Фирдәвес Зариф. Василиса Гүзәлкәй

Бу вакытта патшалыкта кризис иде. Шуңа туйны артык купшы үткәрмәскә булдылар. Патша килененнән күзен алмады. “Бәхете бар да соң, – дип уйлап куйды ул төпчек улы хакында. – Нинди гүзәлне эләктергән! Кызганыч, бирнәсе дә булса, кризистан котылырлар иде”.

Менә Василиса Гүзәлкәй биергә чыкты. Уң кулын селтәп җибәргән иде – сарай янында ярлары кесәлдән булган сөт елгасы барлыкка килде. Аннары сул кулын селтәде һәм елгада алтын аккошлар йөзә башлады.

Патша барлык сыерларны иткә озатырга кушты. Халык ай буе ит ашап сөт эчте. Әмма, иртә уңмаса – кич уңмас, дигәндәй, ул җәйне патшалыкка корылык килде. Сөт елгасы кипте, кесәл ярлар яргаланып катты. Алтын аккошлар чит илләргә бурычны түләүгә китте. Патша улы, кайгысыннан, эчүгә сабышты. Ә Василиса Гүзәлкәй немец кенәзлегенә качты.

Патша, улын көчкә айнытып, яңадан кәләш эзләргә җибәрде. Инде халык аның бай кәләш алып кайтуын көтә…

Комментарий язарга