Журнал «Безнең мирас»

Үтерүче (Хикәя)

Бик күп заманнан бирле инде, хәтта ак сакаллы картлар да «Т» авылында урлау булганын ишеткәннәре юк иде. Күрше авылларда аз булса да бу гөнаһ була, ә «Т» авылы халкы бөтенләй урлауның нәрсә икәнен белми, хәтта келәтләрне бикләргә хаҗәт төшмәгәнгә, йозакларның да кайда сатылганын белми иде.


Менә бервакыт шул «Т» авылында моңа кадәр ишетелмәгән бер хәбәр тарала: бер йортта төнлә бер тавык, икенче йортта ике тавык, тагы кемнеңдер өч тавыгы югалган.


Хатыннар тәмам шашалар, ирләренә баш оралар. Ирләренең анда эшләре дә юк: «Тавык зур нәрсәмени? Бәлки, үзләре качып киткәннәрдер», – диләр. Югалу моның белән генә туктамый. Көннән-көн абыстайларның, яшь килен, карткорыларның тавыклары кими бара.


Хатыннар түзмиләр, беркөнне авылларына старшина килгәч, старшинага баш оралар.


– Кемнән шикләнәсез? Әйтеңез! Үземнең туганым булса да, кызганачак түгелмен. Тик тугрысын гына әйтеңез, – ди старшина.


Халык колагын торгыза. Угрыны табарга тырышалар. Ләкин бер файда да чыгара алмыйлар. Тавыклар һаман югала. Эзен һич табарга мөмкин түгел. Күрәсең, бик оста кеше урлый торгандыр. Бер-ике елдан соң тавыклар гына түгел, абзардан сарыклар да югала башлый. Бераздан соң хәбәрләр тагы күбәя: фәлән йорттан ат урланган, фәләннең бер үгезе, икенче кешенең бер сыеры юк. Әллә ничек югалалар? Бары йорттан гына чыгып өлгерсен, аннан соң мәңге дә таба алмассың.


Югалган мал хуҗалары төрле җиргә барып карыйлар, сораштыралар. Юк та юк. Әллә кая, гүя, суга батканнар.


Авылда тагын бер кешедән дә шикләнерлек түгел. Һәммәсе дә тугры, эшчән халык.


Күрәзәләргә дә барып карыйлар. Алар да: «Читтән килеп урлыйлар, җирән кеше икән. Башта ул кеше һәммәңезне дә йоклата да, аннан соң теләгәнчә эш эшли», – диләр.


Билгеле инде, мондый кешене бернәрсә дә эшләтеп булмый. Бары бер нәрсә генә кала – кайгыру да, тик тору.


Һәм халык эндәшми. Ләкин анда карак үз эшен һаман эшли. Ә Сабир агай бөтенләй бөлде: актык үгезләрен алып киттеләр. Анда Сәйфи агай бердәнбер алашасыннан мәхрүм булып кала. Бервакыт, Вәли агайның бөтен кошларын кетәктән алып киткәннәр, дигән хәбәр тарала. Явызлар астан казып кергәннәр дә, кошларның һәммәсен дә алып киткәннәр. Ичмасам, нәсел өчен дә калдырмаганнар.


Авыл халкы мир җыенына җыела. Ләкин ни эшләсеннәр? Һәркем көн саен үзенә көтелмәгән кунакның килүен көтеп кенә тора. Аңар каршы бер чара да эшләрлек түгел. Бу тугрыда старосталар түгел, атна саен килеп китә торган старшина да тәмам аптырый: «Миңа каракны гына тотып биреңез! Мин аны... Мин аны... Ул минем аркада төрмәдә черер», – ди.


Халык: «Шулаен шулай... Аның кем икәнен белсәк, без тотар идек тә... Ләкин аны кайдан табасың соң?», – ди.


Менә бервакыт халык арасыннан Каюм исемле бер егет чыга да:


– Әгәр рөхсәт итсәләр, бөтен йортларны тентеп чыгар идек. Монда чит кеше эше түгел икәнлеге үзеннән-үзе күренеп тора. Безнең үземездән кем булса да бу эшне эшлидер, – ди.


Халык:


– Чыннан да, ул бит бик дөрестен әйтә. Старшина хәзрәтләре! Рөхсәт итеңез йортларны тентергә! Бу эшне үз өстеңезгә алсаңыз, бигрәк яхшы.


Старшина:


– Бу эшне эшләр өчен Каюмның үзеннән артык кеше табылмас. Ул уйлап чыгарды һәм үзе эшләсен дә. Үзенә иптәшкә берничә кешене алсын да, тентесен!


Каюм:


– Бәлки, миңа ышанмаслар...


Халык (беравыздан):


– Ничек алай сиңа ышанмаска? Сиңа ышанмасак, кемгә генә ышанырга кала? Чынлап та, Каюмга ышанмаслыкмы соң? Каюм соң нинди егет!


Дөрест, ул ятим, аның атасы юк. Ләкин ул малай гына иде әле, шулай да аңардан башлы кеше чыгачагы күренеп тора иде. Ул, киенеп, авыл буенча йөри башласа, һәммә кешенең исен җибәрә иде.


Ул һәрвакыт акчалы, һәрвакыт шәһәрдән төрле бүләкләр, кесә тулы акча алып кайта, тәмам бояр төсле киенә иде. Үзенең карт анасына да һәрвакыт күчтәнәч, бүләкләр алып кайта, һәрвакыт анасын хөрмәтли иде. Үткерлек, тапкырлык, сүзгә осталык дисәң, аңардан да артыкны табу мөмкин түгел иде. Кичке җыелышларда, йөрешләрдә дисеңме, ул беренче урында тора, үзе бернәрсәдән дә курыкмый, җиде төн уртасында зиратка бара иде. Аның иң курыккан нәрсәсе – бары этләр генә иде. Әмма соң ул этләрне яратмый да иде. Авылда бер усал эт күрде исә, күпме акча сорасалар да, аны асмыйча куймый иде. «Нигә алай итәсең?» – дияләр. «Юк, мин этләрне яратмыйм, минем аларны күрәсем дә килми. Күрәсең, минем гадәт шундыйдыр...» – ди торган иде.


Гакыл җәһәтеннән Каюмнан да артык кеше юк, авылдагы иң картлар, нинди башлы кешеләр дә, аның белән җиңешә алмыйлар иде. Кайвакыт ул мир җыенына да килә, инде мир җыенына кергәч тә, халык кычкырышкан вакытта бер сүз яисә бер киңәш бирсә, һәммә
халыкның исе китә, аның сүзе кабул ителә, халык та аптырашып ни әйтергә белмичә: «Менә безгә кем старшина булырга тиеш!» – диләр иде.


Шулай булгач, Каюмга ничек ышанмаска? Ничек аңарга тентү эшен тапшырмаска? Ул тугрыда уйлап та торасы юк. Шуның өчен халык беравыздан Каюмнан бу эшне үз өстенә алуын, үзенә иптәшкә берничә ышанычлы егет сайлавын һәм бөтен йортны тентеп чыгуын үтенделәр. Каюм риза булды. Үзенә ярдәмчеләр алып:


– Әйдәңез, минем йорттан башлыйк! – диеп эшкә башлады.


Егетләр:


– Ничек алай синең йорттан? Синнән болай да бер кеше дә шикләнми!


Каюм:


– Юк, иптәшләр, монда мин генә калырга тиеш түгел, тентергә булгач, тентергә... Бер йорт та калмасын. Мине генә калдырырга, мин бит бер падишаһ түгел. Караңыз, тентеңез! Бәлки, берәр нәрсә табарсыз, – диде. Үзе башындагы карпу бүреген кырын салып, бөеренә таянып, бик эре генә теш арасыннан төкерде.


Егетләр Каюм артыннан аның йортын тентергә киттеләр. Аның йортын тентеп тә, бернәрсә дә тапмагач, икенче йортларга керделәр. Каюм бер җирне дә калдырмый: өй, сарай, лапас, келәт дисеңме, кар базы дисеңме, барысын да карый, бары җиде кат җир астына гына керә алмый, керә алса, аны да тентер иде.


Каюмның үз йортында бернәрсә дә табылмаса да, башка йортларда алай булмады. Бер йортның чардагында бер билбау табылды. Каюм билбауны шунда торучы бер агайга күрсәткән иде, агай: «Менә сиңа кирәк булса, бу бит минем билбау, минем генә түгел әле, атамнан калган билбау», – диеп, шатланып, Каюмнан тагы ныграк тентүен үтенде. Тентү алга барган саен урланган нәрсәләр күп табыла башлады һәм һәрвакыт ул нәрсәләрне Каюм үзе таба иде. Ул урланган нәрсәләр табылган һәр йортта шул йортның хуҗасын, хатыны, бала-чагасын каравылга алырга куша бара иде.


Тентү тәмам булгач, каравылга алынган кешеләрдән сорау башланды. Ләкин тотылганнарның һәркаюсы: «Белмимез дә, ишеткәнемез дә юк. Ул вакыт минем өйдә юклыкны һәммәңез дә белә иде бит. Әлхәмделилла, туганнан бирле андый начар эш белән маташканым юк», – диделәр.


Каюм аларның сүзенә каршы:


– Чардакта билбау яисә берәр нәрсәнең табылуы гаҗәп эшмени? Бәлки, шул ук карак үзе, үзен җуар өчен урлагандыр да, кеше йортына яисә өй түбәсенә ташлап киткәндер? Караңыз картлар, кешене нахак гаепли күрмәңез!


Старшина:


– Дөрест, дөрест! Җибәреңез бу кешеләрне! Алар гөнаһсызлар! Икенче кешенең ташлавы да бик мөмкин шул. Ну Каюм! Мин никадәр уйлап карадым, аксакаллар белән дә киңәштем, минем башыма шундый уй килмәде! Һәм дөрест тә, бу Каюм сезгә старшина булачак...


Каюм яңадан бер-ике көн «Т» авылында йөреп, үзен халыкка күрсәтеп, халыкның исен китәргәч, эшкә диеп авылдан яңадан чыгып китте.


Халык: карты, яше, баласы-чагасы – һәммәсе берьюлы аның киткәненә бик үкенеп калдылар.


З.Ишаев


Фото: pixabay


Дәвамы бар




З.Ишаев. Үтерүче. Хикәя (русчадан үзгәртелде). Нашире: Г.Гобәйдулла. – Казань: Электро-Тип. «МААРИФЪ», 1914. – 36 б.

Теги: Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру