Уфа да Тукай эзләрен саклый

Башкортстан башкаласы Уфа шәһәрендә дә быел халкыбызның бөек улы, мәңге горурланып сөйләрлек олуг талант иясе Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган чаралар байтак оештырылачак. Башкортстан дәүләт университетында һәм Башкортстан дәүләт педагогия университетында, шулай ук Уфаның 65 нче һәм 84 нче санлы татар гимназияләрендә, гомум белем бирү катнаш мәктәпләренең татар сыйныфларында Г.Тукайга багышланган кичәләр оештыру каралган. Уфа татар милли оешмалары да кайбер мәдәни чараларны әзерләп тора.

Мәгълүм ки, Уфа шәһәре дә Габдулла Тукайның эзләрен саклый. Уфаның иң матур урынындагы урамга Габдулла Тукай исеме бирелгән. Биредә Башкортстан Республикасы башлыгы һәм хөкүмәте эш урыны булган Ак йорт та урнашкан. Шушы ук урамда, Хөкүмәт йортыннан бераз аска төшкәч, Әби патша заманында ук төзелгән борынгы Җамигь мәчете бар тирә-якны ямьләп тора. Бу үзе үк бөек Тукаебызның хәтерен саклаучы бер изге кальгә булып кабул ителә.

Габдулла Тукай Уфага беренче һәм соңгы тапкыр 1912 елда килә. Татарлар күпләп яшәгән, татар иҗади зыялылары бихисап булган, гөрләп эшләгән «Галия» мәдрәсәсе белән дан алган Уфага гел тартыла ул. Әмма бирегә юллары вафатына бер ел калгач кына төшә. Анда да әле, кымыз белән дәвалану максатында, Троицк каласына сәфәр чыккач, юл уңаенда гына кебек килеп чыга.

Атаклы шагыйребезне үпкә чире тәмам йончыта башлагач, аңа кымыз эчеп дәвалануны киңәш итәләр. Казаннан март азагында чыгып китә ул Уфага. Апрельнең беренче көннәрендә килеп төшә. Алдан каршы алу өчен кемгә дә булса телеграмма йә хат юлламый Тукай, холкы андый түгел. Уфага килеп төшүен Тукай үзе болай сурәтли: «Менә Уфа. Тау башында тәртипсез таралып утырган. Извозчикка утырдым. Ләкин бу инде Самараныкы түгел иде. Арбасы шундый иске, шундый каты иде ки, эчәкләрем такта арбага буш салган дилбегә кеби, үрле-кырлы сикерә иде».

Озын юлда да арып-алҗып һәм өшеп килгән Г.Тукайны Уфада каршы алучы булмый. Чөнки үзе хәбәр итмәгәч, аның килүен белүче дә булмый. Шагыйрь, тимер юл вокзалыннан туры менүче урам буйлап өскә күтәрелгәч, хәзерге Карл Маркс белән Свердлов урамы чатындагы «Сабах» ширкәтенең китап кибете һәм китапханәсе урнашкан бинада ял итеп, чәй эчеп алырга туктала. Исәбе – аз гына хәл җыйгач, арзанлы һәм уңайлы гына бер кунакханә номерына урнашу. «Сабах» хезмәткәрләре Тукайны, вакытлыча, кибетнең арткы ягында келәт хезмәтен үти торган иркен урынга кертә, чәй тәкъдим итә, шунда китап­лардан бушаган тартмалар ярдәмендә, ятак кебек нәрсә дә әтмәлләп бирә. Кайнар чәй эчеп, бераз йоклап, хәл җыеп алгач, Г.Тукайга бу урын ошап китә. Кунакханә номеры тәкъдим итсәләр дә, шушы гади генә почмакта калуны хуп күрә Казан кунагы.

Г.Тукайның Уфага килү хәбәре тиз тарала. Иң беренче булып аның янына инде танылып өлгергән шагыйрь Мәҗит Гафури килә. Беренче очрашулары бер-берсенә сынаулы карашлар белән, бик тыенкы һәм аз сүзле үтә. М.Гафури Казаннан килгән каләмдәшенә кайда да булса барып сөйләшеп утырырга тәкъдим ясый. Икенче-өченче көнне дә Мәҗит Гафури белән шәһәр әйләнәләр, ял бакчаларына кереп кымыз эчеп, гәпләшеп утыра ике әдип. Шулай якынаеп китәләр, сүзләре килешә, әдәбият, шигърият хакында рәхәтләнеп фикер алышалар. Әлбәттә, Г.Тукайны күрергә һәм аның белән сөйләшергә башка зыялылар да агыла. Гаҗәп тә түгел, һәммәсенең тере Тукайны күрәсе, аңа сүз катасы килә. Шулай Уфада берничә көн булганнан соң, Тукай Петербургка барып килү теләген әйтә. Төньяк башкалада ике атна булганнан соң, Г.Тукай янә дә Уфага әйләнеп килә. Юлда бик нык арыган шагыйрьгә биредә хәл алу өчен мөмкинлек була. Уфада бу вакытта бакчаларда агачлар яфрак ярган, җир өсте яшел хәтфә үләннәр белән капланган, тәмле, шифалы кымызлар әзерләнгән… Кымыз эчеп, бакчаларда саф һавада ял итү Тукайның сәламәтлеген кайтарган кебек була. Бакчада яшел үлән өстендә йоклап киткән чаклары да була аның.

Мәҗит Гафури хәтерләвенчә, Уфа җәмәгатьчелеге ул чакта, Тукайның дәрәҗәсенә туры килерлек олы хөрмәт күрсәтә алмый. «Тукайның Уфага килү хөрмәтенә һичбер мәҗлес-фәлән тәртип кылынмады. Аның Уфага килгәнен күп кеше белми дә калгандыр. Тукайның Уфада үткәргән ун-унбиш көн гомере «Сабах» көтебханәсе артындагы бүлмәдә үтте. Аның күңелен ачып, рухын күтәрерлек һичбер эш эшләнмәде. Бер гаиләдән башка, хосусый дәгъват итеп, күңелен ачучы булмады», – дип яза М.Гафури.

Уфа шәһәрендә яшәп, М.Гафури белән аралашып күңеле булгач, Г.Тукай, баштан ук үзе ниятләп чыккан Троицк каласына юллана. Шулай итеп, аның Уфа сәфәре тәмамлана. Уфада үзе булганда зурлап хөрмәтли алмасалар да, вафатының берьеллыгын билгеләгәндә, Уфа яшьләре «Тукай кичәләре» оештыра, мәдәни чаралар үткәрә.

Башкортстан татар җәмәгатьчелеге милләтебезнең асыл улын онытмый. Аның хөрмәтенә апрель аенда төрле хәтер чаралары оештырыла. Галимнәребез Г.Тукайның тормышын һәм иҗат юлын өйрәнеп гыйльми хезмәтләр дә яза. Башкортстан дәүләт педагогия университеты профессоры Рәиф Әмиров та Г.Тукай иҗатын төпле өйрәнгән, гыйльми хезмәтләр язган галим. Рәиф Әмиров, 1990 нчы елларда «Мәгърифәт» фондын җитәкләгән чакта, Уфада 1912 елда Г. Тукай яшәп алган «Сабах» кибете һәм китапханәсе урнашкан бинага истәлек ташы урнаштыру өчен башлап йөрүче һәм бу эшкә зур тырышлыклар салган шәхес тә. Свердлов урамының 98 нче санлы йорты диварына истәлек тактасын башта республика рәсми даирәләре түгел, ә нәкъ менә Башкортстан татар иҗтимагый үзәге вәкилләре әзерли һәм аны татар телендә яза. Ул истәлек ташын урнаштыруга Уфадагы татар җәмәгатьчелеге, милләт зыялылары җыела. Искитмәле рухи күтәренкелек, зур канәгатьләнү кичерә милләттәшләр бу игелекле гамәлдән. Әмма хәтер ташының язмышы күңелсез булды. Аның татар телендә язылуы республиканың ул чактагы түрәләренең саруын кайнаткан булып чыкты. Шуңа күрә, өстән төшкән күрсәтмә белән, татарча язылган истәлек ташы алып ташланды һәм анда башкорт телендә язылганы менеп кунаклады. 1996 елның 22 апрелендә республиканың рәсми затлары да катнашкан чарада беркетелде башкорт телендәге хәтер ташы-тактасы. Сез аны фотосурәттә күрәсез. Шулай итеп, Габдулла Тукай истәлеген мәңгеләштерү мәсьәләсе дә гарип милли сәясәт корбаны булды.

Элекке «Сабах» ширкәтенә караган бинаны бүген төрле сәүдә үзәкләре, кибетләр биләп, арендага алып тора. Биредә юл аша гына татар байлары Кәримовлар төзеткән борынгы искиткеч матур биналар сакланган. Аларда да универмаг, кунакханә һәм башка оешмалар урнашкан. Биредән ерак түгел Чернышевский урамында «Галия» мәдрәсәсе бинасына барып чыгасың. Анда Русия ислам университеты урнашкан, шәкертләр дини белем ала. Тагы да янәшәдәге Гоголь урамында Мәҗит Гафуриның йорт-музее тирә-якны ямьләп тора. Анда М.Гафури гаиләсе яшәгән. Берара шунда ук күренекле татар шагыйре Сәйфи Кудаш гаиләсе дә гомер кичерә. Алдарак әйтелгәнчә, Тукай урамында борынгы Җамигъ мәчете тирәләре дә милләтебезнең олы әдипләре йөргән сукмакларны саклый. Уфаның борынгы үзәгендәге шушы тарихи биналар, яшел хәтфә үләнле ял бакчалары бүген дә Габдулла Тукайның рухын саклый кебек.

Гыйнвар, 2016 ел.
Уфа

Комментарий язарга