Журнал «Безнең мирас»

Соңгы күрешү

Айлы кичтә очраштык без,
Су буйларын буйладык.
Сөйләшеп сүзләр бетмәде,
Таң атканын тоймадык.
Бер-берсенә ашкынса да,
Ике йөрәк тибеше.
Әйтелмичә калды ләкин,
Сүзнең иң кирәклесе.
Күзгә-күз карашырга да.
Икебез дә кыймадык.
Тулган айдан, йолдызлардан,
Бер-беребездән оялдык.
Таң атканчы йөрдек шулай,
Җитәкләшеп кулга-кул.
Хәзер белдем бу очрашу
Соңгы күрешү булган ул.
Гөлшат Зәйнашева
Фото: pixabay

Теги: Гөлшат Зәйнашева Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру