Тапшырылмаган хатлар

Искәндәр!

Дусларча язылган җылы хатың өчен рәхмәт. Мин аны кат-кат укып чыктым. Бу сагыну хатыңны укыган чакта, минем күз алдымда аерылышкан көннәрдәге тар холыклы, бозык күңелле Искәндәр түгел, бәлки, моннан 8 ел элек: «Сезнең чәчегез нинди йомшак, нәфис», — дип килеп танышкан Искәндәр иде.

Нинди матур истәлек! Әйе, минем беренче мәхәббәтем дә, кешеләр белән аралаша башлаудан туган беренче шатлыгым да сиңа, синең белән танышу вакытына барып бәйләнә. Миндә яңа хисләр тудырган, күңел күзләремә матурлык буяулары биргән бу кадерле минутларны мин бик еш искә төшерәм. Тормышның тискәре, усал, шакшы яклары белән көрәшкәндә туңсам, арысам, шул рәхәт минутларны хәтерләп җылынам һәм көч җыям.

Исеңдәме беренче танышуыбыз?

Мин, матурлыкның нәрсә икәнен бары хыялда гына күреп, әкиятләрдән генә ишетеп килгән ятимә бер кыз, кинәт өнемдә чын матурлык диңгезенә чумдым, шатлык дулкыннарында йөзә башладым. Чынлап та, корып, саргаеп беткән яз чәчәген иң тәмле хуш исләр чыгарып торган чәчәккә әйләндерү — охшашы булмаган матурлык бит. Үземне, гомумән, кешеләрне чәчәккә тиңләштерү дөрес үк булмаса да, ләкин минем хәл ул чагында шуңа бик якын иде.

Мин элекке Кузнецк өязендә, караңгы мишәр авылында — Ялгашта тудым. Минем атамның гомер-гомергә күргәне бары биш-алты авыл булган. Ә мин — аның кызы — Москвада тордым, Ленинградта булдым, Харьков, Ташкент, Бакуны күрдем… Мин диңгездә йөздем, Кавказ тауларына мендем. Минем атам үз телен дә кирәгенчә белмәгән. Ә мин — аның кызы — татарча гына түгел, рус, немец телләрендә дә сөйләшәм. Минем атам бөтен гомерен көтүчелектә, газап-михнәт эчендә уздырган, үлгәндә дә сарыклар арасында үлгән. Ул бик еш сырхаулаган, ләкин бер генә тапкыр да докторны күрмәгән. Ә мин — Чулак Фәхри кызы — хәзер үзем доктор.

Зур тормышны чын-чынлап белү һәм шуны белгәннән соң киң сулыш алып эшләү шатлыгын, яшисе килү матурлыгын аңлату кыен. Миңа әле күптән түгел бер яңа роман укырга туры килде. Бу китап миңа әйтеп бетергесез сөенеч, ләззәт бирде. Чөнки хәзер доктор булган татар кызының нәселе дә, тормыш төбеннән югарыга, язучылык дәрәҗәсенә күтәрелгән язучының нәселе кебек үк, иске заман бизгәгендә, җәфа чигү утында яшәгән нәсел.

Әйе, беренче танышуыбыз! Тәртипсез язуым өчен гафу ит, иркәм. Минем өчен тормыш хәзер шундый бай, шундый күңелле, бер әйбер турында яза башладым исә, берсе-берсеннән матур булган тойгылар, фикерләр кәгазьгә агылырга гына торалар. Менә хәзер дә үзем сиңа хат язам, үзем радио аркылы Шубертның «Язылып бетмәгән симфония»сен тыңлыйм. Бу симфониядә нинди генә авазлар юк! Акрын, бик акрын башланган музыкаль тавышлар йомшак, ягымлы күченүләр белән зур зилзиләләргә җитә… тына… тагын күтәрелә. Йөрәк тә музыкага кушылып тибә башлый. Гафу ит, Искәндәр. Шубертны тыңлап бетермичә, хатымны дәвам итә алмыйм. Янымда утырган җиде яшьлек Кадриям дә:

— Әнкәем, шундый матур музыка… ә син тыңламыйсың, — дип тора. Улым Рафаэль йоклый. Нинди тыныч йоклый ул! Рафаэль дә, синең кебек үк, учларын яңак астына куеп йоклый. Әнә ул төшендә нәрсәгәдер матур итеп елмайды. Ә без аналы-кызлы, Кадрия белән икәү, Шубертны тыңлыйбыз. Хәер, Кадрия нәрсә уйлый торгандыр — белмим. Ул бик акыллы булды. Күпне белә башлады. Шулай да бала күңелен аңламассың: йә «Әткәем ник озак кайтмый?», йә «Әнкәем иртәгә нәрсә китерер икән?» — дип уйлана торгандыр. Без Шубертны эндәшмичә тыңлыйбыз. Бу музыкада сагыну моңы да, ярату-яратмау тавышы да, җил-давыл да — бар да бар. Рәхәтләнеп тыңлыйм әле. Үзәк калалардан бик ерак урнашкан Әдрәс авылында Шуберт симфониясе аеруча матур яңгырый.

Шатлыклы туган илем! Шуберт, Бетховен шикелле композиторларның иң тирән моңнарын ерак авылларга ишеттерүең өчен сиңа җылы рәхмәт яусын.

Искәндәр!

Хатымны дәвам итәм.

1923 ел иде. Аяусыз тормыш камчысы астында төрле шәһәр, авылларны гизеп туйганнан соң, мин Казанга килеп чыктым. Казанда университет рабфагына укырга кердем. Бу рабфак ул елларны университет белән бер бинада урнаша иде.

Беренче дәресләрне тыңлау белән үк, мин бәхеттән, шатлыктан, нәрсәгә тотынырга белмичә, шашып йөри башладым. Рабфакка барганда да, кайтканда да бик еш: «Шушы урамнар, шушы коридорлар буйлап кайчандыр китап, дәфтәр тотып, Ленин йөргән, шул бинада Толстой укыган. Шунда укырга дип, яшь Горький хыял корган. Шул бинадан дөньяның атаклы галимнәре чыккан. Мин укый торган бүлмәләрдә аларның да тавышлары яңгыраган», — дип уйлана башладым. Рус әдәбияты буенча керим I укытучы Морозов та беренче лекциясен шул фикерләр белән башлады.

Ә кайчагында университетның ап-ак колонналарына сөялә идем дә башымны югары күтәреп: «Иптәшләр, күрәсезме мин нинди бәхетле… Мин — Чулак Фәхри кызы — Ленин… Толстой укыган йортта укыйм», — дип кычкырып, бик каты кычкырып җибәрәсем килә иде.

Шушындый бөеклеккә ашуыма, тормышка юл табуыма мин шат идем. Ул елларны тормыш минем өчен ал да гөл генә, бөтен бәхетләр бергә, минем йөрәгемә җыелгандай тоела иде. Мин бары тик ирек, матурлык көчен генә хис иттем. Мин үземне чәчәкле бакчада күрдем. Бер сынык икмәк белән ике бәрәңге ашап, алтышар сәгать дәрес тыңларга туры килгәндә дә, мин шат һәм көләч идем. Чөнки мин күзләремне киләчәкне күрергә өйрәтә башладым. Ә киләчәкне күрү, шуны күрәм дип хис итү иң авыр минутларны да җиңел һәм күркәм итә.

Менә шунда, бәхеттән шашып рәхәттә йөргән чагымда, мин сине очраттым, һәрбер сөю һәм сөелүнең: — «Эх, яратасы иде, сөясе… сөеләсе иде», — дип, хисләр ташкан чагы була. Алмагач та, тула һәм пешә башлагач, хуш исле алмаларын җиргә ыргытып, җир белән шаяра башлый. Шомырт та чәчәк ата. Сандугачлар да сайраша. Чияләр дә вакыты җиткәч кызаралар, тулылыктан матураялар. Мин дә үземнең матурлык тойгыларыма тулганымны сиздем. Минем дә яратасым, яраткан кешем белән: «Без нинди бәхетле, безгә шундый рәхәт», — дип, тын беткәнче кочышасым килде.

Озак вакыт үтмәде — студентлар арасында зур кичәгә әзерлек репетицияләре башланды. Ул елларны мин рабфакның Островский урамындагы тулай торагында тора идем. Без бер бүлмәдә биш кыз тордык. Без бишәвебез биш төрле милләттән булсак та, безнең арадагы революция туганлыгы җыр белән дә әйтеп бирә алмаслык дәрәҗәдә тирән иде.

Без күбрәк киләчәкне уйларга яратабыз. Бүгенгенең матурлыгы, киләчәкнең тагын да сокландырырлык булуы аркасында, үткән заманны күздән кичерергә бик аз вакыт кала. Ә уйлана башласаң — чәчләр агара. Элек, 17 нче елга хәтле, Казан университетының йөзьеллык тарихында без бары биш-алты гына татар студенты күрәбез. Ун елга бер татар студенты да туры килми. Болары да аксөяк нәселеннән. Ә хәзер анда ярты мең татар студенты укый.

Мин бик еш татар музыкасының, җырының акрын үсүе турында уйлаганым бар. Башка сәбәпләр белән бергә, каһәр суккан заманда рәсем ясый башласаң: «Бу рәсем теге дөньяда синнән җан сорар, бирерлек җаның булмагач, ул синең үз җаныңны алыр, рәсем ясама, ташла»; җырлый башласаң: «Җырлама, фәрештәләрне качырасың… тукта», — дип куркытканнар. Ә хәзер безнең бәхеткә, безнең шатлыкка үлчәү юк. Кичә була дигәч тә, без бөтен бүлмәбез белән анда катнашырга язылдык. Беренче репетиция ТКУ студентлары тулай торагында билгеләнде. Без барып кергәндә, син анда идең инде. Сине күрү белән үк без синең турыда яшерен сер итеп сөйләшә башладык. «Бу кем?» — дип соравыбызга шундагы бер студент:

— Артист Искәндәр, — дип җавап бирде.

Яшермим, син безнең күбебезгә ошадың. Хәтта егетләрнең матур булу-булмауларын билгеләүдә аяклы градусник булып йөргән Лиза да түзмәде, кычкырып ук:

— Нинди чибәр, үбәсе килә каһәрне, — дип куйды һәм сине сөйләтеп карар өчен яныңа барды. Биш-алты минуттан соң Лиза безнең янга кайтып, синең тавышың, күзләрең, тешләрең турында сөйләде.

Әйе, син матур идең. Безнең бүлмә кызлары исә синең бу матурлыгыңны хыял буяулары белән тагын да бизәргә, бизәп баетырга тырыштылар. Син сиздеңме, юкмы — белмим, әмма репетицияләрдә кызларның чиктән тыш күп булулары аларның сиңа карата җылы мәхәббәт тотуларына да бәйләнгән иде. Ә репетицияләр булмаган көннәрдә, афишада синең фамилияңне күргән саен, без, актык тиеннәребезне җыеп, театрга чаба торган идек.

Сөю кешегә шатлык һәм көч бирә. Чөнки кичәгә әзерләнеп йөргән көннәрдә мин рәтләп йоклаган чагымны да һәм шул ук вакытта арыганлыгымны да хәтерләмим. Бу зур кичә өчен мин «Тормыш турында җыр» әзерләдем. Бу җыр минем башымда бик күптәннән бирле йөрсә дә, көен таба алмыйча җырламый тора идем. Ләкин синең йомшак мөгамәләң, зәңгәр күзләреңне тутырып елмаеп каравың миңа көч бирделәр, уйланган җырымны көйгә салдылар.

«Тормыш турындагы җыр»га мин үземдә булган бөтен иркәлегемне бирергә тырыштым. Мин аның һәрбер сүзе, һәрбер авазы турында озак-озак уйландым. Әллә күп уйлап йөргәнгә, колак төбемдә гел шул көй яңгырап торды. Бу җырда мин азатлык һәм матурлык, табигать һәм сөю турында күп кенә нәрсә әйтергә теләдем. Мин җырымның һәрбер сүзенә ачык буяу һәм тавыш яктылыгы бирергә тырыштым. Кырга чыгып, буш биналарга кереп, репетицияләр ясадым. Җырланасы җырымны мин иртәнге һава җилләрендә назладым, кояш нурларында җылыттым. Минем җырымны илебезнең матурлыгы бизәде. Иртәнге завод гудоклары аңа аккордлар бирде. Хезмәтем бушка китмәде. Зал мине тиз аңлады. Минем җыр, ямь-яшел үләннәр, ал, зәңгәрсу чәчәкләр арасыннан атылып чыккан чишмә кебек, аккан саен арта, киңәя барып, диңгезгә кушылган зур елга төсен алды… Чәчәкләр арасыннан чыккан чишмә диңгезгә кушылган кебек, минем җырым да шәхес лирикасыннан, аерым кеше тойгысыннан җиңүче сыйныф лирикасына, җыр диңгезенә әйләнде. Мине кат-кат сәхнәгә чакырдылар. Ә мин, нишләргә белмичә, сәхнә артына чыгып, үзем тудырган җыр тәэсиреннән исереп, декорацияләр арасына кереп качтым. Шул вакыт берәү:

— Сезнең чәчегез нинди йомшак, нәфис, җылы, — диде.

Бу «берәү» — син идең. Мин, синең шулай якын булуың шатлыгыннан бернәрсә дә әйтә алмыйча, синең зәңгәр күзләреңә карадым. Йотыла-йотыла матур итеп карарга тырышканымны хәзер дә хәтерлим. Шул ук вакытта бу зур бәхеттән әллә кая качасы, чыгып китәсе килгән иде. Ләкин баскан урынымнан кузгала алмыйча тордым. Чөнки сул аяктагы оегымның сүтеге ботинкама тыгып куелган иде. Менә шул чыккан төсле тоелды. Мин аны, сиңа күрсәтмәс өчен, уң аягым белән капларга тырыштым.

Концерттан соң танцылар булды. Син вальска чакырдың. Танец вакытында син:

— Галия, сезгә артистка булырга кирәк… Сез үзегездә булган талантның кадерен белмисез… Мин сезне шефка алырга телим… Сез атаклы җырчы булырсыз… Сезнең җырыгыз бөтен Союзга, бөтен җир йөзенә ишетелер… Мин сезнең кара күзләрегезне яратам… Алар әллә ничек ягымлылар… Сезнең күзләрдә мин үземне күрәм. Рөхсәт итсәгез, мин сезне озата барыр идем, —- дидең. Мин шатлана-шатлана риза булдым.

Икәү бергә залдан чыгып киткәндә, мин, әллә кемне эзләгән сыман, як-якка карандым. Юк, мин берәүне дә эзләмәдем, бу бары тик хатын-кыз табигатенең «күрәсезме, мин кем белән чыгам!» дип масаерга тырышуы иде. Без чыгып киткәндә, безгә таба бик күп күзләр текәлделәр. Безне озаткан күзләр арасыннан аермачык күренгәне студент Вәли Сафиуллинның кара күзләре булды. Сафиуллин мине ярата иде. Дөрес, ул үзе бу турыда миңа бервакытта да әйткәне юк. Киресенчә, ул һәрвакыт миннән качарга, миңа күренмәскә тырыша иде. Иптәшләремнең әйтүләренә караганда, аның һәр иртә-кич шахмат тактасына карап уйлана-уйлана җырлый торган җыры шагыйрь Тукайдан алынган.

Әмма ләззәтле дә соң яшерен газап, яшерен яну!

Бар микән, белмим, моның миннән бүтән аңлаучысы? — сүзләреннән гыйбарәт булган. Ә мин Сафиуллиннан көлеп йөрдем. Мин бу акыллы студентта, бөтен фәннәрдән иң алда барган укучыда, хатын-кызларның байтагын сокландырган кыюлык, батырлык сыйфатларын күрмәдем. Ул күп вакытта йокымсырап йөри иде. Минем каршымда мондый йокымсыраган, салмак кеше озак яши алмас, хәрәкәт яраткан заманыбыз андый кешеләрне онытыр дигән фикер туган иде. Безне озатып калган чагында да, Вәли Сафиуллинның күзләрендә әнә шул бетү, сүнү эзләре күренде.

 

Гадел Кутуй

Дәвамы бар

Фото: pixabay

Комментарий язарга