Фәнис Яруллин. Тормышымны минем яз иттең

Ялгыш кына карап бер үттең,
Сөю гөлләренә су сиптең.
Шиңеп барган гөлләр терелде,
Сабаклары күккә үрелде.

Ялгыш кына карап бер үттең,
Күңелемне минем нур иттең.
Сүнеп барган шатлык чаткысын
Җанга сыялмаслык зур иттең.

Ялгыш кына карап бер үттең,
Гади тормышымны сер иттең.
Күңелемә тулган хисләрне
Төсләргә бай матур җыр иттең.

Ялгыш кына карап бер үттең,
Шәфәкъ нурларына ут төрттең.
Янды дөнья шәфәкъ утында,
Син дөньяма башка төс керттең.

Ялгыш кына карап бер үттең,
Сөю көткән җанга наз сиптең.
Калкып чыкты гүзәл чәчәкләр,
Тормышымны минем яз иттең.
2005

Комментарий язарга