-1574) «Мәскәү кяферләре»нә каршы ярдәм сорап мөрәҗәгать итүләре турында хәбәр итә һәм Идел белән Дон елгаларын «ул җирләрнең» яулап алыр өчен канал белән тоташтыру идеясе «авторлыгын» татарларга нибәт итә (канал турында шушы мәгълүматны ул «Төхфәтел-кибар фи әсфарел-бихар» исемле тарихи әсәрендә дә кабатлый) [Кятиб, 1145, с.375-376; Кятиб, 1141, л.39].

Кырым ханлыгы турында тагын бер кыйммәтле госманлы чыганагы булып ХVII гасыр төрек сәяхәтчесе Әүлия Чәләбинең «Сәяхатнамә» әсәре тора (бу әсәр турында кара: [Крачковский, 2004, с.624 и сл.]). «Кырым ярымутравында берничә мәртәбә булган Әүлия, гомумән алганда, күргәннәрен һәм ишеткәннәрен бик төгәл җиткергән» [Зайцев, 2009, с.218]. Автор шул замандагы Кырым ханлыгы турында мәгълүматлар китерә, шулай ук үзе ишеткән риваятьләрне сөйли [Эвлия, 1996; Эвлия; 1999; Эвлия, 2008].
Кырым ханлыгы турында кайбер мөһим мәгълүматлар ХVII гасыр икенче яртысында яшәгән госманлы авторы Хөсәен Һәзарфәннең «Тәлхыйсел-бәян фи каванине але Госман» («Госманлы династиясе кануннарының асылын хикәяләү») исемле әсәрендә дә бар [Орешкова, 1990, с.228-305; Hezarfen, 1998].

В.Д.Смирнов Кырым ханлыгы, аеруча Кырым-Госманлы мөнәсәбәтләре тарихын өйрәнүдә ХVII гасыр азагы – ХVIII гасыр башы госманлы тарихчысы Мөхәммәд Фындыклылының хезмәте зур әһәмияткә ия, дип искәртә [Fındıklılı, 1928].

Сәед Мөхәммәд-Ризаның «Әс-сәбгыс-сәйяр фи әхбаре мөлеке та­тар» («Татар патшалары турын­дагы хәбәрләргә караган җиде планета») хезмәте хаклы рәвештә Кырым историографиясенең аеруча әһәмиятле әсәре булып санала. Тарихчының 1737 елда төгәлләнгән әлеге хезмәте, нигездә, Кырым ханлыгының Миңле-Гәрәй Iдән алып Миңле-Гәрәй II ханнары идарә иткән чорлар аралыгындагы (1466 елдан 1737 елгача) тарихи вакыйгаларны тасвирлауга багышлана. Моннан тыш, «Әс-сәбгыс-сәйяр»дә Алтын Урда тарихы буенча да кыска, әмма кыйммәтле мәгълүматлар китерелә. В.Д.Смирнов, Кырым тарихын өйрәнүдә Мөхәммәд-Риза тарихнамәсенең әһәмиятен бәяләп: «Бу әсәр үзенең эчтәлеге байлыгы һәм төрлелеге белән безнең Кырым ханлыгы тарихы турында кул астыбызда булган төрек чыганакларның барысыннан да өстен; моны Кырым татар ядкярләре буенча энциклопедик җыентык, дип әйтергә мөмкин», – дип яза [Смирнов, 2005, с.35]. Мәшһүр шәркыятчы белән хәзерге заман тикшерүчеләре дә килешә [Зайцев, 2009, с.97]. 1832 елда әсәр М.А.Кязыймбәк тарафыннан Казанда басылып чыга [Сеид, 1832].

«Сәед Мөхәммәд-Ризаның чамадан тыш авыр һәм чуар теле укучылары өчен кыенлыклар тудырды, бу исә ул хезмәтнең үзенә күрә бер кыскача редакциясенең барлыкка килүенә сәбәпче булды» [Зайцев, 2009, с.121]. Кыскача редакциянең авторы Кырымда яшәүче Хөррәми чәләби Акай әфәнде булды. Ул үзенең хезмәтен 1748 елга кадәр язган [Зайцев, 2009, с.121]. Әсәрнең үз исеме юк. В.Д.Смирнов аны «Кыскача тарих» дип кенә атаган. Галим, бу хезмәтне тасвиралап: «Кыс­кача тарихта без «Әс-сәбгыс-сәйяр»дә очрамаган фактлар яки җентекле тасвирлауларны очратабыз, һәм бу аңа мөстәкыйль чыганак кыйммәтен бирә. Шунысы күзгә ташлана – автор «Әс-сәбгыс-сәйяр»дән өземтәләр биргәндә, кайбер очракларда үзенең хикәяләвен тулыландырган башка ядкәрләрдән дә файдалана», – дип яза [Смирнов, 2005, c.36; Зайцев, 2009, с.106]. Хөррәми чәләбинең хезмәтеннән кайбер өзекләр рус теленә тәрҗемә ителеп басылып чыкты [Негри, 1844].

ХVII гасыр азагы – ХVIII гасыр урталарында «Гомдәтел-әхбарел-могтәбәр» (яки «Гомдәтел-әхбарел фи тарихет-татар» ) исемле китап авторы әл-хаҗҗ Габделгаффар бинел-хаҗҗ Хәсән бинел-хаҗҗ Мәхмүд бинел-хаҗҗ Габделваһһаб әл-Кырыми исемле тарихчы яши [Зайцев, 2009, c.179]. Эчтәлеге белән «гомуми тарих»ны тәшкил иткән әлеге әсәр 1744 елда язып тәмамланган. Анда Алтын Урда таркалганнан соң барлыкка килгән төрки-татар йортлары тарихының башлангыч дәверләре турында шактый кыска, әмма башка чыганакларда очрамаган мәгълүмат, шулай ук Кырым ханлыгы тарихы буенча мөһим белешмә бирә. Габделгаффар Кырыми Шырын дигән татар кабиләсенең күренекле вәкиле һәм «патриоты» була, шуның өчен ул үзенең әсәрендә бу кабилә тарихына зур игътибар бирә. Кырыми тарафыннан Алтын Урда тарихы һәм әлеге дәүләт таркалганнан соңгы вакыйгалар турындагы белешмәләр, һичшиксез, теге яки бу дәрәҗәдә фольклорлашкан. «Гомдәтел-әхбар»дагы Алтын Урда дәверенә караган аерым мәгълүматлары ХVI гасырда яшәгән харәземле автор Үтәмеш хаҗиның «Чыңгызнамә»се белән тәңгәл килә.

Бүгенге көндә «Гомдәтел-әхбар»ның тулы бер нөсхәсе һәм, И.В.Зайцев фикеренчә, әлеге хезмәтнең күчерелмәсе булган бер кулъязмасы мәгълүм [Зайцев, 2009, c. 179]. Тулы нөсхәсенең Алтын Урда һәм Кырым ханлыгы тарихына караган аерым кисәкләре 1924-1925 елда төрек тарихчысы Нәҗип Гасыйм тарафыннан дөнья күрде [Кырыми, 1343].

Кырым ханлыгы буенча соңгы зур чыганак булып Хәлим-Гәрәй солтанның 1811 елда язып төгәлләгән «Гөлбөне ханан» («Ханнарның гөл агачы») исем­ле тарихнамәсе тора. Әсәрнең авторы Кырым ханнары (Гәрәйләр) династиясе вәкиле. Хәлим-Гәрәй Кырым ханлыгының тарихын Хаҗи-Гәрәй хан заманыннан (як. 1426-1466) алып Бәхет-Гәрәй хан заманына (1789-1792) кадәр тасвирлый [Зайцев, 2009, с.183-186]. Тарихчының әсәре ике мәртәбә басылып чыга. Әйтергә кирәк ки, авторның стиле саклану һәм тулылыгы җәһәтеннән бары тик 1870 елгы беренче басма гына камил [Халим-Гирай, 1287/1870; Халим-Гирай, 1327/1909]. 1909 елгы басмасы латин транскрипциясендә рус теленә тәрҗемә белән 2004 елда яңадан дөнья күрде [Халим, 2004].

Татар һәм дөнья фәнендә төрки-татар дәүләтләре тарихына караган язма чыганакларны барлау һәм өйрәнү дәвам итә. Соңгы берничә дистә ел эчендә бу өлкәдә шактый ачышлар да ясалды. Шуңа күрә илебезнең һәм дөньяның ар­хив-китапханәләрендә сакланучы кулъяз­ма чыганаклар арасында урта га­сыр тарихыбыз өчен әһәмиятле яд­кярләрнең табылуына өмет багларга нигез бар.

Русчадан Ленар Гобәйдуллин тәрҗемәсе

Мөхәммәд-Шәйбани хан. Мәшһүр рәссам Камалетдин Биһзад миниатюрасы. Якынча 1507 ел. Каптерева Т.П., Виноградова Н.А. Искусство средневекового Востока. – М., 1989. – С. 90.

Мөхәммәд-Шәйбани хан.
Мәшһүр рәссам Камалетдин Биһзад миниатюрасы. Якынча 1507 ел.
Каптерева Т.П., Виноградова Н.А. Искусство средневекового Востока. – М., 1989. – С. 90.

 

Сәед Мөхәммәд-Риза. Әс-сәбгыс-сәйяр фи әхбары мөлүке татар. – Казан, 1832. Казан федераль университетының Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсендә сакланучы нөсхәнең титул бите

Сәед Мөхәммәд-Риза. Әс-сәбгыс-сәйяр фи әхбары мөлүке татар. – Казан, 1832.
Казан федераль университетының Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсендә сакланучы нөсхәнең титул бите

 

1484 елда госманлы падишаһы Баязид II нең Кырым ханы Миңле-Гәрәйне кабул итү мәрасиме.  Мөхәммәд бәк миниатюрасы. XVI йөз ахыры. Зайцев И.В. Крымская историографическая традиция XV – XIХ вв.: пути развития: рукописи, тексты и источники. – М., 2009. Тышлыктагы рәсем

1484 елда госманлы падишаһы Баязид II нең Кырым ханы Миңле-Гәрәйне кабул итү мәрасиме.
Мөхәммәд бәк миниатюрасы. XVI йөз ахыры.
Зайцев И.В. Крымская историографическая традиция XV – XIХ вв.: пути развития: рукописи, тексты и источники. – М., 2009. Тышлыктагы рәсем

Абу-л-Хайр-хан

Искәрмәләр

1. ЯһММҮ – ТР ФА Г.Ибраһимов исемендәге ТӘһСИның Язма һәм музыкаль мирас үзәге, 39 ф., 6403 сак. бр.
2. Абуль-Гази, 1906 – Абуль-Гази. Родословное древо тюрков / перев. и предисл. Г.С.Саблукова. Казань, 1906.
3. Амирханов, 2010 – Амирханов Хусаин. Таварих-е Булгарийа (Булгарские хроники) / пер. со старотат., вступ. ст. и коммент. А.М.Ахунова. М., 2010.
4. Әбелгазый, 2007 – Әбелгазый Баһадир хан. Шәҗәрәи төрек. Казан, 2007.
5. Әмирхан, 1883 – Әмирхан углы Хөсәен. Тәварихы Болгария, өнтөхибә минәт-тәварихил-мөтәгаддидә вә минәр-рисалятил-мөтәгаддидә. Казан, 1883.
6. Бабер-наме, 1857 – Бабер-наме или Записки султана Бабера / Изд. в подлинном тексте Н.И[льминским]. – Казань, 1857.
7. Бабур-наме, 1958 – Бабур-наме. Записки Бабура / Перев. М.А.Салье. Таш., 1958.
8. Бартольд, 1963 – Бартольд В.В. Туркестан в эпоху монгольского нашествия // Академик В.В.Бартольд. Сочинения. Т. 1. М., 1963.
9. Библиотека, 1849 – Библиотека восточных историков, издаваемая И.Н.Березиным. T. I: Шейбаниада. История монголо-тюрков. Казань, 1849.
10. Библиотека, 1854 – Библиотека восточных историков, издаваемая И. Березиным. Т. II. Ч.1: Сборник летописей: Татарский текст с русским предисловием. Казань, 1854.
11. Вельяминов-Зернов, 1863 – Вельяминов-Зернов В.В. Исследование о касимовских царях и царевичах. Ч. 1. СПб., 1863.
12. ал-Джаннаби, 1884 – Абу Мухаммад Мустафа ал-Джаннаби. Тухфат ал-ариб ва хадиййат ал-адиб // Тизенгаузен В.Г. Сборник материалов, относящихся к истории Золотой Орды. Т. 1: Извлечения из сочинений арабских. СПб., 1884.
13. Зайончковский, 1969 – Зайончковский А. «Летопись Кипчакской степи» («Теварих-и Дешт-и Кипчак») как источник по истории Крыма // Восточные источники по истории народов Юго-Восточной и Центральной Европы. Т. 2. М., 1969.
14. Зайцев, 2009 – Зайцев И.В. Крымская историографическая традиция XV – XIX веков: пути развития: рукописи, тексты и источники. М., 2009.
15. Заходер, 1967 – Заходер Б.Н. Ширазский купец на Поволжье в 1438 г. // Заходер Б.Н. Каспийский свод сведений о Восточной Европе. Т. 2: Булгары, мадьяры, народы Севера, печенеги, русы, славяне. М., 1967.
16. Ибрагимов, 1956 – Ибрагимов С.К. Некоторые данные к истории казахов XV-XVI вв. // Известия АН Казахской ССР. – Серия истории, археологии и этнографии. – № 3. – А.-А., 1956.
17. История, 1937 – История Татарии в материалах и документах. М., 1937.
18. Кавагучи, Нагаминэ, 2010 – Кавагучи Т., Нагаминэ Х. Некоторые новые данные о «Чингиз-нама» Утемиша-хаджи в системе историографии в Дашт-и Кипчаке // Золотоордынская цивилизация. Сборник статей. Вып. 3. Казань, 2010.
19. Қадырғали, 1997 – Қадырғали Жалаир. Шежiрелер жинағы. [Шағатай-казак тiлiнен ауда¬рып, алғы сөзiн жазғандар Н.Мингулов, Б.Көмеков, С.Өтениязов. Жалпы редакциясын қараған М.Мағауин]. Алматы, 1997.
20. Қазақстан, 2005 – Қазақстан тарихы туралы түркi деректемелерi. I том: Өтемiс қажы. Шыңғыс-наме. Алматы, 2005.
21. Кемпер, 2008 – Кемпер М. Суфии и учёные в Татарстане и Башкортостане: исламский дискурс под русским господством. Казань, 2008.
22. Кол Шәриф, 1997 – Кол Шәриф. И, күңел, бу дөньядыр… Казан, 1997.
23. Кол Шәриф, 2005 – Кол Шәриф һәм аның заманы = Кул Шариф и его время. Казань, 2005.
24. Крачковский, 2004 – Крачковский И.Ю. Арабская географическая литература. М., 2004.
25. Кухистани, 1969 – Масуд б. Усман Кухистани. Тарих-и Абу-л-Хайр-хани // Материалы по истории казахских ханств XV – XVIII вв. А.-А., 1969.
26. Кырыми, 1343 – ал-Хаджж Абд ал-Гаффар Кырыми. Умдат ат-таварих. Стамбул, 1343/1924-25.
27. Кятиб, 1141 – Кятиб Челеби. Тухфат ал-кибар фи асфар ал-бихар. Cтамбул, 1141/1729.
28. Кятиб, 1145 – Кятиб Челеби. Джихан-нюма. Стамбул, 1145/1732.
29. Мәңгелеккә, 2006 – Мәңгелеккә аяк басканда = Навстречу вечности. Казань, 2006.
30. Мирастан, 2011 – Мирастан биш сәхифә: XVII-XIX гасырлар әдәби-тарихи ядкярләре / [транскр. эшләүче, хәзерге татар әд. теленә күчерүче, иск. һәм сүзл. төз., кереш мәкаләләр авт. С. Гыйләҗетдинов]. Казан, 2011.
31. Миргалеев, 2011 – Миргалеев И.М. «Чингиз-наме» Утемиша-хаджи: перспективы изучения // Золотоордынская цивилизация. Сборник статей. Вып. 4. Казань, 2011.
32. Муминов, 2012 – Муминов А. Суфизм в древних рукописях // Казахстанская правда. 9 ноября 2012 г. – http://www.kazpravda.kz/print/1352422834 .
33. Муркос, 1898 – Муркос Г.А. Путешествие антиохийского патриарха Макария в Россию в половине XVII века, описанное его сыном, архидиаконом Павлом Алеппским // Чтения в Обществе истории и древностей российских. Кн. 3 (189). М., 1898.
34. Мустакимов, 2008 – Мустакимов И. Термин «Золотой престол» в Поволжье по данным арабографичных источников (К вопросу о статусе г. Булгара на ордынском и постордынском пространстве) // Гасырлар авазы = Эхо веков. 2008. № 1.
35. Мустакимов, 2009а – Мустакимов И.А. Владения Шибана и Абу-л-Хайр-хана по данным «Таварих-и гузида – Нусрат-наме» // Национальная история татар: теоретико-методологическое введение. Казань, 2009.
36. Мустакимов, 2009б – Мустакимов И.А. Об одном списке «Дафтар-и Чингиз-наме» // Средневековые тюрко-татарские государства. Сборник статей. Вып. 1. Казань, 2009.
37. Мустакимов, 2010 – Мустакимов И.А. Владения Шибана и Шибанидов в XIII–XV вв. по данным некоторых арабографичных источников // Средневековые тюрко-татарские государства. Сборник статей. Вып. 2. Казань, 2010.
38. Мустакимов, 2011 – Мустакимов И.А. Сведения «Таварих-и гузида – Нусрат-наме» о владениях некоторых джучидов // Тюркологический сборник. 2009–2010. М., 2011.
39. Негри, 1844 – Негри А. Извлечения из турецкой рукописи Общества, содержащей историю крымских ханов // Запис­ки Одесского общества истории и древностей. Одесса, 1844. Т. 1.
40. Орешкова, 1990 – Орешкова С.Ф. Османский источник второй половины XVII в. о султанской власти и некоторых особенностях социальной структуры османского общества // Османская империя: государственная власть и социально-политическая структура. М., 1990.
41. Остапчук, 2002 – Остапчук В. Хроника Реммаля Ходжи «История Сагиб Герей Хана» как источник по крымско-татарским походам // Источниковедение истории Улуса Джучи (Золотой Орды). От Калки до Астрахани. 1223-1556. Казань, 2002.
42. Рахим, 2008 – Рахим А. Новые списки татарских летописей // Гали Рәхим: тарихи-документаль, әдәби һәм биографик җыентык / төз. Р.Мәрданов, И.Һадиев. Казан, 2008.
43. Салахетдинова, 1965 – Салахетдинова М.А. Об одном неизвестном персидском сочинении по истории народов Поволжья // Страны и народы Востока. География, этнография, история. М., 1965. Вып. IV.
44. Сеид, 1832 – Сеид Мухаммед Риза. Ассеб о-ссейяр, или Семь планет, содержащий историю крымских ханов от Менгли-Гирей хана 1-го до Менгли-Гирей хана 2-го. Казань, 1832.
45. Смирнов, 2005 – Смирнов В.Д. Крымское ханство под верховенством Отоманской Порты до начала XVIII в. М., 2005.
46. Султанов, 2005 – Султанов Т.И. Известия османского историка XVI в. Сейфи Челеби о народах Центральной Азии // Тюркологический сборник. 2003-2004: Тюркские народы в древности и средневековье. М., 2005.
47. Сыздыкова, 1989 – Сыздыкова Р.Г. Язык «Жами ат-таварих» Жалаири. А.-А., 1989.
48. Сыздықова, Қойгелдиев, 1991 – Сыздықова Р., Қойгелдиев М. Қадырғали би Қосымұлы және оның жылнамалар жинағы. Алматы, 1991.
49. Таварих, 1967 – Таварих-и гузида – Нусрат-наме / Исслед., критич. текст, аннот. огл. и табл. свод. огл. А.М.Акрамова. – Таш., 1967.
50. Таварих, 1969 – Таварих-и гузида-йи нусрат-наме // Материалы по истории казахских ханств XV–XVIII вв. А.-А., 1969.
51. Трепавлов, 2011 – Трепавлов В.В. Тюркские народы средневековой Евразии. Избранные труды. Казань, 2011.
52. Туған, 1994 – Туған Ә.В. Башкорттарзың тарихы. Өфө, 1994.
53. Усманов, 1972 – Усманов М.А. Татарские исторические источники XVII – XVIII вв. Казань, 1972.
54. Ўтамиш, 2009 – Ўтамиш Хожи ибн Мухаммад Дустий. Ўтамиш Хожи тарихи (XVI асрга оид тўркий тилда ёзилган тарихий манба). Тошкент, 2009.
55. Утемиш-хаджи, 1992 – Утемиш-хаджи. Чингиз-наме / Факсим., перев, транскр., примеч., исслед. В.П.Юдина; подгот. к изд. Ю.Г. Баранова; коммент. и указ. М.Х. Абусеитовой. А.-А., 1992.
56. Үзйәтгин, 2013 – Үзйәтгин М. Әстерханлы Шәрифинең 1550 елда язган «Зафәрнамә» се // Чын Мирас. 2013. № 5.
57. Франк, 2008 – Франк А.Дж. Исламская историография и «булгарская» идентичность татар и башкир в России. Казань, 2008.
58. Халим, 2004 – Халим Гирай Султан. Розовый куст ханов, или История Крыма / Перевод переложения А. Ильми 1909 г. и пояснения К.Усейнова 2004 г. Симферополь, 2004.
59. Халим-Гирай, 1287/1870 – Халим-Гирай Султан. Гулбун-и ханан, йахуд Кырым тарихи. Стамбул, 1287/1870.
60. Халим-Гирай, 1327/1909 – Халим-Гирай Султан. Гулбун-и ханан, йахуд Кырым тарихи. Стамбул, 1327/1909.
61. Шарифи, 1390 – Шариф ад-Дин Хусайн Шарифи. Джаддат ал-ашикин (Аз Ма-вара-ан-нахр та Харамайн-и Шарифайн). Гузариш-и сафар-и хаджж-и шайх Хусайн-и Хваризми. Сал-и 956-958 к[амари] / Би-кушиш-и Расул Джа‘фарийан // Пайам-и Бахарестан. Осень 1390/2011 г. (на перс. яз.). – http://archive.ical.ir/files/payam/p13-0002.pdf.
62. Шәриф, 1995 – Шәриф Хаҗитархани. Казан вилаятенең җиңүе // Идел. – 1995. – № 1.
63. Шерифи, 1995 – Шерифи Х. «Зафер наме-и Вилайет-и Казан» //Гасырлар авазы = Эхо веков. 1995, май.
64. Эвлия, 1996 – Эвлия Челеби. Книга путешествий Эвлии Челеби. Походы с татарами и путешествия по Крыму (1641-1667 гг.). Симферополь, 1996
65. Эвлия, 1999 – Эвлия Челеби. Книга путешествий. Турецкий автор Эвлия Челеби о Крыме (1666-1667 гг.) /перев. и коммент. Е.В.Бахревского. Симферополь, 1999.
66. Эвлия, 2008 – Эвлия Челеби. Книга путешествия. Крым и сопредельные области. (Извлечения из сочинения турецкого путешественника XVII века) / Вступит. ст., перев. с османского яз., коммент. Е.В.Бахревского. Изд. 2-е. Симферополь, 2008.
67. Юдин, 1969а – Юдин В.П. [Введение к публикации отрывков из «Фатх-наме» Шади] // Материалы по истории казахских ханств XV–XVIII вв. А.-А., 1969.
68. Юдин, 1969б – Юдин В.П. [Введение к публикации отрывков из «Шайбани-наме» Камал ад-Дина Али Бинаи] // Материалы по истории казахских ханств XV–XVIII вв. А.-А., 1969.
69. Юдин, 1969в – Юдин В.П. [Введение к публикации отрывков из «Тарих-и Абу-л-Хайр-хани» ] // Материалы по истории казахских ханств XV – XVIII вв. А.-А., 1969.
70. Юдин, 2001 – Юдин В.П. Персидские и тюркские источники по истории казахского народа XV-XVIII веков // В.П.Юдин. Центральная Азия в XIV-XVIII веках глазами востоковеда. Алматы, 2001.

71. Aboul-Ghazi, 1871 – Aboul-Ghazi Behadour Khan. Histoire des Mogols et des Tatares. Publ. par P.Desmaisons. T. I: Texte. St.-Petersbourg, 1871.
72. Fındıklılı, 1928 – Silâhdâr Fındıklılı Mehmed Ağa. Silâhdâr Tarihi. İstanbul, 1928. Cild I-II.
73. Hezarfen, 1998 – Hezarfen, Hűseyin Efendi. Telhisű’l-beyan fi kavanin-i Al-i Osman / Haz. S. İlgűrel. Ankara, 1998.
74. Ivanics, Usmanov, 2002 – Ivanics M., Usmanov M.A. Das Buch der Dschingis-Legende (Däftär-i Čingiz-nāmä). [Bd.] I. Szeged, 2002.
75. Kurat, 1972 – Kurat, A.N. IV-XVIII yy. da Karadeniz kuzeyindeki Türk kavimleri ve devletleri. Ankara, 1972.
76. Őtämiš, 2008 – Őtämiš Hājī. Čingīz-Nāma / Introduction, annotated translation,transcription and critical text by Takushi Kawaguchi, Hiroyuki Nagamine. Tokyo, 2008.
77. Őtemiş, 2009 – Őtemiş Hacı. Çengiz-Name / Haz. İ. Kamalov. Ankara, 2009.
78. Őzyetgin, 1993 – Őzyetgin, A.M. Astrahanlı Şerifi’nin 1550 Tarihli Zafer-name’si // Türkoloji Dergisi. XI. Cilt. 1. Sayı. Ankara, 1993.
79. Seydi, 1313 – Seydi Reis. Mir’atü’l-Memalik. Der-i Saadet, 1313/1895-1896.
80. Seydi, 1999 – Seydi Ali Reis. Mir’atü’l-Memalik / İnceleme-Metin-İndeks / Dr. Mehmet Kiremit. Ankara, 1999.
81. Tarih, 1973 – Tarih-i Sahib Giray Han / Neşr. Ö. Gökbilgin. Ankara, 1973.
82. Togan, 1965 – Togan, Z.V. Kazan Hanlığında İslam Türk Kültürü // İslam Tetkikleri Enstitüsü Dergisi. İstanbul, 1965. C. III. Sayı 3/4.
83. Togan, 1981a – Togan, А.Z.V. Bügünkü Türkili (Türkistan) ve Yakın Tarihi. Cilt I: Batı ve Kuzey Türkistan. İstanbul, 1981.
84. Togan, 1981b – Togan, А.Z.V. Umumi Türk Tarihine Giriş. Cild I: En eski devirlerden 16. asra kadar. İstanbul, 1981.
85. Togan, 1999 – Togan, İ. Altınordu Çözülürken: Kırım’a Giden Yol // Türk-Rus İlişkilerinde 500 Yıl (1491-1992). Ankara, 1999.
86. Zajaczkowski, 1966 – Zajaczkowski, A. La Chronique des Steppes Kiptchak Tevarih-i Deşt-i Qipcaq du XVIIe siècle. Warszawa, 1966.

 

Комментарий язарга