Журнал «Безнең мирас»

Тәүфикъ Әйдигә хатлар

18 октябрь, 1988 ел, Пицунда


Тәүфикъ, хәерле көн!


Миннән хат килеп төшәр дип исеңдә дә юктыр, үз эшең, мең мәшәкатең белән йөреп ятасыңдыр. Юк, сиңа мәшәкать өстәргә дә, эш кушып үтенергә дә җыенмыйм, мәгәр, хатны байтактан язасым килеп йөрим, гадәттәгечә, вакытны гына җиткерә алмыйм...


Еллар үтү белән акыл арта дип уйламыйм, алай да тәҗрибә беркадәр ишәя, тыгызлана дип беләм. Кайчагында бар булган акыл да, тәҗрибә дә ярдәм итми икән, хаталар китә, ялгышлар ычкына, «алай» дип фараз кылып буталасың, ә ул «болай» булып чыга. Синең алда түбәнчелек белән гафу үтенергә кирәк иде, белмим, Туфан кереп шуны сиңа әйтеп чыккандырмы, мин менә, соңарып кына булса да, гафу сорыйм. Син безгә караганда зирәгрәк, акыллырак, төплерәк булып чыктың. Әйе, без заманны үз калыбыбызга яраштырып, үзебез заманга яраклашып, бик шәп кыяфәтләр белән йөри бирдек, ә кемнәрдер без гомуми сүзләр белән зарланып, уфтанып йөргәнне саннар, кыю фактлар белән нигезләгән, өйрәнгән, сүздән олы эшкә күчә алган, без йомшак йодрыкларыбыз белән һава сөзгәндә, кулларына кылыч эләктереп алган икән! Мин үзебезнең куркаклыкны да, буш куык икәнлекне дә беләм, без барыбыз да наданлыгыбызны яшерергә өйрәндек тә бүтәннәр берни күрми, без бик шәпләр дип юанып йөрдек... Ә кемнәрдер эш эшләгән икән, ике дә уйлап тормаган, фикерләрен хөкем дәрәҗәсенә күтәреп дөньяга чыгарган. Без, буш куык, фанфарон, төпсез көймә дип йөргән Айдар Хәлим милләтебезнең чын улы булып дөнья алдына чыгып басты. Хәзер аны тотып ашарга йөрүчеләр шактыйдыр, әмма башкорт булып кыланып, маймылланып йөрүче уфалылар да, сәнәктән көрәк булырга да өлгермәгән кара эчле экстремистлар да бу мәкалә чыккач уйлангандыр. Ә без, Туфан чордашым белән икәү, эшем иясе булып, акыл сатып, редколлегия утырышында кызып-кызып речьләр сөйләгән булдык. Янәсе, Айдар Хәлим ике милләт арасында буталып йөрүче бушбугаз ул, моңарчы эш күрсәткәне юк. Хәер, моңарчы кылган кайбер гамәлләре миңа икеләнергә урын да калдыргандыр. Берчак Уфада чакта гостиницага Рифкат Исрафилов килеп керде, тагын берничә кеше, башкортның борынгы көйләрен җырлаучы кызыкайны да иярткәннәр. Шунда Айдар Хәлим дә килеп керде. Исрафиловка барыбыз да тәлинкә тотабыз инде, баш режиссёр, ул – хуҗа, капризлы һәм назлы хуҗа. Шунда, Айдарның Исрафиловка тез чүгүе артыкка китте, дип, ачуым ташып утырган идем. Дөрестер, хактыр! Кешене бер ягыннан гына карарга һич тә ярамый, бөтенләй өметсез дип саналган дәвердә дә аның әллә нинди батырлыклар эшләп ташлавы бар! Мәкаләсе белән Айдар Хәлим үзенең чын йөзен күрсәтте, без, бушбугазларга, акыл бирде, гаҗәпләндерде. Җөмләдән, аның ул мәкаләсе «Казан утлары»нда басыламы? Әллә без, салам торханнар, каршы төште, дип, аны исемлектән сызып ташладыгызмы? Минем өйдән киткәнгә шактый вакыт, журналның соңгы саннарын күргән юк, әгәр шулай икән, безнең хатаны да, журналның ялгышын да тиз үк төзәтергә кирәк: ул мәкалә басылган журнал тиражын арттырырга мөмкин булмасмы? Аны журнал активистларына, бүтән шәһәрләргә, Башкортстан авылларына юлларга кирәк, башкорт диктаторларының аяк астына кереп миңгерәүләнә язган кардәшләребезгә сабак, хәлләрен җиңеләйтергә көч, кулларына корал булыр иде. Югыйсә алар әле һаман да элеккечә яшәп ята икән, татар мәктәпләренең маңгаенда «башкортныкы» дигән язулар жандарм картузларындагы кокардалар булып ялтырый... Әле дә булса «Казан утлары»на язылуны кысалар икән. Ишетүемчә, Айдар Хәлимгә дә төрле яктан янаулар, куркытулар ява икән!.. Куркып, берүк, Уфаны ташлап китә күрмәсен, бу качу йомшаклык булыр иде, әгәр син аның белән аралашасың икән, минем фикерләремне аңа җиткер. Без көчсезләнә бара торган вакыт түгел, без көчәя барган чор, көчәергә йөз тоткан дәвер. Әгәр соңга калмаган булсак, беләкләрдә көч сакланса, татар халкы ил алдында ялтырап күренеп китәчәк әле. «Кара көчләр изеп торганга гына» ул шул мескен хәленә төште. Үзебездә дә гаеп: озак йокладык, озак! Чамадан тыш озак... Моның сәбәпләренә кереп тормыйм, аның сәбәпләрен барыбыз да беләбез, мәгәр безне акларга ярамый! Әкиятләрдәге «буе бер карыш, сакалы биш карыш кәрлә», муенга бер менеп атланса, төшәр димә! Мин элегрәк: «Нигә аның сакалы биш карыш икән?» – дип уйлана идем...


Тормыш безне якынайтмады, уртак сукмакларга төшкән көнебез булмады, монысы да хата булган. Ничектер, сиңа шик-шөбһә беләнрәк, ышанмыйчарак каралган. Монысы өчен дә үпкәләмә, ярыймы?! Мин һаман шул инде, иске калып, «Балта кем кулында?» дигән повесть язып утырам. Байтак еллар элек уйланылган нәмәрсә иде, язылыр көне килеп җитмичә, туа алмыйча торды-торды да, хәзер әнә иртәнге алтыдан кичкә кадәр мине «тулгак тота», бүлмәм, йөргән таш сукмакларым, диңгез ягасы мине өерелеп алып кереп киткән гап-гади вакыйгалар белән тыгызланып тулган. Мин, әнә шул гади вакыйгалардагы бөек мәгънәне ачыкларга тырышып, үткәннәремне ияртеп йөрим. Кайсы көнне машинкамның хәрефләренә ял юк, алар сикерә, бәрелешә-чәкешә, зарлана, кычкырып көлә. Ул – бу көннәрдә минем бердәнбер сердәшем, мин, күзләремнең нурын клавиатурага түгә-түгә, газапланып, дөньяны аңларга телим. Ни барып чыгар...


Журналдагы иптәшләргә – Кояшка, Рашатка, бөекләрнең бөеге Кашфулычка һәм начальникларга да миннән сәлам җиткер. Теләмәсәң, бер сүз дә дәшмә. Хуш булып тор, Тәүфикъ, исәнлектә күрешергә язсын. Ихтирам белән, Аяз.


Тәүфикъ Әйди. 1998 ел

26 март, 1989 ел, Переделкино


Тәүфикъ дус, сәлам сиңа!


Шылтыраткансың – рәхмәт, онытмагансың – мең рәхмәт. Мин өченче көн МинскИслочьтан кайтып төшеп, көнне Мәскәүдә үткәрдем дә кичә иртән җаныма якын Переделкинога килеп урнаштым. Былтыр көз, 28 сентябрьдә, шушы бүлмәдә «Балта кем кулында?» дигән повесть язарга тотынган идем, кичә шуны дәвам итә дә башладым. Бара, языла! Аллаһы боерган булса, кайтыр шәпкә, апрель азагына повестьны тәмамлыйм дип ышанып яшим. Ышанычым шуңа – повестьны мин моннан 10-12 еллар элек уйлап куйган идем. Озак уйланылган әсәрләр, күңелдә тәгәрәп йөри-йөри, тиешле рәвешләрен ала һәм, бер тотынгач, тизрәк языла да. Димәк, син ул повестьны 1990 ел планына теркәп куй. Повесть бу юлы беркадәр зуррак, 10-12 табаклар чамасы булыр дип беләм. Мин озак еллар уртак әсәрләр авторы булып килдем дә, хәзер миңа бер-бер артлы үз әйберләремне халыкка җиткерергә кирәк. Бик кирәк! «Яра» басылды, рәхмәт, әсәр синең җылы кул аша үтте. Рашат дус та аңа бик игътибарлы булды. Шәт, иншәАллаһ, бу юлы да мәгънәле әсәр туа кебек, өслүбе дә, рәвеше дә, фикере дә үзенчәлекле һәм шәп кенә булачак. «Яра»ны ничек кабул иттеләр икән, дип, Минскида ай буе дер калтырап көтеп тордым, шөкер, беренче хәбәрләр күңелле, Компрессор заводының директоры (хәләле белән бергәләп!), өйне эзләп табып, Нәкыя аша миңа хат җибәргән. «Татар телен генә түгел, татар җанын да аңлый алырлык адәмнәр бар икән әле, йа Ходам!» – дип, елый-елый укыдым. Аңлаганнар, әсәрнең милли булуын да, андагы кешеләрнең бары тик татар гына була ала икәнен дә бик шәп аңлаганнар! Милли повесть тудырырга омтылган идем мин һәм хат язучылар шуңа куанган да! Шәкерт җиләненнән борча чүпләүчеләр тагын табылырмы – белмим, мәгәр, «Яра» повесте ул – минем йөз аклыгым. Гайбәтчеләргә, алардан бигрәк, көнче күбәләкләргә җавабым. Халкым аны шулай кабул итә алса иде дип ялварам... «Балта кем кулында?» сталинщинага багышланган, шул хакта ук булмаса да, әсәрдә ул калдырган мирас турында сүз бара, 60-70 нче еллар чынбарлыгын ача торган кырыс вакыйгалар, халыкны изү ысуллары, җинаятьләрдән тәм һәм файда табучылар янында шул җинаятьләрне башкаручылар... Алар, төп җинаятьчеләр, балта сабын тотып та карамый, балта әнә шул кечкенә кешеләр кулында! Бу ике катлау, Тендряковча әйтсәк, «коммунизмда яшәде». (Әгәр җан һәм мал талап яшәүне коммунизм дип атасак!) Беләм, синең өстәлдә, Монблан тавы булып, кулъязмалар ятадыр, аңлыйм, әмма минем повестьны киләсе елда укучыга җиткерергә иде!


Хатларны басмага Рөстәм Галиуллин әзерләде.


"Безнең мирас". - 2022. - №10. - Б. 68-71. 

Теги: Аяз Гыйләҗев Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру