Журнал «Безнең мирас»

"...Кем көлүе ямьли бу көнеңне?!."

Ничек яшисең син?! Минсез мәлдә,
ә мин менә
аңлый алмый йөдим бу күңелне -
тынар чагы җиткәч, тыпырчына:
кем көлүе ямьли бу көнеңне?!.
Юксынасың микән?! (Хәер, мин бит сиңа
бер уйласаң, бөтенләй чит кеше...)
Тик, нигәдер... исемен дә белми иcерелгән бу хис
һәр икебез өчен
дәва табылмаган сырхау төсле.
Сагынасыңмы син?! Юкмы?! Белмим.
Миндә бер ихтыяҗ яши куна-төнә:
тәүлегенә егерме дүрт сәгать тоташ
тавышыңны ишетәсем килә!
Сулышыңны ишетәсем килә. Юкса
күңел фитилендә көн яктысы сула.
Синең җылың кирәк! Һава кебек!
Ә һавасыз... (син беләсең!) минем күзнең
зәңгәрлеге уңа.
Бөтен дөнья яратудан тора. Чынлап.
Җанда чыңлап
мәңгелек яз яңаруын тойгач!..
...Таң сызыла. Сизәсеңме?! Офык табасыннан
тәгәри дә төшә пешкән кояш.
Әллә нинди халәт. Михнәт. Рәхәт.
Син барлыкка, ахыры. Һәм... син юкка.
Минем сагынудан сулыккан мәл.
...Син нишлисең икән бу минутта?!
Фото: pixabay

Теги: Эльмира Җәлилова Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру