Вакыт юк

Әнкәй кулын иңбашыма сала:
— Утыр әле, улым, сүзем бар…
Ә мин ипләп кенә кире кагам:
— Ярар, әнкәй, ярар, соңыннан…

Утырырга һич тә вакытым юк,
Күрәсең бит, әни, эш көтә:
Язлар җитә – безне эш көтә,
Җәйләр җитә – безне эш көтә,
Көзләр җитә – безне эш көтә…

Искеләрен җимерергә кирәк,
Төзәтергә кирәк, төзергә…
Сәгатьләрнең минутына кадәр,
Исәпләнеп, эшләр тезелгән.

Ел буена, нәкъ куласа кебек,
Тәгәрибез – дөнья куабыз:
Берсен урабыз да чәчәбез,
Берсен чәчәбез дә, урабыз –
Көне-төне дөнья куабыз.

Кирәк икән, тау-ташларны ватып,
Утта янып, суда батабыз;
Карлыкканчы “речь толкать” итеп,
Җыелыштан төнлә кайтабыз.

Каршы ала үпкәләүле караш…
Утлар сүнгән, ашлар суынган.
Иртән иртә уянырга кирәк…
Ярый, әнкәй, ярый, соңыннан!

Бала чакта, баш очыма утырып,
Син көйләдең бишек көйләрен,
Эш сөюче батыр егет бул, дип,
Әкиятләр миңа сөйләдең.

Теләгәнең кабул булды хәзер, —
Әкиятләр безгә ят инде.
Тамагың тук, өстең-башың бөтен,
Тавыш-тынсыз гына ят инде.

Ә без, әнкәй, ифрат ашыгабыз, —
Мәңге бетмәс эшкә тарыктык.
Сезнең безгә әйтер сүзегез бар,
Ә тыңларга безнең вакыт юк.
Вакыт юк.

Әнгам Атнабаев

Фото: pixabay

Комментарий язарга