Журнал «Безнең мирас»

Тапшырылмаган хатлар (дәвамы)

Әсәрнең башын монда укый аласыз

Искәндәр!


Беренче хатымны сиңа җибәрмәдем.


Өзек-өзек җөмләләр белән язылган фикеремне аңлата алмыйм төсле. Әйтергә теләгән төп фикерем әйтелмичә кала кебек. Хатымны җибәрерменме, юкмы — анысын да белмим. Менә хәзер дә синең өчен түгел, үзем өчен язам, үземнең тормышым белән сөйләшкәндәй утырам.

Икенче очрашуыбызда син:


— Галия, мин сине генә яратам. Минем матур тормыш төзисем килә. Яшермим, мин бик күп хатын-кызны күрдем. Ләкин андый тормыштан туйдым. Хәзер бер генә кешене яратасым килә. Ул бер кеше — син, әйдә, бергә тора башлыйк, — дидең.


Француз язучысы Анатоль Франс яхшы ярату өчен күп яратырга кирәк дигән фикерне әйтә. Сәхнә кешесе булганга күрә син мәхәббәттә дә репетицияләр ясадың, ахры, чөнки син: «Сиңа хәтле булган гыйшыкларым сине күбрәк, тирәнрәк ярату өчен булырлар, иске танышларым онытылырлар», — дигән идең. Мин ышанмадым. Чөнки ирләр үзләренең ярсып сөйгән ярларын бик тиз онытучан булалар. Ирләрнең бозык өлеше биш-алты елдан соң яраткан кешеләренең исемнәрен дә хәтерләреннән чыгаралар. Андый фахиш донжуаннар үзләре белгән хатын-кызларны бармак бөгеп мактана-мактана: «Полячка, марҗа, еврейка, татарка, чувашка, украинка», — дип, милләт белән генә саный башлыйлар. Нинди кабахәтлек!


Мин сине, Искәндәр, артык якын күрдем. Шуңа күрә сине бу кабахәтләр арасына кертергә теләмәдем. Аннары үзең дә үзгәргән, бунтарьлыгың басыла төшкән кебек тоелды. Без еш очраша башладык, һәрбер очрашуыбыз матур төш шикелле үтә иде.


Башта мин бу очрашулар укуыма зарар китерер дип уйладым. Ләкин көчле ярату эшне яратуга да бәйләнгән. Сине күргән саен, мин үземдә яңа көч артканын сизә идем. Синнән кайту белән дәресләремне әзерләргә тотынып, бик кыска вакыт эчендә иң авыр материалны бик тиз үзләштерә идем.


Илебезгә кара! Кыска вакыт эчендә аның искиткеч уңышларга ирешүе — эшчеләр сыйныфының, хезмәт ияләренең партияне, тормышны, туган илне яратулары, киләчәккә ышанулары нәтиҗәсендә булган нәрсә түгелме! Әйе, чын ярату кешене генә түгел, илне дә үстерә.


Шушындый кадерле минутлар белән матур кыш үтеп тә китте. Яз... чәчәкле яз... мәхәббәтле яз җитте. Сирень агачлары чәчәк атты... Беренче Май байраклары җилфердәде... Урам шауларга тотынды. Сандугачлар сайравы ишетелде... Бакчаларда музыка яңгырады... Май костюмнарына киенгән яшь йөрәкләр, йолдызларга карап, төрле телләрдә, төрле тавышта «сөям», «яратам» сүзләрен әйтә башладылар.


Бу яз минем хәтердән бик озак чыкмас. Бу язда мин рабфакны бетердем. Бу язны без бергә кушылдык.


Хәтерлисеңме, бу язны синең урамыңны су баскан иде. Кабан күле тирәсе чын-чынлап Венециягә — су шәһәренә охшап китте. Ләкин бу матурлык шәһәребезгә күп кенә зарар да китерде. (Матурлыкның да ямьсез ягы була икән. Кешеләр урам буйлап көймәләрдә йөрергә тотындылар. Мин дә көнаралаш кичке кояш нурлары астында көймәдә, көймә булмаса, аякларымны салып, итәкләремне җыеп, сиңа, синең бүлмәңә ашыга идем.


Очрашу кичәләре гадәткә кереп киткәнгә, син мине, зур самоварыңны куеп, тәмле күчтәнәчләреңне әзерләп көтә идең. Тора-бара оялуым да бетте. Квартира хуҗаларына да ияләштем.


Шул кичәләрнең берсендә син миннән «Гыйшкым» көенә җырлавымны сорадың. Ярату тойгысы көчле булганга күрә, ахры, мин аны бөтен тәнем, рухым белән җырладым. Шуннан соң син мине «Гыйшкым» дип кенә йөртә башладың. Бу кичәләрдә байтак матур китаплар укылды, күп кенә рольләр өйрәнелде. Мандолина белән көймәдә йөргән чаклар да исемдә әле. Спектакльләр булганда, син театрга китә идең, ә мин синең бүлмәңдә, ялгыз калып, китаплардагы каһарманнар белән сөйләшә-сөйләшә, синең кайтканыңны көтә идем.


Ярату миңа күп көч бирде. Синең алда кечкенә булып калмау, иптәшләрең белән очрашканда күздән югалмау өчен, мин үземнең белемемне арттырырга өйрәндем. Дәрес китапларын укып арыган сәгатьләрдә дәрестән тыш әсәрләр белән дә таныша килдем. Әдәбият, фән, техника китапларын, тарих-политика журналларын һәрвакыт күздән кичереп бардым. Иң яратып укыган китапларым — бөек кешеләрнең тәрҗемәи хәлләре һәм алар турында язылган истәлекләр иде. Хәзер дә мин аларны яратып укыйм. Син дә укы. Алар сине дөньяда ничек яшәргә, нәрсә өчен көрәшергә өйрәтерләр.


Ләкин культура югарылыгына омтылган, эшкә чумган кеше өчен вакыт җитмәве — зур бәла. Бу нәрсә бигрәк тә хатын-кызларның алдынгы өлеше өчен кыен хәл. Мин монда утыз яшькә җитмәс борын үз-үзләрен оныткан хатын-кызларны кертмим. Андый хатыннар, заманга иярүне ялгыш аңлап, башларына кепка, аякларына итек киеп, тәмәке тартып, ирдәүкә булырга тырышалар.


Мондый хатын-кызлар, шулай кыланып, болай да кыска булган гомерләрен тагы да кыскарталар. Андый хатын-кызларга мыек үстерәсе генә кала. Мондый типларның: «Без — җәмәгать мичесе, без — совет хатын-кызлары. Без мещан түгел», — дип, яссы күкрәкләренә суга-суга сөйләүләре ялган. Мин эш-белем тыннан алдынгы ирләр белән бер югарылыкта торган, күркәм һәм сылу рус, грузин, татар, еврей, төрекмән, украин, казах хатын-кызларын беләм. Коллык чадраларының ертылып ташлануына аз гына вакыт үткән булса да, эшлекле, талантлы, матур инженер, агроном, врач, профессор, эшче, колхозчы хатын-кызлар бездә хәзер искиткеч күп бит.


Яшермим, мин алдынгы совет хатыны гына түгел, гүзәл хатын булырга да теләдем. Менә шуның өчен дә мин сине театрдан кайтканда белемемне арттырып кына түгел, матурлыгымны сакларга тырышып та каршы ала идем. Син дә мине буш итмәдең. Бик еш гримыңмы да сөртмичә миңа, минем яныма, кочагыма ашыга идең. "Нигә болай?" — диюемә син, мине үбә-үбә: "Галиям, мин бу рольне син күрсәткән төзәтмәләр белән, сине сөеп, синең турында уйлап, син биргән шатлык эчендә уйнадым. Бүген иптәшләр дә, таныш тамашачылар да, яныма кереп, кулымны кыстылар, рәхмәт, диделәр. Залда яңгыраган алкыш бер миңа гына түгел, сиңа да иде. Аңладыңмы инде ни өчен мин гыйшкыма чаптым?" — дип җавап бирдең.


Кайбер көннәрне мин дә спектакльгә бара идем. Синең белән бергә шатлана һәм кайгыра торган идем. Синең яхшы уйнавың — минем өчен дә шатлык, синең начар уйнавың — минем өчен дә кайгы була торган иде. Ләкин син, Искәндәр, сәхнәдә генә түгел, тормышта да артист булгансың. Бу ягың белән син татар совет чын артистларыннан, алдынгы көчләреннән аерыласың. Бер язарга керешкәч, тәртип белән языйм инде.


Артистлар тормышы белән якынтын таныша башлаганда, язның соңгы айларында, мин рабфакны бетердем. Рабфакны бетергән көнне үк сиңа күчендем.


Көз көне мин Казан университетының медицина факультетына укырга кердем. Бу көзгә хәтле безнең тормыш яхшы барды. Ә көз көне иртә чәчәк аткан мәхәббәтебезнең хуш исле яфраклары арасында сары яфраклар күренә башладылар.


Иң элек син минем укырга керүемә каршы тордың:


— Артистка булырга теләмисең икән, миңа яхшы иптәш бул... белемең болай да җитәрлек... Күгәрченнәр күк гөрләшеп торыйк, укыма, — дидең.


Бу беренче бәрелешүдә синең сүзләреңдә ата-бабаларыбызның тавышлары ишетелгәндәй булды. Ләкин мин үземнең иркемне, теләгемне, киләчәгемне корбан итәрлек дәрәҗәдә түгел идем. Чөнки мин, синең әмерләреңә карамастан, университетка кердем. Ә сәхнә мине кызыктыра алмады.


Шуннан соң без бер бүлмәдә бергә торсак та, сирәк, бары тик төнлә белән генә очраша торган булдык. Иртә белән мин дәрескә киткәндә, син йоклап кала идең. Ә кичләрен сине театрдан көтә-көтә, мин йокыга китә идем. Чөнки син уникедә кайтасы урынына бик еш икедә-өчтә кайтырга өйрәндең. «Гыйшкым» белән башланган матур тормышыбызның шушындый төс алуы турында мин байтак уйландым. Җимерелә башлаган семьяны ныгыту өчен «Семья дәфтәре» уйлап чыгардым. Минем уемча, без бу дәфтәргә семья эчендә булган барлык кимчелекләрне яза барырга, шуны укып төзәлергә тырышырга тиеш идек. Бу дәфтәр миндә хәзер дә саклана әле. Менә аның беренче бите:


Искәндәр!


Хәзерге чорда да семья — җәмгыятьнең кирәкле бер ячейкасы. Семьяны буржуаларча аңлаудан арчынып, яхшы совет семьясы төзергә кирәк. Быел без шушындый җаваплы эшкә керештек. Гарип семья өчен без бер-беребез алдында гына түгел, ил алдында да, балаларыбыз алдында да гаепле булачакбыз. Яхшы уйла, акыллым, чөнки начар семья эшкә зур зарар китерә.


Менә бу дәфтәр семьябызның көзгесе булсын. Семья көзгесенә карап, үзебезнең яхшы якларыбызны да, яман якларыбызны да күрик. Бәлки, бу романтикадыр. Булса соң! Минемчә, семья һәм мәхәббәт романтикасыз булмый.


Бу дәфтәргә мин үземне кызыксындырган, икәвебез өчен дә кирәк булган барлык фикерләремне, уйларымны яза барачакмын. Син аларны илтифат белән укы һәм үзең дә яз. Кайчагында тел белән әйтә алмаган сүзләрне каләм белән әйтүе җиңелрәк була. Бу дәфтәр үзебез өчен файда китермәгәндә дә — балаларыбызга, киләчәк буынга ата-аналарының тормышлары турында бер документ булыр. Дәфтәрдән яхшы әйбер тапсалар — җылы итеп искә алырлар, начар нәрсә күрсәләр — туйганчы көләрләр.


Галия


«Семья дәфтәре» әнә шулай башланган иде. Ләкин син бу дәфтәргә бары бер генә тапкыр карадың. Чөнки «Дәфтәр» языла башлаган елларны «мещан» сүзе бик модада иде: танец — мещанлык, духи — мещанлык, чәчәкләр — мещанлык, галстук — мещанлык... күп нәрсәне мещанлык дип «аңлаучылар» бар иде. Син дә минем дәфтәремне «мещанлык» дип пычраттың. Менә синен җавабың:


Галия!


Бу эшең миңа ошамый. Бу — чеп-чи мещанлык. Дәфтәр белән семья төзеп булмый. Тизрәк ташла үзен. Күз алдында тотма. Кеше-фәлән күрсә, көлкегә калырбыз. «Дәфтәр»сез дә торырбыз, яме. Кеше сокланырлык тормыш кору өчен күп нәрсә кирәкми. Минем характерымны өйрән, мине ярат, сорауларыма игътибар ит, сәхнә эшемә ярдәм күрсәт...


Гадел Кутуй


Дәвамы бар


Фото: pixabay

Теги: Гадел Кутуй Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру