Таңбага

«Кулъязмалар янмый» дигән гыйбарә бар. Хакмы-түгелме, күңелдә ниндидер өмет уята ул. Янган очракта да алар бөтенләй юкка чыкмый, сәмави архивларда сакланып каладыр, бәлки. Ләкин безгә бу фани дөньяда аннан ни мәгънә? Кулъязмалар яна, юкка чыга. Бу бигрәк тә аяусыз сугышларда җиңелеп дәүләтен җуйган халыкларның мирасына хас фаҗига. Аларның рухи байлыгын йә тәмам юк итәләр, йә үзләштерәләр.

Әлбәттә, Тукай: «Әмма менә бу кыйммәтле мирас дидекемез халык шигырьләрен туплар да ватмады, уклар да кадамады», – диюе белән хаклы. Ләкин «халык шигырьләре»н Гайнетдиннәр, Гөлҗамаллар кич утырган арада җыйнаулашып чыгармаган, аларны аерым кешеләр – үз заманының шагыйрьләре, аһәңсазлары иҗат иткән. Тик аларның исемнәре безгә килеп җитмәгән, онытылган: «Чын шигырьгә әверелә шагыйрь Онытылу дигән үзәндә». Исемең онытылып та, ике юл гына булса да шигырең «халыкныкы» булып гасырлар кичсә, шагыйрь өчен моңардан да зур мәртәбә бармы?!

Шигырьләре гасыр җилләрендә таралып, исемнәре тарихта сакланган шагыйрьләр дә бар. Мисыр галиме Әмир әл-Холи китабында («Связи между Нилом и Волгой в ХIII-ХIV вв. – М., 1962, с.32) шуларның берсе – кыпчак шагыйре Галәветдин Таңбага телгә алына. Алтын Урдадан Мисырга мөһаҗирлеккә китеп, 1343 елда вафат булган бу шагыйрьнең тулы исеме – Галәветдин ибне Гатаулла әл-Җуали әт-Таңбага. Әл-Холи шул замандагы кыпчак әдибе Тәңребирденең (монысы хакында кайсыбыз хәбәрдар?) сүзләрен күчерә: «Ул (Таңбага) – түрк шагыйрьләренең иң бөекләреннән берсе. Кабиләсендәге (ягъни кыпчаклар арасында) ир-егетләрдән ялкынлы шигырьләр иҗат итүдә аның белән чагыштыра алырлык кешене мин белмим».

Бәлки, Таңбаганың шигырьләре кайсыдыр Мисыр китапханәсендә тузан җыеп ятадыр. Аны кем эзләгән? «Кулъязмалар янмый», – диләр бит…

 

Ркаил Зәйдулла

«Безнең мирас». — 2022. — №1. — 84-85 б. 

Фото: pixabay

Комментарий язарга