Журнал «Безнең мирас»

Сүз һәм сурәт

«1990 елның 30 августында Татарстан Югары Советы сессиясендә Республиканың Дәүләт суверенлыгы турында Декларация кабул ителде. Без хәзер 30 августны ел саен Республика көне буларак билгеләп үтәбез.


Декларация Татарстанны суверен дәүләт дип белдерде, үз территориясендә рес­публика законнарының өстенлеге танылды. Җир, табигать хәзинәләре һәм башка ресурслар республикадагы күпмилләтле халыкның мөлкәте итеп беркетелде. Бу чара Татарстанда яшәүче милләтләрнең мәнфәгатьләренә тулсынча җавап бирә иде. Декларация республикада милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуга китерде.


img027

Парламент хәбәрчесе буларак, миңа депутатлар белән даими аралашып торырга, алар әзерләгән проектлар, кабул иткән законнар, карарлар турында әңгәмә корырга туры килде. 1990 нчы елларда депутатлар бүгенгеләрдән шактый активрак иде, дип саныйм. Без күп кенә очрашуларны редакциядә үткәрдек. Алар һич тә икеләнмичә билгеләнгән вакытка килеп җитәләр иде. Менә бу рәсемдә депутатлар Рәшит Вәгыйзов (хәзер пенсиядә), Илшат Гафуров (хәзер КФУ ректоры) һәм Разил Вәлиев (ул бүген дә Дәүләт Советы комитеты рәисе) «Шәһри Казан» редакциясендә минем эш бүлмәмдә очрашуга килгәч алынды».
***
«Республика районнары һәм шәһәрләре җитәкчеләре дә 1990 нчы елларда дәүләтчелегебезне ныгыту буенча журналистлар белән кулга-кул тотынып эшләделәр. Теге яки бу законның әлеге төбәккә ни-нәрсә бирүе турында сөйлиләр иде. Икенче рәсемдә дә Авиатөзелеш районы хакимияте башлыгы Фоат Ибәтуллин бистәләрне төзекләндерүнең әһәмиятен раслаучы дәлилләр китерә, мин диктофонга язып утырам».


img025_1

***
«Быел Декларация кабул ителүнең үзенчәлекле бер бәйрәме, дөресрәге юбилее – 25 еллыгы. Декларация белән бергә Казан шәһәренең татар телендә чыгарылган беренче рщсми газетасы «Шәһри Казан» да үзенең 25 еллыгын билгеләп үтә. Ул да милли хәрәкәт, суверенлык дулкынында туды. Аны ныгытуда турыдан-туры катнашты. Бүген дә газета редакциясе шушы традицияне дәвам итә.


img026
Милли газетаны оештыруда, формалаштыруда ул чорда Казан мэры булып эшләгән Камил Исхаковны аеруча билгеләп үтәргә кирәк. Камил Шамил улы редакциягә килеп, коллектив белән сөйләшеп һәрнәрсәне үз күзе белән күрергә ярата иде. Бу фото Камил Исхаков Россия Президентының Ерак Көнчыгыш округында вәкаләтле вәкиле итеп билгеләнгәч, Казанга кайткан вакытында төшерелде».

Теги: Әгъзам Фәйзрахманов Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру