Журнал «Безнең мирас»

Урланган такта кыйссасы. Мөбарәк Мусин

Кем ул Гомәр Гали?
1
Гомәр Гали – 1920 -1930 еллар татар совет әдәбияты үсешенә күп көч куйган күренекле әдипләрнең берсе. 1937 елда гаепсезгә репрессияләнә, 1955 елда гына аклана. Ул – күренекле татар совет язучысы, әдәбият белгече, публицист һәм тәнкыйтьче, җәмәгать эшлеклесе.
Татар әдәбияты тарихына Гомәр Гали үзенең «Безнең юл», «Атака», «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналларында һәм Татарстан китап нәшриятында баш мөхәррир булып эшләве белән, 15 китап һәм көндәлек матбугатта басылган йөзләрчә мәкалә авторы һәм үз заманының көчле әдәби тәнкыйтьчесе буларак кереп калган. Зур җаваплы җәмәгать эшләре алып барган. Аның 1925-1932 елларда яңа оештырылган татар пролетар язучылар ассоциациясенең рәисе булуын һәм бүгенге Язучылар берлеген оештыручыларның берсе булуын әйтү дә җитәдер. Сүзем бит Гомәр Галинең исемен мәңгеләштерү чараларының берсе – аңа мемориаль такта кую турында иде.
Мемориаль такта кую
2
Буа якташлык җәмгыяте һәм язу­чының Казанда зур урыннарда эшләүче унлап якташы Татарстан мәдәният министрына, шәһәр хакимиятенә һәм республика Язучылар берлегенә 2005 елның июлендә хат юллаганнар иде. Хатта аның 1931-1937 елларда (репрессиягә кадәр) яшәгән Кави Нәҗми (Г.Гали аның белән 15 еллап бергә эшләгән) урамындагы 24/20 йорт бинасына мемориаль такта кую һәм Казан урамнарының берсенә аның исемен бирү турында да соралды. Мин аның нинди кыенлыклар белән куелуын язып тормыйм, чөнки ул Татарстан Министрлар Кабинетының аерым эшләнгән кагыйдәләре буенча һәм бик күп оешмалар килешүе белән эшләнә. Ә инде истәлек тактасын ясатып урынына куйганчы да ярты елга якын вакыт үтте, тулаем алганда – бер ел дигән сүз.
Истәлек тактасын (авторы – сынчы Мәхмүт Маталит улы Гасыймов) ачу тантанасы язучының туган көне – 16 июньдә (2006 ел) булды. Тантанада Язучылар берлеге, Мәдәният министрлыгы вәкилләре, язучының кызлары һәм туганнары, Г.Гали исемен йөртүче Иске Тинчәле авылы урта мәктәбе җитәкчеләре һәм Казан шәһәре җәмәгатьчелеге актив катнашты.
Сүзем бит аңа куелган истәлек тактасының кыйссасы турында иде, шуңа күрә тантанадагы чыгышларга тукталып тормыйм.
3
Гомәр Галине... урлаганнар
...Бер елдан артык вакыт үтеп китте. Очраклы рәвештә генә, Татарстан Милли архивында утырганда Буаның туган якны өйрәнү музее директоры Люция ханым Әхмәтҗанова белән очраштым. Безнең танышлык та шул ук Гомәр Гали аркасында, чөнки Буа музееның «Буаның данлыклы кешеләре» залында әдипкә багышланган аерым бүлек бар һәм репрессиялеләр залында да аның фотолары урнаштырылган. Ул исән вакытта яшәгән йорты һәм аның диварына эленгән мемориаль тактасы архивтан ерак булмаганга, Люция ханым аны күрсәтүне сорады. Бу 2007 елның ноябрь бәйрәме вакыты булгандыр. Сөйләшеп барабыз, килеп җиткәнне сизми дә калдым. Күтәрелеп карасам, истәлек тактасының юклыгын күргәч, аяктан егыла яздым. Ниндидер бәдбәхетләр, 90 кило бронзага кызыгып, сынчы тарафыннан ясалган, заводта коелган истәлек тактасын вәхшиләрчә каерганнар да, алып киткәннәр һәм металл ватыклары кабул итү пунктына тапшырганнар. Монысы инде соңрак мәгълүм булды. Бүгенге көнгә кадәр гаҗәпләнәм – ничек, күрә торып, язулы бронза тактаны (истәлек тактасын!) кабул итеп алырга кирәк?! Органнардан курыкмаса да, Ходайдан шикләнергә тиеш бит инде ул, миңа калса. Бу кадәресе әлегә билгеле түгел, кунакны үзен генә калдырып, мин милиция бүлегенә йөгердем. Биредә гариза бирергә тырышкач, мине:
– Нигә бу турыда мәдәният министр­лыгыннан яки Язучылар берлегеннән рәсми рәвештә хәбәр итмиләр? – дип «хупладылар». Үземнең Буа якташлык җәмгыятенең идарә, Татарстан, Россия журналистлар берлекләренең әгъзасы икәнемне сиздергәч кенә, гаризаны кабул иттеләр. Югыйсә, аяныч күренеш турында хокук сакчыларына хәбәр итәргә теләсә кемнең хакы юкмыни?
Меңнәрне һәм миллионнарны төрмә тузанына әйләндергән репрессия тегермәне дә әниемнең энесен – татар язучысы Гомәр Галине, шәхес буларак, юкка чыгара алмаган бит. Ул, коточкыч кыен шартларда изелгәннән соң да, милләтенә хезмәт итәрлек хәлдә калган. Соңгы чиктә аны физик яктан юк иткәннәр. Төсле металл караклары менә кемгә кул күтәргәннәр?!
Эшнең алга баруын сизмәгәч, язучының кече кызы Гүзәл ханымга Мәскәүгә шалтыраттым. Хәлне аңлаткач, кичекмәстән Президентыбыз Минтимер Шәймиев исеменә хат язуын үтендем. Президент Аппаратыннан Гүзәлнең хаты, анда күтәрелгән мәсьәләләрне хәл итәр өчен, Премьер-министрның урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиевага һәм эчке эшләр министры Әсгать Сәфәровка җибәрелгән. Дөрес, аңа кадәр дә, минем гаризам буенча, Вахитов районы эчке эшләр идарәсе җинаять эше ачкан иде инде.
Барыбер урланган мемориаль тактаны таба алмадылар. Аны, кискәләп, металлоломга тапшырулары, бер наркоман егетне тотып, шуның өчен 3 елга хөкем итүләре билгеле булды. Хөкем карары миндә саклана.
Кирәк бит, теге чакта ул тактаны минем күз алдымда, йөк машинасын дивар янына якын китереп, тактаны шушы машина кузовыннан дүрт таза егет, сыек металл кулланып, диварга беркеттеләр. Ике сәгатьләп вакыт үтте. Шул авырлыктагы металлны бер кечкенә генә буйлы наркоман егет дивардан каерып алып, илтеп тапшырсын инде?! Ә нигә аның иптәшләрен, кабул итүчесен кулга алмаска?! Бронзадагы барельефны да, истәлек язуын да күрә бит ул! Урамда аунап ята торган нәрсә мени?! Мондый язмалар: «Дөреслек җиңде!» – дип бетәргә тиеш тә бит, алай бетереп булмый. Вандаллык буенча бу бит беренче очрак кына түгел.
Шагыйрь Хәсән Туфанның истәлек тактасы да шундый мәрхәмәтсез язмышка юлыккан иде. Угры тотылса да, тимер белән суккалап янчелгән, сатарга әзерләнгән сынны яңадан элеккеге урынына куя алмадылар. «Элекон» заводы директоры, Социалистик Хезмәт Герое Лотфулла Гыйззәтдиновның да тактасы Гагарин урамының 89 нчы йортыннан ике мәртәбә урланды. Аптырагач, тимер-томыр җыючы «кәсеп»челәрне кызыктыра торган бронзаны мәрмәр тактага алмаштырдылар. Бары тик шуннан соң гына истәлек тактасы дивардан кузгатылмады...Әмма караклар иректә калдылар, бүтән «азык» эзләргә булдылар.
Икенче истәлек тактасы
4
Гомәр Гали истәлегенә әйләнеп кайтыйк әле. Буласы булган, дидек, иң әһәмиятлесе, Президент исеменә язылган хатны искә алып, шул ук урынга 2008 елның 3 июнендә Мәдәният министрлыгы тарафыннан яңа такта куелды. Бу икенче такта да Язучылар берлеге тарафыннан, әдипнең туганнары һәм шәһәр җәмәгатьчелеге белән берлектә, тантаналы рәвештә эленде. Бу турыда матбугат чаралары да читтә калмады. Татарчада бармы икән ул мәкаль, укыганым юк, ә руслар «Не было бы счастья, да помогло несчастье», – диләр. Бу истәлек тактасы бүтән материалдан ясалган, мәрмәр ташка бронза йомычкаларын кушып, белгечләр әйтүенчә һәм үткән тәҗрибә буенча да, җинаятьчеләрнең игътибарын җәлеп итәргә тиеш түгел. Материалы ерактан яктырак күренеп тора, барельефы гына бронза белән каплатылган. Бу хәл мине уйланырга мәҗбүр итте. Шуңа, ведомстводан тыш сак хезмәтенә барып, сәнгать әсәрләренең куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсе белән кызыксындым. Алар миңа «бу хәлдән чыгу юлын» тәкъдим иттеләр: янәшәдәге берәр оешмага сигнализация урнаштырып, әлеге хезмәтне күрсәтергә әзер икәнлекләрен әйттеләр. Моның өчен, ай саен «фәкать» унар мең түләргә туры киләчәк (бу әле 2007 елгы тариф белән!) – Әмма әлеге чыгымны Мәдәният министрлыгы да, Язучылар берлеге дә күтәрә алмый, минем ише пенсионер – бигрәк тә. Тик, шулай да, сынчыга һәм коючыларга зур акчалар түләп ясаттырылган, җитәкчеләр катнашындагы урам җыенында җәмәгатьчелек хозурына тантаналы рәвештә тапшырылган әдәбият-сәнгать һәйкәл-истәлекләре, миңа калса, күз карасы кебек сакланырга тиеш. Димәк, хөкүмәтнең бу уңайдан хәлне уңай якка үзгәртерлек карар кабул итүе зарур.
Өченче такта куелды
Бу хәлләр турында «Не везёт Гумеру Гали» дигән язмам рус телендә «Звезда Поволжья» газетасында басылып чыкты. Мәкаләмне укып, миңа телефоннан шалтыратучылар күп булды, әмма алар хөкүмәт структураларыннан да, хокук саклау органнарыннан да түгел иде.
Дөрестән дә «не везёт ведь», бер дә эшләр җайга гына бармый. 2010 елның декабрендә ул урамнан узып барышлый, бу тирәдә булганда карап китәргә тырышасың бит инде, күзем тактадагы яхшы ук күренерлек ярыкка төште. Тактаның сул ягының урта бер җиреннән ярык бер 20-25 см уртага кергән һәм язылган текст аркылы аска кадәр сузылган. Тактаның дүрттән бер өлеше җиргә кителеп төшәргә мөмкин. Күп уйлап тормыйча, сынчы Мәхмүт Гасыймовка шалтыраттым:
– Яңадан туган «балабызны» тагын югалтабыз, – дим. Бер дә юкка гына Мәхмүт Маталит улы Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы түгел икән, оператив рәвештә, шул ук көнне килеп, мемориаль тактаны фотога төшереп, заводка белгечләр янына ашыкты. Берничә көннән тактаны егетләр «дәваларга» алып та киткәннәр.
Яңа ел каникулларыннан соң барып карасам, өр-яңа мемориаль такта шул ук урында эленеп тора иде. Шулай итеп, 2012 елның 15 гыйнварында Гомәр Галигә өченче мемориаль такта куелды. Казанда булмаган хәл! Бәлки, бусының, Гомәр исеме урынына «Гомер» дип язылганга, гомере озын булыр?! Гәрчә беренче тактасында да хата бар иде, «күренекле» урынына «куренек­ле» – дип язылган иде.
Укучым, мине гафу ит, кыйсса моның белән генә бетми бит әле. 2013 елны Гомәр Галинең мемориаль тактасы беркетелгән йортка Вахитов районы Идарә компаниясе капиталь төзекләндерү үткәрергә тотынган. Нигә шулай үткән заманда әйтәм, чөнки кемгә дә хәбәр итмичә, тактаны, беркеткән урыныннан алып, шушы йортның беренче катында урнашкан йогышсызландыру (дезинфекция) станциясенең профилактика бүлегенә кертеп куялар. Әле ярый бу маҗаралар вакытында андагы бер нечкә күңелле кеше – Людмила Васильевна белән танышып өлгергән идек. Ул йортны төзекләндерү вакытында тактаның иминлеген тәэмин итте. Эшләр тәмамлангач, ул төзекләндерүчеләр бригадасына истәлек тактасын яңадан үз урынына беркетү турында әйтеп тә карый, әмма аны кем тыңласын? Гәрчә, үзләренең кагыйдәләре буенча, алар ул эшне эшләргә тиеш! Бу хәлләрне белгәч, мин инде Язучылар берлегенә хәбәр иттем. Ул вакыттагы рәис урынбасары Вакыйф Нуриев Идарә компаниясенә кичекмәстән хат яза, кагыйдә буларак, истәлек тактасын урнаштырырга вәгъдә бирәләр дә... оныталар, аннары хатны да югалталар. «Не везёт» сүзен тагын кабатларга туры килә инде. Һәр эшен җиренә җиткерергә күнеккән Вакыйф Вәкил улы «тәртипсезләр»гә икенче хатны әзерләп бирергә мәҗбүр була һәм Гомәр Галинең өченче истәлек тактасы (баштан ук санаганда) дүртенче мәртәбә диварга беркетелә. Ошбу такталар кыйссасы шуның белән тәмам.
Гомәр Гали исемендәге урам
Язмамның башында искә алган Буа якташлык җәмгыятенең һәм язучының Казанда яшәүче якташлары хатында башкалабызның бер урамына Гомәр Гали исеме бирү турында да соралган иде. Татарстан Министрлар Кабинетының 2007 елның 28 апрелендә 155 санлы һәм Казан Муниципаль берәмлеге Башкарма Комитетының 2007 елның 22 июнендә чыккан 1353 санлы карарлары нигезендә, Идел буе районының «Трубная» дигән урамына Гомәр Гали исеме бирелде. «Не везёт» дип алда әйтелгән сүзем бу чарага да кагыла. Әлеге урамда Гомәр Гали исеме белән элмә такталары пәйда булуга ук, мин аларны күрергә ашыктым. Озын ук урамның йорт диварларына 5-6лап кына элмә тактасы эленүгә карамастан, күңелгә горурлык хисе иңде... Әмма дә шатланырга ашыкканмын. «Гомәр» сүзен ике хәреф хатасы белән «Гумар» дип язганнар. Кызганыч ки, 5 ел көтелгән элмә тактасына да хаталы сүз керткәннәр. Билгеле, мин аның белән килешә алмадым. Казан Аксакаллар Шурасыннан шәһәр топонимика комиссиясендә катнашып йөргән чак иде, Идел буе башкарма комитеты хезмәткәрләреннән нинди оешма ясаганын белешеп, хаталарны төзәттердек.
Язучының үткән ел Мәскәүдән кайткан кызы Гүзәлгә күрсәтергә дә күңелле булды. Чөнки Казанда шушы ике истәлек урыны гына калды бит аның: Гомәр Гали исемендәге урам һәм истәлек тактасы. Шундый күпкырлы шәхеснең каберенә чәчәк тә сала алмыйбыз, чөнки кабере генә түгел, ул җирләнгән Подпорожье авылы да әллә кайчан инде, Красноярск сусаклагычы төзелү аркасында, су астында калдылар...

Теги: Мөбарәк Мусин Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру