Үз халкының баласы иде…

Яшерен-батырын түгел, ХХ йөз башы татар матбагасын, Тукай, Бабич, Дәрдемәнднең иҗатларын өйрәнгәндә, Зариф Бәшири исемен очратып, аның милләт язмышы, телебез өчен борчылып язылган «Сакла телеңне», «Телем» шикелле назымнарына юлыгып, самимилегенә игътибар итсәм дә, аны, үзенчәлекле язучы буларак, «Чуаш кызы Әнисә» бәяны буенча гына белә, таный идем.

Татар егете белән чуаш кы­зы арасындагы романтик мә­хәббәтне реалистик күзә­тү­ләр, тирән психологик нюанс­лар белән сәнгатьчә югары кимәлдә сурәтләгән әсәрнең абруе үсүгә янә бер вакыйга этәргеч бирде. Күренекле чуаш шагыйре Валерий Тургай әлеге әсәрне үзләрендә ике телдә бастырып, Халыклар дуслыгы йортында китапны тәкъдим итү кичәсен уздырды. Чабаксардан килгән чыгыш ясаучылар татар кешесе тарафыннан чуаш кызының матурлыгын, рухи күркәмлеген, кардәш халыкның холкын, эш сөюен, дуслыкка тугрылыгын яратып, белеп сурәтләвенә шак­лар катып, татар әдипләренең киң күңелле булуына басым ясап, әсәрне Г.Ибраһимовның «Казакъ кызы» бе­лән янәшә куеп сөйләгән иде. Мил­ләтләренә татар агае биргән бәя ничек күңелләрен эретмәсен ди: «Чуашлар алар, тормышлары әшәке булса да, эчләре, намуслары белән пакь халык. Алар урламый, хыянәт итми, ялган сөйләшми, теләнчелек кылмыйлар» (317 бит).

Бәянның фабула канвасына кил­сәк, ике милләт баласы арасындагы мәхәббәт хисе нинди генә дәртле булмасын, аның ахыры фаҗига белән бетәсе сиземләнә.

Татарстан китап нәшрияты 2014 ел ахырында бастырып чыгарган Зариф Бәширинең «Сайланма әсәрләр»е әдип турында тулырак мәгълүмат бирә. Язучының туганы, якташы Ркаил Зәйдулланың «Бәхетсез почмак әсире» дип аталган кереш мәкаләсе белән ачылган, үз эченә әдипнең замандашлары турында истәлекләрен, публицистик язмаларын һәм, әлбәттә инде, «Чуаш кызы Әнисә» бәянын туплаган мәҗмуга, әдип иҗаты, аның дөнья картинасын күрү, сурәтле фикерләү үзенчәлекләре белән якыннанрак таныштыра.

Форсаттан файдаланып, шуны да искәртеп үтү мөһим: чуаш халкы бе­лән чиктәш авылларда туып-үскән Ф.Бурнаш, Ш.Мөдәррис, К.Латыйп, Р.Ха­рис, Н.Каштан, Җ.Сөләйман, Р.Зәй­дулла кебек төрле буын татар әдип­ләре күршеләр мәдәнияте белән кы­зыксынып, «тел-лөгать алмашып» яшә­­де һәм яши. Билгеле, бу исем­лек­нең башында З.Бәшири тора. 2014 елда «Безнең мирас» журналы тәкъдим иткән «Мишәрләр» исемле язмаларында да З.Бәшири ике милләт арасындагы җылы мөнәсәбәтләр турында кабат-кабат яза: «Мишәрләр вә чуашларның бу көнгә кадәрле сакланган урынлары да Рәсәйнең шималь тарафындадыр… Мишәрләрнең татарларга караганда чуашларга булган мөнәсәбәтләре, кирәк тормышта вә кирәк гадәттә булсын, бик якындыр» (277 бит).

Язучы мишәр кавеменә хас го­реф-гадәтләргә, яшәү рәвешләренә киң тукталып, аларның сату-алуга маһирлыгына, гаиләдә күп ба­ла үстерүгә омтылуларына, эш сөю­чән­лекләренә, диндарлыкларына юга­ры бәя бирә: «Мин берничә шә­һәрдә күтәреп сәүдә итеп йөрүче мишәрләрнең арып-талып кайту өс­тенә һәр кичне уку белән булашуларын күреп гаҗәпләнә идем. Фәкать боларның укый торган китаплары Али батыр (хәзрәти Гали), Камыр батыр, Чилбәр батырның җи­де башлы диюләр белән сугышкан, Әбү­галисина хәлен тасвир иткән кыйс­салардан узмаганга», «хыялый» мишәрләр арасында гакылдан язган кешеләр бик күб очрый» (286 бит).

Кан вә дин кардәшләрен чеметкәләп узса да, иҗатында үзе дә «моннан бер­ни­чә мең еллар элек булган хәлләргә» тартылып тора ул. Җыентыкта урын алган, кытай халык риваятьләренә таянып язылган «Ефәк корты» кыйсса­сын­да, сергә ия кешеләрнең башларын кисеп, сөңгегә утыртып куюлар да, урман могҗизалары да тулып ята. Әдип ефәк тукымасының табылу, тыелу, таралу тарихын, аның могҗизасын ачкан Сунның, Сун улы Ши-кайның фаҗигасен, патшаларның рәхимсезлеген, акылның иң явыз хакимнәрдән дә өстенлеген мавыктыргыч сюжет канвасына салып сурәтли. З.Бәширинең мәҗмугага кермәгән «Ефәк күлмәк», «Кара тараканнар», «Шаян Фәһим», «Каракош явы» хикәя-бәяннарында да хыялый, хәтта авантюр гонсырлар шактый урын алган.

Туган кавеменә хас уку, эшләү, яшәү урыннарын алыштырып торуга хи­рыслык З.Бәширидә дә бар. Атаклы Шә­күр каракны биргән Чүти авылында атасыннан башлангыч белем алган үсмер Буа, Акъегет, Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәләрендә белем эстәгәннән соң, Оренбургта чыга торган «Чүкеч» сатирик журналында эшли, Пенза һәм Тамбов төбәкләрендә балалар укыта, аннары Үзәк Азия якларына чыгып китә, Алматы, Җаркәнт, Ташкент һ.б. шәһәрләрдәге мәгариф оешмаларында, газета-журналларда төрле вазифалар башкара, Урта Азия дәүләт университеты каршындагы рабфакта уйгыр, үзбәк телләре һәм әдәбиятларын укыта. Үзе аралашкан халыкларның телләрен яхшы үзләштерүе «Чуаш әдәбияты» (1928), «Үзбәк әдәбияты» (1930), «Уйгыр әдәбияты» (1930) кебек җыентык-хрестоматияләр төзеп, аңлатмалар язып, бастырып чыгарырга мөмкинлек бирә.

1930 елда ул, М.Крыймов, Ә.Еники, Ш.Маннурлар шикелле, шул чорда эшчеләр сыйныфының үзәге саналган Донбасска юл тота һәм татарча нәшер ителгән «Пролетар» газетасында әдәби хезмәткәр вазифаларын башкара. Әй­тергә кирәк, З.Бәшири кайда гына яшәвенә, кем булып кына эшләвенә карамастан, тәнкыйтьчеләрнең һөҗү­ме­нә игътибар итмичә, ашыгыбрак язуда гаепләүләренә үпкәләмичә, ши­гырь­ләр «коюын», проза әсәрләре язу­ын дәвам итә. Киләчәге турында кай­гыртып, Советлар сәясәтенә туг­рылыгын күрсәтергә теләп булса кирәк, коммунистларның кычкыртып талавына түзә алмыйча баш күтәргән сәнәкчеләр хәрәкәте (узган гасырның егерменче еллары) турында «Каракош явы» исемле повесть та яза. Мәгәр «кызыл» шигырьләр дә, фетнәчеләрне «фаш итү» дә «үткен күзләрдән» коткарып кала алмый.

1938 елда аны кулга алып, бер гаеп­сезгә хөкем итәләр, биш елга хезмәт белән төзәтү лагерена озаталар. Җәза мөддәтен тутырганнан соң да, шәхес культы фаш ителеп, илдә ярым-йорты демократик тәртипләр урнашканчы, аңа мөнәсәбәт бер кәррә дә үзгәрми, ул әдәби-иҗтимагый хәрәкәттән чит­ләштерелә, әсәрләре бастырылмый.

Үзе 1933 елдан Уфада яшәсә дә, ярдәм Татарстаннан килә. «Вак буржуа» яисә «мещан калдыклары» рәтендә йөртелгән байтак татар зыялыларының исемнәрен, әсәрләрен укучыга кайтарган кыю шәхес – профессор Мөхәммәт Гайнуллин 1958 елда (З.Бәшири 1962 елда вафат була), үзе кереш сүз язып, З.Бәширинең «Сайланма әсәрләр»ен бастырып чыгара. Мәкаләсен тулыландырып, «Татар әдип­ләре» (1978) китабына да кертә.

Озак еллар дәвамында исеме, әсәр­ләре искә алынмаган З.Бәшири иҗаты хәзер «икенче туу» чорын кичерә. 110 еллыгы уңае белән галим З.Рәмиев «Тукайлар замандашы», шагыйрь Р.Зәйдулла «Үткәнне белгән – бүгенгене биләгән» мәкаләләрен укучыга ирештерде. Шул чордан алып, үткәнебезгә, мәдәният маякларына игътибарлы Р.Зәйдулла З.Бәширинең тормыш юлын, иҗатын барлый, тикшерә башлый. Җыйнак кына кереш мәкаләсендә дә әдипнең башкалар игътибар итмәгән, кабатланмас үзенчәлекләрен үзәккә ала…

Әйтергә кирәк, З.Бәширине туган якларында, бигрәк тә Чүти авылында, беркайчан да онытмадылар. Йөзьеллыгын да район күләмендә зурлап билгеләгәннәр иде. Аннан соң да язучыга багышланган әдәби-музыкаль кичәләр даими уздырыла килде. Әле 2014 елның ахырында гына Кайбычта «Зариф Бәшири эзләре буйлап» дип аталган семинар булды. Анда Башкортстан белән Чуашстаннан килгән татар теле, әдәбияты укытучылары катнашты. Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үз чыгышында якташ язучысының бай иҗатын халыкка кайтару, бу эшнең әһәмияте турында сөйләде. «З.Бәшири бөтен төрки дөньяда зур урын тоткан язучы», – диде ул.

Ркаил Зәйдулла китапны, ничек кенә популяр булмасын, «Чуаш кызы Әнисә» бәяны белән башлап җибәрмәгән. Иң әүвәл итеп «Замандашларым белән очрашулар»ны урнаштырган ул. Чыннан да, бу әсәрне егерменче гасыр башындагы татар әдәби мохитен эчтән ачып биргән бердәнбер роман-хроника дип атасаң да мөмкиндер. Язучыларның, гомумән, зыялы шәхесләрнең эшенә бәя биргәндә, «ул халкына нинди файдалы гамәлләр кылган, нинди мирас калдырган?» дигән сорау тууы табигый. Әсәрләр авторның үзе яшәгән чор истәлеге булып кына калмаганнармы, хәзерге яшәешебезгә рухи якынмы? Бу сорауларга төпле җавапны без «Замандашларыбыз белән очрашулар»да таба алабыз. Истәлекләрне укыганда аның авторы бай рухи дөньялы, төпле дини вә дөньяви белемле, үзенә һәм каләмдәшләренә төгәл, камил бәя бирә алган, җитлеккән, тормышның ачысын-төчесен татыган шәхес буларак күзаллана. Фикер хөрлеге ташып тору өстенә, һәр телгә алынган «тамашада катнашучыга» үз сүзен «әйтүгә ирек» бирү төгәллеге сокландыра. Җөмләдән, совет чорында «мәдрәсәләрдә шәкертләр гомерләрен заяга уздырып, әл-пи-ти-сидән ерак китә алмаганнар» дигән уйдырманы кире кагып, З.Бәшири «иң кадими фикерле мәдрәсәләрдә дә гарәп, фарсы, төрек телләрен белеп, дөньяви фәннәрдән дә хәбәрдар булып чыкканнар», дигән фикер уздыра. Ул барлык уку йортларын да бер рәткә куймый. Буа мәдрәсәсен тәнкыйтьләсә, Акъегет мәдрәсәсендә «пакь, таза, бөтен җирләре балавыздай итеп юылган һәм кара парталары тезелеп киткән бүлмәләрдә» утырган унбер-унике яшьлек шәкертләрнең белеме аны таң калдыра: «балалар географиядән сөйләгән чагында, барлык җир йөзе синең күз алдыңда уч өстенә төшерелгәндәй җанлана. Алар сине әле Пекинга, әле Парижга, әле Истанбулга илтеп кертәләр» (28 бит). Акъегет мәктәбе аның киләчәген билгеләүдә хәлиткеч әһәмияткә ия була: ул «минем аңымны, дөньяга, тормышка булган карашымны киңәйтте… Әдәбият мәйданына кертеп, матбугат хезмәтчесе ясады», – ди автор.

«Замандашларым…»ның тагын бер мө­һим үзенчәлеге шунда ки, автор төрле очрашуларда күргән, якыннан аралашкан К.Мотыйгый, Ф.Әмирхан, С.Рә­миев, Дәрдемәнд, Н.Думави, Ш.Ка­мал, Г.Камал, Һ.Максуди, Г.Иб­­ра­һимов һ.б. олуг затларыбызны, хискә бирелеп, мактап, сокланып кына калмый, күбесенең холкын, иҗат үзенчәлеген ачарга, аңларга омтыла. Бу юлда бик уңышлы күзәтүләргә юлыгабыз. Менә берничә мисал. «Фатих Әмирхан Казанның алдынгырак яшьләре, бигрәк тә укучылар арасындагы булган хәлләрне, вакыйгаларны вак-төягенә чаклы белеп, күзәтеп бара иде. Ләкин ул, гадәттә, чиксез дәрәҗәдә ачы телле, турыдан-туры суктыра торган кискен табигатьле бер кеше булуына да карамастан, беркемнең дә начар, килешсез якларын битенә бәрми, бу эш ярамый, дип үгет-нәсыйхәт тә бирми иде» (60 бит). Замандашларына сәяси бәяләр биргәндә дә, З.Бәшири төгәл атамалар белән эш итә. «Мәҗит Гафури белән Гаяз Исхакый арасындагы эчке каршылыкны мин шунда күрәм: Исхакый, эсерлыгыннан ваз кичеп, милләтчегә әверелсә, Гафури, киресенчә, милләтчелектән сыйнфый көрәш тәгълиматына күчеп бара иде» (229 бит). З.Бәшири Исхакый исеменнән һәртөрле ярлыклар алынып, әсәрләре халыкка кайтканчы яшәмәсә дә, әдипнең татардагы төрле шивәләрне берләштергән «әдәби тел булырга тиеш. Ә аны сабыйларның аңына мәктәп-мәдрәсәләрнең сеңдерүе зарур», – дигән фикерен җөпләп, теләктәшлек белдереп китерә. Шул ук вакытта, ул-бу булмасын, аңардан ераграк торсаң, исәнрәк булырсың дигәндәй, Исхакыйга шикләнебрәк карау да сизелә. Уфа бае Габдулла Госманов өендә уздырылган әдәби очрашудан соң, «Мәҗит агай, яңадан килегез! – дип кычкырды кемдер. Гаяз Исхакыйга алай кычкыручы булмады», – дип язуы аңлатма таләп итми.

З.Бәширинең М.Гафури иҗатына «Фәкыйрьлек белән үткән тереклек» хикәясен (1902), тәүге шигырьләрен укудан алган җылы мөнәсәбәте гомере буена саклана, ул остазының иң тугрылыклы мөриде булып кала: «байтак вакытка чаклы миндә татар дөньясында Мәҗит Гафуридан да югары торган бер әдип юктыр, дигән караш дәвам итеп килде» (41 бит).

Татар шигърияте күгендә Тукай йолдызлыгы кабынгач та, аның бөеклеген, Ф.Әмир­хан прозасының сәнгати яңа­лыгын таныгач та, М.Гафурига яшь­легендә кабынган хисси табынудан туктамый ул. З.Бәширинең яшәү урыны итеп Уфаны сайлавында (ул вакытта «Кара йөзләр» авторы исән-имин әле) остазына якынрак булу теләге дә үз ролен уйнагандыр. Усал телле, туры Тукай, серле ут кебек, үзенә тарта да, куркыта да. М.Гафури З.Бәширинең эзләнүләрен хуплап, үсендереп, аның да үзе шикелле, инкыйлаб хыялларына мөкиббән китеп яшәвен тели. Бергә төшкән рәсем артына өлкән каләмдәшенең: «Бөтен дөнья эшче халкы белән / Алга барыйк – син һәм мин бергә», – дип язган сүзләре шуны расласа кирәк.

ХХ съезддан соң иҗтимагый тор­мышның җанлануы, бәрәкәтле тәэсире З.Бәширигә дә өстәмә дәрт, дәрман бирә. Ул җиң сызганып ха­тирәләр дөньясына чума һәм үз чорының мәдәни-әдәби үсешен энцик­лопедик югарылыкта, саф әдәби тел белән сурәтләп бирә. Кызганыч, 700 биттән торган хатирәләрнең күп өлеше югалуга дучар була.

З.Бәширинең укучыга тәкъдим ител­гән «Сайланма әсәрләр»е әдип мирасының бер өлешен генә эченә ала. «Әдипләребез» (2009) белешмәлегендә язылганча, автор үзе исән чакта ук тезмә әсәрләрен «Уйларым», «Гөлләрем», «Көннәрем» дигән исемнәр биреп, өч томга бүлеп әзерләп калдыра. «Авылларда давыллар» дигән күләмле шигъри бәяны, «Аумакайлыкта, яки Көннәр өстендә» романы һәм башка әсәрләренең кулъязмалары Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының мирасханәсендә саклана. Мирасының бер өлеше Уфада да калгандыр әле.

Язучының иҗатына моңарчы булган илтифатсызлыкның күзгә бәрелеп торган берничә сәбәбе бар. Беренчесе: дини, укымышлы нәселдән чыккан, үзе дә аң-белемгә ия бер генә шәхес тә совет чорында эзәрлекләүдән читтә калмаган. Мулла малае, алдынгы мәдрәсәләр узган З.Бәшири генә искәрмә була алмый. Икенчесе: татар мәдәнияте тарихына «алтын чор» дип кереп калган ХХ йөз башы әдәбияты олы талантларга гаҗәеп бай. Шуңа күрә икенче, өченче рәттәге язучыларның исемнәре, әсәрләре күләгәдәрәк калуы да табигый.

Документаль нигездә әсәр язуга алынган кешенең уйланулары аның үзе өчен генә түгел, ә җәмгыять вә киләчәк буыннар өчен дә кызыклы булырга тиеш. Укучыга тәкъдим ителгән әсәрләреннән күренгәнчә, З.Бәшири – туган халкының рухи дөньясын, теләк-ниятләрен тирәнтен аңлап, шулар белән дәртләнеп яшәгән шәхес. Иҗатында чагылган бай тормыш тәҗрибәсе, халкына мәхәббәте, киң күңеллеге Зариф Бәширинең бөтен мирасына якты нур сирпеп тора.

Комментарий язарга