Урынбасар-3 яки нәтиҗәсез йомгак

Әйе, бихисап танышларым, остазларым, каләмдәшләрем, белүемчә, кайчандыр урынбасар булган. Кайберләрен искә төшереп үтәм. Илдар абый Юзеев (озак еллар Татарстан Язучылар берлегендә яшь авторлар белән эшләү буенча идарә рәисе урынбасары), “Сусыз дәрья”, “Аккошлар кайтыр әле”, “Күрше малае” дигән проза әсәрләре авторы Габдулла Шәрәфи (“Азат хатын” (“Сөембикә”) журналы редакциясендә), әдәби тәнкыйтьче, тәрҗемәче Фәрваз Миңнуллин (Татарстан китап нәшриятында), кайчандыр Фәнис Яруллин, Марсель Галиев кебек халык әдипләренә файдалы киңәшләрен биргән, мәшһүр Уолт Уитмен әсәрләрен татарчага тәрҗемә иткән шагыйрь-мөхәррир Марс Шабаев, бүгенге байтак каләм әһелләренең остазы һәм дусты булган журналист Шәех Зәбиров, Балтачта яшәп иҗат итүче әдип, атаклы “Керим әле урманнарга”ны язган шагыйрь, робагыйчы Гарифҗан Мөхәммәтшин (озак еллар хакимияттә урынбасар булып эшләгән шәхес), Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин (1973 елдан 1977 елның гыйнварена кадәр ул Татарстан Язучылар берлегенең җаваплы сәркатибе – рәис урынбасары булып эшли), 1960 елдан – СССР Журналистлар һәм 2000 елдан Татарстан Язучылар берлекләре әгъзасы, гомере буе Актанышта яшәп иҗат итүче прозаик Әмирҗан Моталлапов, тарихи романнар авторы Марат Әмирханов, эзтабар-язучы Шаһинур Мостафин, урынбасардан рәис вазифасына күтәрелеп алган язучы Ринат Мөхәммәдиев белән шагыйрь Мөхәммәт Мирза (Илфак Ибраһимов), 1988-1989 елларда телевидениедә эшләгән чагымда (һәм хәзер дә) мин бахырыгызга һәрвакыт һәерхаклы булган телерадиожурналист Тәүфикъ абый Сәгыйтов… “Мәдәни җомга” һәм “Шәһри Казан” газеталарының баш мөхәррирләре Зиннур Мансуров белән Мансур Мортазинның да заманында урынбасар булган чакларын хәтерлим әле. Бүгенге көндә исә “Мәдәни җомга” газетасы редакциясендә – Газинур Морат белән Әгъзам ага Фәйзрахмановның, “Татарстан яшьләре”ндә – Атлас Гафиятовның, Татарстан Язучылар берлегендә – Вакыйф Нуриев белән Данил Салиховның, китап нәшриятында Ленар Шәехнең урынбасар вазифасын җигелеп тарткан чаклары…

Инде, үз күзәтүләремнән чыгып, хәзер берникадәр нәтиҗә ясамак булам. Урынбасар – ни җитди генә вазифа түгел. Кайда, нинди оешмада эшләүгә карамастан, урынбасар бер төп сыйфатка ия булырга тиеш. Ул сыйфат – кешелеклелек. Аннары – җаваплылык. Үзеңнең кул астындагыларга, шефыңа, теләсә нинди йомыш-үтенеч белән мөрәҗәгать иткән бөтенләй чит-ят кешеләргә карата булган җаваплылык. Урынбасар ул – чын мәгънәсендә җаваплы һөнәр. Бу вазифаны менә дигән итеп башкаручыларны да, урындыгына чытырдатып ябышкан, шул урын өчен ата-анасын да сатарга әзер булганнарны да беләм мин. Урынбасар һөнәре – дәрәҗәле, җаваплылык сорый торган вазифа булу белән бергә, шул урынны биләгән кеше өчен – бик четерекле һөнәр дә. Кем әйтмешли, бар тумыштан ук урынбасар булып туган кешеләр. Алар – беркайчан да шеф кәнәфиенә кызыкмый, эшләрен җиренә җиткереп башкара, үз һөнәри эшчәнлекләренә нисбәтле һәрбер яңалыктан хәбәрдар, кул астындагы хезмәткәрләр белән мөгамәләре бик яхшы, хуҗа белән дә мөнәсәбәтләре – эшлекле, дустанә. Әлбәттә, ошбу һөнәр ияләре арасында түрә кәнәфиенә өметләнеп яшәүчеләр дә юк түгел. Алар, гадәттә, үтә ялагай була, хуҗасының кырын эшләрен тиешле урынга (бер үк вакытта кул астындагыларга да) һәрдаим җиткереп барырга тырыша, шул куштанлыклары аркасында алар кайчак үз теләкләренә ирешә дә. Түрә булып ирешкән андыйлардан Ходай үзе сакласын берүк! Сүз дә юк, урынбасардан үзләре түрә булып киткән, яңа эшләрендә җиң сызганып хезмәт итүче, булсынга дип, ал-ял белмичә эшләүче фидакарь җитәкчеләр, шөкер, тормышыбызда әлләни күп булмаса да, бар.

Урынбасардан кинәт түрә булган ике танышым хакында бер-ике кәлимә сүз. Икесе дә берүк оешмада (төрле вакытта, билгеле) шактый еллар эшләде. Берсе үзе, алдап-йолдап, хуҗа кәнәфиенә утырды, икенчесен югарыдан “этеп-төртеп” утырттылар. Икенчесе (кушканны төгәл үтәүче менә дигән мәңгелек урынбасар иде ул) түрә булырга бер дә атлыгып тормаган иде югыйсә, бөтен вөҗүде белән карышып маташты, әмма, ахыр чиктә, барыбер түрәлеккә “сайланып” куелды. Нәтиҗәдә… Нәтиҗәдә, төрле кешегә төрле мөнәсәбәттә – берәүләргә ялагайланып, куштанланып, икенчебер кавемгә акырып-бакырып, күзгә чалынган-күренгән һәр нәрсәне төрле юллар белән үзләштереп, икесе дә әлеге оешмадан, куылу дәрәҗәсенә җитеп, эшләреннән азат ителде. Инде аласын алып, таласын талап бетергән булсалар да дигәндәй,эштән җибәрелгән чакта аларның үз кәнәфиләреннән бер дә китәсе килмәде. Урында калу өчен төрле ысуллар кулланып карады алар, тик… кылган гамәлләре барып кына чыкмады. Шунысы кызык, бүгенге көндә аларның кечкенә генә берләшмә кебек урында әле дә түрә булып ятмышлары. Дөрес, кәнәфиләре икесенеке ике җирдә…

Яудан кайтмаган ике бабамның берсе Хөҗҗәт әйтергә яратканны аның улы – минем әтием бик еш кабатлаган сүзләр исемә төште:

– Астан да җил исә, өстән дә…Тормыш бу, җәмәгать!

Комментарий язарга