Тугры Шәйхи шигырьләре

Шәйхи Маннур (Шәйхелислам Фәрхулла улы Маннуров) 1905 елның 15 гыйнварында элекке Казан губернасы Мамадыш өязе (хәзер Татарстанның Мамадыш районы) Тулбай авылында туган.

Ул 1980 елның 10 июнендә Казанда вафат булды һәм үзенең язма васыяте буенча туган авылы Тулбай авылы зиратына җирләнде.

 

Көтә халык
(Казанда Тукай һәйкәле ачылган көнне)

Казан уртасында һәйкәл тора,
Тирәләре гөлгә күмелгән.
Һәркем аңа табан башын бора
Һәм сәламли ихлас күңелдән.
Исәнме! – дип,
Мин дә дәшәм аңа,
Ишетәм тагын меңнәр әйткәнне.
Һәм кысардай булам кочагыма
Күптән көткән шушы һәйкәлне.
Аксакаллар,
Чал әбиләр булсын –
Бар да килгән аны күрергә:
Юк,
Онытмый халык үз җырчысын,
Сөеп саклый күңел түрендә.
Казан уртасында һәйкәл тора,
Саф чәчәкләр анда көн саен.
Горурланып һәркем башын бора
Һәм сәламли бөек Тукаен!
Инде көтә халык,
Әйтә халык

Күңелендәге изге уйларны:
Муллануры белән Ямашына
Һәм Сәйдәше белән Такташына
Мәйданнарда һәйкәл булганны!

1958

 

Балан чәчәк ата

Тын гына бер җәйге кич иде ул,
Урталары булыр июньнең.
Агыйделдән иде без барган юл,
Чикләрендә башкорт җиренең.

Тар бормага килеп керде «Тукай»,
«Аккош муйны» дигән җир икән.
Бер тугайны узсаң,
Тагын тугай, –
Әйлән дә гел шунда йөр икән!

Менә кинәт ак кар өртмәләрдә
Яңа тугай безгә күренде.
Һәм пароход өсте көтмәгәндә
Нечкә хуш ис белән күмелде.

Йөгерәбез палубалар буйлап:
– Нинди татлы!
– Нинди үткен ис!
– Исерергә була моны сулап!
– Яшәрергә хәтта мөмкин ич!

Кызын җитәкләгән егет чаба.
Күзе эзли.
Үзе абына:
Могҗизаны гүя хәзер таба!
Һәм китерә сөйгән ярына.

Үрелә ул ярга палубадан,
Маңгаена төшә чәчләре.
Һәм кызына дәшә:
– Балан! Балан!
Аңкый икән балан чәчәге!..

Әллә кайчан узган хәсрәтләрем,
Ник борчыйсыз мине сез һаман?
Мин дә сиңа балан чәчәкләрен
Өзеп биргән идем бер заман.

Саф хисләрем билгесе бу… – диеп
Мыдырдадым авыз эчемнән…
Кабатлана чәчәк
Һәр яз килеп.
Ә син кайда?..
Ник югалдың күңел күземнән?..

Тын гына бер җәйге кичтә шулай
Агыйделдән бара идек без,
Тугай саен сайрый яңа тургай,
Шул моңнарга тала идек без…

Кинәт безнең палубалар өсте
Балан исе белән күмелде.
Һәм яшь егет, сәрхуш булган төсле,
Ялкынланып ярга үрелде.

Өз син, егет, минем өчен дә өз
Аңкып торган балан чәчәген.
Ак күбәләк итеп чәченә тез,
Матурлa син Ләйләң чәчләрен…

Сезне күргәч, мин сокланып китәм:
Яшьлегемә кайткан күк булам.
Ләкин…
Ул йозаклы бакча икән,
Керәлмичә тышта тик торам…

Ә баланнар шаулап чәчәк аткан,
Нинди хуш ис, нинди үткен ис!
Юлдашларым әйтә төрле яктан:
«Яшәрергә хәтта мөмкин ич!»

1960

 

Фото: pixabay

 

 

Комментарий язарга