УРЫНБАСАР яки ӘЛӘК

Ун еллап элек булды бу хәл. Ул чакта драматург Рәдиф Сәгъди Язучылар берлегендә матур әдәбиятны пропагандалау бүлегенә җитәкчелек итә иде. Казан читендәге бер районның кайсыдыр түрәләренә алдан ук хәбәр салып, үзара килешеп, сөйләшеп-планлаштырып, Мөштәри урамына ук җиңел машина китертеп, өч көнлек булырга тиешле сәфәргә Нәбирә Гыйматдинова белән мине алып чыгып китте ул. Башта юл уңаенда булган бер мәктәптә чыгыш ясарга тиеш булдык. Нәбирәнең юлга чыгарга бер көн алдан ук аягы тартмаган иде (ирем җибәрми, янәмәсе, өч көн күп инде ул, фәлән-фәсмәтән). Машинада барганда “Нәрсәдер була бүген, җегетләр, күңелем тыныч түгел” дип әйтеп куйды ул. “Сихерчебезнең” сүзләренә әлләни әһәмият итмичә, мәктәпкә якынлаштык. Безне районның мәгариф бүлеге мөдире белән мәктәп директоры каршы алды. Алдан әйтеп куйыйм, алар икесе дә – ир-ат затыннан иде. Очрашуга чаклы вакыт бар икән әле дип, чәйләп алдык. Шуннан соң очрашу узарга тиешле залга үттек. Рәдиф очрашуны башлап җибәрде, милләтебезнең данлы-шанлы чоры хакында сөйләде, татар авылларында эчкечелекнең тамыр җәюе аркасында яшүсмерләрнең психикасына зыян килүе, кайбер татар балаларының да шешәгә үрелүе, бу яман чирнең урыслардан “йогуы” турында үзенчә нотык тотып алды, каршыбызда утырган укучыларга, бу начар гадәтне юлдаш итмәгез, гомерләрегезне саклагыз, дигән сыманрак теләк теләде дә сүзне Нәбирә Гыйматдиновага бирде. Нәбирә балаларга адресланган хикәяләрен укыды. Үзе эшләгән “Идел” журналы хакында да әйтеп үтте. Мин исә, шулай ук, әүвәл үзем хезмәт куйган “Салават күпере” журналы турында сөйләдем, аннары берничә шаян шигыремне һәм гадәттә укучылар яратып тыңлый торган “Бонжур, малай!” дигән юморескамны укыдым. Безнең уйлавыбызча, очрашу матур гына узды кебек. Балалар гөрләтеп кул чапты. Хуҗалар кабат чәй өстәле янына чакырды. Тамагыбыз тук булса да, ризыктан баш тартмадык. Кабымлыклардан авыз итеп утырган бер мәлдә, мәктәп директоры әллә каян гына “шайтан суы” чыгарды. Рәдифнең дә, минем дә, бу нәмәрсәдән ял итеп торган чагыбыз иде. Без “эчмидериек шул” дияргә өлгермәдек, Нәбирә Гыйматдинова капылт әйтеп куймасынмы:

– Сезгә мәгариф министрлыгыннан “Мәктәп биләмәсендә спиртлы эчемлек кулланырга ярамый” дигән фәрман килеп ирешмәде мәллә?

Директор тораташ булып, катып калды. Аның әле генә балкып торган чырае кап-кара күмер төсенә керде. Мәгариф бүлеге мөдиренеке исә, киресенчә, агарып чыкты. Бик кыен хәл туды. Озакка сузылган тынлык булып алды. Директор шешәне каян алган булса, шунда яшерде. Рәдиф, тырыша торгач, сүзне икенчегә борып җибәрде. Үзара көлешеп алгалагандай итеп чәйләгәч, рәхмәтләр әйтеп, икенче очрашуга соңламыйк тагы дип, машина тарафына кузгалдык. Ул арада, үз урынына бер яшь кызыйны калдырып, мәгариф бүлеге мөдиребез каядыр китеп өлгергән иде.

Тагын ике мәктәптә очрашу уздырганнан соң, район кунакханәсе янына килеп туктадык. Безне озатып йөрүче кызыебыз каядыр кереп китте дә бик озак югалып торды. Бераздан пәйда булды бу. “Иртәгә машина безне монда килеп аладыр бит инде?” дип сорап куясы итте Рәдиф Сәгьди. Кызыебыз, нәрсәдәндер читенсенгән кебек:

– Без сезне бүген Казанга илтеп куеп, иртәгә иртә белән килеп алырбыз, дигән идек, – диде.

– Юк инде, үскәнем, без кире кайтсак, иртәгә Казаннан чыкмыйбыз, – диде Нәбирә, кискен итеп.

– Мәгариф мөдире кая китте соң, шоферны интектереп йөрткәнче, нишләп кунакханәдә генә кунмыйбыз. Иртәгә бит иртәннән очрашу башлана, тагы өч мәктәптә буласыбыз бар, – диде җитәкчебез Рәдиф.

Кызый:

– Берни дә белмим шул, миңа бүтән күрсәтмә бирмәделәр, – диде.

Безгә кире кайтып китүдән башка чара калмады…

…Икенче көнне Рәдиф Сәгъди хәлгә ачыклык кертте. Әле генә аны берлек рәисе Фоат абый Галимуллин “пешекләп” чыгарган икән. Баксаң, кичә без башка мәктәпләрдә очрашу уздырып йөргән арада, район хакимияте башлыгы урынбасары Казанга, Фоат абый янына чыгып чапкан икән. Аңа баштагы мәктәптә булган “шешәле мәрәкә” турында мәгариф бүлеге мөдире “вакытында” җиткергән күрәсең, урынбасар, бу язучылар безнең яманатны сатар дип уйлап (ә безнең андый ният уебызда да юк иде), ятып калганчы, атып калыйк , диптер инде, рәисебезгә безнең хакта шактый “матур” нәрсәләр сөйләп киткән: имеш, Рәдиф Сәгъди, ике дус-тугандаш милләт арасына чөй тыгып, балалар алдында тузга язмаган сүзләр сөйләгән, Нәбирә Гыйматдинованың чыгышы артык озын булган, Ләбиб Лерон исә нотыгын бик кыска тоткан. Мин ул урынбасарны күреп белә идем. Күрешкәләгән чаклар да булды. Якташлары, аны мактап, инде районда җиде-сигез хуҗа алышынды, ә ул һаман урынбасар булып кала бирә, диләр иде. Урынбасарның әләгеннән Рәдиф белән икебезнең кәеф китте. Яки сиңа, яки миңа аракы эчәсе калган икән шул вакытта, дидем мин Сәгъдигә. Нәбирә, бу хәлдән гаҗиз булып, безнең бернинди яман уебыз юк иде, хәзер инде мин моны болай гына калдырмыйм, диде. Нәбирә кызулык белән әйткәндер дә оныткандырмы, әллә чынлап та берәр нәрсә эшләгәндерме – мин берни дә белмим. Әмма шунысы тәгаен хак: күпмедер вакыттан соң, эшем төшеп, әлеге район үзәгенә барган идем, ишетеп кайттым – әлеге “алыштыргысыз” урынбасар да, мәгариф бүлеге мөдире дә, вазифаларыннан азат ителеп, башка эшкә күчкән иде.

Комментарий язарга