Әлфия Ситдыйкова. Сөю алмалары

Соң очраштык. Соңлап туганмын мин.
Минең язмыш башка белән бәйле.
Учларыма кызыл алма салдың,
Иренемдә әче әрем тәме.

Соң очраштык. Тәкъдир шулай язган.
Син кочакта түгел, йөрәгемдә.
Мизгел түгел, гомер кичәр өчен
Уралдым мин синең серләреңә.

Соң очраштык. Ярый әле Ходай
Соң булса да безне табыштырган.
Син булмасаң, сөю алмаларын
Алыр идем кемнең кулларыннан.

Комментарий язарга