Төрек вә татар тарихы

Күренекле тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Әхмәтзәки Вәлидинең (1890-1970) «Төрек вә татар тарихы» исемле китабы 1912 елда Казан шәһәренең «Милләт» матбагасында басыла (280 бит). 1915 елда шуның нигезендә «Кыскача рәсемле төрек-татар тарихы» дөнья күрә (135 бит). 1917 елда әлеге әсәрнең икенче басмасы берникадәр үзгәртелеп янә укучыларга таратыла (96 бит). Ә 1992 елда текстолог-галим Равил Әмирханов тарафыннан «Кыскача төрек-татар тарихы» халкыбызга кайтарылды. Әмма «Кыскача» тарихларда «Төрек вә татар тарихы»ның Алтын Урда һәм Казан ханлыгына нисбәтле V, VI бүлекләре шактый аз яктыртылган. Шул сәбәпле, игътибарыгызга 1912 елгы басмадан әлеге бүлекләрне тәкъдим итәбез.

Шунысын да искәртү урынлы булыр: әлеге әсәр 22 яшьлек Әхмәтзәкинең, вакытлы матбугатта басылган мәкаләләрен искә алмаганда, беренче саллы хезмәте.

Редакциядән

Дәште [1] кыпчак яки Алтын Урда мәмләкәте

Җучи хан

Җучи – Чыңгызның олуг угылыдыр. Сугышлар соңында, атасы Чыңгыз янына кайтып, кардәш ыруглары илә көрәшкәч, атасы аны үзе яулап алган кыпчак иленә җибәрде. Җучи үзенең бер микъдар гаскәре илә Урал һәм Волга тирәләрендә күчмә хәлдә тереклек итте. Җучиның мәмләкәте үзенә нисбәт илә «Җучи иле» яки «Җучи олысы» дип аталыр иде. Җучи күркәм холыклы падишаһ иде. Атасыннан алты ай алда үз олысында вафат итте (1227). Яше 30 илә 40 арасында иде. Шәйбан, Иҗен, Бәркәҗар, Бату, Бәркә, Тукайтимур исемнәрендә угыллары калды. Җучиның вафатына Чыңгыз гаять кайгырды вә Җучиның угылларын чакырып Каракорымга китерде. Җучиның угылы Бату яшькә кечерәк булса да, баһадирлык, гакыллылык җәһәтеннән кардәшләреннән өстен иде. Чыңгыз аны хан итте вә алтыннар илә зиннәтләткән кыйммәтле бер тирмә бирде.

Бату хан

Бату хан булгач та, үз илен киңәйтү кайгысына керешеп, сугыш яракларын карый башламыш иде. Бабасы Чыңгыз ханның вафат хәбәре килеп, эшләреннән туктап калды.

Ике ел соңында (1229) Үгәдәй ханның каанлыгын рәсми расларга җыелачак корылтайда булмак өчен Бату, үзенең кардәшләрен бергә алып, Каракорымга сәфәр итте. Үзе урынына энесе Тукайтимурны тәгаен итеп калдырды. Каракорымга бөтен ханнар җыелып Үгәдәйне рәсми каан иттеләр. Барысы бергә сый-хөрмәт күреп, уен-көлкеләр иттектән соңра, барысы бергә Кытайга барып кайттылар. Моннан соң Үгәдәй каан, Батуны итәчәк сугышларына ярдәм өчен, үзенең угылы Киекҗан, Толуй угылы Мәнгү хан, Чыгтай угылы Байдар ханнар командасында 30 мең гаскәр хәзерләп, һәммәсенә Батуны баш итеп, кыпчакка озатты. Болар, кыпчакка килеп кунак булдыклары соң, Болгар ханлыгына сәфәр иттеләр. Юлда бәгъзы болгар кешеләре боларның килгәнен күргәч тә Болгарга хәбәр иттеләр.

Бату шәһәрне күп зыян салып алды. Илһам хан Батуның куәте алдында баш ияргә мәҗбүр булды, Батуның итагатенә керде. Бер микъдар салым һәм дә кирәк вакытта гаскәр бирәчәк булды (1236 ел).

Моннан соң Бату рус җиренә йөрмәк булды. Болгар ханына да үзе илә бергә булуны боерды. Ошбу вакыт рус мәмләкәте берничә вак кенәзлекләргә бүленеп бетмеш вә ошбу кенәзләр бер-берсе илә һәрвакыт сугышып тора торганнар иде. Бату кенәзләргә кан түкмичә итагать итүләрен сорап илче күндерде. Бу эшкә вак кенәзләрдән алып Владимир шәһәрендә тора торган бөек кенәз Георгий да каршы торды.

Бату иң әүвәл Рязань кенәзенә килде. Биш көн кадәр вакыт солых илә бирүләрен көтеп торды, булмады. Ахырдан Бату гаскәре шәһәрнең кальгасы өстенә баскычлар илә менделәр дә, шәһәрнең астын өскә әйләндерделәр. Кул көчләре илә шәһәрне алдылар. Бәгъзы кенәзләр меңләгән гаскәр җыеп каршы торып маташтылар исә дә, татар атларының аяклары астында тапталудан башка файда чыкмады. Моннан Москвага килеп, кенәз Владимирны әсир алып Владимир шәһәренә киттеләр (1237 сәнә, 2 февраль). Татар гаскәрләре Владимирга җиттеләр. Владимир халыклары татарларның йөреш-торышларының артык дәрәҗәдә җиңел булуыннан хәйран калды. Бөек кенәз Георгий татарларның килүен ишеткәч тә качмыш иде. Бату: «Бөек кенәз мондамы?» – дип сорады. Руслар уклар илә җавап бирделәр. Бату солых илә бирүләрен сорады, янә уклар илә җавап бирделәр. Ахыр 6 нчы көн (8 нче февраль) татар гаскәре шәһәрнең һәр җәһәтендәге капкаларын ватты да үз куллары илә шәһәрне алды.

Моннан соң Бату гаскәренең бер микъдарын Кострома вә Галичә тарафына җибәрде. Үзе Ростов тарафларына китте. Февральдә 16 шәһәрне алды. Кенәз Георгий Сить елгасы тарафында торыр иде, күп гаскәр хәзерләп татарларга каршы чыкты.Гаскәре илә бергә Георгий үзе дә һәлак булды. Бату Новгород тарафына китте. Тверь, Торжок, Волок кеби берничә шәһәрне алдыкы соңра, Новгородка барып җитмичә, әйләнеп кайтып китте.

Новгород русларның иң бай шәһәре иде. Аның сәламәт калуы руслар өчен зур бәхет булды. Кайтып барган юлы Козельск шәһәренә туры килде. Ошбу шәһәр әһеле кадәр Батуга каршы торган руслар булмады. Бату бу шәһәрнең халкын һәлак итеп бетердектән соң гына ала алды.

Ошбу вакыт тәмам яз булып, бозлар тишелер вакытлар җитмеш иде. Татарлар Дон буена кайтып җиттеләр вә ошбу урында истирәхәт өчен калдылар. Әсир итеп алган рус руханиларын җибәрделәр.

1240 елда Бату хан җәнүби Русиягә юнәлде. Мәнгүне гаскәре илә Киев шәһәренә җибәрде вә Киев кенәзенә ихтияры илә бирелүен сорап илче җибәрде. Киев кенәзе Михаил илчеләрне үтертте вә Мәнгү гаскәре килеп җитү белән үзе куркып шәһәрдән качты. Моның урынына янә Данаэль кенәз булса да, ул да качты. Өченче буларак Дмитрий кенәз булды. Киев халкы гаять мәгърур иде, татарга җиңелүне хәтерләренә булсын китермәсләр иде. Бату, илчеләренең үтерелүен ишеткәннән соң, үзе гаскәре илә сәфәр итте.

Мәнгү илә Бату, Киев янында Днепр елгасы аша чыгып, Киевның кальгасы янына килмәктә иделәр. Татарларның кычкыруларыннан, атларының кешнәү­ләреннән, дөяләренең бакыруыннан, арбаларының шыгырдавыннан шулкадәр куркынычлы тавыш хасил булды ки, Киевта адәмнәр бер-берсе илә сөйләшкәндә сүзләрен дә көчлек илә ишетәләр иде. Киев әһле янә солых чарасын карамадылар. Татарлар Киевның тимер капкасын ваттылар да шәһәр әһеленә кылычлары илә хөкем итә башладылар. Бер көн эчендә бөтен Киев урамнары үләксәләр илә тулды, адәм каннары елга булып акты.

Руслар, кыйммәтле нәрсәләрен яннарына алып, нәсара [2] динен кабул иткән Дмитрийның кабере илә Десятинная дигән чиркәү кеби мөкатдәс урыннарына тулдылар, истимдад итәрләр [3] иде. Татарлар ошбу чиркәү илә ошбу каберне җир илә бертигез иттеләр. Кенәз Дмитрийны әсир итеп Бату янына китерделәр. Бату кенәзне гафу итте. Киев шәһәре халкының күплеге, зиннәтлеге, байлыгы илә шәркый Яуропада беренче шәһәр иде. Татарлар кулында тузан булып күккә очты, адәмнәре җир ителде, каннары елга булып акты.

Моннан соң Бату Польский корольлеге тарафына юнәлде. Юлда Галицкий, Владимир исемнәрендә кенәзлекләрне алды. Ошбуның илә русларның Новгородтан башка барлык кенәзлекләре татар кул астына кереп бетте.
Бату, бөтен Польскийны вә моннан соң Венгрия, Болгария вә Хорватия (Босния) вилаятьләрен алып, Германия мәмләкәтенә керде. Ошбу вакыт бөтен Яуропаның коты очты, барлык Яуропа үзләренең ватаннарын саклаудан өмид өзделәр. Гареби Яуропада Англия җиренә кәсепкә бара торган балыкчыларны, «Татарлар килә» дип, юлларыннан туктаттылар. Ошбу җиргә җиттеге соң Батуга Үгәдәй каанның вафат хәбәре килде. Ошбу сәбәптән Бату кайтып китте. Татарларның ошбу хәлләре Яуропага мәгълүм түгел иде, аларча изгеләр догасы Батуга тәэсир итте.

Бату хан Идел буена кайттыкы соң, мәмләкәт эшләрен тәртип вә низамга куярга, шәһәрләр бина итеп, гаделлек илә мәмләкәтне идарә итәргә кереште. Һәм мәмләкәтне идарәгә уңай булсын өчен Әчтерханның югары ягында, Актүбә дигән урынга Сарай исеме илә шәһәр бина итә башлады (1243).

Рус кенәзләре ханга итагать белдереп, бәйгать итәргә [4] килә башладылар. Иң әүвәл кенәз Ярослав бәйгать итте.

Бату гаскәре, гомумән, төрекләр-магуллар, йогышлы авырудан, ваба вә чумадан бик куркалар, ваба вә чума кеби авырулардан бик нык сакланалар иде. Рус кенәзләренә бәйгать итәргә килгәндә карантин күрергә, ут, төтен аша чыгарга туры килә иде.

Ханга бәйгать соңында, кенәзләргә кенәзлекләрен олуг кааннан раслату кирәк иде. Кенәз Ярослав үзенең угылы Константинны Каракорымга каан хозурына җибәрде. Моннан соң барлык кенәзләр бер-бер артлы килеп бәйгать иттеләр. Бату Ярославны җөмлә кенәзләргә баш – Великий кенәз итеп Киев шәһәренә җибәрде. Ошбу көнгә кадәр Бөек кенәз Владимир шәһәрендә булыр иде. Батуның мәмләкәте ике төрле идарә кылына башланды. Берсе – идарәи мохтарияле (автономный) вилаятьләр. Безнең бабаларыбыз болгарлар илә Русь, Польша кенәзлекләре кеби. Икенчесе – Батуның үзе насыйп иткән валиләр [5] ярдәме илә идарә ителгән асыл мәмләкәттер.

Үгәдәй каанның вафаты соңында хатыны Турагина каанлык итте. 1246 сәнәдә Корылтай җыелып, Үгәдәйның угылы Көекне каан тәгаен итеп бөек җөлүс [6] туе булды. Ошбу туйда Бату, аягы авырттыгы сәбәбеннән, була алмады. Үзенең энесе Бәркә илә якыннарын һәдияләр илә җибәрде, вә бөек кенәз Ярославны һәм җибәрде. Ошбу туйда бөек магул мәмләкәтенең һәр тарафыннан хисапсыз күп түрәләр, ханнар, ислам мәмләкәтеннән янә бик күп галимнәр хазир булдылар. Көек бер елдан артык каанлык итә алмады, вафат итте. Батуга каанлыкны тәклиф иттеләр [7], кабул итмәде. Бәлки Толуй ханның угылы Мәнгүне муафикъ күреп, ошбуны тәгаен итегез, диде. Һәм Мәнгү каан итеп тәгаен ителде (1251).

Бату кызылга тартым төстә, биек гәүдәле, көләр йөзле, гаять гакыллы, сәясәт эшләрендә маһир, бик юмарт падишаһ иде. Чыңгызның башка балалары нигездә моның фикереннән чыкмаслар, бәлки моны хөрмәт итәрләр иде.

Бату хакыйки Чыңгыз баласы иде, махсус бер дин вә мәзһәб илә мавыкмады, бер Аллага гыйбәдәт итәр вә һәр дин әһеленә бер дәрәҗәдә хөрмәт итәр иде. Дөньяның сирәк падишаһларыннан булган Бату 1255тә вафат итте. Җиренә угылы Сартак хан булмыш иде. Бер елдан вафат итте. Соңра энесе Улакчы хан булды исә дә, бу да тиздән вафат итте.

Дәвамы бар

________________________________________

1.  Дәшт – фарсыча бушлык мәгънәсендә. Дәште кыпчак – кыпчак сахрасы мәгънәсендә. Яңа мәмләкәт, Батуга бирелгән алтынлы тирмәгә карап, «Алтын Урда» аталды. Бу мәмләкәт магуллар тарафыннан Җучи вакытында «Җучи иле», аннан соң «Бәркә иле», Үзбәктән соң «Үзбәк иле» дип аталды. Төрек-магул гаскәре эчендә татарлар да күп булды һәм дәһшәтле бер гаскәрне атарга «татар» дигән исем муафикърак булганы өчен, гареб һәм рус халыклары Чыңгыз командасындагы төрек вә магулларны «татар» дип атадылар.

2.  Нәсара – хрис­тиан.

3.  Истимдад итү – дошманга каршы тору өчен ярдәм сорау.

4.  Бәйгать итү – берәүнең хакимиятен тану һәм аңа буйсыну.

5. Вали – дәүләтнең бер өлкәсен идарә итү тапшырылган кеше.

6. Җөлүс – тәхеткә утыру.

7. Тәклиф итү – йөкләү.

Комментарий язарга