Журнал «Безнең мирас»

"Төнбоектай ак чәчкә син..."

Төнбоектай ак чәчкә син
Саташкан инешемдә.
Сөттәй ак юллар юрыйсың
Өнемдә һәм төшемдә.
Шигырь утым сүрелмәстер -
Мин бит океанга охшаш:
Күңелемнең төпкеленнән
Сүзләр чәчри - чуерташ!
Син - Җир кызы, охшагансың
Фәкать, фәкать үзеңә.
Лалә гөл сыман балкыйсың -
Түз, йөрәгем, түз генә!
Тау чаклы эшләр башкарам -
Үземә каратырга.
Ләкин әүвәл мин тиешмен
Тик сине яратырга!..
Рафаил Такташ
Фото: pixabay

Теги: Рафаил Такташ Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру