Журнал «Безнең мирас»

Суганның без белмәгән файдалары да күп

Суган гарәпчә - басал, фарсыча пияз диләр, икееллык үлән. Һәркайда, бакчаларда үстерәләр, кырларда да үсә. Суганның һәм суган суының үзлеге — уятучы, җенси органны торгызучы, тирләтүче, сидерткеч һәм зәңгеләгә файдалы. Пешкән суганны шешләргә япсаң, йомшатыр, чертер һәм эренләтер. Суган аз канлы һәм ябык кешегә бик файдалы. Көн саен бер микъдaр сусыз пешкән суганны ашасаң, мәнине күбәйтер. Күп мәртәбәләр тәҗрибә ясалып, шул билгеле булды: зәңгелә (цинга) башлангач та суган ашасалар, кыска вакыт эчендә авырудан котылып, икенче мәртәбә ул авыру килмәс. Əгəр суганны аракыда төнәтеп эчсәң, гаҗәеп сидерткеч һәм эчне мөлаем кылыр, йомшатыр, канны саф кылыр. Бу суган үзенең үзлеге буенча сидерткеч тә, уятучы һәм ныклык бирүче дә. Тагы ул басал-л-гoнсел белән бер. Суган суының чәч һәм тек үстерүгә күп файдасы бар. Кирәк урынны көн дә берничә мәртәбә суган суы белән майларга кирәк.



Каюм Насыйри
Фото: pixabay

Теги: Каюм Насыйри Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру