Журнал «Безнең мирас»

Кадыйр Сибгат. Туйлардан соң

Әкият кенә әле туйга кадәр.
Бар хикмәте аның туйларда.
Әкиятне соң кемнәр уйлап укый?
Әкият беткәч кеше уйлана.
Җитдиләнә килен кыяфәте.
Алышынып куя кыз бала.
Алсулыгы китә йөзләренең.
Әкиятләрдән күздә моң кала.
Самимилек кала әкияттә
чуклы каеннарга сарылып.
Хакын белеп,
кырыслыгы белән
тормыш керә,
иңә сабырлык.
Сузып булмый гомерен әкиятнең...
Ул бетмәсен иде,
бетмәсен...
Шул чакларны сагынып елар өчен
әкиятләрдән чыгып китәсең.
Әкиятләргә түгел,
әкиятләрдән,
алга гына бара гомерләр.
Учаклары кайчак дөрләп ала,
сүнеп кала артта күмерләр.
Әйтер сүзең булса,
туйга кадәр
яки оныт аны,
яки әйт.
Туйга кадәр әле син дә бала,
туйга кадәр әле әкият.
Туйлар инде соңгы әкият!
1990

Теги: Кадыйр Сибгат Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру