Журнал «Безнең мирас»

Сармат бабалар

Бер-берсе артыннан куышкандай ике Чирмешән ага... Алар элеккеге Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы һәм хәзерге Татарстан җирләреннән ага. Һәр ике Чирмешән дә Габделҗаббар Кандалый (1797-1860) шигырьләрендә еш очрый.


Зур Чирмешән – Куйбышев сусаклагычы кушылдыгы. Ул Татарстан Республикасы, Ульяновск һәм Самара өлкәләре җирләреннән агып уза.


Кече Чирмешән – Зур Чирмешән елгасының уң кушылдыгы. Ул Татарстан Республикасы һәм Самара өлкәләре аша агып үтә.


Чирмешән атамасы төрле тарихи чыганакларда искә алына. 921-922 елларда Идел-Кама Болгарстанына Багдад хәлифәлегеннән килгән илчелек составында булган Әхмәт ибн-Фазлан язмаларында ул – Җәремсан, рус елъязмаларында – Черемисан, Әлки районының Ташбилге авылы янында табылган кабер ташында – Чәримсан рәвешле бирелгән. Чирмешән атамасы тарихи актларда, Казан, Самара, Сембер җирләрендә урнашкан торак пункт атамаларын исәпкә алган исемлекләр тупланган һ.б. ономастика өчен кирәкле документ-белешмәләр урнаштырылган тарихи-географик, географик-статистик, тарихи-этнографик чыганакларда еш очрый.


Казан ханлыгы чоры авыл атамалары арасында Чирмешән атамасы белән 5 торак пункт күрсәтелгән. Аларның дүртесе Җөри юлы өстендә, ә берсе Нугай юлы өстендә дип билгеләнгән (1: 289).
Татарстан җирлегендә Чирмешән лексик берәмлеге белән ясалган байтак кына географик атамалар очрый. Кайберләре хәзер кулланылмый.


Кама аръягы Чирмешәннәре. Чир­мешән районы үзәге Чирмешән авылы Зур Чирмешән елгасы ярында урнашкан. Ул тимер юл үзәге Шонталыдан – 26, Чистай пристаненнан 107 чакрым ераклыкта утырган (2: 204). Чирмешән (Чирмешән ныгытмасы) В.П.Семёнов редакцияләгән китапта искә алына. Ул 1741 елда Кама аръягында ныгытылган линия төзү максатларын күздә тотып салына.


Казан ханлыгы җимерелгәннән соң рус дәүләтенеке булып саналган чикләрне күчмә кабилә-кавемнәрдән саклау өчен ныгытылган линиянең як-ягына урыслар, удмуртлар, мари, мордвалар һәм йомышлы татарларны күчереп утырталар. Күчеп утырган халыкның бер кулында корал булса, икенче кулында китмән һәм башка ашлык үстерү өчен кирәкле әсбаплар булган.


1768 елда бу ныгытманы И.И.Ле­пехин карап китә. Ул монда инде хәр­билекне ташлаган 1085 кеше яшәгәнлеген теркәп калдырган. 1901 елга монда яшәүчеләр саны 3 меңгә җиткән, шифаханә, базар булган (3: 433).


1859 елда Чирмешән (Чирмешән ныгытмасы) авылында 223 йорт булып, анда 732 ир-ат һәм 850 хатын-кыз яшәгәнлеге мәгълүм. Авылда базар булган (4: №462, б.26).


Д.А.Корсаков тарафыннан бастырып чыгарылган җыентыкта хәзерге Чистай районында Кече Чирмешән елгасы ярында Татар Чирмешәне авылы күрсәтелгән һәм ул Майна дип тә аталган (5: 196). Бу авыл (Черемыш татарский) Җөри юлы өстендә утырган дип Казан ханлыгы торак пункт атамалары составында да саналган (1: 289).


Хәзерге вакытта Кече Чирмешән елгасы ярына урнашып яшәгән Татар Майнасы авылы Казан ханлыгы чорыннан калган торак пункт булса кирәк, дигән уй башка килә.


Чирмешән елгасы һәм аның кушылдыклары буена урнашкан авыллар халкында татар тарихы белән бәйләнешле бик күп истәлекләр сак­ланган. Ул тирәләрдә борынгы чорларга мөнәсәбәтле шәһәрлек һәм авыл хәрабәләре, кабер ташлары һәм язма истәлекләр табылган.


Казан арты Чирмешәннәре. Казан артының Балык Бистәсе районында Чирмешән атамасы бар. Авылның рәсми атамасы Шетнев-Чирмешән булуга карамастан, авыл халкы аны Чирмешән дип кенә йөртә. Хәер, рәсми рәвештә Шетнев-Чирмешән дип язылуы да дөрес түгел. Чирмешән яисә, һич булмаса, Шитнәү Чирмешән дип беркетү кирәк иде. Авыл үзидарә үзәге Корноухово авылыннан – 6, Казаннан 95 чакрым ераклыкта урнашкан (2: №43, б.171).


Авыл атамасы төрле тарихи чыганакларда очрый.


Әшнәк суы буендагы бу авыл Казан ханлыгы чорында булган. Ул Нугай юлы өстенә утырган Черемша авылы дип күрсәтелгән (1: 290). Д.А.Корсаков җыеп чыгарган авыл атамалары исемлеге арасында Чирмешән елгасы Казан артындагы Әшнәк елгасының уң кушылдыгы дип ныгытылган. Д.А.Корсаков төзеп чыгарган белешмәдә бу авыл Шетнеево дип күрсәтелгән. И.А.Износков авылны болай сурәтли: «Авылда 87 хуҗалык, анда ислам дине тота торган 218 ир-ат һәм 225 хатын кыз яши. Күршедәге Җүҗи (Зюзино) авылы кешеләре сөйләвенә караганда, бу авылда элек өч туган яшәгән. Аларның берсе вакытлар үтү белән Югары Шитнәүгә (Югары Ырга), икенчесе Кама аръягына күчеп киткән, өченчесе биредә калган. Җүҗилеләр дә бу авылны Чирмешән авылы дип йөртә. Күршедәге халык Шитнәү-Чирмешәндәге бер нәселне башкаларыннан аерып карый, аларның хәтта башка авылдашларыннан аерым җирләре дә булган» (6: №174, б.24).


Диалектолог-галимә Наҗия Борһа­нова мәгълүматларына караганда, Шитнәү Чирмешән (Чирмешән) авылы халкы күршедәге Олы Елга, Кече Елга, Олы Әшнәк, Олы Солтан, Янтык авыллары халкы белән бергәләшеп Җөзен җыены үткәргән. Ул июнь башларында булган (7:42).


Авылның тирә-юнендә географик атамалар шактый. Солтан авылына бара торган юлда Шикнәү таулары бар. Иң күренекле географик атамаларның берсе – Изгеләр чишмәсе. Ул авыл башындагы зират янында. Бу чишмәнең суын элегрәк Казаннан килеп тикшергәннәр. Чишмә суы бик сирәк очрый торган минералларга бай, дип әйтеп киткәннәр.


«Казан шәһәре теркәү кенәгәсе»ндә Казан артындагы Норма суы бассейнында тагын бер Чирмешән исемле авыл телгә алына (8: 64). Хәзер ул авыл беткән булса кирәк.


Ленино-Кокушкино (Черемыш-Апакай) авылы район үзәге Питрәч районыннан 20 чакрым ераклыкта урнашкан. Казан белән ике арасы 40 чакрым. Бу авыл – җирле үзидарә үзәге. (2: №40, б.167).
Җөри юлы өстенә урнашкан бу авыл Казан ханлыгы чорында Черемыш-Апакаево дип аталган (1: №439, б.289). Үшнә суы ярына утырган Черемыш-Апакай авылында чукынмаган, ясак түләүче крәстияннәр көн иткән. Авыл исеме РСФСР Югары Советының 1964 елгы указы белән В.И.Ленин (Ульянов) хөрмәтенә Черемыш-Апакаеводан Ленино-Кокушкино дип үзгәртелә.


Авыл Черемышево (Апакаево), Малое Черемышево, Черемышево Поганое, Малое Апакаево, Апакай Чирмеш атама төрдәш-вариантлары белән тарихи белешмәләрдә шактый очрый.


Бүгенге көндә Ленино-Кокушкино бистә (посёлок) тибындагы торак пункт. Биредә 20дән артык милләт вәкилләре яши һәм эшли.


Апакай җирләре басу-кырларга, елгаларга һ.б. табигый сулыкларга бай. Күренекле елгаларның берсе – Үшнә суы. Ул авылның төньяк тарафыннан ага. Су тегермәннәре корылганчы бу елга бик сай булган, тегермәннәр салынганнан соң аның суы тирәнәйгән. Кызганыч, хәзер елга саекканнан-саега.


Үшнә суының сул ярында шактый күп чишмәләр тибеп чыккан. Аларны Завод чишмәсе, Зират Чишмәсе, Урыслар чишмәсе, Ташчишмә дип атап йөртәләр. Завод чишмәсе хәзер ябылган, эзе дә калмаган. Аның атамасы заводка нисбәтән бирелгән булган. Кайчандыр гөрләп яшәгән бу заводта керамик әйберләр җитештергәннәр. Зират чишмәсенең атамасы аннан ерак түгел төньяктарак урнашкан татар зиратына мөнәсәбәтле. Урыс чишмәсе – аннан урыс халкы су алганга шулай аталган. Ташчишмә ташлыктан тибеп чыккан һәм хәзер дә Үшнә бистәсе халкын су белән тәэмин итеп тора.


Тау ягы Чирмешәннәре. Тау ягында, Апас районында Чирмешән суы буенда Чирмешән авылы бар. Ул район үзәге Апастан 22 чакрым ераклыкта урнашкан (2: №6, б.45).


Д.А.Корсаков җыеп, туплап, редакцияләп бастырып чыгарган чыганакта бу авыл Икенче Чирмешән дип ныгытылган (5: 339). Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, Чирмешәннән ике чакрым ераклыкта урнашкан Багыш авылы элек Өченче Чирмешән исемендә йөргән икән (5: №138, б.390).


Диалектолог-галимә Наҗия Борһа­нова бу авыллар катнашында җыен да уздырылуын ныгытып калдырган. Чирмешән, Багыш, Югары Балтай, Урта Балтай, Түбән Балтай, Кече Бакырчы, Кара Борнаш, Чирү, Каратун, Колчык, Көлкәш, Чәтбаш, Коллар, Шәмәк, Күкшем, Тутай, Аксу, Дәүләки авыллары халкы июнь урталарында Кушкапка исемле җыен бәйрәме үткәргәннәр (7: 60).


Чирмешән авылы элек Көтмәс елгасы (чыгыры) янында булган. Бу урын бик тынычсыз булып чыккан һәм халык хәзерге авыл урынына килеп утырган. Бу тирәләрдә зур-зур агачлардан торган урманнар үскән. Олы Роман, Пулат, Сергей ышналары урман төпләп ясалганнар. Шалкан ышнасы дип аталган басуда элек күп итеп шалкан чәчкәннәр икән. Хәзер ул басу беткән. Элек Чирмешән елгасында 4 су тегермәне, 1 пар тегермәне эшләгән. Шуның өчен аның суы мул булган.


Авыл халкы авыл урамнарының Янган капка (Урта урам), Канатсыз, Җомагыл, Кутыр, Болын, Югары оч, Аръяк дигән элекке исемнәрен кулланышта йөртә.


Тау ягындагы Апас районында Чирмешән үзәге («үзәк» – елга) Бола елгасының уң, ә Чирмешән суы – Боланың сул кушылдыгы. Апас районында тагын Чирмешән чаты (кыр), Чирмешән чишмәсе, Чирмешән болыны, Чирмешән куаклыгы, Чирмешән буе һ.б. атамалар бар.


Апас районындагы Чирмешән елгасы ярына урнашкан Чирмешән авылы халкы матур тормыш белән яши.


Йортлар яңа, зур һәм күрекле, тәрәзәләреннән нур сирпелә.


Галим Н.Ф.Калинин Тәтеш шәһәреннән 15 чакрым түбәндәрәк тә Чирмешән елгасы булуы турында яза.


Чирмешән атамасы белән аталган табигый географик берәмлекләр һәм башка исем-атамалар Татарстаннан читтәге төбәкләрдә дә шактый күп очрый.


Кармасан һәм Чирмәсән – Урал төбәгендәге су чыганаклары атамалары. Чирмәсән кичүе 1773-1775 еллардагы Пугачеёв хәрәкәте белән бәйләнешле документларда очрый. Элекке Пермь губернасының Верхотур өязендә Чирмешән елгасы һәм аның ярында Чирмешән авылы искә алына. Мари иле Җөмһүриятенең Портянур авылындагы кабер ташы язмасында Чирмешән атамасы ныгып калган. Саратов өлкәсенең Хвалын шәһәреннән 6-7 чакрым ераклыкта староверларның (православие динен искечә тотучылар) үзәге, аскет монахлар торган Чирмешән исемендәге атаклы монастырь булган. Шул ук Хвалын шәһәре янында Чирмешән исемендә ике күл, бер санаторий һәм ике ял йорты беркетелеп калган. Элекке Ставрополь өязенең Хрящевка исемен йөрткән торак пунк­т­­тан 25 чакрымда өстәрәк ага торган Чирмешән елгасы ярында Чирмешән (Никольское) авылы урнашкан. Бу урыннан Чирмешән елгасында пароход һәм суднолар йөреше башланган. Самара өлкәсендәге Шонталы районы җирләреннән агып үткән Чирмешән елгасы бассейнында Чирмешән бистәсе (посёлогы) теркәлгән. Самара шәһәренең бер урамы «Чирмешән» исемен йөртә. Димитров шәһәрендәге бер футбол командасына Чирмешән исеме бирелгән. Чиләбе өлкәсенең Югары Уфалы районында шәһәр тибындагы Чирмешән бистәсе бар. Чирмешән атамасы Кырымда, элекке Дон гаскәри казаклары өлкәсендә, Төньяк Кавказда һ.б. урыннарда очрый. Приморье краеның Дальнегорск районында да Чирмешән бистәсе теркәлгән. Чирмешән атамасын Алтайда, Югары Иртеш бассейнында да берәр елга йөртә.


Чирмешән сүзенең нәрсә аңлатуын күп генә галимнәр ачыкларга тырышканнар. Кайберләре әлеге атаманың мари-чирмешләргә мөнәсәбәтле булырга тиешлеген дәлилләргә тырышты. Археолог-галим Р.Г.Фәхретдинов Зур Чирмешән һәм Кече Чирмешән елгалары ярларын археологик яктан бик җентекләп күздән үткәрә, ләкин яр буйларында һәм тирә-юньдә мари-чирмешләргә мөнәсәбәтле бер генә истәлек тә тапмый. Ул Чирмешән атамасының төрки телләр нигезендә аңлатылырга тиешлегенә һич шикләнми. Мин дә бабаларыбыз кулланган Балымат, Юрмат, Шонгат, Урмат, Кыят һ.б. атамалар кергән система-ояга – ат компонентына тәмамланган сармат кавем-кабиләләре дә керә, димәк, без дә бабаларыбыз сарматларның варис-оныклары, дип уйлыйм.


Фәндә Чирмешән атамасының сармат этнонимы белән бер икәнлеген раслаган дәлилле фикерләр бар.


Иң беренче булып, галим П.Д.Шестаков (XIX гасыр) сармат сүзе белән сярмысның аһәңдәшлегенә, охшаш яңгырашына игътибар итә (9: 69). Иске татар телендә киң әйтелешле «а» авазының «и»гә һәм «и»нең «е» авазына күчеше законлы күренеш. Сабир g Сибир g Себер; Сармат g Сирмеш g Чирмеш – фонетик вариантлар. Борынгы төрки һәм иске татар телендә с-ч-ш-т авазлары күчешә: чишмә~сишмә~тишмә; сай~чай~шай~тай; чи­шен~шишен~­ти­шен~сишен һ.б.)


Елгалар ярына килеп урнашкан һәм шул урында авыл корып яши башлаган сарматларның елгага да, авылга да үз исемнәрен бирүләре табигый хәл.


Мариларның зур галиме Ф.И.Гор­деев Чирмешән атамасы, халыкларның бөек күчеше вакытында хәзерге Башкортстан җирләреннән Урта Идел буйларына кысып чыгарылган соңгырак чор сарматларга бәйләнешле, ягъни сармат кабиләләренең этнонимнары, дип уйлый (10:183-184). Бу турыда, ягъни Чирмешән атамасының сармат кабиләләренә мөнәсәбәте булуын мин 1991 елда Мәскәүдә «Фән» («Наука») нәшриятында дөнья күргән «Гидронимия Татарстана» дип аталган монографиямдә язган идем (11: 183-184). Шулай ук «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасында 1989 елда ук 27 август санындагы «Чирмешән» дип аталган мәкаләмдә һәм 1998 елда дөнья күргән «Татарская гидронимия (Вопросы этногенеза татарского народа по данным гидронимии)» дип аталган монографиямдә дә язып чыккан идем (12: 336-337). Бу тикшеренүләр археологлар тикшеренүләре белән дә дәлилләнә. 1988 елның җәендә Уфа археологлары Оренбургтан 100 чакрымга көнбатыштарак урнашкан Филипповка авылы янындагы сармат курганнарыннан өч йөзгә якын бик матур итеп эшләнгән әйберләр тапкан. Табылдык­лар арасында иң күбесе – болан, сайгак, кабан, бүре, юлбарыс, балык, ташбака, фантастик кошлар һәм башка җәнлек, кош сурәтләре. Бу орнаментлар төркиләргә һәм шул исәптән безнең бабаларыбыз сарматларга хас бизәкләр.


Сарматларның да тарихы катлаулы, алар да тарихи сәбәпләр нигезендә урыннарыннан күчеп йөрергә мәҗбүр булган. Сарматларга нисбәтле матди культура истәлекләре урнашкан урыннарны Татарстан җирендә археолог-галимнәр А.Х.Халиков, П.Н.Старостин, Е.П.Казаков һ.б. тапкан, тикшергән.


Чыганаклар:
1. Селения казанского ханства по писцовым книгам//Археология и этнография Татарии. Вып.1./Вопросы этногенеза тюркоязычных народов Среднего Поволжья. – Казань, 1971.
2. Республика Татарстан. Административно-территориальное деление на 1 января 1992 года.
3. Россия. Полное географическое описание нашего отечества (Среднее и Нижнее Поволжье и Заволжье). Под ред. В.П.Семёнова. – СПб., 1901. – т.4.
4. Список населённых мест по сведениям 1859 г. XXXVI: Самарская губерния.//Обработан А.Артемьевым. 1864.
5. Сборник материалов по истории Казанского края в XVIII веке, изданный под редакцией Д.А.Корсакова//Известия общества археологии, истории и этнографии в Императорском Казанском университете. – Т.XVIII. - Вып.4-6. – Казань, 1908.
6. Список населённых мест Казанской губернии. Лаишевский уезд. Составил И.А.Износов. – Вып.1. – Казань, 1898.
7. Бурганова Н.Б. О системе народного праздника джиын у казанских татар//Исследования по исторической диалектологии татарского языка. –Казань, 1982.
8. Невоструев К.И. Список с писцовых книг по г.Казани с уездом. – Казань, 1877.
9. Шестаков П.Д. По поводу сообщения Н.И.Золотницкого: «Лингвистическая заметка о названиях булгар, биляр и моркваши»//Известия общества археологии и этнографии. 1880-1882. – Казань, 1884. – Т.З.
10. Гордеев Ф.И. Позднесарматские элементы в топонимии Волжско-пермских языков//Всесоюзная научно-практическая конференция «Исторические названия – памятники культуры». 17-20 апреля 1989 г. Тезисы докладов и сообщений. – М., 1989.
11. Гарипова Ф.Г. Гидронимия Татарстана. – М.: Наука, 1991.
12. Гарипова Ф.Г. Татарская гидронимия (Вопросы этногенеза татарского народа по данным гидронимии) – Казань, 1998.

Теги: Фирдәвес Гарипова Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру