Журнал «Безнең мирас»

Васыять (хикәянең ахыры)

Хикәянең башын монда укый аласыз
— Ак яулыкны сезгә ярар өчен генә яктым. Идән асты һәм кара яулыгым - чын тормышым минем, Мәликә. Әлегә кадәр беркем дә бу турыда белмәде. Хәтта ирем дә, балалар да.
- Ник  инде болар сиңа? Галимəң белән Талияң күрсә, яхшы булмас. Чит итәрләр үзеңне.
- Итмәсләр, - диде Мария, авыр сулап. – Минем сиңа иң зур васыятем бар...Карчык тамак кырып куйды. Бераз дәшми торды.
- Нинди васыять? — диде Мәликә.
- Үлә калсам, берүк мине авылыгызга, мөселман зиратына күммәгез.
Авылдан бер адым беркая да чыгып карамаган Мәликә карчык дөньяда тагын ниндидер зиратлар булуын күз алдына да китерә алмады.
- Ни сөйлисең син? Исәрләндеңме әллә?
- Юк, – диде Мария. – Мине Шымыршыга төшерерсез. Нигәдер хәлем китеп тора әле.
Шымыршы — җиде чакрым ераклыктагы чуаш авылы, район үзәге. Авылдан шактый аска урнашканлыктан, анда баруны «төшү» дип сөйләшәләр иде.
- Юк, юк, – диде Мәликә. — Кызларың бар бит... Яхшылап уйла әле. Икесе дә күз алдыбызда үстеләр. Чукына белмиләр бит алар. Кияүләрең дә безнең кешеләр.
- Кызларым «бисмилла» да әйтә белми шул, – диде карчык, уфтанып.
— Барыбер уйла әле, иртәгә сөйләшербез... Ирең мәрхүмнең кабере дә Шымыршыда түгел, авылда. Аны яратып яшәдең ләса...
Мәликә кичә аның яныннан шулай хушлашмый гына чыгып китте. Үзенең чәнчеп-чәнчәп йөрәге авыртты. Төне буе йоклый алмады.
Менә янә кар көртләрен ера-ера күршесе янына йөгерә.
Ишекне ачуга, ул идән астында ялгыз шәмнең үрелеп-үрелеп өскә сузылуын күреп алды. Кап-кара тәреләр, иконадагы кешеләр нидер әйтергә теләп, тезелешеп, аңа карап торалар иде.
- Мәрьям, - дип кычкырды ул. - Күрше!..
Карчык дәшмәде. Мәликә капшанып кына утны кабызды. Күзләре өй буйлап күршесен эзләде. Берчак өнен алган идән астына иелде. Мария анда иде.
Җансыз гәүдәсенә кагылырга кыймыйча, урамга атылып чыкты. Тиз-тиз тирә-күршеләрнең ишеген какты.
- Мәрьям карчык вафат, - диде ул. - Нишлибез?
Өйгә авыл халкы җыелды. Комганнарын кыстырып, әби-чәбиләр килеп җитте. Түгәрәкләп, дисбеләр тезелде. Төнәтү — кем үлсә дә, карчыклар эше иде. Әмма карашлар идән астына төбәлде...
Күрше авылдан Галимəсе белән Галиясе килеп җиткәндә идән асты ачык иде әле.
- Нишлибез? - диде карчыкларның берсе. - Өстебезгә гөнаһ алмабызмы?
Ике кыз да дәшмәде...
Шунда Мәликә:
- Ул Шымыршыдагы чуаш-урыс мазарлыгына илтергә васыять итте... - диде.
Барча җыелган халык телсез калды. Моңарчы әле авылның чуаш зиратына аяк атлаганы юк иде.
Ул төннең шомлылыгын Мәликә генә белде. И ул төннең озынлыклары!.. Кешеләр керделәр дә чыктылар. Дога укып төнәтәсе булмагач, карчыклар да калмады. Мәликә күршесен ташларга җөрьәт итмәде...
Иртәнге якта буран кузгалды. Көрәкләр тоткан ир-атлар белән бергә капка төбенә машина килеп туктады.
Карчыкны юасымы-юкмы, хәтта ни киендерәсен дә авыл халкы белми иде.
- Васыяте булмаса, ару-пакь итеп, үзебезнең зиратка куяр идек тә, – диде берсе.
Кара бәрхет пәлтәсен дә салдырмыйча, карчыкны кызыл ашъяулыкка төреп, әрҗәгә чыгарып салдылар да өстенә юрган яптылар.
Өстендәге шушы пәлтәсен киеп авылга килен булып төшкән иде ул. Килгән көненнән һәр йортта үз кешегә әверелде.
Аны авыл ирләре аеруча хөрмәт итте.
Мариягә ияреп, авылга яңа һөнәр кайтты: көмешкә ясау.
Аны йорттан йортка йөрттеләр.
Авыл хатыннары барысы да бу өлкәдә белгечкә әйләнде. Өй күтәрсәләр дә, йорт түбəсе япсалар да, Мария кирәк булды. Тора-бара көмешкәсез салам да өелмәде, печән дә чабылмый башлады. Ул хаҗәт арта, киңәя генә барды... Бүген көмешкә дигән зәхмәтнең Мариягә бәйле булуын да оныткан ир-атлар аны озата баралар. Аларның да инде күбесе - намаз картлары. Хәзер көмешкә бокаллары оныклары кулында.
- Ярар, зиратта берәр каравылчы бардыр әле, сорашырбыз. Үзе теләгәнчә куярга кирәк, - диде кайсыдыр. Сүз шуның белән бетте. Машина кузгалып китте.
Урамда буран улады.
Ул көнне авыл үзенә урын табалмады. Мария карчык белән бергә юлга чыккан ирләр дә кызганыч иде.
Мария карчыкны үз гореф-гадәтләре белән җиргә иңдерүчеләр табылды. Аларга дүрт ярты белән түләделәр. Кайтыр юлда ирләр, тел йоткандай, сүзсез булдылар. Буран аша күренгән ике нокта гына аларны телгә китерде.
– Җүнле кешенең эте дә чыкмастай көнне кем балалары болар?
Ирләр кымшанып куйды, бүрекләрен колакчыннан төшереп бәйләделәр.
Ул арада машина шәүләләр янына җитеп тукталды. Япь-яшь, алсу алмадай битле кыз белән кашларын кар сарган озын буйлы бер егет әрҗәгә сикереп менделәр.
–  Син Гарифулла малае, әйеме? — диде картларның берсе.
–  Әйе.
–  Кыз кемнеке?
- Анысы килен була инде, — диде егет. — Исеме - Мария. Кайткач, никахка керерсез. Егет кош тоткандай елмайды.
Ә әрҗәдә буран улады...
Ул, тынычлыкны бозып, битләргә-кулларга ябырылды. Күзләргә сыланды. Буран капка төпләрендәге аяк эзләрен күмәргә өлгерә алмады. Йорт саен туң тәрәзәләрдән кеше шәүләләре чалымланды. Авыл ир-атларны көтә иде.
Фирүзә Җамалетдинова

Фото: pixabay

Теги: Фирүзә Җамалетдинова Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру