Татарлар ничек кыз урлаган?

Мәшһүр язучы Фатих Хөснинең «Йөзек кашы» повестенда кыз урлау йоласының барлык нечкәлекләре тәфсилле бәян ителгән. Дуамал, әмма тугры, батыр холыклы Айдар үзенең сөеклесен менә ничек урлап кайта. Әсәрдән өзек тәкъдим итәбез.

***

Шул китүдән ике елга якын йөрдем. Әтиләргә дә, Вәсиләгә дә бер хат та язмадым. Әтиләргә ник язмадым? Бүләсе малым булганнан түгел, үзем акча җибәрә алмаудан хурланып язмадым. Ике имана җирне сөрдерү өчен яз саен байлар алдында бишкә бөгелгәнен белеп торам бит мин аның. Ә мин йөрим-йөрим — тапканым үземнән артмый.

Вәсиләгә ник язмадым, үзем дә белмим. Әллә нинди кеше булып барам мин. Кемнәрдәндер үч аласы килү, билгесез ачу кайный миндә. Китсен, җәһәннәмгә олаксын Вәсиләсе, дим кайчакта. Бар тапканымны эчеп, оттырып бетерәм дә, аннары тагын берәмләп таба башлыйм.

Шулай да Вәсилә, магнит төсле, яңадан мине авылга тартып кайтарды. Йә солдатка алып куярлар, күреп калырга кирәк, дип уйладым.

Кесәмдә әллә ни рәтем юк, шулай да өс-башым рәтләдем. Кайтуым ярап куйды тагын, Мамалайда гөрләтеп туй итеп яталар, Вәсиләне Сатыш авылының кибетче Зариф малаена кияүгә биреп куйганнар. Менә хат язмый йөрсәң. Ачуымнан нишләргә белмим. Эчтә бертуктаусыз кайнап йөргән билгесез ачу хәзер әзрәк билгеле була башлады инде. Чәйнәп ташларга кеше дә бар — кибетче Зариф малае.

Шулай да иң элек Вәсиләнең үзен күреп сөйләшергә кирәк. Ниса түтине җибәреп чакырттым, килде. Агарып калган кызый. Күз карашлары авыр, керфекләре тагын да озыная төшкән төсле, бала чактагы ялкыны эчкә киткән, эчтән яна белә башлаганга охшый. Үзе башлап бер сүз дә дәшмәде, үпкәләгән булса кирәк. Иреннәре әйтеп тора. Ә үзе шундый матур, шундый матур — каршымда май ае төсле балкып тора. Эчемнән генә әйтеп куйдым:

— Ни туры килсә, шуны эшлим, ә сине кешегә бирмим.

Болай үзем шактый ук усал кыланам:

— Туеңа кайтып өлгердем тәки, Вәсилә, әйе бит,— дим.

— Кайтып өлгергәч яхшы инде,— ди ул, күтәрелеп карамыйча гына. Салкын итеп, ачу китерә торган итеп әйтә.

Мин юри, кызны үчекләргә теләп, телемә салынам:

— Кибетче Зариф малае бөтен яктан кәеф булыр инде ул. Хәзер үк авызыңны прәннек белән тыгылдырган, сөйләшә дә алмый башлагансың.

Вәсилә кинәт, яшеннән курыккан төсле, сискәнеп куя, нидер әйтмәкче була, әйтми, бер читкә карап тагын тынып кала.

Нәрсәдер бар кызда: куркырга да, кире кайтырга да уйламый. Барып ике иңбашыннан тотам. Шундый рәхәт, салкын күмер тотып катып беткән кулларым йомшап ук киткән төсле булалар. Кулларым гына түгел, күңелем дә эри. Әллә нинди яхшы сүз әйтәсем килә, тел очыма гына килми.

— Их, Вәсилә, Вәсилә. Тагын әзрәк көтмәгәнсең бит. Мин сине үзем белән алып китмәкче булып кайткан идем.

— Бернинди хат-хәбәр җибәрмичә тагын әзрәк йөрер идең,— ди бу, һаман шулай күтәрелеп карамыйча гына. Аннары кинәт күтәрелеп карый, күзләрендәге җәһәннәм очкыннары барысы да берьюлы минем өскә чәчелгән төсле булалар.

Ә мин кем? Акчасыз кесә. Менә кем мин. Андый җәһәннәм утларына ничек чыдап торыйм:

— Ярый, хуш алайса,— дидем дә ишеккә таба атлый башладым.

Вәсилә кинәт үзенең балалыгына кире сикергән төсле булды. Кузгалды, җиңел гәүдәсе белән очып минем муеныма килеп асылынды. Кочаклый, үбә, үзе елый-елый сөйләнә:

— Айдар, бәгырем, бәхетсез итмә башымны. Алып кит моннан. Иртәгә кияү килергә тиеш, ә син бүген алып кит. Синнән бүтән кеше юк минем өчен. Булмады, булачак түгел. Китик, җанкисәгем!
Болай булгач шатланырга, көләргә кирәк, ә ул, тинтәк кыз, елый. Күзеннән тозлы су агыза. Яратмыйм мин күз яшен.

— Ярый, авызың прәннек белән тыгылмаган булгач, бик яхшы. Бүтәнен рәтләрбез. Иртәгә кичкә әзерләнеп тор. Атка салам да, алам да китәм.

Кызны шулай тынычландырдым да үзем, кешегә-карага күренмичә, тиз генә авылга кайтып киттем.

Икенче көнне, Сәфәргали җизнинең күк айгырын төпкә, Госманнарның кара туры алашаларын прәшкәгә җигеп, пар ат белән киттек тә бардык. Әни:

— Кая болай җенләнеп йөрисез? — дип төпченмәкче булган иде дә:

— Кайткач күрерсең, җыеныбрак торыгыз,— дигәч, үзе шуннан аңлады бугай инде.

Госман, мин, атларны тотып торырга тагын бер малай алдык. Кирәк-ярак булса дип аракы алып тыккан идем, авылны чыккач та аны бүлеп салдык. Әйбәт үк булып китте — атлар икенче төрлерәк элдерә башлаган күк булдылар. Караңгы төшеп килә, йолдызлар калка башлады, әкрен генә булып кичке җил исә, биткә рәхәт, ә күңелгә аннан да рәхәтрәк. Әйбәт тә соң безнең як! Төннәре куе, караңгы, кыз урлаучыларны да, ат каракларын да яшерә. Шулай уйланып, дәшми-тынмый гына барам, колагымда тояк тавышлары, ә күктә малай чакны искә төшерә торган йолдызлар…

— Исән-сау ерып чыгып булса, кызның менә дигәненә тиенәсең инде син, малай,— дип, әледән-әле минем салпы якка салам кыстыра Госман. Исән-сау ерып чыксак, имеш. Пычагым булсынмыни безгә!.. Мине икенче нәрсә борчый. Әни аңлап калган булса ярый, хәзерләнеп торыр. Аңламаган булса, эш харап,— яңа кеше алдында сынатабыз. Хәер, төкерергә. Мәңге торасымыни ул монда.

Барып та җиттек. Әле ярый, Ниса түтиләрнең өйләре басу капкасы төбендә үк. Атларны ишек алларына кертеп, туармый гына куйдык. Теге малайны атлар янына бастырып, Госман белән без бакча артлатып кына киттек. Алай-болай булса дип, кесәмә биш кадаклы гер тыккан идем, кирәкмәс йөк кенә булды.

Исмәгыйль абзый минем иске таныш, ничек йөрергә кирәк икәнне азрак беләм. Аннары тагын Вәсилә белән кичәнәк сөйләшенгән. Сәгать ун белән унберенче ярты арасында, яңа өйнең бакчага таба карый торган тәрәзәсендә, түбәнге өлгедә, рамда минем ак саплы пәке кадалып торырга тиеш. Шул пәкене күрүгә, Вәсилә, комган тоткан булып, тышка чыга. Бакчага керә, карт шомырт агачлары, карлыган куаклары безнең иске танышлар, алар безне яшерәләр. Без бакча коймасы аркылы төшеп, элек Ниса түтиләргә, ә аннан безнең авылга китәчәкбез.

План шулай иде, эш бераз бүтәнчәрәк килеп чыкты. Госманны койманың теге ягында калдырып, үзем койма аша бакчага төштем генә, кайдан сизеп калды диген, үләт тигере, ишек алды ягыннан эт өрә башлады. Бөтенләй әйтеп тора бит, үләт җан, авызын бакча рәшәткәсенә таба сузып, елап-елап өрә. Озак уйлап тормадым, кесәдән теге герне алдым да этнең маңгаена кундырдым. Чинап бөтен ишек алдын тутырды, берничә тапкыр бөтерелгәләде, аннары бер читкә китеп тынсыз калды. Шул арада мин, алдан сөйләшенү буенча, тәрәзәнең түбәнге өлгесенә, рамга үземнең ак саплы пәкемне китереп кададым. Өйгә күз төшереп алдым, утлар яна, ыгы-зыгы килеп хатын-кызлар чабулый, бизәкле чаршаулар эленгән, ястыклар, табында бавырсаклар, төшләр. Морҗа күренә — ап-ак, хатын-кызлар күренә — ап-ак.

Ул арада, эт елаган тавышка, аш өеннән берничә ир кеше килеп чыкты. Кулларында фонарьлар. Исмәгыйль абзый үзе дә шунда. Утлы фонарьларын тотып, караңгы ишек алдында әрле-бирле әйләнеп йөрделәр, ә бераздан Исмәгыйль абзый кар базы артыннан этнең үлгән гәүдәсен өстерәп алып чыкты. Бакчада, карлыган агачы төбендә посып кына утырам — катырак сугылган икән шул мескенгә.

— Акыллы хайван иде җаным, ни булды икән бу Актырнакка? — ди Исмәгыйль абзый, фонарь яктысында этнең үлгән гәүдәсен селкеп тора. Этне дә, картның үзен дә кызганып куйдым.

Тагын берәр кат яктыртып уздылар да, тынычландылар, ахрысы, кереп киттеләр. Ә минем пәке, тәрәзә рамына кадалган килеш, тора да тора. Аның үткен йөзе тәрәзә аша төшкән ут яктысында тагын да ялтырый төшә, койманың теге ягында Госманның куркынып мышнаганы ишетелә, ә Вәсилә чыкмый да чыкмый.

Бераздан, кайдандыр ерактан, эреле-ваклы кыңгырау тавышлары ишетелә башлады. Исерек авазлар күтәрелде, юлга тупырдатып баскан тояк тавышлары урам өстендә яңгырап калды. Кияүне алып киләләр, кияү кайдадыр шушында, якында гына. Йөрәгем дөп-дөп тибә, әгәр Вәсилә чыкмаса, Исмәгыйль абзый этен генә югалтып калмас бүген.

Юк, чыкты. Әнә бакчага таба килә. Нәкъ сөйләшенгәнчә, кулында комган. Әнкәсе баскыч төбенә чыгып, йомшак кына итеп нидер дәште дә кереп китте. Кереп китмәсә дә, барыбер алып китәчәк идем кызын. Тудырган, үстергән — аның эше бетте, үскәч алып китү — безнең эш.

Вәсилә нечкә генә итеп тамак кырып куйды. Күз ачып-йомганчы ул минем кулымда иде инде. Күтәреп алып бардым да җайлап кына бакча коймасының өстенә куйдым, койманың теге ягыннан Госман кулын сузган.

Кызның уңганлыгына тагын бер кат иман китердем — очынып кына тора. Ник кенә куркып карасын. Ә бит без аны киявенең авызыннан диярлек тартып алып китәбез.

Кыңгырау тавышлары колак төбенә үк килеп җитте инде. Кемдер, урамны яңгыратып: «Киләләр!» — дип кычкырып җибәрде. Ишек тавышлары, хатын-кызларның үзара пышылдаулары ишетелде: «Вәсилә! Син кайда, Вәсилә?»

Вәсиләгез койманың аргы ягында инде, аны тиз генә таба алмассыз. Ишек алдында ыгы-зыгы, ә мин Вәсилә белән булышып, тәрәзә рамына кадалган пәкемне онытып калдыра язганмын.

— Йә инде, Айдар, калсын инде,— дип, куркынып дәшә Госман.

Нишләп пәке калдырырга? Ишек алдында кияү егетләре, хатын-кызлар, малайлар. Ишек алдында чыр да чу. Ә мин коймадан тавышсыз-тынсыз гына сикереп керәм дә, агачлар арасыннан кача-поса килеп, тәрәзә рамына кадалган пәкемне алам.

Ун минуттан без инде юлда идек. Атлар пыр тузып чабалар, чаба бирсеннәр, шулай рәхәтрәк.

Комментарий язарга