Журнал «Безнең мирас»

Төрки дөнья

Соңгы елларда Россиянең сәяси һәм рухи тормышында «рус дөньясы» дигән төшенчәнең киң таралуы күзәтелә. Минемчә, рус халкының, рус теленең һәм мәдәниятенең ролен, әһәмиятен күтәрү юлы белән дәүләтне ныгыту һәм идарәдә унитарлык тенденцияләрен көчәйтү күренеше бара. «Рус дөньясы» төшенчәсе идеология төсмерен ала.


Идеологларның күпчелеге «рус дөньясы»на Россия русларыннан тыш барлык рус булмаган җирле халыкларны, Украина, Белоруссия, Төньяк Казакъстанда яшәүче русларны һәм рус телен туган, рус мәдәниятен якын итеп күргән БДБдагы төрле милләт кешеләрен кертәләр.


Ауразия киңлекләрендә «төрки дөнья» барлыгын да онытырга ярамый. Төрки дөнья рус дөньясына караганда күпкә борынгырак. Эчке икътисади-мәдәни баг­ланышлар төрки дөньяны даими ныгытып һәм укмаштырып тора. Һичшиксез, Россиядәге төрки халыклар үз телләре һәм мәдәниятләре җәһәтеннән рус дөньясына түгел, ә төрки дөньяга карый.


Соңгы 20 ел эчендә Төркия һәм Азәрбайҗанда күп кенә төрки дәүләтләр һәм халыклар дуслыгы корылтайлары үткәрелде. Төрки халыкларның мәдәниятен үстерүче ТЮРКСОЙ дәүләтара оешмасы да гаять актив эшли. Төрки дәүләтләрнең парламентара ассамблеясы даими рәвештә Бакуда җыелып тора. Аның хәтта үз байрагы да бар. 1991 елдан халыкара иҗтимагый оешма – Бөтендөнья төрки халыклар ассамблеясы (БТХА) эшли. Бу оешманың үткән берничә ел эчендә өч программасы кабул ителде. Узган елның май аенда исә Казакъстанда VI нчы корылтае узды.


Төрки дөньяда күптән инде «Евровидение» рәвешендәге «Тюрковизйон» дигән җыр бәйгесе үткәрелә. Соңгы бәйге исә узган елның ноябрь аенда Казанда узды. Сентябрь аенда башкалабызда Төрки яшьләр фестивале узуын да, еш кына төрки-мөселман театрлары фестивале үткәрелүен дә онытмыйк.


Төрки дөньяны берләштерә торган әлеге мәдәни багланышлар нигезендә киләчәктә идеология дә барлыкка килергә мөмкин. Аның тууы өчен төркиләрдә тагын да киңрәк һәм тирәнрәк нигез – «дөньяга уртак караш» булырга тиеш. Алга таба сүз нәкъ менә шушы уртак нигез, төрки халыкларның дөньяга карашы турында барачак.


Дөньяга караш шактый колачлы төшенчә. Безнеңчә, бу төшенчә чынбарлыкны гомуми рәвештә аңлаткан карашлар системасын, чынбарлыктагы кешенең урынын, кешенең чынбарлыкка һәм җәмгыятькә булган мөнәсәбәтен, аның инануларын, идеалларын, рухи байлыгын үз эченә ала.


Дөньяга караш идеологиягә дә нигез була ала. Җәмгыятьтә дөньяга караш бар икән, ул, аерым шәхесләрнең генә түгел, ә билгеле бер социаль төркемнең, халыкның яки милләтнең өлгергән булуын күрсәтә. Төрки халыкларны берләштерүче караш саф дини тәгълимат була алмый, чөнки төрки дөньяда тәңречелек, ислам, христиан, будда, яһүдилек һәм мәҗүсилек кебек төрле диннәр булган һәм бар. Моннан тыш халыкның күп өлеше дөньяви тормыш мохитендә яши. Бер генә төрки дәүләттә дә билгеле бер дин дәүләт дине итеп игълан ителмәгән. Безне, төркиләрне, берләштерүче дөньяга карашлар системасы дөнья диннәре туганчы ук барлыкка килгән һәм алар тамырлары белән табигатькә, кешенең дөнья турындагы борынгы чын төрки күзаллауларына барып тоташа.


Әлбәттә, бу борынгы күзаллауларда да бөек Кодрәтнең, ягъни Илаһның үз урыны булган. Аның турындагы мәгълүматны төрки халыклар Ибраһим, Гайсә, Мөхәммәт кебек пәйгамбәрләрдән түгел, ә табигатьне Илаһ белән бербөтенлектә күзәтү нәтиҗәсендә алган.


Мондый дөньяга караш асылы белән дингә түгел, ә табигать фәлсәфәсенә (натурфилософиягә) якын. Югарыда әйтелгәннәрне күздә тотсак, төркиләрнең дөньяга карашы дөньяви һәм милли характерда булуы ачыклана. Бер яктан, ул безнең борынгы тамырларыбызга, ә икенче яктан, бүгенге фән һәм фәлсәфә нигезенә таянырга тиеш.


I. Төркиләрнең борынгылыгы


Төркиләр үзаңында: «Без дөньяда иң борынгы халыклардан булабыз!» – дигән горур фикер бар. Безгә калса, моны дөньяга карашның чишмә башы, дип әйтергә мөмкин. Борынгылыкны төрки сүзләрнең шумер (Азия), этруск (Аурупа), индеец (Америка) һәм һинд-аурупа телләрендә дә булуы исбатлый. Дөньяның төрле телләренә борынгы төрки телдән сүзләр генә түгел, хәтта кайбер грамматик шәкелләр дә үтеп кергән.


II. Төрки космогония. Матдәнең һәм дөньяның
барлыкка килүе


Төрки мифология дөньяның барлыкка килүен түбәндәгечә аңлата. Иң әүвәлге матдә су белән һаваның катнашмасыннан торган. Аннары бу хаостан су (җир) һәм күк (һава, кояш) формалашкан. Шулай итеп дөнья барлыкка килгән.


Әлеге караш яңа яратылган дөнья­ның йомырка рәвешендә булганлыгын тасвирлаучы мифологиягә дә туры килә. Ихтимал, йомырканың сарысы кояш һәм күкне, ә йомырканың агы исә океан суларын чагылдырган. Бу беренчел матдәгә («күк-һава» белән су катнашмасына) төркиләр «җир-су» яисә «тиңгез/тиңгер» (диңгез), ә шумерлар исә «абсу» дигәннәр.


Димәк, бабаларыбыз дөньяны гомоген (бертөрле) матдәдән, ягъни судан торган универсаль элементтан барлыкка килгән, дип уйлаганнар. Су исә, аларның фикеренчә, үз-үзеннән барлыкка килгән. Хаосның су һәм һавадан формалашкан булуы безне аптырашта калдырырга тиеш тугел. Эш шунда ки, төрки халыклар һаваны шул ук суның пары итеп күз алдына китергән. Моны «суларга» дигән татар фигыле дә күрсәтә.


Дөньяның гомоген бер матдәдән (судан) формалашуы турындагы төрки карашны астрофизикадагы соңгы ачыш­лар да раслый. Галимнәрнең фи­керенчә, бөтен галәм иң әүвәл бер­дәнбер атомнан гына торган. Соңын­нан әлеге атомның шартлавы («Бөек шартлау») аркасында газлар, аннары йолдызлар һәм галактикалар хасил булган.


Шулай итеп, бабаларыбызның дөнья һәм матдәнең барлыкка килүенә караган фикерләре бик мантыйклы һәм бүгенге көндә дә заманча яңгырый. Шунысы кызык, беренче грек философларыннан Фалес бөтен әйбернең нигезендә, аларны тәшкил иткән беренчел матдә су булган, дип уйлаган. Белгәнебезчә, Фалес Мисырга барып, анда шумер галимнәреннән күп нәрсәләрне өйрәнгән, шактый мәгълүматны үзләштергән. Шумерлар исә борынгы төрки бабаларыбыз катнашында барлыкка килгән яки аларның көчле мәдәни тәэсире нәтиҗәсендә формалашкан бер кавем.


Әлеге багланышлар нәтиҗәсе тел һәм фәлсәфә чыганакларында да кү­зәтелә. Мәсьәлән, төрки «суг/сув» (су) сүзенең «бат» («батмак»), «пар» һәм «боз» кебек мәгънәдәш сүзләре бар. Аларның кайсы борынгырак икәнен белеп булмый. Татар әкиятләрендә зур су киңлекләренә «ат» дип әйтелә. Бу исә «батмак» фигыле белән бәйле булуы мөмкин.


«Ат» сүзенең этимологиясе исә «су» төшенчәсе итеп кулланылган «ат, атл, атыл» прототөрки һәм индеец сүзләренең тамырларына барып тоташа. Мәсьәлән, кечуа телендә «атл» су мәгънәсен белдерә. Ацтек телләренең берсе булган нахуатль телендә «атл» (су, океан) кәлимәсе бар. Татарстан җирендә Атмас, Аты елгалары, Атмаклы һәм Атлас күлләре бар. Идел елгасының иң борынгы исеме дә «Атыл» иде. Татар телендә «Атыл/Идел» сүзе «зур елга» мәгънәсенә ия. Шуңа күрә, мәшһүр «Атилла» исемен «Атыллы/Иделле» сүзе белән бәйләргә мөмкин.


Ләкин иң кызык гидроним, «ат» тамырын үз эченә алган «күл-ат» дигән парлы сүз. Бу сүзне без «Зур кешеләр» дигән бик борынгы татар риваятендә күрә алабыз. Анда: «Элекке заманда кешеләр... бик зур гәүдәле, көчле-куәтле булганнар. Күл-атларны кечкенә чокыр-чакырларны атлап чык­кан кебек кенә атлап узганнар», – дигән сүзләр бар [1].


Мондый парлы төрки сүзләрдәге ике тамырның мәгънәләре, гадәттә, бер-берсенә бик якын була, шуңа күрә «күл-ат» парлы кәлимәсенең икенче өлеше «зур су» яисә «зур елга» мәгънәсен белдерә торган бер гидроним булырга мөмкин. Монда без, төрки телендәге «атыл» вә индеец телендәге «атл» тамырлары «зур су» яисә «океан» төшенчәләрен чагылдырганын күрәбез. Шулай итеп «Атыл» (Идел) һәм «Атлантика», «Атлантида» кәлимәләре дә мәйданга килгәндер.


Шул ук чыганактан «бар» (барлык) һәм «ма» (юклык) морфемалары да килеп чыккан. Мәсьәлән, «бастырмак» – «бастырма», «язмак» – «язма». Төрки телләрдәге бу «ма/ме» кисәкчәсе рус теленең «письмо» (хат), резьба» (кисү, кисеп ясалган рәсем) кебек сүзләренә дә күчкән. Төрки «ма» кисәкчәсе исә шумерларның Тәңре тарафыннан бирелгән һәм «төшенчә» мәгънәсен чагылдырган фәлсәфи һәм дини «ме» сүзе белән бәйле булырга бик мөмкин. Мәсәлән, «патша хакимияте» МЕсе, ягъни «патша хакимияте» төшенчәсен белдергән сүз, «таҗ» МЕсе, «гыйбәдәтханә» МЕсе һәм башка МЕләр телдә кулланышта булган. Тулысынча шумер телендә 108 «МЕ» барлыгы ачыкланган [2].


Борынгы Мисырда «илаһи хакыйкать» яисә «галәмнең төзелеше» төшенчәләрен чагылдырган «Ма (ат)» сүзе («ат» – ул кеше җенесенең грамматик билгесе генә) «фиргавен хакимияте» илаһи доктринасының нигез ташы булып санала. Фиргавен исә илне хаостан саклап торучы бер сакчы булып саналган [3]. Төрки телләрдәге «ма» сүзенең бик күп мәгънәләре бар: «(б)ат» (су), «мә!» («ал!»), «Бер намә, язма, язмады («ма» – инкяр итү кушымчасы) / яздымы?» («мы» – сорау кисәкчәсе).


Суның «булулык» (бытие) нигезе булуын күрсәтүче «ма/ва» сүзенең функцияләрен без һинд-аурупа теллә­рендә дә күрә алабыз. Мәсьәлән, немец­чәдә: Wasser (су), etwas (бер­нәрсә), was (нәрсә). Шундый ук хәлне без семит телләрендә дә күзәтә алабыз. Мәсьәлән, гарәпчәдә: ма (су), ма (бернәрсә), ма (фигыльләрдә тискәрелек кушымчасы: гарәп. «ма катаба» = тат. «язмады»).


III. Төрки диалектика


Югарыда күрсәткәнебезчә, төрки халыкларның «күк, һава, кояш, Тәңре» төшенчәләре «су»га бик тыгыз бәйле. «Бал», «бай» дигән кояш исемнәре дә шул ук чыганактан килеп чыккан. Моны «(кояш) балыкты, баеды, батты» фигыльләре дә күрсәтә. Күргәнебезчә, монда «ба (ма)» тамыры берьюлы кояшның бар булуын да, юклыгын да белдерә. Төрки телләрдә «су (тук, суг, сув)» төшенчәсенә бәйле булган «тук» сүзеннән «йок» (төрекчә «юк») һәм «чок» (төрекчә «күп, мул») кебек бер-берсенә капма-каршы булган төшенчәләр барлыкка килгән. Бу мисал, безнең бабаларыбыз – борынгы төркиләрнең һәр әйбер яки вакыйга үз эчендә каршылыклылыгын, һәр әйбердә бер-берсенә каршы килгән ике тенденция бар икәнен аңлауларын күрсәтә. Мәсәлән, кояш чама белән җылытса, игеннәр мул булачак («ма» – бернәрсәнең бар булуы, «чок» – бернәрсәнең күплеге, мул булуы). Әгәр кояшлы көннәр бик аз булса яисә кояш чамасыз нык кыздырса, игеннәр юкка чыгачак («ма» – тискәрелек, инкяр, «йок» – бернәрсәнең булмавы). Бабаларыбыз, күп күренешләрнең эчендә шушы ике тарафның бер-берсе белән көрәшүен һәм шул көрәшнең һәр әйбер-күренешнең бар булуына, үсешенә төп нигез булып торганын аңлаган.


Мисал өчен, «хакимият» төшен­чә­сен алыйк. Аның эчендә ике башлангыч ята: бөтенләй юкка чыгардай көчсез хакимият һәм золымга тиң чамасыз «көчле» хакимият. Нормаль хакимият фәкать бу ике башлангычның үзара йогынты ясашуы нәтиҗәсендә генә яши ала. Татар мәкалендә: «Юаш булсаң, басарлар, усал булсаң, асарлар, ә уртада булсаң, ил башы итәрләр», – дип әйтелә. Әлеге мәкаль бабаларыбыз яшәеш диалектикасын һәм һәрнәрсәнең эчке каршылыгы булуын яхшы аңлаган икәнен күрсәтә.


Бу яңа чорда Гегель диалектикасы буларак бөтен дөньяга мәгълүм була. Гегельнең фикеренчә: «Һәрнәрсәнең эчендә капма-каршылык ята; каршылык һәртөрле хәрәкәтнең һәм яшәешнең тамыры; һәрнәрсәнең эчен­дә каршылык булганга күрә генә, ул ниндидер хәрәкәт кичерә, импульс­ка һәм эшчәнлеккә ия була» [4].


IV. Барлыкны танып белүдә «даг/тау» исемле кояш тавының роле


Су хаосын күккә (кояшка) һәм суга (җиргә) аерылганнан соң, төркиләрдә тау яки ялгыз торган бер агач күкне җир белән бәйләүче элементка әйләнеп китә. Төркиләрдә тауларга аерым хөрмәт күрсәтелә. Аларга Хан-Тәңре, Казбек, Эльбрус кебек исемнәр бирелгән. Тауларга изге бернәрсәгә кебек караганнар. «Тау/даг» – изге сүз.


Иң әүвәле бу сүз аваз ияртеме була. Мөгаен, ул тукранның агачны чокыганда «тук-тук» авазына ияреп ясалгандыр. Соңыннан бу сүз кошның үзен дә (тукран) белдерә башлаган. Кайбер индеец телләрендә тукранны «тукан» дип атыйлар. Бабаларыбыз кояшка исем эзләгәндә, охшатып фикерләү (ассоциатив фикерләү) ярдәмендә, кояшның күктә һәм биеклектә очкан кошлар белән, ә безнең очракта «тук-тук» дип тавыш чыгарган тукран белән ниндидер бәйләнешен тапкан һәм кояшны «тук» дип атый башлаган.


Шулай ук «Тау/даг»ның «так/тау» дигән кояш һәм йолдызлар символы – «үрдәк» сүзеннән дә барлыкка килүе ихтимал. Аның тамырын без һинд-аурупа телләрендә дә күрә алабыз. Мәсьәлән, инглизчә «duck» (үрдәк), русча «утка» (үрдәк). Төрки халыкларның мифологиясендә кояшны гәүдәләндергән алтын яки ак үрдәк образы булуы юкка түгелдер. Шулай итеп, кояшны гәүдәләндергән конус шәкелендәге (формасындагы) тауга да «так/даг/тау» исеме бирелгән иде.


Төрки халыкларның шул ук исемдә тәңресе дә булган. Шунысы кызык, этрускларның да Таг исемле бер тәңресе булган, ә антик греклар үз юлбашчыларына «таг» дигәннәр. Үзәк Америка индеецлары исә иң бөек юлбашчыларын «Кон тики» дип атаганнар. Тәрҗемәсе – «Кояш (Кон) улы (тики)».


Борынгы греклардагы «Теос» (илаһ), римлылардагы «Деус» (илаһ) һәм фарсылардагы «Дев/Див»нең (илаһ) дә төрки «тау» кәлимәсе белән бәйле булуы ихтимал. Шунысы да игътибарга лаек: майя телендәге «Тео» сүзе дә «илаһ» төшенчәсен белдерә. Төрки халыклар түрәләрен тау башларына күмгән, шунда ук корбан чалган, бәйрәмнәр үткәргән һәм дини җырлар җырлаган. Шушы рухи мохит эчендә «таг/тау» тамырыннан «туй, тук, суярга, такмак, сукмак» сүзләре мәйданга килгән. (Такмак – Тәңрегә җырланган мәдхия. Сукмак – бу сүз «Тук» тәңресен һәм күкне танып белү өчен бер юлны белдергән, ә бу юлның гәүдәләнеше тау булган).


Соңрак төркиләр далаларда, тау­лардан ерак булган үзәннәрдә яши башлагач, алар күмү һәм дини йолаларны үтәү өчен кечкенә ясалма таулар – курганнар төзи башлаган. Тау (курган) – Тәңре белән аралашу, күкне, галәм кануннарын, булулыкны (бытиены) өйрәнү чарасы.


Кытайлардагы «дао» дигән фәл­сәфи төшенчәнең тамырлары да төрки «тау» төшенчәсенә барып тоташкандыр, мөгаен. Кытайча «дао» «юл» дип тәрҗемә ителә. «Дао» – булулык (яшәеш) барышының һәм үсешенең һичкемгә һәм бернәрсәгә дә буйсынмаган мөстәкыйль кануны. Ул канун теләсә нинди заман һәм аралык (пространство) эчендә гамәлдә була. «Дао»ны танып белү табигать кануннарын аңлау һәм аңа ярашып яши белү дигән сүз.


Аннары бу фәлсәфәне японнар үз­ләштерә һәм аңа японча «синто» (тәңреләр юлы) дигән исем бирәләр. «Син» – японча «тәңре», ә «то» – «дао» (юл) дигән кытай сүзенең японча әйтелеше.


Дәвамы бар


Админ.: Мәкаләнең журналдагы исеме - "Төрки дөнья һәм дөньяга караш"


Әдәбият:


1. Татар халык иҗаты: риваятьләр һәм легендалар / Томны төзүче һәм искәрмәләр язучы Сәлим Гыйләҗетдинов. – Казан. Татар. кит. нәшр., 1987.
2. Гудава Тенгиз. До и после Библии. Гл.II, Шумер/МЕ, www.netslova/sumer/gl 2. html-27.03.2014)
3. Рол Дэвид. Генезис цивилизации. – М.: Изд-ство ЭКСМО, 2003.
4. Гегель. Г. Соч. В 14 тт., Т.5. – М-Л., 1937.

Теги: Рафаэль Мөхәмәтдинов Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру