Тормыш юлым

2007 елның көзендә иске йортны сүткәндә чормадан күн портфель килеп чыкты. Ачып карасак, аның эчендә әтиебезнең – ике сугышны кичкән кече лейтенант Гобәйдулла Зариф улы Салиховның үз кулы белән язган биографиясе (берничә нөсхәдә), «Муса Җәлил» дип имзаланган берничә шигырь һәм башка кәгазьләр ята иде.

Әти үзенең сугышта күргәннәре турында сөйләргә яратмады, укучылар янына чакырылганда да тел яшерде, башка фронтовиклардан аерып, үзенә сүз бирсәләр, һаман шул берничә җөмләсен әйтеп чикләнде: «Сугыш – начар. Башка беркайчан да сугышлар булмасын, кешеләр газапланмасын иде». Ул сугыш турында сөйли алмады… Аның гомер сукмагы авылдашлары, якташлары өчен сер булып калды. Дөрес, 1973 елның 30 маенда Кувандыкта автоһәлакәткә тарып бакыйлыкка күчкәнче, ул берникадәр хатирәсен балаларына, улларына, кызларына бәян кылып өлгерде.

Бу язмада әтинең автобиография рәвешендә язылган истәлекләре басыла, җәя эчендә кайбер аңлатмалар бирелә.

Гафур Гобәйдулла улы Салихов,
Башкорт дәүләт университеты профессоры

Мин, Салихов Гобәйдулла Зариф улы, 1914 елның августында Оренбург губернасы Орск өязе Бикташ авылында ярлы керәстиян гаиләсендә тудым. Әти-әнием инкыйлабка кадәр дә, инкыйлабтан соң да игенчелек белән шөгыльләнде. Әти 1921 елда вафат булды. Ул үлгәннән соң 1921-1927 елларда Башкортстан АССРның Зилаир кантоны Үсәргән волосте Югары Назар авылында әнинең абыйсында тәрбияләндем.

1932 елда колхоз мине ветеринария хезмәткәрләре курсын үтәргә командировкага җибәрде (Башкортстан АССРның «Сакмар» совхозына). 1933 елда ВЛКСМ сафына алындым.
1934 елның гыйнварыннан алып 1935 елның августына кадәр Чеботарево сельпосында сатучы булып эшләдем. Шул ук вакытта төрле кичке курсларда белем эстәдем. 1935 елның сентябреннән алып 1936, 1937 елларда Дәүләт педагогика институты каршындагы өчеллык Оренбург педагогика рабфагында укыдым.

11937 елның җәендә ике айлык финансчылар курсын тәмамладым һәм Өлкә идарәсе (ОБЛФУ) мине Госстрахның өлкән инспекторы сыйфатында Зиянчура районына юллады. Монда 1938 елның маена кадәр булдым, аннары исәп-хисап эшенә күчтем һәм 1938 елның маеннан «Кызыл таң» колхозында (Бурагул, Акбулат авыллары) хисапчы булып эшләдем. 1938 елда эштән аерылмыйча ике айлык, 1939 елның язында, эштән аерылып, яңадан ике айлык хәрби әзерлек курслары үттем. Шул ук елның җәендә, эштән аерылып, Чкалов (Оренбург — Г.Г.С.) шәһәрендә бер айлык хәрби әзерлек курслары уздым. 1939 елда кандидат буларак ВКП(б) сафына кабул ителдем. 1940 елның 8 гыйнварында фин сугышына алындым, Самара өлкәсенең Петровск каласында урнашкан 17 нче запас полкта хезмәт иттем, шунда полк мәктәбен тәмамладым. Аннан соң рота старшинасы вазифасында марш батальонына билгеләндем. 1940 елның җәендә Балтыйк буе илләрен (Латвия, Литва, Эстония) азат итүдә катнаштым. Шул ук елның сентябрендә демобилизацияләндем, өйгә кайтып, яңадан колхозда хисапчы булып эшли башладым.

Бөек Ватан сугышы башлануга, 1941 елның 30 июнендә, армиягә чакырылдым һәм офицерлар мәктәбенә җибәрелдем. Саратов өлкәсенең Вольск шәһәрендә урнашкан хәрби химия училищесында укыдым. Аны тәмамлауга миңа «кече лейтенант» хәрби звание­се бирелде. Чыгарылышны частьлар һәм подразделениеләр буенча тараткан вакытта, безне, илле биш кешене аерып алып, училище каршындагы 12 нче тәҗрибәи-химик (опытно-химичес­кий) батальонга взвод командирлары итеп билгеләделәр. Мин анда взвод командиры сыйфатында 1942 елның гыйнварыннан алып апреленә кадәр хезмәт иттем, сугышчыларны фронтка җибәрергә әзерләдем. 1942 елның апрелендә инспекторлар тикшерүе уздырылды, шәхси составның бик шәп әзерлеге өчен рәхмәт хаты белән бүләкләндем, бу хакта полк газетасында да язып чыктылар.

Утка керер алдыннан, икенче майда, миңа бик зур һәм җаваплы адымга барырга туры килде, шушы көннән бурычым бермә-бер артты: мин Ватан хакына, дошманны җиңү хакына кайда гына булсам да (фронтта, тылда, әсирлектә) үз эшемне җиренә җиткереп башкарырга вәгъдә бирдем һәм тәхәллүсем астына имзамны куйдым – Губанов. Бу фамилия минем өчен пароль иде.

1942 елның маенда безнең часть Воронеж фронтына озатылды. 1942 елның 5 июленнән Воронеж фронтының алгы сызыгында сугыштым. Без, 238 нче истербитель батальонының 60 нчы аерым огнемёт ротасы, Воронежны дошманнан сакладык. Безгә бурыч куелды: дошманны шәһәргә кертмәскә!

Минем белән бергә фронтка Чкалов шәһәреннән дустым, инженер-химик Т.Карпенко да килде. Безнең рота җиде взводтан тора иде. Частебызның командиры взвод командирлары белән берлектә (алар арасында мин дә бар идем) оборонаны карап-күзәтеп чыкты да, Воронеж янындагы 75 ныгытылган районны үз кулы астына кабул итте. Бу яу кырында алманнар берничә мәртәбә һөҗүмгә барды, дивизия арты дивизиясен утка тыкты. Аннары дош­ман безне аннан кысрыклап чыгарды. Үзгә оборона районына чигенергә мәҗбүр булдык. Әмма төп бурыч һаман шул иде: Воронежны дошманга бирмәскә, чөнки ул, иптәш Сталин фәрманы күрсәткәнчә, «Мәскәү белән Баку ишекләренең ачкычы» иде. Чыннан да, без алманнарга бик нык каршылык күрсәттек. Шул ук вакытта алман командованиесе көньяк группировкасының төп удар көчен Воронеждан көньяккарак юнәлтте һәм Дон аша Сталинградка (Волгоград – Г.Г.С.) ыргылды. Бу хәл безнең оборона өчен куркыныч тудырды… Алманнар фронт сызыгын Воронеждан көньяктарак кичеп Иделгә томырылды. Чолганышта калдык.

EPSON scanner imageБерничә атакадан һәм берничә маңгайга-маңгай бәрелештән соң безнең частьларның хәрби куәте кимеде, көч бетте, тыл белән элемтә өзелде, коммуникация юлы киселде, гаскәр кичектергесез ярдәмгә – азык-төлек, техника һәм сугыш кирәк-яракларына мохтаҗ иде. Әмма аларны каян табасың? Шул ук вакытта без, гомумән, баш командованиенең күз уңыннан төшеп калдык, ахры. Бар игътибар Сталинград янындагы бәрелешләргә күчте, күрәсең. Эшләр шулай барганда, 1942 елның июль башлары иде, бердәм җитәкчелектән дә мәхрүм калдык… Боҗраны бәреп чыгу зарур иде. Кечкенә төркемнәргә бүленеп артка чигенә башладык. Төнлә генә барабыз, көндез урманга яшеренәбез… Азык-төлек юк. Бер утарда артык хром итекләрне ярты сынык икмәккә һәм ун данә йомыркага алыштырдык. Совет акчасына азык-төлек юнәтү мөмкин хәл түгел, беркем берни дә бирми, кием-салымыңны, итегеңне сорыйлар, безне, солдатларны, бертуктаусыз артка чигенгән өчен ачуланалар… Шул чорда башым яраланды һәм контузия алдым (күзәтү пунктын снаряд җимергәннән соң бүрәнәләр астында кала – Г.Г.С.). Вазгыять көннән-көн начарайды, нәтиҗәдә, 1942 елның 5 июлендә, таң вакытында, әсир төштек. Газаплар, ачлык, ялангачлык башланды…

Безне тиз арада көнбатышка кудылар. Касторная станциясенә барып җиткәч, бер совхоз сараена кертеп яптылар, тышкы яктан пулёметлы, автоматлы сакчылар куелды. Июль кызуында калай түбә астында сулар һава юк иде. Җәлладлар ни ризык, ни су бирмәде. Кешеләр хәлсезләнде, үлем-китем артты. Шул рәвешле алты-җиде көн тордык. Аннары, вагоннарга төяп, яңадан көнбатышка озаттылар. Вагоннар шыгрым тулы, утырыр җир юк, кызу, тынчу, беркавымнан дөньяны сасы ис басты (күпләр йомышын ботинкаларга, итекләренә генә йомышлый башлады). Кеше чебен урынына кырылды, исән калганнар мәрхүмнәрне урындык итте. Безне шул хәлдә Житомирдагы (Украина) әсирләр лагерена китерделәр. Лагерь зур. Әмма ул да дыңгычлап тутырылган. Безне бер читкә җыеп, бишәр кешелек колонналарга тезелергә, аннары баш киемнәрен салып, чүгәләргә куштылар. Җәлладларның һәр гамәлен җентекләп күзәттек, хәзер пулемёт дулап алыр да һәммәбезне егып салыр кебек иде. Катыйльләр әле бер кешегә, әле икенчегә таяк белән төртеп, яңа әсирләрне барларга тотынды, һаман саен «Йуден?», «Син яһүдиме?» дип сорадылар. Җавап бирүче торып басарга тиеш. Җәлладлар тәмам якынлашты. «Син яһүдме?» – диләр миңа. Аягүрә урысчалап: «Юк, мин яһүд түгел, мин башкорт», – дидем. Алар ышанмады. Араларыннан берсе ике-өч адым алга атлады да: «Алдыйсың, син кара чәчле, димәк, син – яһүд!» – диде. Җенес әгъзамны чыгарып күрсәтергә куштылар. Теләмәсәм дә буйсындым. Күпме халык алдында урамда җил куып йөргән малай сыман ыштансыз басып тору уңайсыз иде, әлбәттә, әмма кая барасың? Сөннәткә утыртылган булуымны күргәч, ике дә уйламыйча «яһүд» диделәр. Шулай да, милләтемне тәгаен ачыклау эшен арттарак басып торган икенче берәүгә ышанып тапшырдылар. Ул яныма килеп басты да «мөселманча» сөйләшергә боерды. Тоткан динем, Мөхәммәт турында сорашты. Мин белгәнемне әйттем. Нәтиҗәдә «Мөхәммәт өммәте»ннән булуым расланды. Катыйльләр шул рәвешле ары тикшереп китте. Соңрак кына без алман вермахтында ак эмигрантларның хезмәт итүен, гарәп дөньясы (Төркия – Г.Г.С.) вәкилләренең тәрҗемәче булып эшләвен белдек. Җәлладлар тылмачлар ярдәмендә яһүдләрне аерып алган икән. (Бу чара 1942 елдан гамәлгә кертелә, чөнки сугыш башланган 1941 елда яһүдкә саналып бик күп мөселманнар ялгыш үтерелә. Яһүдләр, билгеле, үзен ничек тә мөселман дип күрсәтергә тырыша. – Г.Г.С.)

Лагерьда режим каты иде, иртәнге аштан соң көн дә ике-өч сәгать «каз адым»ы белән йөртәләр. Ачлыктан иза чиккән кешеләргә бу – газапның газабы! Җәлладлар әсирләрне резин чыбык белән кыйнарга да күп сорамый. Тагын бер яраткан җәзалау алымнары: «гаепле»ләрне чәнечкеле тимерчыбыктан ясалган «күпер» аша (озынлыгы 15-20 метр, киңлеге – 5 метрга кадәр) узарга, шуышырга мәҗбүр итәләр. Ашарга – черек, юылмаган бәрәңге. Аны карабодай яисә тары кибәге белән бутап бирәләр. Иртәнге һәм кичке аш – шул. Төшке ашка бу «сый» янына пычкы чүбе яисә сөяк оны кушылган ипи (ике йөз грамм) өстиләр, чәй эчертәләр. Лагерь Житомирның көньяк читендә, элекке хәрби шәһәрчектә урнашкан иде. Көн саен акылдан язган ике-өч кешене атып үтерәләр.

Озакламый лагерь эчендә сыңар чирәм дә калмады – әсирләр һәр үләнне төбе-тамырына кадәр ашап бетерде. Комлы туфрак кына калды. Һәм миллионлаган бет калды әле тагын. Аларның җир өстеннән йөгереп узганын күреп була иде. Ачлык, тиф башланды, дизентерия… Көн саен йөзәрләгән кеше үлде. Лагерьның төньягында, тугайдан ерак түгел, зират ясадылар. Әсирләрдән көн саен дүрт метр киңлектәге, өч метр тирәнлектәге һәм утыз метр озынлыктагы чокырлар казыттылар. Чокырлар күп иде. Берсе тулса, икенчесе көтә, анысы да тулса, өченчесе… Көн саен лагерьдан ике-өч арба мәет чыкты. Арбаны әсирләр үзләре өстерәде. Мин монда өч ай тордым.

1942 елның октябрендә безне, эшелонга төяп, Польшага озаттылар, Седлец (Седльце) шәһәрендәге хәрби әсирләр лагерена алып килделәр. Лагерь номерын хәтерләмим. Монда мин якташым, татар 3шагыйре Муса Җәлил белән таныштым. Аның алты шигырен күчереп алу мөмкинлеге булды. «Дус­тым хисе», «Дустыма», «Сөйгән дус­тым», «Озатып калучы», «Туган ил сулары» һәм «Картлык». Мин аларны алып кайттым һәм әле дә үземдә сак­лыйм. 1943 елның февраль аенда Седлец шәһәрендәге лагерьда башкисәрләр Муса Җәлилне һәм тагын бер кешене кулга алды (фамилиясен хәтерләмим). Беренче көнне лагерь капкасы янында, капка сакчылары күзәтүендә, көн буе гимнастёркада гына тоттылар. Көн салкын иде, төньяк-көнбатыштан бертуктаусыз салкын җил исте. Алар сикергәләп җылынырга тырыштылар, арып, карга егылдылар. Әмма аларны кабат басарга мәҗбүр иттеләр. Икенче көнне шул ук урында, бу юлы шинель кигәннәр иде, кулларына икешәр кирпеч күтәреп тордылар. Өченче көнне инде без аларны күрмәдек…

Бу лагерьда мин өч ай буе җан асрадым. Инженер-химик Т.Карпенко да минем белән бергә иде. Һәр лагерьда алманнар, теләгән кадәр кешене аерып алып, сак астында эшкә алып китәләр иде.
1943 елның апрелендә бу лагерьдан бер эшелон әсирне икенче лагерьга – Радом (Польша) шәһәренә күчерделәр. Якташым Т.Карпенко Седльцеда калды. Безгә аерылу гаять авыр иде – күпме юллар бергә үтелгән бит, күпме күрелгән, кичерелгән: Иделдән алып Польшага кадәр иңгә-иң булдык, фикер алыштык, авырлыкларны бергә җиңәргә тырыштык… Радом шәһәре лагеренда мин журналист, Совет армиясе лейтенанты иптәш Рожкин (Рощин? – Г.Г.С.) Игнатий белән таныштым. Тумышы белән ул Мари АССРдан иде.

Монда да сак астында бертуктаусыз эшләттеләр: вагоннардан күмер, таш, кокс, торф, печән, цемент, известь, бәрәңге, гәрәнкә, утын, такта бушаттык, сусаклагычлар казыдык, аны цемент белән ныгыттык, урамнарны төзекләндердек, юллар, күперләр салдык. Монда унбиш ай булдым. 1944 елның июленә кадәр. Тәүлегенә ике тапкыр кысыр аш – кәбестә шулпасы ашаттылар. Кеше башына ике йөз грамм ипи тиде.

1944 елның 20 июлендә иртә таңда безне, җиде кешене, шул исәптән Рожкин Игнатийны да, кулга алдылар. Ул көнне җәлладлар ашарга бирмәде. Лагерьда тентү узды. Икенче көнне, ягъни 21 июльдә, җидебезне дә станциягә куып китерделәр һәм товар вагонына тутырдылар. Анда бездән башка да кешеләр бар иде. Станциядә озак тотмадылар, тиз арада каядыр озаттылар. Кая? Нишләтергә җыеналар? Бихәбәр идек. Вагон станция саен диярлек тукталып, һаман кеше белән тула торды. Берничә көннән Берлинга килеп җиттек, концентрацион лагерьга урнаштырдылар. Лагерьның исемен һәм номерын белмим. Безне оккупациягә эләккән барлык территорияләрдән җыеп алганнар булып чыкты (бик күп милләт вәкилләре бар иде). Монда мин Совет армиясе лейтенанты Селиверстов белән таныштым, ул үз вакытында Ленинградта контрразведчиклар мәктәбен тәмамлаган, өч тапкыр дошман тылына кереп чыккан, дүртенчесендә, 1944 елның язында эләктергәннәр.

Соңрак шуны белдек: 1944 елның 20 июлендә Гитлер барлык генералларын һәм адмиралларын хәрби киңәшмәгә җыйган булган икән. Шунда бер генерал портфеленә мина салып кергән һәм портфелен фюрерның өстәле астына куеп (янәсе, Гитлердан башка беркемгә дә ышанмый), үзе көнбатыш фронт чикләрен урап кайтырга чыгып киткән. Киңәшмә вакытында мина шартлаган, өч генерал үлгән, Гитлерны шартлау дулкыны җимерек дивар аша урамга ыргыткан, нәтиҗәдә, ул яраланган, контузияләнгән, әмма барыбер исән калган. (Сүз «Валькирия» операциясе турында бара. – Г.Г.С.)

1944 елның июль вакыйгаларыннан соң фашистлар хакимияте, инкыйлабтан һәм яңа түнтәрелештән куркып, бөтен Алмания, фронтлар һәм әсирләр лагерьлары буйлап кулга алу кампаниясен җәелдергән, лагерьда шик тудырган бәгъзеләрне аерып алып, үзгә урыннарга күчергәннәр. Чөнки бу кешеләр (алманнарга карата чын-чынлап нәфрәт саклаганга һәм әсирләр арасында зур абруйга ия булганга) «фетнәчеләр тарафыннан Гитлерга тугры гаскәрләргә каршы кулланылырга мөмкин масса» дип исәпләнгән. Баксаң, алманнар «шик­ле» әсирләрне һәрвакыт күз уңында тотарга тырышкан икән. Алар арасында мин дә булганмын. Берлинга озатылган әсирләрнең күбесе офицерлар иде.

Бу вакытта инглиз-америка гас­кәрләре Берлинны яхшы ук тупка тота иде инде. Көн саен шәһәр өстеннән меңәрләгән самолёт үтә, алар ике-өч тапкыр яңадан әйләнеп килә. Көньяктан яисә төньяк-көнбатыштан керәләр дә төрле калибрлы бомбалар ташлап китәләр. Берлин ут эчендә. Алманнар безне көн дә шәһәргә алып чыга һәм эшкә җигә: янгын сүндерәсе, урамны җимерелгән дивар ташларыннан тазартасы, трамвай юлларын төзекләндерәсе, бомба чокырларын күмеп, юлларны тигезлисе, вагоннар бушатасы. Төшеп тә шартламаган бомбаларны сафтан чыгарасы. Бу эшләрне башкарганда бик күп кеше һәлак булды. Сакчылар өчен шәһәрнең һәр кварталында саклану урыннары, тоннельләр бар иде. Безгә, билгеле, бернәрсә дә юк. Җирле халык белән сөйләшергә дә тыела. Кемдер сүз каттымы, хәзер үк җәза көтә: арт саныңа 25-100 тапкыр таяк белән сугалар, өстәвенә, икмәктән дә мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Берлин лагеренда бер айдан артык тордык. (Тикшерү бара. Гобәйдулла Салихов һәм аның иптәшләрен җиде тапкыр эшафотка менгезәләр. Башына капчык һәм элмәк киертелгән килеш алар ярты көн буе шунда басып тора. Җәллад артта таптана. Ике офицер «15 августка тәгаенләнгән түнтәрелеш» турында сорау ала, җавап бирмәсәгез, асабыз, дип куркыта. Бер әсир бу газапка түзә алмыйча чаларып чыга. Акылдан яза. Аны алып китәләр. Сорауларның күбесе алманча яхшы белгән һәм лагерьда тәрҗемәче вазифасын башкарган Гобәйдулла Салиховка ява. Бишенче көнне лагерь коменданты аларны җәзадан азат итә һәм камерадан гомуми баракка күчерергә боера. – Г.Г.С.) 1944 елның август азагында бер эшелон әсирләрне Берлин лагереннан Венага (Австрия) күчерәләр. Лагерьның исеме – «Венайзен». Номерын хәтерләмим. Лагерьда бер-ике мең кеше булгандыр. Бу вакытта Вена да, Берлин кебек, тупка тотыла иде. Монда да Берлиндагы хәл кабатланды. Көн саен сак астында эшкә йөрттеләр: урамны тазарту, трамвай юлларын төзекләндерү, юлларны тигезләү, станцияләрне ипкә китерү, ауган вагоннарны торгызу, бомбаларны сафтан чыгару (булдыра алсак…), янгын сүндерү һ.б. Монда да әсирләр өчен бомбадан саклану урыннары каралмаган иде. Венада мин җиде ай тордым. 1945 елның 2 апреленә кадәр.

1945 елның март азакларында совет гаскәрләре Венага якынлашты, әмма шәһәрне алырга ашыкмады… Төн дими, көн дими самолётлар шәһәр күген айкады. Алманнар үз хәлен аңлап котырды, куркышты. Тиз арада имеш-мимеш таралды: болар советларга бернәрсә дә калдырмаска уйлый икән – ни азык-төлек, ни транспорт, ни кеше ресурслары… Әсирләр өчен аерата кыен вакытлар җитте. Нерв кыллары киерелеп тартылган халәттә түземсезләнеп үз сугышчыларыбызның Венага керүен көттек. Алманнарның исәбе анык иде: шәһәрне буш калдырып, безне көнбатышка куарга һәм американнарга тапшырырга, яисә, авырлыклар туса, әсирләрнең барысын да юк итәргә. Совет гаскәрләре кулына гына эләкмәсеннәр! Тормыш кыл өстендә калды…

1945 елның 2 апрельгә каршы төнендә алманнар безне Венадан куып чыгарды һәм Дунай елгасы ярыннан, шоссе буйлап, көнбатышка куып китте. Без, билгеле, теләр-теләмичә, мөмкин кадәр җәелеп, сузылып, озаграк барырга тырыштык. Һич атлый алмас авыруларны һәм хәлсезләрне ике дә уйламыйча атып үтерделәр.

Таң атуга совет самолётлары безнең өстән оча башлады, алар менә-менә баш түбәсенә тиеп китәр төсле иде. Әсирләр баш киемнәрен болгады, ярдәм көтте: «Коткарыгыз! Булышыгыз безгә!» Бу сүзләр алманнарның җен ачуын чыгарды. Алар безне Дунай ярында салынган Линц шәһәренә куып китерделәр дә биредәге хәрби әсирләр лагерена урнаштырдылар. Халык күп иде. Биредә 1945 елның 5 маена кадәр булдык.

5 май иртәсенә сакчылардан берәү дә калмаган иде, качканнар, әмма лагерь һаман бикле иде әле. Көндезге сәгать икедә Америка танклары Линц шәһәренә керде һәм чәнечкеле тимерчыбыкларны җимереп безне, ниһаять, азат итте.

Кара көннәр үтте, куркыныч бетте, миллионлаган кешенең изасына нокта куелды… Без сугышның төкәнгәненә шаһит булдык, күпме көткән якты көннәрне күрдек, алман-фашистлар тәмугыннан котылдык, ачлыкны кичтек, ничә еллык авыр газаплардан арындык (әмма ул еллар безнең йөрәктә мәңге төзәлмәс яралар калдырды)…

Шул рәвешле, һәркем үзен яңадан тугандай хис итте. Куаныч-шатлыклар ташыган килеш шәһәр урамнарына чыктык. Үч алу теләге канны кыздырды… Биш-алты көн дәвамында шәһәрдә канунсызлык, хакимсезлек хөкем сөрде, аннары Америка түрә-карасы артты һәм хакимият тулысынча алар кулына күчте, американнар яхшылап тәртип урнаштырырга тотынды, безгә «холыксызланырга» җай калмады. Әсирләр азат ителгән 5 майдан алып 30 майга кадәр баягы ук лагерьда яшәде. Көндез кем кая тели шунда таралды да кич яңадан баракларга җыелдык. 1945 елның май азагында лагерьга СССР юстиция генерал-полковнигы иптәш Голиков җитәкчелегендә Әсирләрне репатриацияләү буенча Дәүләт комиссиясе килде. Анкета тутыргач, безне йөк машиналарына тутырып, Вена шәһәре янындагы 308 нче номерлы фильтрацион лагерьга китерделәр. Монда да ирекле йөрдек. Смерш тикшерүен уздык. Аннан соң рядовой составны төрле эшләргә җибәрделәр, без, офицерлар, җил куып йөрүдә булдык…

1945 елның 12 сентябрендә Австрия территориясендәге офицерларны да репатриацияләү башланды. Маҗарстан (Венгрия), Румыния аша ЮжУрВОга (Көньяк Урал хәрби округы), Алкинга (БАССР, Уфа шәһәре янында), андагы 12 нче запас дивизиянең 28 нче запас-укчы полкы частена кайттык.

Биредә Дәүләт комиссиясе миңа «кече лейтенант» хәрби званиесен кире кайтарды.

1945 елның декабрендә демоби­лизацияләндем. Әсирлектә чакта КПСС сафларыннан чыгарылганмын. Туганнарым арасында раскулачиваниегә һәм репрессиягә эләгүчеләр юк. Үзем беркайчан да хөкем ителмәдем.

1933 елда тормыш кордым. Биш балам бар. Өйгә кайтуымнан бирле колхозда хисапчы булып эшлим.

26/II-1954.
Запастагы офицер, кече лейтенант
Салихов Гобәй Зариф улы (Гобәйдулла Зарифҗан улы).

Урысчадан Миләүшә Талипова тәрҗемәсе

Комментарий язарга