Журнал «Безнең мирас»

"Тапшырыл...ган хатлар" Өч Галия - өч төрле халәт

23, 24, 31 майда Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында Илгиз Зәйниев Г.Кутуй әсәре буенча “Тапшырыл...ган хатлар” спектакле премьерасын тәкъдим итә! “Гадел Кутуй әсәрен барысы да мәктәптән белә һәм театрдан классик вариант көтәдер. Ә без яңалыкка омтылдык - форма белән уйнарга тырыштык. “Тапшырылмаган хатлар” әсәренең тагын нинди мөмкинлекләре бар? Әлеге спектакль - бу сорауга җавапны белергә теләүчеләр өчен. Галия хатлары ничек язылган? Ул нинди булган? Минемчә, Гадел Кутуй Искәндәрне бик авыр хәлгә куйган, чөнки укучылар аны ишетми. Автор безгә Искәндәрне Галия аша җиткерә. Бәлки, Галия үзе гаепледер? Сәхнәдәге өч Галия дә өч төрле халәтне чагылдыра. Монда нәрсә әйтүгә караганда, ничек әйтү мөһимрәк.”


Режиссер – Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Илгиз Зәйниев, композитор – Халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреаты Миләүшә Хәйруллина, балетмейстер – “Алтын битлек” милли театр премиясе лауреаты Нурбәк Батулла.


Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры матбугат хезмәте









Теги: Редакция Яңалыклар Редакция хәбәрләре Кыскача

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру