Кадыйр Сибгат. Шәһәрләрдә татар теле укытучылары

Директорның нервысында тора
интектергән азу теше кебек.
Үз-үзенә урын таба алмый
хөкем ителгән бер кеше кебек.

Дәрес эзли. Сәгать, вакыт эзли.
Мәктәп буйлап эзли балаларын.
— Укысыннар! Тукай теле бит! — ди,
үгетләргә чыккан аналарын.

Әкият укып уздыра ул көн дә
ятим татар теле дәресләрен.
Унөч яшьлек малайларга бүген
өйрәтмәкче татар хәрефләрен.

Урысчага тәрҗемәсен ясап,
тоз сипкәндәй канлы яраларга,
үзебезнең телне өйрәтә ул
үзебездән туган балаларга.

Тыңласалар бишле куеп бара.
Дәресләре мескен, үзе мескен.
Телгә, сүзгә безне гашыйк иткән
укытучы апа, бүген сез кем?

Гомерлеккә телдән бизгәннәре
гарьләнсеннәр әйдә, гарьләнсәләр.
Безнең мәктәпләрдә укый-укый
искә төшә хәзер мәдрәсәләр.

Кайда Тукай? Кайда Такташ? Сәйдәш?
Высоцкий барын алыштыра.
Унөч яшьлек малай күзләрендә
моңсыз-җансыз безнең язмыш тора.

Гафу итмәс халык телне кыйнап
тәхетләрдә утыручыларны.
…Бер гаепсез башын иеп йөри
татар теле укытучылары.
1989 ел

Комментарий язарга