Теле барның – иле бар!

Татарстан радиосының заманында халык арасында зур популярлык казанган «Тел күрке – сүз» тапшырулары оештырылуына быел март аенда 40 ел тулды. Исәпләп караганда, шушы 40 ел эчендә алып барылган бу тапшыруларны бер җепкә тезеп тоташ яңадан эфирга тапшырсаң, алар көне-төне берөзлексез бер ай яңгырар иде. Күпме бу, азмы? Эш күләмдә генә түгелдер, эш аларның әһәмиятендә дә булса кирәк…

З аманында Мәскәү радиосыннан «В мире слов» дигән тапшыру бара иде. Шуларның кайсыдыр берсен тыңлагач, студент елларымда кулга каләм алырга мәҗбүр булган идем. Моңа тапшыруда рус телендәге төрки тамырлы сүзләрнең тырышып-тырышып славян телләре тамырына бәйләргә азапланулары этәрде. Хатымда Татарстан радиосында да тел турында тапшырулар башлап җибәрү, татар теленең хасиятен, байлыгын халыкка фәнни нигезләп, популяр чаралар белән аңлатып бару кирәклеген дәлилләргә тырышкан идем. Милли мәктәпләр бармак белән генә санарлык калган саңгыраулык заманы иде шул, җавап килмәде…

Язмыш шуклыгыдыр инде, мин, район мәктәпләренең берсендә рус теле һәм әдәбияты укытырга җыенган кеше, кинәт кенә үзем хат җибәргән бүлектә — радиода эшли башладым. Җитәкчем — радионың күренекле хезмәткәре Рим Кәримов. Аның күркәм сыйфатлары күп иде. Халыкка ихлас хезмәт итәргә теләгәннәргә мөмкин булмаганны да эшләргә әзер иде ул. Шунысын да әйтим, минем күп кенә фикерләрем, уй-теләкләрем, иҗади омтылышларым кабинетларда түгел, җитәкчеләр белән аягөсте аралашканда, рәсми булмаган шартларда җиңелрәк тормышка аша иде. Бу юлы да шулай килеп чыкты. Тел турындагы тапшырулар оештыру фикерен Рим абыйга ишегалдында тәмәке көйрәтеп торганда әйттем. Ул бу фикерне ишеткәч, бераз уйланып торды, аннары моңа үзе дә бик үк ышанып җитмәгән хәлдә: «Әйдә соң, тәвәккәлләп карыйк», – диде. Эш шуннан башланды.

Тапшыруның исемен бергәләп эзләдек. Шактый уйланып йөри торгач, кемнеңдер хәтерендә һич көтмәгәндә бер күренекле әйтемебез балкып китте: «Йөз күрке – күз, тел күрке – сүз!» әлбәттә инде, тапшыруның исеме «Тел күрке – сүз» булырга тиеш!» – дидек.

Исеме бар, тик менә җисеме… Җи­семе дигәндә, ул бит әле әзерләү генә түгел, ә беренче чиратта шул тапшыруны эфирга кадәр алып барып җиткерү иде.

Мәгълүм ки, ул вакыттагы тәр­тип­ләр буенча, партия өлкә ко­ми­тетының рөхсәтеннән башка милли мәсьәләләргә әз генә булса да кагылышы булган тапшыруларны уйга да китерергә ярамый иде. Яңгыраячак күп кенә язмаларыбызның эчтәлеген, тематикасын, гомумән, тел турындагы тапшыруларның максатын һәм нигезләмәсен аныклаган әллә ничә битле нигезләмәне рус телендә әзерләп, өлкә комитетның матбугат секторына илттек. Илгиз Кәлимулла улы Хәйруллинга рәхмәт, ул безне аңлады, кирәк булса дип, аннан да югарырак утыручылар каршында хәлебезне җиңеләйтерлек киңәшләрен әйтте дә, «Тел күрке – сүз»гә хәер-фатихасын бирде. Әле хәзер дә кайтып уйланам, мондый тәвәккәл адым ясап, ул үз җилкәсенә күпмедер җаваплылык та алгандыр…

1975 нче елның март аенда беренче мәртәбә эфир дулкыннарына чыктык. Тапшыруны Рим абый үзе алып барды. Авторларга килгәндә, иң беренчеләрдән бу эшкә, җиң сызганып дигәндәй, Галимҗан Ибраһимов исемен­дәге Тел, әдәбият һәм тарих институты хезмәткәре Рифгать Әхмәтҗанов алынды. Аңа рәхмәтебез зур. Башлап җибәрмәс борын ук көтелмәгән хәлләргә дә юлыккаладык. Без элегрәк Мәскәүдә барган «В мире слов»тан соң ук, бер үк көнне эфирга чыга идек. Шундый якшәмбеләрнең берсендә бер кызык килеп чыкты. Мәскәү «Алабуга», «Бөгелмә» атамаларын «бугай», «буг» дигән урыс атамаларыннан дип аңлата (теге чакны кулга каләм алырга мәҗбүр булган вакыттагы сыманрак…), ә без алардан соң сүз алабуга балыгы һәм «бөгелеп аккан елгадан чыккан «Бөгелмә» атамасы икәнен бирәбез. Бу өстә утырган өлкән абзыйларга барып җиткән һәм моңа реакцияләре озак көттермәде. Моның очраклы туры килү генә икәнлеген, Мәскәү радиосының нинди язмалар әзерләячәген безнең берничек тә белә алмавыбызны һич тә дәлилли алмадык… әмма бу юлы өстебездә болытлар куерырга өлгермәде.

Бәхәссез ки, тел һәм әдәбият – милләтне милләт буларак саклап килүче дә, тәрәккый иттерүче көч тә. Һәм татар теленең бөеклеген, беркайчан да бетәргә тиеш түгеллеген ике арада буталып йөрүчеләргә аңлату кирәк иде. Бу изге эштә, шөкер, без, радио хезмәткәрләре, ялгыз булмадык. Хәсән Сарьян, Сибгат Хәким, Нурихан Фәттах, Мөхәммәт Мәһдиев кебек әдипләребез, Әбрар Кәримуллин, Рүзәл Йосыпов кебек галимнәребез ярдәмгә килде. Соңыннан Хәсән Сарь­ян «Уеңны уйдырып сал» дигән китабына безнең тапшыруларда барган гыйбрәтле чыгышларын аерым бер бүлек итеп кертте.

«Тел күрке – сүз» тапшыруларында озак еллар катнашып килгән, фидакяр хезмәт күрсәтеп, бәяләп бетергесез игелекләр кылган Вахит Хаков, Хуҗи Мәхмүтов, Илдар Низамов кебек танылган галимнәребезгә аерым тукталып китсәк тә буладыр.

Күренекле тел галиме, филология фәннәре докторы, профессор Вахит ага Хаковны «Тел күрке – сүз» тапшыруының чишмә башында торды, дисәк тә ялгыш булмас. Чөнки ул беренче авторларыбыз – тел белгече Рифкать Әхмәтҗанов һәм язучы Хәсән Сарьяннарга бик тиз кушылып китте һәм безнең тапшыруларда аеруча актив катнаша башлады. Тора-бара ул төп йөкне тартучыларның берсенә үк әверелде.

«Тел күрке – сүз» тапшырулары циклы ачылу белән редакциягә хатлар ташкыны ява башлады. Сөйләм культурасына кагылышлы хатлар белән бергә, алар арасында ана те­лебезнең язмышы өчен борчылып, ачынып язылганнары да байтак иде. Хатларга халыкка аңлаешлы телдә фәнни шәрехләр бирү һәм алардагы фикерләрне цензура иләге аша үтәрлек итеп әзерләп, мөмкин кадәр тулырак җиткерү өчен киң эрудицияле галим дә, үткен телле каләм иясе дә, күпмедер дәрәҗәдә сәясәтче дә булырга кирәк. Бу сыйфатларның барысы да Вахит агада бар иде. Шулай итеп, иң җаваплы вазифаны – хатлар белән эшләүне үз өстенә алды һәм аны вафатына кадәр дәвам итте.

Моннан тыш, ул вакытлы матбугатта дөнья күргән басмаларга күзәтүләр ясап, радиотыңлаучыларны туган телебезгә багышланган язмалар белән таныштырып барды. Латинга күчү мәсьәләсен дә безнең тапшыруларда беренчеләрдән булып Вахит ага Хаков күтәреп чыкты һәм бу теманы, заманалар үзгәрсә дә, гел игътибар үзәгендә тотты.

Вахит ага «Тел күрке – сүз» тапшыруларының иң актив авторы булган кеше генә түгел, безнең акыллы киңәшчебез, рухи фикердәшебез дә иде.

Халык иҗатын җыючы галим, филология фәннәре докторы Хуҗи Мәхмүтов – Татарстан радиосының шулай ук иң актив авторларыннан. Телебезнең матурлыгын, тасвир- сурәтләргә байлыгын һәрвакыт күз уңында тоткан галим менә инде 40 елга якын радионың «Тел күрке – сүз» тапшыруларында катнашып килә. Аның ана теле, татар әдәбияты, халык иҗаты белән бәйле үзе яратып яза торган темалары бар. Ул бездә «Сүзлекләр тарихыннан», «Тел галимнәре», «Тел турында төрлесе», «Тукай сүзләре», «Исемнәр бакчасында», «Фамилияләр ни сөйли?» кебек рубрикаларны алып барды. Һичшиксез, бу язмалар тапшыруларыбызның тагын да баерак һәм кызыклырак булуына зур ярдәм иттеләр. Бүгенге көндә тапшыруда аның «Ни өчен болай әйтәбез» дигән язмалары яңгырый һәм алар да тыңлаучыларыбызда зур кызыксыну уята.

Моннан 15 ел чамасы элек безнең «Тел күрке – сүз» тапшыруларының авторлары сафына үзенең әңгәмә-дәресләре белән танылган тел галиме Илдар ага Низамов килеп кушылды һәм Вахит ага Хаков, Хуҗи ага Мәхмүтов традицияләрен уңышлы гына дәвам иттерде. Аның ана телебез сафлыгына, сөйләм культурасына багышланган чыгышлары тиз арада күп санлы радиотыңлаучыларыбыз күңелен җәлеп итеп, киң даирәдә яңгыраш тапты. Ул чыгышларны тыңлаган яңа буын да үсеп җитте. Илдар аганың туган телне сөючеләр сафы яшәрә баруын, безгә килеп ирешкән тәкъдимнәрне-теләкләрне, гомумән, заман таләпләрен искә алып, һаман да баетылып, яңартылып барган әңгәмә дәресләре (без аны үзара «Илдар абый дәресләре» дип атыйбыз) «Тел күрке – сүз» тапшыруларының бүген дә үзәгендә тора.

Татар халкы, дигәндә, без беренче чиратта татар авылын күз алдына китерәбез. Телебезне, денебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне, әхлагыбызны, ахыр чиктә, безне, милләт буларак, нигездә шушы татар авылы саклап килде ләбаса. Безгә бүген туган авыл гына түгел, татар яшәгән һәр җир, һәр төбәк кадерле һәм газиз. Ул безнең үткәнебез, бүгенгебез һәм киләчәк язмышыбыз да. Шуңа күрә дә татар авылларының һәм калаларының тарихын, атамаларының килеп чыгышын яктыртуны без изге бурычыбыз, дип санадык. Әлбәттә, бөтен гомерен татар яшәгән төбәкләрне барлауга багышлаган фидакяр җан, филология фәннәре докторы Фирдәвес ханым Гарипованың шушы темага язылган хезмәтләре булмаса, без бу эшкә тиз генә керешә дә алмас идек. Фирдәвес ханым инде бүген арабызда булмаса да, без аның язмаларын әле дә файдаланабыз һәм үзебезнең кадерле авторыбызның берсе, дип саныйбыз.

Радио ул, ни дисәң дә, тавыштыр. Әгәр дә безнең тапшыруларыбыз халык күңеленә барып җитә икән, анда яңгыраш таба икән, моңа без, әлбәттә, алтын тавышлы дикторларыбызга бурычлы. Аларның исемнәрен булса да телгә алмыйча ярамыйдыр. Бу җәһәттән, без «Тел күрке – сүз» тапшыруларының беренче чыгарылышларыннан башлап, вафатларына кадәр алып барган Камал апа Саттарова белән Рим абый Кәримовны зур хөрмәт хисләре белән искә алабыз. Соңынан эстафетаны Мәрьям апа Арсланова белән Фоат абый Галимуллин алды һәм ике дистә ел шушы тапшыруларны радиотыңлаучыларыбызның күңелләренә сеңдерерлек итеп җит­керде. Без аларга да бик рәхмәтле. Менә хәзер инде ничә ел дәвамында үзләренең ягымлы тавышлары белән алдагы буын алып баручыларының матур традицияләрен күренекле артист Флёра Хәмитова һәм Тәлгат Хамматшин дәвам иттерә.

Инде кабат тарихка әйләнеп кайтыйк. Дөресен әйтергә кирәк, без «Тел күрке – сүз» тапшыруларын башлаганда аны саклану рәвешендә башлаган, ягъни бу тапшыруларны телебез өстенә килгән афәттән калкан рәвешендә алган идек. Торгынлык дип аталган чорда без «Тугандаш халыклар үз телләре турында» дигән бүлек алып бардык. Анда башка милләт язучылары әсәрләре аша үз халкыбызны борчыган мәсьәләләрне күтәрергә омтылдык. Мәсәлән, Чыңгыз Айтматовның «Гасырга сузылган көн», Рәсүл Гамзатовның «Минем Дагыстаным» әсәрләреннән өзекләр бирдек. Тугандаш халыклар шагыйрьләренең үз телләре хакында горурлык белән язган шигырьләрен татарча укый башладык. Әнә шул кысан хәлдә безне кыюлыкка чакырып, дистәләгән төбәктән дистәләгән хатлар килде, аларның төп эчтәлеге мондый таләптән тора иде:

Туган телебезне дәүләт теле итү;

халкыбызның сабыйларын балалар бакчаларыннан ук туган теленнән мәхрүм итүне закон нигезендә туктату;

башлангыч мәктәптән алып, югары уку йортларына кадәр бердәм татарча белем бирү системасын булдыру;

татар кешесенә эндәшү тәртибен, чит телдән кергән -ов, -ев кушымчаларыннан азат итеп, борынгыдан килгәнне үз асылына кайтару;

чит телләрне рус теле аша түгел, ә турыдан-туры татар теле аша укыту һ.б.

Бу таләпләр бүген дә, Татарстан Республикасында телләр турында законның күпмедер гамәлдә булуына да карамастан, көн тәртибендә кала бирә. Хәер, бермәлне, ун ел дәвамында даими яңгыраганнан соң, ниндидер сәбәпләр белән тел турындагы тапшыруларга ябылу куркынычы яный башлады. Партиянең Татарстан өлкә комитеты безнең эшне тикшереп, алга таба «Тел күрке – сүз» тапшыруларын калдыру-калдырмау мәсьәләсен хәл итәр өчен, Флёра Садри кызы Сафиуллина җитәкчелегендә зур галимнәр төркеменнән торган махсус рәсми комиссия билгеләде. Флёра ханымга рәхмәт, ул комиссияне дөрес юнәлештә эшләтә алды. Нәтиҗәдә, эшебезгә уңай бәя бирелде, ә «Тел күрке – сүз», радиобызның йөз күрке булып, әле дә булса яшәвен дәвам итә.

Заманалар үзгәргән саен, тел турындагы тапшыруларыбыз да үзгәрә, киңәя һәм тирәнәя, күтәргән проблемалары да саллырак була барды. Кайчандыр без тәвәккәллек белән күтәргән мәсьәләләрнең байтагы Татарстан Дәүләт Советы югарылыгында закон проектлары буларак формалашты.

Инде дә килеп, икетеллелек турында сөйләшәбез икән, бу өлкәдә редакция хәл кадәри хезмәт куйды: бу хакта күп кенә галимнәребез әле сүз генә алып барганда, без инде 250 дәрестән торган «Татарский язык для вас» һәм 50 дәресне эченә алган «Изучаем татарский язык» дигән тапшырулар шәлкемен эфирга чыгара башладык. Килгән хатлардан күренгәнчә, алар җөмһүриятебездә яшәүче русларда һәм башка милләтләрдә зур кызыксыну уятты. Соңыннан, бу тел дәресләре аерым китап һәм аудиокассеталар рәвешендә дөнья күрде.

Заманалар үзгәрә, туган тел мәсьләсе күз алдында кискенләшкәннән кискенләшә бара. «Тел күрке – сүз» тапшыруларына да камилләшергә, киңәергә, тирәнәергә кирәк, анда күтәрелгән проблемалар да саллырак булырга тиеш. Хәер, хәзер яңа көчләр өстәлде, иншаллаһ, бүген үзенең кырык еллыгын билгеләп үткән «Тел күрке – сүз» тапшыруыбыз үз кыйбласыннан тайпылмыйча, киләчәктә дә изге эшен дәвам итәр, дип уйлыйбыз.

 

Комментарий язарга