«Тукай мондый түгел иде…»

Тукай дигән дөнья… Үтә киң, мәгънәле һәм мәңгелек. Тукай исемен атамаган, аны искә алмаган, шигырьләрен кабат-кабат хәтерендә яңартмаган татар кешесе сирәктер. Бүген безнең өчен Тукай үзе генә түгел, аның белән аралашкан, аны якыннан белгән, күреп-ишетеп калган кешеләр турындагы истәлекләр дә кадерле. Ә алар һаман табылып тора. Тукаебыз халык хәтерендә яшәвен дәвам итә.

Бишбалтада татар балаларына бе­лем биргән, ярты гасыр гоме­рен милләтебезгә хез­мәткә багышлаган атаклы педагог Габдрахман Рафиков гаиләсендә Г.Тукай белән бәйле якты бер хатирә кадерләп саклана. Габдрахман ага Фатих Әмирхан белән бик якыннан аралашкан, хезмәттәшлек иткән: бергәләп татар балалары өчен 3 кисәктән торган «Ана теле» дәреслеге язып бастырганнар. Ф.Әмирхан Бишбалтада бик еш булган, бертуган апасы Сәгадәт һәм җизнәсе Габдулла Әмирхановларга [1] кунакка килгәндә, Габдрахман Рафиков гаиләсенә дә керми китмәгән. Кайвакытларны хәтта икешәр-өчәр көнгә куна да кала торган булган (Габдрахманның улы елга капитаны Хәбибрахман язучыны үзләренә ат җигеп алып килә торган булган, пароходта Уфа шәһәренә алып баруы да билгеле). Габдрахман ага үзе дә Габдулла хәзрәт йортында көтеп алынган кунак була. Чөнки шәхси дуслыктан тыш, аларны эшлек­ле мөнәсәбәтләр дә бәйли: Габдулла хәзрәт Рафиков мәктәбендә дин гыйлеме укыткан, Габдрахман ага исә Бишбалта мәдрәсәсендә рус теле буенча дәресләр биргән. Шулай итеп, алар, өч татар зыялысы, мәгариф, әдәбият, мәдәният мәсьәләләре, милләтебезнең киләчәге турында сөйләшеп утырырга бик яраткан. Билгеле булганча, Габдулла Тукай да дусты Фатих белән Бишбалтага килеп йөргән. Менә шундый очрашулар вакытында Габдрахман Рафиковның да Тукай белән күрешкән булуы бик мөмкин, дип саныйлар мөгаллимнең оныклары. Алар искә алганча, Рафиковлар йортында Тукай китаплары һәрвакыт иң түрдә, кадерле урында сакланган. Габдрахман ага Тукайны гел искә ала, шигырьләрен балаларына яттан сөйли торган булган.

***
Икенче истәлек. Алда искә алынган Габдулла Әмирхановның улы Әнәс Әмирханов [2] үзенең бер истәлегендә Татар дәүләт опера һәм балет театры янындагы Тукай һәйкәленә бәйле балачак хатирәсен сөйли [3]. «Мин әни белән театр яныннан узып барганда әнием: «Бу кем соң?» – дип сорады. Мин: «Бу Габдул­ла Тукайга куелган һәйкәл», – дип җа­вап бирдем. Әни бик гаҗәпләнде: «Тукай мондый түгел иде бит», – диде. «Ә син аны кайдан беләсең?» – дип гаҗәпләнеп сорадым». Шуннан соң Гайшә ханым ничек итеп Габдулла Тукай белән күрешүе, аның Фатих Әмирхан белән бергәләп үзләренә кунакка килеп йөрүләре турында сөйли. Фатихның Габдулла янына ул яшәгән кунакханәгә барып йөрүен дә искә ала. Алар Фатих абый белән бергә Бишбалтага кунакка килгәндә әнисе ике дусны чәй белән сыйлый торган булган [4].

***
Өченче истәлек Тукайның Җаекта­гы чоры белән бәйле. Габдрахманның улы Хәбибрахман Рафиковның хатыны Әсма ханым чыгышы белән Җаек шәһәреннән була. Аның әтисе Камалетдин Кантиев (ул якларда аны «сәгатьче Камали» буларак яхшы белгәннәр) Тукай белән шулай ук тыгыз аралашып яшәгән. Алар күршеләр булып, шактый күп вакытларын бергә үткәргән. Мәдрәсә шәкертләре (Г.Тукай да алар арасында була) бик еш кына табигатькә чыгып ял итә, көймәдә йөзә торган булалар. Галим Рафик Нәфыйгов язуынча, Тукай «сәгатьче Камали»ның көймәсенә утырып Чаган елгасында ял итәргә яраткан, алар бергәләп балык тотканнар. Камали дусты аны Хан бакчасына алып барган. Биредә шагыйрь И.Крылов мәсәлләрен тәрҗемә иткән.
______________________________________
1. Габдулла Әмирханов – Казанның Бишбалта бистәсе мулласы (1871-1933). Хатыны Сәгадәт Зариф кызы Әмирханова (1882-1911) Фатих Әмирханның бертуган апасы була. Мөгаллимә, «Әмирхания» кызлар мәктәбендә укытучы Сәгадәт ханым бик яшьли, 29 яшендә үлеп китә, Разия (1904-1968), Мәхмүт (1906-1975), Зәкәрия (1909-1985) исемле балалары кала.
2. Әнәс Габдулла улы Әмирханов (1923) – Татарстанда танылган профессиональ рәссам, Бөек Ватан сугышы ветераны, озак еллар «Татарстан яшьләре» һәм «Социалистик Татарстан» газеталарында рәссам булып эшли. Габдулла хәзрәтнең Гайшә Йосыф кызы Мишкина (1888-1960) белән никахыннан туган.
3. Кулъязма истәлек Г.Рафиковның оныгы Наилә Рафикованың шәхси архивында саклана.
4. Фатих Әмирхан турында истәлекләр. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2005. – Б.107.

Комментарий язарга