Тирән тамырлы Туйкиннар

1971-1972 уку елы… Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укыйм. Мөгаллимебез Мөхәммәт Мәһдиев үзенең студентларына курс, диплом эшләре тәкъдим
итә. Исем-фамилиясе үк шигъри яңгырашлы «Фазыл Туйкә (Туйкин), тормыш юлы һәм иҗади эшчәнлеге» дигән тема күңелемә хуш килә.
Мөһәммәт абый сөйләгән­нәрдән Фазыл Туйкинның шәхес культы корбаны икәнлеген, аның турында материал табу авыр булачагын, булганнарының да гасыр башында ук чыккан газета-журналларда сибелеп ятканын һәм аларның, шулай ук китап булып чыккан әдәби әсәрләренең дә гарәп имлясында басылганын белсәм дә, эшкә керешәм. Китапханәләргә чумам. Иң беренче эш итеп, сирәк китаплар фондында сакланучы җыентыкларын барлыйм. Алар кулга бирелмәгәнлектән, уку залына яздырып, көннәр буе утырып, кириллицага күчерә башлыйм. Бу эшне әллә ни авырлык тоймыйча башкарып чыгуым, чигү бизәкләре кебек хәрефләрне әнкәйдән дә бераз өйрәнеп, университетта да Лена апа Таҗиеваның гарәп төркеменә йөреп, яратып үзләштерүемнән булгандыр.

Әдәби әсәрләрен кириллицага күчереп бетергәч, ул яшәгән елларда нәшер ителгән газета-журналларны актара башладым. Монысы инде бик күпкә авыр һәм тузанлы эш иде. Әмма миңа кызык, чөнки героема көннән-көн ныграк гашыйк була барам. Җитәкчем дә һаман дәрт өстәп, юнәлеш биреп тора. Өфе китапханәләрендә дә «казынырга», бүгенге көндә дә исән булырга тиешле хатыны белән танышырга, истәлекләр яздырып алырга, берәр фотосурәтен, исән булса, берәр кульязмасын алып кайтканда да әйбәт булыр иде, дигән теләк туа.

Хөршидә Туйкинаның адресын табып, Башкортстанның Үзәк дәүләт архивына һәм Башкортстанның Үзәк фәнни китапханәләренә керергә рөх­сәт итүләрен сорап, «Казан утлары» жур­налының баш редакторы Зәки Нури имзалаган хатларны алып юлга чыгам. Юлдашым да бар. Ул – көндезге бүлектә укучы Җәвит дигән егет. Фазыл Туйкинның гаиләсе янына да без аның белән бергә бардык.

Хөршидә апа (без аңа шулай эн­дәштек, ә ул мулла кушкан исеменең Хөршидсара икәнен әйтмәде) – уртача буйлы, җыйнак гәүдәле ханым. Ак яулыгын озынча итеп бәйләгән; итәге киң итеп тегелгән, бизәкле, үзенә бик килешле, билле күлмәк кигән; аягында ап-ак йон оекбаш иде. Сөйләшүе йомшак, салмак, ипле. Өйләре чис­та, идәннәрендә келәм. Кызы, кияве, аларның гаиләсе белән яши икән.

Хөршидсара апа сөйләгәннәрдән блокнотыма түбәндәгеләрне язып куйганмын:

«Фазыл 1931-1937 елларда Габдрах­ман авылында укытты. Башта Фазылны алдылар. 1937 елның 1 нче гыйнвары иде. Ул вакытта Кәбир абый авырый иде. Аны февральдә алдылар».

Кәбир Туйкин, туганы Фазыл Туйкинны кулга алгач, үзенең һәм туганының кульязмаларын ашыгычлык белән җиргә күмә. Хөршидсара апага: «Әгәр мине алсалар, абзар капкасы баганасыннан фәлән юнәлештә, фәлән адым ераклыкта, фәлән метр тирәнлектә булыр. Дөньялар гел болай тормас, дөрес тормыш килер. Фазыл да кайтыр, бу бер чуалчык ялгышлык», – ди.

«Фазыл да, Кәбир абый да кайтмадылар», – дип сүзен дәвам итә Хөр­шидсара апа. – Фазылның 1938 елның 11 нче гыйнварында харап ителүен 1953 елда гына белдек. (Соңыннан өйрәнелгән документлар буенча Фазыл да, Кәбир Туйкин да 1938 елның 11 нче февралендә «атып үтерергә» дип хөкем ителәләр. Карар шул елның 15 нче февралендә тормышка ашырыла.)

Кульязмалар турында кабат сорау биргәч, Хөршидсара апа:

«Башта казымадык. Үзем дә берәүгә дә әйтмәдем. Байтак вакытлар үткәч, бик эзләдек, таба алмадык», – дип җа­ваплады. «Бердәнбер сурәте» дип, бармак бите кадәрле бер фотосын бирде. Аны фотографиядә үрчетеп, зурайтып, зурайтылган вариантын Хөршидсара апаның үзендә дә калдырып, Казанга алып кайттым. Өстенә утыртма якалы костюм, башына фәс киеп төшкән шул фотосурәтне, кулъязмамның беренче битенә куеп, 1973 елда диплом эшемне якладым.

Бу фото «Казан утлары» журна­лы­ның 1977 елгы 6 нчы санында дип­лом эшемнең бер өлеше белән бергә басылып, киң җәмәгатьчелеккә мәгълүм булды. Фазыл Туйкинның тууына 100 ел тулганда шул ук «Казан утлары» журналында инде икенче, галим Җәүдәт Миңнуллин тапкан фотосурәт һәм өстәмәләр белән «Бүген дә хәрәкәттә» исемле уртак мәкаләбез чыкты. Аннан соң да бу тынгысыз җанлы чын педагог, туган җирен, халкын өзелеп яратучы олуг шәхес белән бәйле материалларны гел туплап, җыеп, кызыксынып яшәдем. Туганнары, укучылары белән хат алыштым.

Милләтемнең талантлы, батыр йө­рәкле уллары Фазыл һәм Кәбир Туй­киннарның иҗатын туплау, эш­чән­лекләрен өйрәнү эше әле дә дәвам итә. Узган ел, 2014 ел­ның 17 нче октябрендә Әлмәт шә­һәрендә үткәрелгән «Кәбир һәм Фазыл Туйкиннар: заман, шәхес, чынбарлык» дип аталган төбәкара фән­ни-гамәли конференциядә бик шат­ланып катнаштым. Туйкиннар та­мырының бүгенге көчле буынын күреп сокландым. Алар Фазыл һәм Кәбир Туйкиннардан соңгы 3-4 нче буыннар. Туган илебезнең төрле тө­бәк­ләрендә хезмәт куючы баһадир ир-егетләр, соклангыч кыз-ханымнар: югары уку йортлары ректорлары, ректор урынбасарлары, галим, шагыйрь, табиб, фотосурәтчеләр… Иң мөһиме, бердәм, булдыклы, эшлеклеләр!

Бу эшкә өлеш кертүем, яраткан мө­галлимем белән әлеге изге гамәлнең чишмә башында торуыбызга горурланам. Шушы юнәлештә бөтен күңелен биреп, җиң сызганып эшләүчеләргә уңышлар телим!

Комментарий язарга