Тапшырылмаган хатлар (дәвамы)

Әсәрнең башын монда укый аласыз

Искәндәр!

Бу кичне син гаҗәп игътибарлы идең. Сүзләрең җылы, тавышың йомшак иде. Айлы кичтә яуган беренче кар тәңкәләрен син, чәчәкләргә охшатып, сүзне киң күңелле, батыр йөрәкле, тирән хисле зур акыл ияләренә бордың. Син бу кичне байтак даһиларның үзләрен һәм аларның әсәрләрендә булган каһарманнарны телгә алдың. Бөек кешеләр турында булган сүзләрең мине канатландырып, самолетта очырткан кебек, югарыга таба күтәрделәр. Төн буе сине тыңлыйсы килде. Мин бу кичне сине култыклап барганда: «Нинди бәхет! Мин үземнең киләчәк тормышымны күрәм. Акыллым Искәндәр, мин сине үлгәнче яратырмын, мин сиңа яхшы иптәш булырмын», — дип уйладым.

Син мине тулай торакка хәтле озаттың. Таңга хәтле яныңда торырга, синең белән бергә булырга теләдем. Ләкин: «Бик соң инде, иртә торасы да бар, бүгенгә җитәр», — дип китәргә ашыктым. Ә үзем: «Ник киттем?» — дип үкендем.

Парадный төбенә җиткәч, син йөрәккә ятышлы гаҗәеп бер елмаю белән минем иреннәремә карадың. Ә мин оялып читкә борылдым. Син: «Галия… син нинди акыллы… бу онытылмаслык кичәнең дәвам итүен телим», — дип, мине кочагыңа алдың. Бертуктаусыз үбә башладың. Минем тыным бетте. Тыштан: «Кирәкми, җитәр, нишләвең инде?» — дисәм дә, эчемнән бу беренче үбешүнең озаграк дәвам итүен теләдем. Чөнки синең үбүең шул минутта бар нәрсәдән дә өстен иде. Чөнки синең кочагың ана кочагыннан да җылырак иде. Шушындый рәхәт кочактан соң баскыч буйлап ничек менгәнемне, бүлмәгә ничек кайтып кергәнемне дә хәтерли алмыйм.

Мәхәббәт кешене матур итә. Бүлмәгә керү белән үк мин көзгегә карадым. Гомеремдә беренче тапкыр мин үземнең йөзем-кыяфәтем белән канәгатьләндем. Шатлык кызыллыгы белән бизәлгән бит алмаларым кара күзләремнән сибелгән нурлар яктысында һәм чәчелеп төшкән бөдрә чәчләрем астында тагы да матуррак булып күренделәр.

— Мин матур… «трал-лә-лә», — дидем мин. Хәтерлисеңме, «трал-лә-лә» дип, Фатыйма Ильская бер рольдә сәхнәгә чыга иде. Мин аның шулай «трал-лә-лә» дип әйтүендә әллә нихәтле тәм табам. Анда ниндидер җылылык, матурлык бар. «Трал-лә-лә» дигәч, ничектер күңелле булып китә.

Шулай «трал-лә-лә» дип чибәрләнеп торганда, мин үземне: «Галия, боларны бит син Искәндәр өчен эшлисең», — дигән фикердә тоттым. Кинәт:

— Ә шулай булса соң?! «Трал-лә-лә», — дидем дә төнге сәгать бердә урындык алып биергә тотындым. Биеп туйгач, өстәл башына утырып, бергә тора башлавыбызны, син талантлы артист, мин врач булып, яраткан кешеңне тирән итеп сөяргә, теләгәнчә яшәргә мөмкинлек биргән Советлар иленә хезмәт итүебезне уйларга керештем.

Төнге сәгать икедә бүлмәдәшләрем кайттылар. Алар, өстәлгә күз төшерү белән үк:

— Оһо, эш зурга киткән икән. Хәер, зарар юк, егете чибәр, — диделәр.

Мин, уйланып утыра-утыра, өстәлгә җәелгән кәгазь өстен «Искәндәр», «Искәндәрем», «Искәндәрчегем» шикелле бөдрәле сүзләр белән язып тутырганмын. Әйе, бу кичне мин сине чиктән тыш дәртләнеп ярата башлаганмын. Ә Лиза, чынлап яратудан курыккан Лиза, миңа карап, немец телендә Гейненың бер шигырен укыды. Иптәш кызым Фатыйма: «Бу шигырьнең русчасы да бар бит», — дип, түбәндәге юлларны декламировать итте:

Старинная сказка, но вечно останется новой она, и лучше б на свет не родился тот, с кем она сбыться должна.

Менә шунда, гомеремдә беренче мәртәбә мин Гейненың бу фикерләренә каршы чыктым. Дөрес, мин яшь идем әле. Ләкин әдәбият укытучыбызның дәресне күңелле итеп алып баруы аркасында, күп кенә әсәрләр белән танышырга өлгергән идем. Аннары рус теле һәм әдәбияты кабинетында көтепханәче булып эшләвем дә үсүемә аз ярдәм итмәде. Мәхәббәт турында сүз чыккач, мин үземдә булган бөтен белемемне җыеп, әлеге шигырьнең соңгы ике юлын шатлыкка, бәхеткә борып үзгәртергә теләдем. Илебез белән бергә безнең хисләребез дә үзгәрә… Без мәхәббәттән курыкмыйбыз. Безнең тойгылар тагы да баерлар, матураерлар… без матур итеп, җылы итеп яратырга өйрәнәбез, дидем мин.

Иртәгесе көн — ял көне иде. Шунлыктан бу төнне минем белән бергә Фатыйма да йокысыз үткәрде. Без төн буе синең турында сөйләшеп чыктык. Фатыйманы онытмагансыңдыр бит. Ул соңыннан да безгә килеп йөрде, хәзер Бондюгта инженер булып эшли.

Беренче мәхәббәт яраткан кешеңне матур итеп күрсәтә. Чөнки бу төнне мин синең турында уйлаганда, синдә бер генә дә кер, начар як күрмәдем. Тик Фатыйма гына:

— Яхшы кара, Галия, ул синең җырыңа гына гашыйк түгелме? — диде.

Икенче тапкыр кайда һәм ничек очрашу турында без сүз куешмадык. Репетицияләр дә билгеләнмәде. Ә күрешәсе килә. Шуның өстенә кичәге кадерле минутлар да өзелеп калган матур төш булып кына тоелдылар. Мин иртүк, беркемгә бернәрсә әйтмичә, урамга чыктым. Кабан күле буе урамына киттем. Ник? Белмим. Әллә булмаса, син сүз арасында үзеңнең шул урамда торганыңны әйткән идеңме? Шулай бугай шул. Ләкин урам озын, йортлар күп. «Минем бәхетем шундадыр, ул да мине уйлый торгандыр», — дип, мин тәрәзәгә күз төшердем. Әмма син күренмәдең. Бу көнне дөнья якты, көн җылы иде. Кабан күле күперенә барып, бик озак басып тордым. Миңа карап, күп кенә халык үтте. Узып баручыларның берсе янындагы иптәшенә:

— Күрдеңме кошны… кашыкка салып кына йотарлык бит… Каһәр суккан җенес… Аларның һәрберсе шул. Син аларга ирек кенә бир… эләккән бер иргә тагылачаклар, — диде дә миннән ике-өч адымда туктады. Бераз карап торды. Аннары иптәшенә: — Телисеңме, валлаһигазим, хәзер алып китәм үзен, — дип, мактана-мактана сөйләшеп китте.

Юк, юк, мин гомеремдә дә андый ирләр колы булмам. Мин үземнең хисләремне чүпрәкләтмәм. Мин бер генә кешене сөяргә, бер генә кешене үбәргә телим..

Шулай уйланып торганда, янымнан ирле-хатынлы бер пар үтеп китте. Эх, кешеләр дә соң… Баруларына гына кара: берсе — алдан, икенчесе — арттан, эт белән мәче шикелле, ырылдап-мырылдап баралар. Кем белә? Бәлки, алар да беренче очрашканда гыйшык сатканнардыр, алар да, бәлки, бер-берен тизрәк күрер өчен озын төннәрне сәгатькә карап уздырганнардыр. Ә хәзер — карарга чиркангыч!

Искәндәр!

Бу уйлар мине хәзер дә ташламыйлар. Менә шушы хатны язганда да: «Соң нигә бездә матур семьялар аз?» — дип сорау бирәсем килә.

Минем Маркс турында аның кызының истәлекләрен укыганым бар, Маркс һәм аның хатыны Женни иң авыр минутларда да, шәһәрдән шәһәргә куылып йөргәндә дә, бер-берсен яратып, үзара ихтирам тотып, күтәренке рухта яшәгәннәр. «Капитал»ны язып кешелек дөньясына яңа гыйлем ачкан Маркс үзенең иптәше өчен иң ягымлы, иң шигъриятле җырларны җыйган, аларны «Минем йөрәгемә» дип, аңа, сөекле дустына багышлаган. Материалист Маркс иптәшенең матурлыгы, күркәмлеге, зифалыгы белән мактанган. Ә кичләрен балалары өчен Шекспир әсәрләрен, «Небелунги» поэмаларын кат-кат укып чыгарга вакыт тапкан. Женни Маркс әсәрләрен акка күчергән, аларны массага таратырга булышкан, Маркс өчен хатлар язган. Димәк, ул Маркс белән бергә тору гына түгел, Маркс белән бергә бер йөрәк, бер хис, бер уй булып яшәгән. Дөньяда ул заманны алардан да шат, алардан да көләч һәм күңеллерәк яшәүче кеше булмаган. Бу бөек кешеләрнең төп максатлары үз бәхетләрен кайгыртуда! Күп югары булган. Алар кешелек дөньясын коллык богауларыннан азат итәр өчен, аны бәхетле ясар өчен яшәгәннәр. Шунсыз мин аңлаган семьяның бәхетле булуы мөмкин дә түгел.

Искәндәр!

Хатым бер-ике көн өзелеп торды. Инде дәвам итәм.

Әйе, матур семьялар да бар. Ләкин аларны күп итәсе килә. Юкса начар семья аркасында тормышлар ватыла, кешеләр биртелә, гарип тойгылар җәмәгать эшенә начар тәэсир итә. Бездә семья эшенә җиңел карап иртә өйләнү, иртә кияүгә чыгу, ике-өч ел бергә торганнан соң, «характерлар белән килешә алмадык» дип аерылышулар бар. Мондый бозык семьяларның иң авыр ягы эшкә һәм яшь буынга төшә. Менә сиңа 12 яшендә семья эшен кайгырта башлаган пионерка А.И.Мойкинаның хаты. Бу хат «Работница» журналында басылган:

Барлык эшчеләрдән, эшче хатын-кызлардан һәм «Работница» журналын укып баручылардан миңа минем әтиемне табып бирүдә ярдәм күрсәтүләрен үтенеп сорыйм. Минем әтием—Мойкин Иван Петрович. Мин дөньяга тугач та, ул мине һәм әниемне ташлап качып китте. Шуннан соң аны бик тиз таптылар һәм ул ике ел әниемә булышып килде. Ләкин тагын качты. Хәзер менә ун ел инде аның кайда качып йөрүе безгә билгеле түгел. Зинһар, табарга ярдәм итегез.

Пионерка А.И.Мойкина

Семья турында уйлана алган киң күңелле кеше өчен бу документ йөрәк әрнетерлек нәрсә.

Үзем хат язам, үзем Кабан күле күперенә басып торгандагыдай уйланам. Яңадан күз алдыма шул чагымны китерәм. Күзләремне йомып, онытыла башлаган күренешләрне хәтерләргә тырышам. Әнә бер пар бара. Нинди бәхет! Бу ике кеше, бер-берсенә кысылып, чит кешеләр ишетмәсен дигәндәй, нәрсә турындадыр сер итеп сөйләшеп баралар. Тукта… Әллә күзләрем саташамы? Булмас, ялгышамдыр…

Әйе, күпме генә аһ-ваһ итсәм дә, бу ике кешенең берсе син идең. Бу күренеш, дөресе — сине тану, минем иң матур уйларымны пычратты. Күпме катып торганмын, ачык хәтерләмим, ләкин шул минутта күз алдымнан нинди картиналар узганы исемдә. Әле мине үпкән эзләрең бетәргә дә өлгермәгән… инде аны, яныңда бара торган кызны, үбәсең, кочасың төсле тоелды. Миңа сөйләгән сүзләрне аңа да сөйлисең кебек ишетелде.

Син мине күрмәдең. Ә мин сезне театр урамына хәтле озата бардым. Көлешкән чактагы кыланышларың, театр урамы чатында аның белән саубуллашуларың — синең ул вакытта ук ирләрнең бозыкларыннан икәнлегеңне күрсәттеләр.

Шуннан соң без гаҗәп озак тоелган ике атна буенча очрашмый тордык.

Мин тормышта, Искәндәр, сөйләп бетергесез кыенлыклар күрдем. Сигез яшемдә мин ата-анасыз калдым. Тугыз яшемдә туганнарым тәрбиясенә күчеп, балачагымны, сабый көннәремне бишек тирбәтеп үткәрдем. Әнә шуңа, шушындый авырлыклар корбаны булганга күрә, мин «Уралда гына» җырын бөтен нечкәлекләре белән бирелеп җырлыйм. Син бу җырны бик ярата идең. Сүзләрен язып җибәрүемне дә сорагансың. Мин аны кичке тынлыкта, синең Кабан күленә караган бүлмә тәрәзәләреңне ачып, моңга чумып җырларга ярата идем. Күзләреңне йом да күз алдыңа шулай җырлавымны китер. Менә мин җырлыйм, ләкин бу юлы хат аркылы гына… Тавышымны хәтерләсәң, ишеткәндәй булырсың:

Уралда гына микән өй туфани, Әйләнәсе алты ла чакрым. Тауга гына менеп, ташка басып, Еглый микән Зәлифә факырым. Зәлифәкәй кайда?.. Су читендә… Су сибәлә микән бакчага?.. Зәлифәкәй мескен — нихәл итсен. Үз агасы саткачтын акчага?..

Мин үксез балалар белән бергә урамда йөрдем. Хаксызга кыйналганым, гаепсезгә иң әшәке сүзләр белән сүгелгәнем бар. Ләкин болар бар да синең ялганыңны белүдән җиңелрәк иделәр.

Кайбер җиңел карашлы кешеләр арасында якын күреп йөргән иптәшенең хәленә, уйларына керә алмау, тирән тойгылар белән хисаплашмау бар. Мин моны, ихтимал, врач булганга күрә, артык дәрәҗәдә югарыга күтәреп әйтә торганмын. Чөнки үз миен яраткан врач авыруны тиз аңлый торган сизгер күзләргә дә, ягымлы йөрәккә дә ия булырга тиеш. Синең ялганың турында яза башлап әллә кая сикергәнмен. Әйтергә теләгән сүзем: кешеләр стандарт түгелләр. Бер уйда, бер фикердә йөргән кешеләр арасында да характерда, башкада аерымлык була. Герцен да бит (нинди зур кеше!) яраткан иптәше — хатыны белән икесе арасында семья фаҗигасе күтәрелгәч, исемен пычратудан курыкмыйча, шул вакыйганы матбугатта язып чыгып, дуслары хөкеменә бирә.

Синең ялганыңны сизгәннән соң, мин ябыктым, суырылдым.

Икенче очрашуыбызда мин синнән кем белән булуыңны сорадым. Син: «Күрше йортта торучы танышым», — дидең. Аннары сораганны көтмичә үк: «Аның белән минем арада шикләнерлек бернәрсә дә юк», — дип, шикләндерерлек әйберләр сөйләдең. Яшермим, мин сиңа ышанмадым. Чөнки кешеләрнең бозык өлешендә булган әхлаксызлык аларны ялганларга өйрәтә. Ялганлау сезне кызартмый да. Сез, ирләрнең бозык өлеше, бер үк «сөям» сүзен ике-өч көн эчендә өч-дүрт кешегә әйтә аласыз. Кайбер ирләрнең семья, мәхәббәт мәсьәләсендә булган бозыклыклары шул дәрәҗәгә җитә ки, — алар ялган белән дөреслекне дә аера белми башлыйлар. «Яратам» дигән минутта сез — бозык ирләр — чын күңелдән яратам дип уйлыйсыз. Сез, Гогольнең Хлестаковы шикелле, үз ялганыгызга үзегез ышанасыз. Сез, ирләрнең бозык холыклы өлеше, бер кичлек хисләр, сатып алынган «бәхетле» минутлар колы булганда, озакка сузылган матурлыкны, тирән тойгыны аңлаудан бик ерак һәм түбән буласыз. Болар бар да иске заман тәрбиясеннән, хатын-кызга курчак, чәчәк итеп караудан килә.

Бу карашлар үткән заманда үзенең фахиш шагыйрьләрен дә тудырган иде. Андый шагыйрьләр:

Хатын-кыз — матур чәчәк. Син аны хуш исле чагында, чәчәк атканда өзеп алырга тырыш. Өзмәсәң үкенерсең, шиңәрләр алар… — дип җырлаганнар иде.

Хатын-кызларның кайбер өлеше үзен шулай мактауны (ә мактау хатын-кызның байтак өлешен бик тиз буйсындыра әле), чәчәкне өзеп ташлаган шикелле, үзен үтеп барышлыдан өздерүне матурлыкка санады һәм ирләр хөкеменә бирелде. Ялган ярату күп кенә хатын-кызны курчак итте. Ә чын ярату ире белән бергә урак урган крестьян хатынында, ата-аналары сөйгәненә бирмәгәнгә протест итеп суга ташланган кызда, иренә булышлык итеп станокка баскан, дөнья батырларын тәрбияләгән эшче анада, ире артыннан Себергә киткән декабрист хатыннарында иде.

Казан университетында укыган чакта, мин җәмәгать эше буенча Елга аръягы эшчеләре арасына йөрдем. Анда миңа Галиәкбәр дигән бер эшчене өенә йөреп укытырга туры килде. Гаҗәп бәхетле семья иде бу. Галиәкбәр абзый революциягә хәтле Бондюгта, аннан соң Алафузов заводында эшләгән. Тәүлегенә унике-ундүрт сәгать эшләгәндә дә, аның семьясы ачлыкта-ялангачлыкта михнәт чиккән. Салкын барак өч баласын тереләй кабергә керткән. Ә хәзер квартирасына керсәң — чыгасың килми: коры һавалы, яп-якты өч бүлмә, ванна, кухня. Зур улы Кызыл Армиядә командир, икенче улы — инженер-төзүче, бер кызы — инженер-химик, Леруна исемле иң кече кызы музыкага өйрәнә.

Беренче баруымда Галиәкбәр абзый, бер миңа, бер карчыгына карап:

— Балаларың командир да инженер булгач, надан калу ничектер килешми. Нехорошо! Хәреф танып булмасмы дим, карчыгым, самоварыңны куеп җибәрсәң, ничек булыр икән? Сабактан соң эчәсе килер бит, — дип, дәрес арасында үзенең тормышын сөйләп китте. Миннән дә сөйләтте. Мине тыңлап бетергәч, ул:

— Без икебез дә бер алмагачтан икәнбез, — диде.

Ул өч ай эчендә укырга-язарга өйрәнде. Матур итеп сөя-сөя, үзе белән бергә китапка хатынын да тартты. Менә шушы карт белән карчыкның, Советлар илендә яңадан яшәргән, яшьлек белән чәчәк аткан ике кешенең, шатлыгын күрсәң — шаккатыр идең. Хәтта тик торганда сабыйларча шаярган чаклары да еш була. Мин аларга бик тиз ияләштем. Алар да мине үз кызлары кебек йөртә башладылар.

29 нчы елны Галиәкбәр абзыйның заводта эшләвенә утыз ел тулу уңае белән зур бәйрәме булды. Завод управлениесе аңа, кызының музыкага өйрәнүен белеп, пианино һәм тагы да башка нәрсәләр бүләк итте. Хөкүмәт Хезмәт батыры исемен биреп олылады. Бәйрәмгә картның бөтен балалары җыелдылар. Басмачыларга каршы көрәштәге батырлыклары өчен орден белән бүләкләнгән улы турында Кызыл Армия дивизиясеннән котлау хаты да килде. Клубтагы тантаналардан соң, без, Галиәкбәр абзыйның якын дуслары, аның квартирасына җыелдык. Монда татыган шатлыгымны мин хәзер тыныч яза алмыйм. Аннары син аны бик тиз генә аңлый да алмассың…

 

Гадел Кутуй

Дәвамы бар

Фото: pixabay

Комментарий язарга