Наис Гамбәр. Төнге учаклар

Күкрәп килде яңгыр…
Яфраклардан
Шыбыр-шыбыр тамды тамчылар;
Сусап яткан җиргә түгел, алар
Безнең иреннәргә тамдылар.
«Яшен идеме ул, әллә яшьме, —
Иреннәрне өтеп алдылар?»

Язмышыбыз ничек якын булган, —
Тамчы белән тамчы арасы;
«Мин бер аучы син бер болан кызы» —
Икебез дә шундый нарасый

Идек лә без… Төнге яланнарга
Яланаяк чыгып йөгердек;
Чирәмнәргә ятып тәгәрәдек,
Сабый бала идек, тилердек;

Юләрләндек, шаштык таңга кадәр
Таганнарга асылып атындык;
Онытылды… Иреннәргә кунган
Бәллүр тамчы төшеп ватылды.

Ватылды да… Сулар бүлеп куйды
Кыйтга белән кыйтга арасын;
Менә хәзер..
Мосафирдай уйга калып торам
Гомер уртасында чарасыз.

Күкрәп килер яңгыр,
еракларда
Утлар күреп каршы чабарсың;
Соңарырсың ләкин,
Мин кабызган төнге учакларнын
Урыннарын гына табарсың.

Комментарий язарга