Төрек вә татар тарихы

Бәркә хан
Улакчы урынына Батуның энесе, Җучиның угылы Бәркә хан булды (1255). Ул Мәнгү (Мөнке) каанга күп һәдияләр [1] җибәрде. Бәркә Бату вакытында чакта ук дин исламны кабул итмеш иде. Тәхеткә утырганнан соң хатыны Чәчәк, кардәше Тукайтимур вә башка олуглары илә бергә исламны кабул иттеген рәсми игълан итте.Вә исемен дә «Бүркә»дән «Бәркә»гә (Бәрәкә) әйләндерде. Ислам хәлифәсе Мөстәгсыйм биллаһка [2] бәйгать биреп3 вә хатлар язышып торды.

Бәркә хан булмастан элгәре, Тули ханның Һүләкү исемендәге углы, Мәнгү каанның әмере илә, Иран җәһәтләрен яулап алып, Исмәгыйлия исемендәге аерым бер ислам дәүләтен бетерде (1253) вә Насретдин Туси [4] исемендә бөек бер ислам галимен үзенә вәзир вә киңәшче итте. Ошбу бөек галим могтәзилә вә шига (шигый) мәзһәбендә иде. Һүләкү, мәмләкәтен янә киңәйтергә теләп, азәрбәйҗан тарафыннан Кстантина (Константинополь) тарафларына йөрергә ният итте. Ошбу бөек галим шул көн ислам хәлифәсенең пайтәхете вә хисапсыз гыйлем йортлары вә голәмәнең оясы булган Багдад шәһәрен иң элек алмак лязимдер, дип киңәш бирде. (Багдад Чыңгыз вакытында сәламәт калмыш иде.) Һүләкү моны мәгъкуль күрде вә Багдадка барырга әзерләнде. Ошбу хәбәрне Бәркә ишеттеге илә Һүләкүне агасы Бату тарафыннан тыйдырды.

Бу эш Бәркә иҗтиһады илә генә булды. Юкса Багдадны алмактан (гына) түгел, бөтен дөньяның астын өскә әйләндерүдән дә «Ясак»ның [5] тыйганы юк иде.

Бату үлгәч тә комсыз Һүләкү, Насретдинның теләдегенчә вә Мөстәгсыйм хәлифәнең вәзире ибне Голкаминың дәгъвате буенча, Багдадка килде вә ибне Голкаминың хәйләсе илә [6], әүляд [7] вә гыялы [8] илә хәлифәне вә эчендә бер миллион кадәр җан булган Багдад халкын һәммәсен үтереп, дөньяда мисалы күрелмәгән золымны башкарды. Вә ошбуның илә мөселманнарны янәдән күп гасырлар терелмәслек итеп һәлак итте. Никадәр бөек мәдрәсәләр, китапханәләр бар исә, барчасын җир илә бәрабәр итте (1258).

Багдадтан соң Һүләкү Мисыр өстенә йөрде. Бәркә ошбуны күреп-белеп торыр иде, ни итәргә шашты, аптырады. Ошбу вакыт Мәнгү каан күп гаскәр илә Кытай эчендәге фетнәне басмак өчен китеп барыр иде, вафат итте. Мәнгү үз янына иптәш итеп бөек энесе Кубла (Хубилай, Кубилай) ханны алып, үз урынына Каракорымда кечек энесе Артыкбүкә ханны утыртып китмеш иде. Юлда Мәнгү урынына, олуг улдыгы өчен, Кубланы каан иттеләр. Форсат күзәтеп кенә торган Бәркә өчен монда бик уңай бер эш килеп чыкты. Ул Каракорымдагы Артыкбүкәгә: «Син каанлыкны үз кулыңнан җибәрмә. Мин сиңа ярдәм өчен гаскәр җибәрдем», – дип хәбәр күндерде. Артыкбүкә үзен каан игълан итте. Моны ишеткәч тә Кубла гаскәре илә әйләнеп кайтты вә Артыкбүкә илә сугышырга кереште. Бу хәбәр Һүләкүгә җитешеп, ул гаять уңайсызланды. Мисыр чигендәге гаскәренә Көтбуга исемендәге берсен баш итте дә, үзе туган Марага шәһәренә кайтты. Һүләкү киткәч тә, Мисыр солтаны Сәйфетдин Катыйз Котлы гаскәре илә чыгып Һүләкүнең ун мең гаскәрен ахырына кадәр бетереп һәлак итте (1260).

Болар һәммәсе дә Бәркәнең төзегән планнары иде [9]. Эшләр камил ул теләгәнчә килеп чыкты. Әгәр Бәркә булмаса иде, Мисыр да бөтенләй Һүләкү кулында көлгә әйләнәчәк иде.

Һүләкү ошбу кадәр уңайсызлыклар сәбәбеннән теләгәнчә мәмләкәтләр яулый алмады, бәлки Иранда Мараганы пайтәхет итеп, барлык җирләрен идарә итеп тора башлады [10].

Һүләкү бу кадәр бәлаләрнең бар сәбәбе Бәркә идекен бик яхшы белә иде. Бәркә илә Һүләкү арасында электән үк була килгән дошманлык бу кәррә янә куәтләнде. Ахырда Һүләкү Бәркә илә сугышу фикеренә төште. Бәркә, Һүләкүне ислам падишаһларын нигезеннән бетерүдән тыеп алып калу илә генә канәгатьләнмичә, Һүләкүдән үз кулы илә үч алу кайгысында иде. Бу хәлдә Һүләкүнең сугыш теләве үзе Бәркәнең максуды иде.

«Ясак» буенча ганимәтләр Чыңгыз балалары арасында бүленү лязим иде. Бәркә, илче җибәреп, Һүләкүдән алган ганимәтләреннән үзенең өлешен сорады. Һүләкү Бәркәнең илчеләрен үтерде. Һәм ошбу сәбәптән бик тиз сугыш башланды. Бәркә хан тарафыннан Нугай исемендә, Һүләкү тарафыннан Нуян исемендә башлыклар Кавказиядә, Ширзан тарафларында сугыштылар. Әүвәл мәртәбәдә Нугай өстен чыкса да да, соңыннан Нуян җиңүче булды (1261).

Соңра [3] нче сугышта янә Һүләкү, өстен калып, Бәр­кә иленә чыкты. Кыпчак халыклары чатырларына гас­кә­рен җибәреп һәртөрле кабахәт­лекләр иттерергә керешкән иде, аңламастан, күп гаскәр илә Бәркә килеп чыкты һәм Һүләкүнең гаскәрен бөтенләй туздырды. Бу сугыш Тимер Капу сугышы дип аталадыр. Моның соңында Һүләкү янә Дәште Кыпчакка бару кайгысына керсә дә, һич эш башкара алмады. Ахырдан каты кайгылар эчендә вафат итте (1266).

Җиренә угылы Абака хан булды. Бу янә Бәркә өстенә гаскәр җыеп барып сугышты, ләкин җиңелүдән башка нәтиҗә күрмәде.

Артыкбүкә илә Кубланың сугышуы ике елга кадәр сузылды. Ахырда Кубла каан булды вә күп гаскәр илә янә Чин эченә сәфәр итте, Пекин (Ханбалык) шәһәрен Каракорым шәһәре урынына пайтәхет итте.

Бәркә хан ислам кабул итүе илә бөтен татарлар дин исламны берьюлы кабул иттеләр вә бөтен ихласлары илә дин исламга ябыштылар. Мөселман булмаган халыклар бу эшкә аптырап калды. Бәркә үзен дин исламның, Коръәннең яклаучысы дип игълан итте. Бәркә мәмләкәтендә дин исламга каршы тел кузгалтмак имкянсыз [11] булып калды. Бәркә дин исламны үгрәтмәк [12] һәм кыпчак мәмләкәтенә гыйлем нәшер итмәк өчен ислам мәмләкәтенең һәр тарафыннан галим-голәмәләр китерде, мәдрәсә вә мәсҗедләр бина итеп вәкыфлар оештырды. Ошбу сәбәптән ислам голәмәсе Бәркәгә «Насретдин Аллаһ», «Әбелмәгали» дип ләкабләр [13] куйдылар. Ислам голәмәсе зурларыннан Нәҗметдин әз-Заһиди Бәркәгә нисбәт илә «Насыйрия» исемендә китап язып Бәркәгә һәдия итте.

Бәркә хан илә Мисыр падишаһы Мәлик Заһир Бәйбарыс хатлар язышалар, бүләкләр илә илчеләр җибәрешәләр иде. Сарай шәһәре Бату хан вакытында бина ителеп җитмәгән иде, аны Бәркә тәмам итте.
Бәркә хан 1266 нчы елда вафат итте. Үзенең урынына калырга бер баласы булмадыгыннан, Бату ханның Тукан исемендә угылының баласы Мәнгү Тимер хан ителде.

1. Һәдия — бүләк.

2. Мөстәгсыйм биллаһ– Габбасилар нәселеннән соңгы Багдад хәлифәсе – Әбү Әхмәт Габдулла әл Мөстәгсыйм (1213-1258).

3. Бәйгать бирү – тугрылыклы булу.

4. Насретдин Туси (1201-1274) — фарсы математигы, механигы һәм астрономы.

5. «Ясак» – Җучи мәмләкәте чорында кануннар тупланмасы, «Яса».

6. Ибне Голками шигый мәзһәбендә иде. Хәлифә, бервакыт Багдад мөселманнарының өзлексез сөнни, шигый низагларын юк итү өчен, бәгъзы шигыйларны үтертеп, мәхәлләләрен гаскәр тарафыннан талатмыш иде. Ибне Голками ошбуның үчен алмак кайгысында иде. Һүләкүне дәгъват итте. Һәләкү килеп, Багдадны камаган вакытта, Ибне Голками хәлифәгә: «Һүләкү сезне һаман хәлифәтегездә калдыра вә углыгызга үзенең кызын бирә вә сезне хәзер дәүләтнең бөтен дәрәҗәле түрәләре илә шәһәр янына туйга дәгъват итте», – дип хәбәр бирде. Хәлифә барлык түрәләр илә шәһәрдән чыкты. Ошбу урында Һүләкү тарафыннан үтерелделәр. Соңра бөтен Багдад халкы үтерелделәр (Ә.В.).

7. Әүляд – нәсел-токым.

8. Гыял – өй җәмәгате, бала-чага.

9. Морад әфәнде тарихыннан (Ә.В.) (Мәшһүр татар тарихчысы Морат Рәмзи – Ред.).

10. Һүләкү Багдадта гыйлем йортларын һәлак иттерде исә дә Марага гыйлем йортларын бина иттерде. Гыйлем вә мәгарифнең тәрәкъкыйсе өчен көллиятле вәкыфлар вә хәзинәләр оештырды, вә Марагада шулвакытка кадәр мисалы булмаган бер расыйдханә (обсерватория) эшләтте. Дүрт йөз меңнән артык том нәфис китаплар туплап, мөкәммәл бер китапханә төзеттерде. Гыйлем һәм һөнәр ияләрен һәр тарафтан җәлеп итеп, аларга акча тәгаен иттереп, бөек бер академия тәшкил иттерде (Ә.В.).

11. Имкянсыз – мөмкин түгел.

12. Үгрәтмәк — өйрәтү.

13. Ләкаб — кушамат.

Комментарий язарга