Рүзәл Мөхәммәтша. Сукбай

Мин тормышны кояш баткач кына,
Көн сүрелгәч кенә башладым.
Хыялландым, тик хыялларымның
Сыңары да чынга ашмады…

Сезнең улларыгыз унбиш яшьтә
Шәхсән автоларын кабызып,
Чибәр-чибәр кызлар аулаганда —
Мин трамвайны көттем ялгызым…

Көннән-көн шул. Куралмыйм барысын!
Әйе, бу да яхшы түгелдер…
Тагын мәҗлес сездә. Тагын җамнар
Минем яшем белән күмелер…

 

Фото: pixabay

Комментарий язарга