Гобәйдуллин Рәшит Гомәр улы, Гобәйдуллина Гөлнур Билал кызы

Гобәйдуллин Рәшит Гомәр улы (1931-2000), композитор. Т.ның әдәби мирасына нигезләнеп язылган әсәрләр арасында «Кисекбаш» балеты (1959) яшь композиторның бу катлаулы музыкаль жанрның серләрен әле үзләштерә генә башлаган чорына карый.Аның либреттосы авторы (Ә. Фәйзи), шагыйрьнең «Печән базары», яки «Яңа кисекбаш» әсәренә нигезләнеп иҗат ителгән. XIII-XIV гасырлар шигъри ядкяре «Кисекбаш»та Мөхәммәт пәйгамбәрнең могҗизалы көче тасвирлана. Әлеге язма җыентык нигезендә 1917 елга кадәр, мәктәпләрдә дини дәресләр укытканнар. «Кисекбаш» балетында Т. поэмасында чагылган сатирик яңгыраш чагылмый. Әсәргә яңа персонажлар кертелә: Шагыйрь, циркта уйнаучы, Хаҗиның яшь хатыны Мәдинә. Халыкның социаль катламын барлау, байлар һәм ярлылар темасын күтәрү – шулай ук либреттоның үзенчәлеге. Персонажлар күп булу аркасында төп идея югала, лирик як өстенлек итә. Оркестровкада да классик формадан тайпылыш сизелә. Композитор сатирик якны күрсәтү өчен күбрәк унисон ысулын куллана. Шулай ук татар халык җыры «Әйе, шул»ны цитата формасында яңгырата. Әсәрнең интонацион үзенчәлеге композиторның «Бәдәвам» китабына кергән мөнәҗәтләрнең көйләрен куллануда чагыла.

Э.М.Галимова

Гобәйдуллина Гөлнур Билал кызы (1960-2011), музыка белгече, педагог. Берничә фәнни хезмәте шигырь һәм «моң»ның структур-тематик бәйләнешләре мәсьәләсенә багышланган. Тикшерү объекты буларак исә XX гасыр башы татар шагыйрьләре сайланган, иң әүвәл – Т.ныкы. «Тукай һәм татар камера-вокаль музыкасы», «Татар халык җырының Тукай поэтик фикерләвенә йогынтысы», «Музыкаль ритмо-интонациянең татар шигырь төзелешенә йогынтысы» һ.б. мәкаләләрендә төп фикерләр «XX гасыр башы татар поэзиясе һәм музыкасының үзара йогынтысы» исемле кандидатлык диссертациясендә гомумиләштерелә. Автор Т. шигъриятенең халык музыкаль традицияләре белән тыгыз бәйләнешен ачыклый (эчтәлек, форма, жанр төрләре, ритмик үзенчәлекләре дәрәҗәсендә). Шигьриятнең «музыкальлеге» Т.ның тел концепциясе һәм сәнгати фикерләвенең бер өлеше буларак дәлилләнә. Шигырь төзелешендә ике системаның катнашу үзенчәлеге (силлабика һәм гаруз) музыкаль интонация (традицион мелодик-ритмик формулалар) йогынтысында барлыкка килү турында гипотеза чыгарыла.

Г.Г.ның ХIX-XX гасырларда татар мәдәнияте мәсьәләләре буенча «Шәрык» клубы эшчәнлеге белән бәйле мәкаләләрендә Т. укыган «Халык әдәбияты» (1910) лекциясе, Т. тарафыннан төзелгән «Халык моңнары» дип аталган җырлар тексты җыентыгы турында сүз бара. Әдәби-музыкаль кичәләрдә еш яңгыраган әсәрләрдән З.Яруллинның «Тукай маршы»н атап китә. Аннан кала, Т.ның «Аң» журналы белән хезмәттәшлеге һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең шәкертләр хоры репертуарына «Тәфтиләү», «Туган тел» җырлары да булуы күрсәтелә.

Э.Р.Каюмова

Әдәбият: Ганиева Р.К. Сатиричес­кое творчество Г.Тукая. Изд-во КГУ. 1964. 84 с.; Исхакова-Вамба Р.А. Тукай и татарская музыка. К.: Издательский Центр Госкомстата РТ. 1997. С.72-74; Кантор Г. Рашид Губайдуллин // Композиторы Татарстана. М., 2009. С.74-75; Нигмедзянов М.Н. С.149.

Әдәбият: Губайдуллина Г. Тукай и татарская камерно-вокальная музыка // Поэт свободы и правды. К., 1990. С.325-330; её же. Влияние татарской народной песни на поэтическое мышление Габдуллы Тукая // Страницы истории татарской музыкальной культуры. К., 1991. С.83-108.

Комментарий язарга