Татар зыялылары — Габдулла Кариев кабере янында

Бүген, 8 майда татар театрына нигез салучыларның берсе — драматург, актер һәм режиссер Габдулла Кариев тууына 133 ел тулды. Традиция буенча Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры Казанның Яңа татар бистәсе зиратына, Габдулла Кариев каберен зиярат кылды. Чарада дәүләт оешмалары вәкилләре, әдәбият, сәнгать, дин әһелләре, театрлар коллективы, Нурлат җирлеге һәм Бөтендөнья Татар конгрессы вәкилләре дә катнашып, мәрхүмнең рухына дога кылып, каберенә чәчәкләр салды.

Комментарий язарга