Вакыт үтә…

Вакыт үтә…
Шуны сизү аның
Йөрәгендә сагыш кузгатты.
Ул авылдан килгән зур сандыгын
Төпкә кадәр ачып бушатты.

Җилләтергә дипме, әйберләрен
Алып-алып өйде барсын да.
Кыз вакыттан калган ак күлмәген
Киеп басты көзге каршына.

Чыгарылышка диеп теккән иде…
Ә шуннан соң Сабантуенда,
Шул күлмәкне киеп көткән иде
Ул килүне чишмә буенда.

Беркайчан да кире кайтмас өчен
Үтеп киткән назлы кыз чакны,
Һәрнәрсәгә бәйләп, нечкә күңел
Ник сагына икән бу чаклы?..

Йөгерек судай, яшьлек агып киткән…
Күлмәге дә инде, кигәндә,
Билләреннән кысып ятып тормый…
Улы уйный әнә идәндә.

Кашлары да әле дугалана,
Күзләре дә көлә яктырып…
Тик аларда хәзер башка төрле —
Аналарга хас бер матурлык.

Еллар узар. Чәче көмешләнер.
Җыерчыклар тулыр йөзенә.
Улы үсәр. Йортка килен төшәр.
Оныклары менәр тезенә.

Көлгән чакта күзләр очкынланмас,
Бит очлары алга буялмас.
Тик барыбер анда —
ул чакта да,
Ана гүзәллеге югалмас.

 

Клара Булатова

Фото: pixabay

Комментарий язарга