Туфан Миңнуллин. Учагымда ут сүнгәнче кочаклап кал

Робагыйлар
И, Асылзат! Берүзеңә ничаклы мал!
Гашкыйк иргә нәрсә кирәк — барсы да бар.
Барысы бар, тик мин генә җитмим сиңа,
Учагымда ут сүнгәнче кочаклап кал.

***
Син ялгызак, мин гашыйк та ялгызак.
Икәү йөрдек бакчада без бик озак:
Итәгеңә ябышкан бер тигәнәк,
Мин идем бит, сизмәдең шул, Пәризат

***
Минме синең утларыңда көймәгәнме?
Сине күзләп эзләреңнән йөрмәгәнме?
Ә беркөнне мине чиксез бәхет басты —
Егылдым да кочакладым күләгәңне.

***
Нишлим инде, сиңа гына табындым шул,
Сүнгән идем, сине күргәч кабындым шул,
Тәвәккәлләп кочагыңа чумыйм мәллә?-
Күлен сагынган үрдәк күп сагындым шул.

Комментарий язарга