Журнал «Безнең мирас»

Үз якының кирәк

Өелеп-өелеп кайгы килгән чакта,
Таратырга аның өерен,
Күп булса да дуслар тирә-якта,
Үз якының кирәк, үз ирең.
Иркә сүзләр, әйдә, сөйләмәсен,
Чибəркәем, назлым, димәсен.
Сөйләмәсен, әйдә, син барыбер
Үз икәнен аның беләсең.
Син барыбер ул яныңда чакта
Авырлыкны җиңел җиңәсең.
«Ялгыз гына җиңә алмас идем,
Син бар әле ярый», — диясең.
Өелеп килгән кайгы катламнарын
Икәү бергә булгач җиңәсең.
Клара Булатова
Фото: pixabay

Теги: Клара Булатова Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру