Исфәндияр Ишгай. Ватан сугышы

Үткән көннәремне кызганып,
Йөрәккәем тибә сызланып:
«Читтә күмгән гомереңнән файда –
Милләтеңә хөррият кайда?»
Һәркөн шулай уйга таламсың?
Таң атса да, йөрәк янамсың?
Хатирәләр сабый чагымның
Кочкан аулым, өркеп каласын.
Хатирәләр ата-анамның,
Балаларым, бәгърем хатынымның,
Аглап (елап. – Х.М.) озатканын сугышка
Арасында әсир халкымның!
Хәтерләтеп анда аларның
Яшәүләрен куян күк посып,
Кара икмәккә дә туймыйча,
Эшләүләрен сыкрап, теш кысып…
Җитәр, хәсрәт йотма, талпынма!
Үз-үзеңне йолкып сагынма.
Өметле бул, эшлә, ялынма!
Көрәш юлың ачык, абынма!..

 

Нисан – апрель, 1948.
Ной-Ульм

Фото: pixabay

Комментарий язарга