Үтә гомер, синнән читтә үтә…

Үтә гомер, синнән читтә үтә,
Сагынмыйлар үтә дисеңме?
Сагынмасам кабатламас идем
Җырларымда синең исемеңне.

Үтә гомер, синнән читтә үтә,
Үзем теләп ташлап китмәдем.
Беләсең бит адәм балаларын
Бу дөньяда язмыш йөрткәнен.

Үтә гомер, синнән читтә үтә,
Өзгәләнеп яши җаннарым.
Көзләремдә кабул итәр булсаң,
Кайтыр идем сиңа, Сарманым!

Жырларымда кабатламас идем,
Сагынмасам синең исемне.
Үтә гомер, синнән читтә үтә…
Сагынмыйлар үтә дисеңме!

 

Клара Булатова

Фото: pixabay

Комментарий язарга