Тәкъва кыз

Һинд аучыларыннан бер кеше балык тотарга диңгез буена барды. Үзе белән бергә бер кызын балыкны җыеп торырга дип алып килгән иде.

Бу кеше ятьмәсен салып балык алгач, ул балыкларны кызына бирә торды. Ә кызы алган бер балыкны кире диңгезгә җибәрә иде.

Кайчан бу кеше балык тотудан туктагач, балык савытын караса – бер балык та тапмады. Кызыннан сорады:

— Бу тоткан балыклар кайда? — дигәч, кызы җавап бирде:

— Әй, атам! Син миңа Раcүл əкрамнан ишеткән хәдисеңне әйткән идең: «Балыклар Аллаһы Тәгаләнең зикереннән гафил булмаса, ауга кермәс, мәгәр Аллаһы Тәгаләнең зикереннән гафил булган балык кына ауга керер», – дигән идең. Мин шуның өчен, ягъни Аллаһы Тәгаләнең зикереннән гафил булган балыкны ашыйсым килмәгәне  өчен, диңгезгә җибәрдем, – диде.

Атасы да: «Бәрәкалла!», — дип, буш кул белән кайтып киттеләр. Шул вакыттан соң бу кеше балык аулаудан туктады.

Текстны кулъязмадан басмага Нәҗип Нәккаш-Исмәгыйль әзерләде. 

Безнең мирас. — 2017. — №2. — 68 б. 

Фото: pixabay

Комментарий язарга