Журнал «Безнең мирас»

Уяну (хикәя)









Муса ачуланган иде. Ачуыннан күзләре акайган, йөзе ут шикелле яна, дулкынлануыннан сүзен әйтә алмый иде... Барлык көчен җыеп урыныннан сикереп торды, буылган һәм калтыравык тавыш белән:


— Хәерсез! — диде, уң кулы белән Гафифәнең беләгеннән, сулы белән җилкәсеннән кысып, бар куәте белән ишеккә таба тәгәрәтте. Гафифә барып торып ишек иягенә бәрелде.


Берничә куркынычлы секунд хәрәкәтсез кичте... Гафифә аркасы белән ишек иягенә сөялгән, йөзе ак киндер кебек булган, иреннәре күгәргән иде. Муса моңар илтифат итмәде.


Гафифә куркынып кулларын йөзенә кадәр күтәргән генә иде... Мусаның тимер кебек куллары аның изү якасыннан эләктереп муеныннан кысты... Сул кулы белән ишек иягенә тотынган хәлдә, уңысы белән Гафифәнең изүеннән кысып, аркасы белән ишеккә бәрде, әмма ишек ачылмады... Муса моңар аптырады: юкса тышкы яктан бастырганнармы икән? Тагын әллә нинди бугаз хәрефләре чыгарып, ачуланган вәхши җанвар кебек мырылданып, икенче мәртәбә бәрде. Бу юлы ишек чалдырап ачылып китте. Артыннан ук тышкы якта, ачы һәм нечкә тавыш белән ыңгырашып илерү ишетелде. Гафифәнең тавышы иде.


Гафифәнең гаебе ни иде?


Муса исерткечкә мөбтəля, Гафифә аның бу эшенә разый түгел.


- Эчмә, йә булмаса, мине аер... – ди иде.


Ишек ачылганда, Мусаның аягына бер каты нәрсә чалтырап төште, шуны иелеп алу белән ул эшнең гадилеген аңлады. Ишек элгече каерылып төшкән иде. Башта ишекне үзе бикләп тә соңыннан ниһаять дәрәҗәдә ачулануы сәбәпле хәтереннән чыккан иде. Ишек элгечен урынына куеп карады, тәмам сынган, эшкә яраклы түгел иде.


Күптән түгел шундый бер караңгы кичтә, шундый ук бер сценадан соң, Муса ишекне эчтән бикләп, Гафифәне ишек төбендә сәгатьтән артык кертмичә инәлткән, аның моңлы һәм елаган тавыш белән инәлүләрен тыңлап зәвыкланган, вәхши хәссиятеннән вәхши шигырь эзләп маташкан иде...


Хәзер дә шулай итәргә күңеленә килде, ләкин элгечне урынына куеп карады да сынганлыгына сөенде...


Бераз уйлап торгач, үзеннән-үзе сораган кебек бик әкрен:


- Каты сугылды микән?.. - диде.


Ул хәзер инәлтми, елатмый кертергә дә разый булган иде. Хәтта кайтып керүен тели башлады...


Ул өстәл янына килеп утырган иде, сәгать тугызны сукты, ишетмәде, турысы, тыңламый, сизмичә калды...


Өй эче якты түгел, караңгылана бара; кояш иңгәнгә байтак вакыт үткән иде.


Ут алындырылды, янә якты түгел иде...


Ул тирләгән иде — камзулын салды. Ишеккә якын кадакка эләргә дип бара иде... тəне чымырдап китте, чәчләре үрә торды, агач кебек катты...


Ишек төбендә... бер күз... яшьле күз... туп-туры Мусаның күзенә карый..


...Камзулны элде, иелеп караса, күз түгел икән — зур гына бер сәдәф төймә Гафифәнең якасыннан өзелеп калган...


Төймәне кулына алды һәм китереп өстәлгә куйды.


Аз гына яктылык биреп торган лампадан башка өстәл өстендә бернәрсә дә юк иде. Өстәл читенә куелган төймәнең ялтырап торган күренеше аның дикъкатен җәлеп итте...













Күнеленнән: «Югалмасын, үзе килгәч, үзенә бирермен...» — диде һәм өстәл янына утырды. Башын ике кулы арасына алып уйга калды.

Менә Гафифә унбер-унике яшьләрендә, нәзек, гүзәл, сөйкемле бер кызчык... Әнкәсе белән кунакка киләләр, Муса белән уйныйлар, шаяралар, ниһаять, китәләр... Мусага уңайсыз, эче поша, нидән икәнлеген дә белми, әмма аларның китүе бик унайсыз тоела, тагын күрәсе килә, тагын уйныйсы, тагын шаярасы килә. Сирәк киләләр - ерак торалар. Бик уңайсыз... Бер елдан соң тагын киләләр... Муса мулладан сабак укып кайта, урам капкасыннан, нәфис күбәләк кебек очынып, Гафифә каршы чыга... Мусаның тез буыннары бушый. Көчкә аяк өстендә тора... кулга-кул тотынышып өйгә керәләр.


Ниһаять, гыйшык... өйләнү... мәхәббәт... ух! Нихәтле зәвык, нихәтле сәгадәт иде!
Әүвәлге икесе инде үткән... соңгысын гына кайтарып булмасмы икән?
Муса кем соң?
Хәзер ул Идел буендагы «С» шәһәрендә бер тегермәндә эшче иде.

Ул кәефле чакларында иптәшләренә үзенең электә бер бай баласы булып та, соңыннан фәкыйрьләнгәнлекләрен, бай вакытларында шәп атларда йөреп, яхшы өйләрдә торганнарын сөйлидер иде. Ләкин аның бу сүзләренә иптәшләре яртылаш кына да чын дип карамыйлар иде. Шулай да, аның сөйләгәннәре дөрес булырга да мөмкин, дип күңелләренә килә иде.


Ул хәзер, исереклегеннән шактый айнып, Гафифә кайтып кермәгәнгә борчыла башлады. Гүя кемдер аның колагына: «Ул мəңге киләчәк түгел... аның башын береп ваттың! Ул кан эчендә...» — ди иде.


Түшәм буенча, тимер шар тәгәрәп йөргән шикелле, тонык кына гөрелте ишетелә башлады – күк күкри иде. Муса төймәгә карап хәрәкәтсез утыра... Колагын салып азрак тыңлады да, тәрәзәгә карады. Тәрәзә пыялалары буланган, тыш якта караңгы иде... Ул күзен алмыйча биш минут кадәр тәрәзәгә карап торды; тәрәзә аркылы ара-тирә яшен шәүләләре чагылып-чагылып китә иде.


Ул сискәнеп уянган кебек урыныннан торды, өстенә кием салып чыгып китте; Гафифәне эзләп китерәчәк иде...


Чыгып кына барганда ни күзе күрсен - тау асты битеннән ике кеше бер адәмне ике яктан култыклап китерәләр.


Алар шәһәрнең читендә иң сәләмә, иң ярлы мәхәлләдә тора иделәр.


Алар тора торган бүлмәнең ике генә тәрәзәсе булып, бере ишегалдында, икенчесе «Б» урамына карый иде. Ул урамның бер башы Иделгә таба төшә, икенчесе югары, каберлекләргә чыга иде. Кичләрдә бу урамнар, җәһәннәм почмаклары кебек, караңгы була; берничә җирдә фонарьлар, яндырылса да, лампаларның кечкенәлеге, пыялаларының корымлы һәм пычраклыгы, ул корымлы пыялаларның да күбесенең ватыклыгы аларның яктырту хасыятьләрен югалта язган; ул җимерек һәм пычрак пыялалар эчендә тетрәп-тетрәп янып торган кызгылт шәүләләрдән яктылык түгел, гүя караңгылык, кайгы, хәсрәт ага иде.


Муса, теше кешеләрнең килеп җитүләрен көтеп, өй ышыгына туктады.


Тәрәзәдән зәгыйфь кенә якты сузылып киткән иде.


Муса тәрәзә янынарак якынлашты... Ул өч карачкыл да яктыга килеп чыктылар...
Муса аптырап калды.


- Гафифә... — диде.


Гафифәнен сул иңбашыннан салынып төшкән чәч толымы әллә нинди пычрак һәм юеш күренде; үзе башын түбән салган иде. Муса аның канга буялганлыгын сизде...


Гафифәне кертеп яткырдылар.





Китерүчеләр бер городовой белән каравылчы иде.


Городовой, өстәл янына утырып, тәмәке яндырды, рәтсез һәм иренеп кенә сөйләнә башлады.


— Ярый әле, дядя Игнат туры килгән... булмаса суга ташлана икән... Якты дөньядан бизгән, юләр, суга ташлана... Менә никадәр ахмаклык... Кайда соң ул болай сугылган? Башыннан кан киткән бит, мескен, тәмам хәлдән тайган... Син, юләр, нишләп хатыныңны карамыйсың? Әллә сугыштыгыз шулай? Дядя Игнат таныды, юкса частька илтә идек. Нәрсә соң болай?.. Һәлак булган бит, мескен...


Муса, элек аптырап, болай әллә ни мыгырдады, аннан соң бер городовойга, бер Гафифәгә карап:


- Мин белмим... хәзер эзләргә чыккан идем... - диде.


Городовой артык ваклап сорашмады. Ул авызын ачып-ачып исни генә иде.


Городовойның китмәвенә Муса борчыла башлады.


Ни өчен городовой утыра, ни өчен китми? Каравылчы китте, бу һаман утыра... Юкса ул Мусаны җинаятьче дип белеп тә, юри шаярып кына белмәгән төсле кыланамы әллә? Муса мөмкин кадәр аның белән күз-күзгә караудан кача иде; гүя Муса аның күзенә караса, ул кинәт көлеп җибәрә һәм Мусаның күзенә карап: «Ничек хатыныңны изә алдың? Егет! Афәрин!.. » — дип мыскыллаячак иде...


Ни өчен ул еш-еш сәгатькә һәм тәрәзәгә карый, кемне көтә икән? Яхшыга түгел бу... Тышта кемнәр булса да булырга кирәк.


Шул арада тышта шаулап яңгыр ява башлады.


Караңгылыктан, әллә кайлардан килеп, эре яңгыр тамчылары бер-бер артлы дөбердәп тәрәзәгә бәрелә һәм, гүя, килеп Мусаның йөрәгенә кадала иделәр.


— Ярый, хәерле кичләр! — диде городовой.


Муса эндәшмәде.


Городовой чыгып китте, Муса елый иде...


Гафифә арка өстенә яткан, әрнүе сәбәпле булса кирәк, ул тешләрен кысып, чыраен сытып ята иде. Баш астындагы ак мендәр өстеннән агып киткән ике юл кан сызыклары лампа яктысында ялтырап күренә иделәр, берсе идәнгә тама, икенчесе урынга, Гафифәнең астына таба китә иде. Ул көчләнеп:


— Муса, якын кил... – диде.


Муса тезләнде һәм аның кулын битенә куйды. Аның сөйкемле куллары салкын иде.


- Гафифә, жаным! Мин бит сине җәберләдем, хаксыз рәнҗеттем, мин залим булдым... бер юлга кич, жаным... Гомердә дә болай итмәм, - диде.


Ул инде үксеп-үксеп елый иде. Битe буйлап аккан кайнар күз яшьләре Гафифәнең кулына тама иделәр.


Гафифә, бераз вакыт хәрәкәтсез яткач, башын азрак Мусага авыштырды.


- Муса, мин үләм...- диде.


Муса аның маңгаеннан үпте...


Гафифә көчлек белән сүзендә дәвам итеп:


- Сугылып егылгач та... сиңа үпкәләп киткән идем... суга төшмәкче идем... Инде мин үләм... мин сине сөядер идем... Ник артымнан бармадың, белмәгәнсеңдер шул... Ах, үләм инде, тынычланырсың... кулымны...- диде, икенче кулын да Мусага сузды.


Муса үбеп-үбеп җан сулышы белән аның кулларын җылытмакчы була иде. Әмма куллар инде жылынмый иделәр...


Төннең байтак вакыты шулай үтте. Муса, Гафифәнең башындагы җәрәхәткә чүпрәкләр куеп, канын туктатты. Ләкин Гафифә инде сөйләшә алмый иде...
















Тышта һаман шаулап яңгыр ява, әллә кайлардан тирәнтен гөрләп килеп күк күкри, караңгы тәрәзәләрдә ялт-йолт итеп аклы-күкле утлар чагылып тора иде. Гафифә түшәмнең әллә кай җиренә карап елмайган төсле ирен очларын азрак киерде һәм ике мәртәбә җан сулышын эчкә чикте, һәм дә күз кабаклары төшә башлады... керфекләре керфеккә тимичә күзләре ачык калды. Гүя ки ул тирән бер фикергә чумды.


Октябрь ае. Кичә салкын һәм җил иде.


«С» шәһәренең каберлекләре ай яктысында ялангач һәм хыял диңгезенә чумган төсле күренә иде. Каберлекнең урта бер җирендә биш-алты төп картайган имəн агачларын көзге кичәнең үткен, салкын җиле иңә, сыга, ыңгыраштыра, артык нык иңгән саен, саргайган, кипкән яфракларыннан берничәшәрне ботаклардан өзеп-өзеп калтырата-калтырата әллә кайларга туздыра иде. Бу вакытта имәннәр генә түгел, гүя башказыклар да чайкала, ыңгыраша иделәр...


Шул каберлекнең түбән бер почмагында өсте үләнсез, яңарак бер кабер бар иде... Башказыгы, кортлар тишкәләгән, кайрысы каерылган черек бер усак агачыннан гыйбарәт булып, корт ашаган тишекләре белән, каерылган кайрыларында җил сызгырып, әллә нинди тавышлар чыгара иде...


Бу - Гафифәнең кабере иде...


Шушы кичтә каберлекләрдән ике чакрымнар читтә, урман янында, тирәсе биек койма белән коршалган зур бер бинаның бүлмәсендә, стенага бәргәләнеп башы, күзе канга буялган бер егет: «Җибәрегез мине! Ул суга төшә, мин аны коткарам... җибәрегез...» - дип кычкыра иде.


Юләрләр шифаханәсендәге бу егет Муса иде...


Шәриф Камал


Фото: pixabay







































Теги: Шәриф Камал Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру