Туфан Миңнуллин. Тимердән дуга бөгәләр

Безнең авылга берәр кадерле кунак килсә яки кайтса, шул уңай белән табын корылса, берәвесе яңа өй җиткереп, йә өйләнеп, йә кияүгә чыгып, туй-мазар уздырылса, бәйрәм-сәйрән араларында берәрсендә мәҗлес оешса, Бәрттинне чакырмыйча калмыйлар иде. Бәрттин, дип әйтеп ялгышлык, мәгънәсезлек кылдым, гафу итегез. Чөнки ул минем өчен Бәдретдин абзый булырга тиеш. Мин авылдан чыгып киткәндә, аңа алтмыш биш яшьләр чамасы булгандыр. Әмма авылда ни өчендер Бәдретдин абзыйга «абзый» дип эндәшмиләр иде. Бала-чагасына хәтле Бәрттин дигән була иде. Шунысын әйтергә кирәк, абзый димәгәнгә ул үзе дә үпкәләми иде. Чөнки абзый димәсәләр дә, Бәдретдин абзыйга тиле-миле итеп, түбәнсетеп, көлеп-мыскыллап карамадылар. Ничектер шулай киткән инде — Бәрттин дә Бәрттин. Тумачиәнинен әйтүенә караганда, Бәдретдин абзыйның төсе-кыяфәте унбиш яшеннән башлап кырык яшенә хәтле үзгәрмәгән. Кырыктан узгач кына картаебрак киткән ул. «Әүвәле малай булды, аннары бабай булды, самай-лыкка керми дә калды»,—ди иде тумачиәни. Буйга-сынга да әллә ни түгел иде Бәдретдин абзый. Җыйнак гәүдәле, җиңел сөякле кеше иде.

Бәдретдин абзый кыстатып тормый, скрипкәсен култык астына кыстыра да мәҗлескә кунаклар җыйналганчы ук килеп җитә. Аңа урынны түрдән бирәләр. Билгеләнгән урынга утыргач, Бәдретдин абзый үзе ясаган такта тартмадан скрипкәсен, смычокны, канифольне алып, ашыкмыйча гына скрипкәне көйли башлый — чината, җылата. «Баламишкин» ны уйнап җибәрә дә скрипкәне яңадан тартмасына салып куя. «Баламишкин» уйналса, скрипкә көйләнгән, дигән сүз.

Кунаклар җыелып, мәҗлес ачылгач, бераз гына кабып алгач, җыр башлана. Башта гармунга йә баянга кушылып җырлыйлар.

Мәҗлескә гармунчылар да чакырыла, һәм алар йөкнең иң авырын төпкә җигелеп тарталар. Бәдретдин абзый яннан гына юыртып бара. Ләкин барлык мактау, барлык матур сүзләр аңа эләгә. Гармунчылар үпкәләмиләр — күптәннән шулай кабул ителгән, шулай тиеш. Бәдретдин абзый бүтән чакта Бәрттин генә булса да, скрипкәсен кулына алгач, илаһи бер затка әверелә. Скрипкә Бәдретдин абзыйда уйныймы, Бәдретдин абзый скрипкәдә уйныймы — аера алмыйсың. Шунысын да әйтергә онытмыйк, Паганини скрипкасы дөньяда ничек данлыклы булса, Бәдретдин абзый скрипкәсе дә безнең авылда шундый ук данга ия иде. Әллә ничә ел уйнаса да, бер тапкыр да кәҗәләнгәне, шыңгырдаганы булмаган аның.

…Мәҗлес кызганнан-кыза бара. Җырны бию, биюне тагын җыр алыштыра, һәм, ниһаять, Бәдретдин абзый кулында — скрипкә. Мәҗлес тагын тынып кала. Гармунчылар гармун каешларын иңнәреннән салалар. Табын өстенә «Авыл көе» сибелә — беркем кушылмый, «Авыл көе»н сиздермичә генә «Шахта көе» алыштыра — беркем кушылмый. Кушылудан мәгънә юк, чөнки Бәдретдин абзый бу көйләрне үзенчә, бормалы-сырмалы итеп уйный — нинди генә оста җырчы булсаң да, иярә алырлык түгел.

Менә «Баламишкин». Менә «Сандугачым-гүзәлем»… Менә… Җырла әйдә, күрсәт һөнәреңне. Монда инде Бәдретдин абзый синең карамакта. Ул синең җырыңны шундый итеп озатып бара, җырлый белмәгәнең дә, тавышың юклыгы да сизелми. Үз күз алдында үзең үсеп киткәндәй буласың, җырлап туймыйсың. Мәжлес таралгач та, өеңә хәтле җырлап кайтасың, карчыгыңның, йокла инде, дип әрләвенә дә карамыйча, түшәк өстендә җырлап ятасың.

Биш-алты көй уйный да Бәдретдин абзый скрипкәсен тартмага салып куя. Яңадан ул аны мәжлес таралыр алдыннан гына ала. Кушылып җырларлык өч-дүрт көй уйнагач, «Авыл көе»нә, «Шахта көе»нә күчә.

Мәжлес тагын тынып кала. Бәдретдин абзый уйный, уйный да, кинәт уйнавыннан туктап, җырлап җибәрә:

Тимердән дуга бөгәләр

Кытай тимерчеләре…

Җырлап җибәрә дигәч тә, көе юк ул җырның, һәрхәлдә, тыңлаучылар аңларлык түгел. Моңсыз, тавышсыз кешенең иң моңлы көйне җырлап азапланганы сыман:

Тимердән дуга бөгәләр

Кытай тимерчеләре…

Шушы ике юлдан соң Бәдретдин, нәрсәнедер хәтеренә төшерергә тырышкандай уйланып тора да, тиз генә скрипкәсен тартмасына салып, саубуллашмыйча кайтып китә иде.

Мәҗлес рәхәтләнеп көлеп озата иде аны. Чөнки җыелган кунаклар Бәрттиннең шулай эшләячәген белеп, көтеп торалар. Ул инде ничәмә-ничә кабатланган. Барысы да, Бәрттин кунакларның кәефен күрү, көлдерү өчен мәзәк ясый, дип уйлыйлар иде.

Чынында исә…

Күптән инде, бик күптән, унсигез яшьлек чагында Мәфруза исемле кызны яраткан Бәдретдин. Аның яратканын кыз белмәгән. Хәер, белсә дә, Бәдретдингә карамаган булыр иде, кирәгеннән артык чибәр булган ул. Зифа буйлы, кара кашлы, кара күзле, пешкән, ярмалы бәрәңге төсле ап-ак йөзле һәм башкалар… Әкиятләрдә сөйләнгәнчә, койган да куйган хан кызы. Ә Бәдретдин кем? Үзенең тиңдәшләре арасында кыяр-кыймас кына буталып йөрүче кәтәнә генә бер малай. Атасыннан калган скрипкәдә өздереп уйнаган уйнавын: кышкы кичләрдә аулак өйләрдә, җәен су буендагы уеннарда Мәфруза шул скрипкәгә кушылып та җырлаган, әмма андый гүзәлнең мәхәббәтенә тиң булыр өчен ул гына җитмәгән, күрәсең.

Бәдретдин Мәфрузаның үзенә карамаганын бик яхшы белгән һәм гомердә карамаячагын да тойган, шуңа күрә ул зурга өметләнмәгән: Мәфрузаны күреп торса, аның тавышын ишетсә, аңа шул җиткән. Тик йөрәк дигәнең үзенекен кылана, күңелнең кайсыдыр бер почмагында, бәлки, бәлки, дигән өмет тә пыскып ята. Кабынып китәр иде Бәдретдин, кабынып китүеннән куркып, ул өметне сүндерә торган, сүндерә торган. Чөнки сизгән ул: бер көн киләчәк — Мәфруза, җан сөйгәнен очратып, күңелен мәңгелеккә шуңа салачак, гомерен шуңа бәйләячәк, аулак өйләргә йөрми, су буена төшми башлаячак.

Менә шул көннең киләчәген сизүләре авыр булган Бәдретдингә. Килмәсен иде бу көн. Бәдретдингә күз салмаса да, бүтәннеке дә булмасын иде Мәфруза.

Әмма килеп җиткән бу көн. Бәдретдин белмичә дә калган.

Күрше авылның шахтадан кайткан Исхак исемле егетенә кияүгә чыга икән Мәфруза, дигән хәбәрне генә ишеткән.

Озакламыйча туйлары да булачак икән. Егет өйләнеп китәргә генә кайткан. Мәфрузаның әтисе Гариф абый яшь чагында зимагурлыкта йөреп шомарган һәм хәзер дә авылдан чыгып качарга җай көтеп йөргән кеше — кызын шахтерга бирергә риза булган. Өстәвенә егет кызны бер күрүдә үк ошаткан, кызга да егет ошаган һәм вәссәлам: өч көннән соң — туй.

Туй табыны ашык-пошык әзерләнсә дә, зимагурларча бай булган, Мәфрузаның әтисе бар булганын бердәнбер кызының туй табынына куйган. Бүген гөрләтеп, дөбердәтеп туй итик, янәсе, иртәгесе өчен эт кайгырсын. Сыер сатылса ни дә, сарык-тавык суелса ни: ул барыбер йорт-жирен туздырып, хатынын ияртеп, киявенә тагылып, Донбасс ягына китәчәк.

Туйның кызык булачагы, әлегә хәтлеге башка туйларга охшамаячагы алдан ук билгеле булган. Кыз белән егеткә мулла-мазардан никах укытып тормаганнар.

— Гамәлдән чыккан муллага ничу акча түләргә, аңа биргәнче, бер чирек аракыны артыграк алам мин,—дигән Гариф абзый.

Һәм аракыны, чыннан да, мул итеп алган. Авыл кешеләре аның бу эшен өнәп тә бетермәгәннәр. Ул чакта аракы модада булмаган әле, бер тустаган бал эчеп, төн буе җырлап, күңел ачып утыра торган чак булган, исергән кешегә мыскыллап, җирәнеп караган чак булган.

Туйга Бәдретдин дә чакырылган. Гариф абзый үзе килеп чакырган аны.

— Каз муенында уйнаганыңны тынлап торганым бар, атаң сыман килештерәсең. Килми калма, урының түрдә булыр. Шәп итеп уйна, кодаларның күзләре дүрт булсын, күрсеннәр Гарифның кем икәнен!—дигән.

Әгәр дә бүтән берәүнең туена чакырсалар, очынып куанган булыр иде Бәдретдин, үзен кешегә санап, түрдән урын тәкъдим итүчегә рәхмәтләр укыган булыр иде. Бу бит Мәфруза туе. Аны Бәдретдиннән мәңгегә аера торган, пыскып янган өметне дә мәңгелеккә сүндерә торган туй.

Барыргамы, бармаскамы, дип икеләнгәннән соң, Бәдретдин туйга барырга булган. Мәфрузаны җылап озатканчы, уйнап озатырга диеп санагандыр, күрәсең. Әгәр жыларга кирәк икән, скрипкә җыласын, скрипкә өзгәләнсен.

Туйның ничек башланып киткәнен дә, ничек дәвам иткәнен дә Бәдретдин хәтерләмәгән. Уйнаган да уйнаган ул. Нинди көйләр уйнаганын да белештермичә уйнаган. Томан, томан… Мәфруза шул томан эченә кереп югалган, юкка чыккан.

Исхак белән бергә Донбасс якларыннан кайткан кодаларның берсе җырлап җибәргәч кенә айнып киткән Бәдретдин. Авылда әлегә хәтле ишетелмәгән җыр булган ул. Әллә нинди ят, сәер җыр. Бәдретдин, скрипкә кылларыннан смычокны да алмыйча, онытылып тыңлаган ул җырны. Башка чак булса, Бәдретдин яңа көйне отып алган булыр иде, андыйга маһирлыгы зур аның. Бу юлы ул тыңлаган гына.

Җырлаучы, җырлап туктагач, ни өчендер кычкырып көлгән дә, стаканына тутырып аракы коеп, эчеп җибәргән. Бәдретдин алдында да аракы салынган стакан тора икән. Ул мәҗлес буе аңа кагылып та карамаган. Кода эчеп куйгач, егет, үзе дә сизмәстән, кулына стаканын алган һәм гомерендә беренче тапкыр аракы эчкән. Эчкән дә — исергән дә.

Мәлҗерәп төшкән Бәдретдинне скрипкәсе-ние белән өенә илтеп салганнар. Ике көн чирләп яткан Бәдретдин. Адәм рәтенә килеп, урамга чыкканда, Мәфруза ире белән Донбасс якларына китеп тә барган булган.

…Кичкырын капка төбендәге утыргычта моңаеп утырганда, Донбасстан кайткан коданың җырлавы Бәдретдиннен исенә төшкән. Ниндирәк көйгә җырлады соң әле ул? Сүзләре ничек иде?

Тимердән дуга бөгәләр

Кытай тимерчеләре…

Ничаклы гына тырышса да, Бәдретдин көйне һәм җырның әлеге ике юлдан башка сүзләрен хәтеренә төшерә алмаган.

Озак эзләгән. Айлар, еллар буе, гомере буена эзләгән — көй дә, җырның сүзләре дә табылмаган…

Тимердән дуга бөгәләр

Кытай тимерчеләре…

Бары тик шул гына.

Мәҗлесләрдә, туйларда скрипкәдә уйнаганда күңелгә килеп кергәндәй була ул көй, бәрелә-сугыла һәм, Бәдретдин аны тотып алам дигәндә генә, ычкына, тагын китеп адаша. Бәдретдин тагын эзләргә тотына. Көйне алдап китерер өчен, җырның ике юлын кычкырып җырлап җибәрә:

Тимердән дуга бөгәләр Кытай тимерчеләре…

Юк, көй инде әллә кая китеп өлгерә. Җырның соңгы ике юлын Бәдретдин белсә — хәтерләсә, бәлки, көй әйләнеп тә килер иде, ләкин бары тик ике генә юл күңелгә сеңеп калган. Ике генә юл:

Тимердән дуга бөгәләр

Кытай тимерчеләре…

1978

Комментарий язарга