Тәүбә диген

— Тиңдәшләр җыелышып безнең өйдә салып утырдык та, күңел нечкәреп киткәч, зиратка барып күптән түгел генә үлгән абыйның каберен карап кайтырга булдык. «Салган килеш зират өстендә йөрү ярамый»‚ — диде Исхак. Ул эчмәгән иде. Чөнки авылга район үзәгеннән машина белән кайткан иде, китәсе бар иде.

Анын сүзенә карамадык, бардык. Каберләр карап шактый йөрдек. Зираттан чыгып барганда, беребез Исхакка: «Безнең белән эчмәдең инде, машинам белән капланып үләрмен дип курыктың инде, — диде. — Барыбер үләсең бит, каберең менә шушы урында булачак», — диде. Салмыш кешеләргә нәрсә, көлештек.

Исхак машинасына утырып китеп барды. Сәгать ярымлап узгандыр, йоклап ята идем, Исхак үлгән, дип килеп әйттелер. Юлда йөрәге туктаган. Менә шундый хәлләр, Туфан абый.

 

Туфан Миңнуллин

Мирас. — 1995. — №9. — 45 б. 

Фото: pixabay

Комментарий язарга